Эшләүчеләрнең пенсиясе арту-артмауга ачыклык керткәннәр

Министрлар Кабинеты эшләүче пенсионерларның пенсиясен арттыру турында закон проектын хупламаган.

Россия Хөкүмәте эшләүче пенсионерларның пенсиясен арттыру турында закон проектын кире каккан. Бу хакта “Известия” Министрлар Кабинеты бәяләмәсенә таянып яза.

Хөкүмәттән әйтелгәнчә, әлеге чара федераль бюджеттан өстәмә акча чыгымнарына китерәчәк.
Эшләүче пенсионерларның пенсиясен 2023 елның 1 гыйнварыннан арттыру турында закон проектын ЛДПР партиясе керткән булган.

“Әмма закон проектында, Россия Бюджет кодексының 83 статьясы таләпләрен бозып, чыгымнарның яңа төрен башкару чыганаклары һәм тәртибе билгеләнмәгән”, – диелгән Министрлар Кабинеты бәяләмәсендә.
Тәкъдим авторлары Хөкүмәттән бу максатка Ил байлыгы фондыннан 538 миллиард сум бирүне яки башка чыгымнарны киметү хисабына бу максатка акча табуны сораган.


Фикер өстәү