Татарстан Рәисе Төрекмәнстан Халык Мәсләхәте Рәисе Горбангулы Бердымөхәммәдов белән очрашкан

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Ашхабадка бер көнлек эшлекле сәфәре кысасында Төрекмәнстан Халык Мәсләхәте (парламентның югары палатасы – Халык советы) Рәисе Горбангулы Бердымөхәммәдов белән очрашкан.

Ул Татарстан белән Төрекмәнстан арасындагы хезмәттәшлекне үстерү мәсьәләләрендәге шәхсән ярдәме өчен Горбангулы Бердымөхәммәдовка рәхмәт белдергән.

Халк Мәсләхәте Рәисе, үз чиратында, Рөстәм Миңнехановның Россия белән Төрекмәнстан арасындагы хезмәттәшлекне ныгытуда тоткан урынын билгеләп үткән. “Сезне кунакчыл Төрекмәнстанда күрүебезгә шатмын. Сез Төрекмәнстан белән Россия арасындагы мөнәсәбәтләрне ныгыту буенча бик күп эшлисез. Без моңа зур әһәмият бирәбез. Безнең ике яклы мөнәсәбәтләр дә уңышлы төстә үстерелә”, – дигән Горбангулы Бердымөхәммәдов.

Алар шулай ук нефть эзләү, газ транспортлау, энергетика, химия продукциясен җибәрү кебек юнәлешләрдә хезмәттәшлекне үстерү мәсьәләләрен караган.

Рөстәм Миңнеханов санкцияләр шартларында Төрекмәнстан белән Россия арасындагы хезмәттәшлекнең тукталмавына, бәлки, киресенчә, киңәюенә игътибарын юнәлткән.

Моннан тыш әңгәмә барышында мәдәни элемтәләрне, шулай ук мәгариф һәм туризмны үстерүнең мөһимлеге билгеләп үтелгән. Төрекмәнстан Татарстандагы чит ил студентлары саны буенча беренче урында тора, бүген аларның саны – 6218.

Рөстәм Миңнеханов Горбангулы Бердымөхәммәдовны май аенда узачак “Россия – Ислам дөньясы: KazanForum” Халыкара икътисадый форумында катнашырга чакырган. Очрашудан соң алар Төрекмәнстанда җитештерелгән товарлар һәм эшләнмәләр күргәзмәсен караган. Аны Төрекмәнстанның Сәүдә-сәнәгать палатасы оештырган.


Фикер өстәү