Рөстәм Миңнеханов Төрекмәнстан җитәкчелеге белән очрашкан

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Төрекмәнстан җитәкчелеге белән очрашкан һәм республиканың Бәйсезлеге көне уңаеннан үткәрелгән чараларда катнашкан. Бу хакта Татарстан Рәисенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Рөстәм Миңнеханов Халык Мәсләхәте (парламентның югары палатасы – Халык советы) Рәисе Гурбангулы Бердымөхәммәдов белән Татарстан һәм Төрекмәнстан арасындагы сәүдә-икътисадый хезмәттәшлек турында, шулай ук сәүдә-икътисадый, фәнни-техник һәм мәдәни хезмәттәшлек буенча Төрекмәнстан –Татарстан эш төркеменең эшчәнлеге турында сөйләшкән. Моннан тыш Татарстан Башлыгы Аркадаг шәһәрендә булган.

Рөстәм Миңнеханов басым ясап әйткәнчә, Россия белән Төрекмәнстан арасындагы хезмәттәшлек дөньядагы катлаулы вазгыять шартларында аеруча әһәмиятлегә әйләнгән. Шуңа күрә Татарстан элемтәләрне ныгыту һәм киңәйтү өчен бөтен тырышлыгын куячак.

Исегезгә төшерәбез: моңа кадәр Россия Президенты Владимир Путин Төрекмәнстан җитәкчелеген һәм халкын республика бәйсезлеге көне белән котлады.


Фикер өстәү