Владимир Путин Гыйракта туй мәҗлесе вакытында 100 дән артыграк кешенең һәлак булуы сәбәпле кайгы уртаклашты

Россия Президенты Владимир Путин Гыйракның Хамданийя шәһәрендә туй вакытында янгын чыгуга бәйле кайгы уртаклашу телеграммасын җибәргән.

Кремльнең матбугат хезмәте Гыйрак Президенты Әбделлатыйф Рәшидкә һәм Премьер-министр Мөхәммәд Суданига юлланган телеграмманы бастырган.
“Хамданийя шәһәрендә бик күп корбаннарга китергән янгын очрагы буенча эчкерсез кайгы уртаклашуны кабул итегез. Фаҗиганең туй вакытында килеп чыгуы аеруча тетрәндерде”, – диелгән хәбәрдә.
Исегезгә төшерәбез: янгында 450 кеше һәлак булган һәм зыян күргән. Россия Президенты һәлак булганнарның туганнары һәм якыннарына түземлелек, ә зыян күрүчеләргә – тизрәк савыгуларын теләгән.


Фикер өстәү