Рөстәм Миңнеханов Төркия Президенты Рәҗәп Тайип Әрдоганга кайгы уртаклашу телеграммасы юллаган

Татарстан Республикасы Президенты, Россия – Ислам дөньясы” стратегик фаразлау төркеме Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Истанбул үзәгендәге фаҗига сәбәпле, Төркия Президенты Рәҗәп Тайип Әрдоганга кайгы уртаклашу телеграммасы юллаган.

“Сезнең галиҗанәпләрегез! Татарстанда яшәүчеләр исеменнән, шәхсән үз исемемнән Истанбулда бер гаепсез кешеләрнең һәлак булуына бәйле кайгы уртаклашуны кабул итегез. Тугандаш Төркия халкының кайгысын уртаклашабыз, һәлак булганнарның туганнары һәм якыннарына теләктәшлек сүзләре тапшыруны сорыйбыз, бу фаҗигадә зыян күрүчеләрнең һәммәсенә тизрәк савыгуларын телибез”.


Фикер өстәү