Рөстәм Миңнеханов Төрекмәнстанда Гурбангулы Бердымөхәммәдов белән очрашты

Татарстан Рәисе Төрекмәнстан җитәкчелеге чакыруы буенча Аркадаг шәһәренә эш сәфәренә килде. Рөстәм Миңнеханов Төркмәнстан Бәйсезлегенең 32 еллыгына багышланган чараларда мактаулы кунак буларак  катнашачак. Аны 27 сентябрьдә, Ашхабадта билгеләп үтәчәкләр.

Бүген Рөстәм Миңнеханов Төрекмәнстанның Халк Мәсләхәте Рәисе Гурбангулы Бердымөхәммәдов белән очрашты. «Төрекмәнстан Татарстан өчен һәрвакыт стратегик партнер булды», – дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов һәм Аркадагны һәм Төрекмәнстан халкын дәүләт бәйрәме белән котлады.

Татарстан Рәисе ассызыклавынча, дөньядагы катлаулы шартларда Россия белән Төрекмәнстан арасындагы хезмәттәшлек аеруча әһәмиятле. Һәм Татарстан бу элемтәләрне ныгыту өчен бар көчен куярга әзер.

«Безнеңчә, безнең икътисадый хезмәттәшлеккә яңа көч-куәт бирергә кирәк. Автомобиль төзелеше, суднолар төзү, газ транспортлау, энергетика, нефть чыгару кебек тармакларда шактый потенциал бар», – дип нәтиҗә ясады Рөстәм Миңнеханов.


Фикер өстәү