Бакчасында 62 сантиметрлы кыярлар үстергән Рәисә Вәлиуллина: «Суган кабыгы белән кычыткан әчетеп сиптем»

Чирмешән районы Иске Кади авылында яшәүче гигант кыярлар үстергән. Бу хакта «Безнең Чирмешән» басмасы хәбәр итә. 

Мәктәптә 36 ел укыткан математика укытучысы шул, гигант яшелчәне линейка белән үлчәп, фотога да төшереп, теркәп куйган.

-“Император” сортлы, кытайныкы ул, орлыгын кызым алып кайткан иде.  Тәмле, йомшак кыяр, 62 сантиметрлысын өздек инде, салатка тоттык, ике көн ашадык, — дип көлә уңган бакчачы.

Рәисә Вәлиуллина мондый озын кыярның былтыр  “изумруд” дигәнен үстергән.

— Анысы озын гомерле булды, апрельдә чәчкән идем, октябрьгә хәтле уңыш бирде, — ди.

— Болай уңдыру өчен бик нык ашлыйсыздыр? – дигәнгә:.

— Әйе, суган кабыгын әчетеп, шул төнәтмәне  10 литрга  бер стакан исәбеннән  сибәм. Ун көнгә бер кычыткан  ачыткысын (исе бик тәмсез булганга,  “вонючка”, дибез), 10 литрга бер чүмеч кушып,  төпләренә салам.  Бу азот,  яфракларны яшәртеп җибәрә, — дигән Рәисә апа.

— Суны күп сибәсезме?

— Көнгә ике тапкыр. Кайберәүләр быел кыяр булмады, ди, шөкер, бездә ул уңды, — ди ул.


Фикер өстәү