Рөстәм Миңнеханов Акдусның хәлләре турында сөйләгән

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Акдус кушаматлы алабай токымлы этенең Россия кинология федерациясе версиясе буенча ил чемпионы исемен яулавы турында сөйләп үткән.

“Миңа язылучылар еш кына Акдусның хәлләре турында сораштыра. Молодец ул, иң югары бүләккә иреште – Россия чемпионы булды. Акдус – чемпион! Килешәсезме? Кем килешми, Акдус сезнең янга килер”, – дип язган үзенең телгерам-каналында республика җитәкчесе.
Ак төстәге алабай көчеген Татарстан Рәисенә Төркмәнстанның элекке Президенты Горбангулы Бердымөхәммәдов бүләк иткән. Рөстәм Миңнеханов аена бер тапкыр дүрт аяклы дусты белән урамда йөргән фотосурәтләрен күрсәтмичә калмый. Фотосурәтләр бик күпләрдә уңай тәэсирләр уята.


Фикер өстәү