Татарстанда 140 меңнән артык пенсионерның пенсиясе ике тапкыр артачак

Россия Социаль фонды 80 яшькә җиткән барлык пенсионерларга картлык буенча иминият пенсиясен ике тапкырга арттыра. Бүген Татарстанда мондый өстәмә акчаны 140 000 артык пенсионер ала.

Исегезгә төшерәбез, 2023 елның 1 гыйнварыннан картлык буенча иминият пенсиясенең арттырылмаган күләме 7 567, 33 сум иде.

– Сиксән яшькә җиткән пенсионерларның барысының да теркәлгән түләүне арттыру хисабына картлык буенча югары күләмдә пенсия алу хокукы бар. Гомуми тәртип буенча исәпләнгән иминият пенсиясен алучы 80 яшьтән узган пенсионерлар өчен билгеләнгән түләү күләме ике тапкырга арта һәм 2023 елда 15 134, 66 сум тәшкил итә. Пенсия пенсионерның туган көненнән арттырыла. Моның өчен бернинди гариза да бирергә кирәкми. Социаль фонд 80 яше тулган пенсионерның пенсиясен мөстәкыйль рәвештә арттыра, – дип аңлата Россия Социаль фондының Татарстан буенча идарәчесе.

Мондый өстәмә акчалар картлык буенча иминият пенсиясен алучыларга гына билгеләнә. Картлык буенча социаль пенсия яки инвалидлык буенча пенсия алучыларның пенсияләрен арттыру законда каралмаган. Туендыручысын югалту сәбәпле пенсия алучылар да әлеге хокуктан файдалана алмый.
80 яшькә җиткән I төркем инвалидларга да бу акча ике тапкыр арттырылмый, чөнки алар моңа кадәр үк пенсияләрен арттырылган күләмдә алалар.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, 80 яшьтән өлкәнрәк гражданнарның нинди пенсия алуларына бәйсез рәвештә үзләрен тәрбияләүче эшкә сәләтле, әмма рәсми рәвештә эшләмәүче кешегә карау буенча түләү рәсмиләштерү хокуклары бар. Карап торучы затка 1200 сум күләмендә түләү ай саен хезмәт күрсәтелә торган өлкән кешенең пенсиясе белән бергә күчерелә. Караучы кешегә хезмәт күрсәткән өчен түләүне пенсионер үзе теләге белән башкара.

Өлкән яшьтәге пенсионерны карау буенча компенсацияне рәсмиләштерү өчен гаризаны Дәүләт хезмәтләре порталы аша җибәрергә яисә Социаль фонд яки күпфункцияле үзәкнең клиентлар белән эшләү хезмәтенә килеп бирергә кирәк.


Фикер өстәү