«Туган тел укыту – икеләтә җаваплылык ул»

 Укытучы! Остаз! Мөгаллим! Бу сүзләрдә нинди тирән мәгънә ята.

Заман үзгәрсә дә, кеше тормышында укытучының роле һәм урыны бәяләп бетергесез.Укытучы һөнәре – иң хөрмәтле һәм мактаулы хезмәтләрнең берсе. Мөгаллимнәребез җәмгыятькә файдалы, тәрбияле, зыялы шәхесләр үстерүдә күп хезмәт куялар.

Гади генә әйбердән матурлык, зәвык таба белүче, авыр төшенчәне җиңел итеп аңлатып бирүче бит ул укытучы! Артист, җырчы, биюче булырга да туры килә аңа.

Күп еллар  Чаллы шәһәренең 38нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укыткан, директор урынбасары булып эшләгән хезмәттәшем Гафарова Фәния Шакирҗан кызы белән әңгәмә корырга уйладым.

— Фәния ханым, укытучы һөнәрен сайлавыгыз очраклы булдымы?

— Укытучы булу теләге миңа кечкенәдән килде. «Мәктәпне тәмамлагач, педагогия көллиятенә китәм», — дигәч, әти-әнием дә каршы килмәделәр.

Ни өчен укытучы һөнәрен сайладым мин? Уйларым балачакка алып киттеләр…Үземнең яраткан укытучыларымны искә төшерәм: Зәй районы Кадер авылы, беренче укытучым Лена апа, татар теле һәм әдәбияты укытучысы Мөнәздәһә апа, география укытучысы Зәйтүнә апа, математика укытучысы Сәгыйдә апа… Белемле, сабыр, акыллы кешеләр иде алар! Без алардан үрнәк алдык, аларга охшарга тырыштык. Алар безне һәр көнне елмаеп каршы алдылар, җилкәләребездән сөеп озатып калдылар. Минем дә алар кебек буласым килде. «Укытучы булачакмын!» — дидем үз-үземә.

Озак уйлап тормыйча яшь кыз Минзәлә педагогия көллиятенә юл тота. Анда дүрт ел укыгач, үз авылларына укытучы булып кайта ул.  Күпме нәни шаян күзләр сиңа төбәлгән, үзләренең мең төрле сорауларын  яудырырга уңай вакыт көтеп кенә торалар! Әйе, укытучы югалып калмаска, үз дәрәҗәсен төшермичә җавап бирергә тиеш. Һәр көн шундый җаваплылык аның өстендә.

Яшь белгеч Алабуга һәм Казан шәһәрләрендә читтән торып югары уку йортларында укый, үз белемен күтәрә.

«Хөрмәтле мөгаллимә, сезнең өчен бәхет нәрсә ул?  — дип,  әңгәмәне дәвам итәм.

— Бәхет – киң кырлы төшенчә. Бәхет төшенчәсен һәркем үзенчә аңлый.

Мин – татар авылында гади хезмәткәрләр гаиләсендә үскән авыл кызы, мин балаларым өчен әни, ирем өчен тормыш иптәше, укучыларым каршында һәр сорауга җавап бирергә тиешле укытучы.

Янымда ике улым булу минем өчен зур бәхет. Улларыбызны җәмгыятькә файдалы, тормыш алып барырга сәләтле, тәртипле, акыллы татар егетләре итеп тәрбияләдек.

Минемчә, тормышта куелган максатыңа ирешү, яраткан кешең, балаларың булу, үзеңнең туган илеңдә туган җиреңдә яшәү-  иң зур бәхеттер.

Мин үземне бәхетле дип әйтер идем, чөнки яраткан гаиләм, яраткан эшем бар.

«Сезнеңчә, хәзерге заман укытучысы нинди булырга тиеш?» — дип сорыйм әңгәмәдәшемнән.

— Хәзерге заман укытучысы алдында күп таләпләр тора. Ул туктаусыз үзенең белемен яңартырга, яңа технологияләрне һәрдаим үзләштереп, универсаль кеше булырга тиеш. Ә туган тел укытучысы алдында бу таләпләр саны икеләтә арта, чөнки ул  милләтнең дәвам итүчесе дә. Мәктәптә туган телгә ихтирам һәм мәхәббәт тәрбияләү дә, беренче чиратта, туган тел укытучысына төшә. Тел яшәгәндә генә, милләт тә яши!

Әлбәттә, мөгаллим булу җиңел тугел! Кеше яңалыкка омтыла, укый, эзләнә, өйрәнә. Белем кешене яшәтә! Безнең остазларыбызның акыллы фикерләре, алар салган зиһен орлыклары файдага булсын.

Илнең терәге ир егеттә, туган якның горурлыгы талантларда булса, мәктәбебезнең дәрәҗәсе көчле рухлы иҗади шәхесләрдә, дип уйлыйм мин.

«Укытучы булып эшкә килгән тәүге көнемнән алып ахыргача хезмәтемне намус белән башкарырга тырыштым. Бик дөрес сайлаганмын мин бу һөнәрне! Күпме нәни йөрәкләрдә туган телемә, гүзәл туган ягыма хөрмәт һәм ярату уята алдым. Укучыларым халыкара, Россия, республика күләмендә үткәрелгән бәйгеләрдә югары күрсәткечләргә ирештеләр», — ди Фәния ханым.

Гафарова Фания Шакирҗан кызының тәрбия бирү өлкәсендә күрсәткән күпьеллык намуслы хезмәтләре дәүләтебез тарафыннан югары бәяләнә. Ул Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау кәгазенә лаек була һәм җөмһүриятебезнең күкрәккә тагыла торган «Мәгарифтәге  казанышлары өчен» билгесе белән бүләкләнә.

Безнең илебезнең, җәмгыятебезнең киләчәге яшь буын белән бәйләнгән, шуңа күрә мөгаллимнәребезгә хөкүмәтебез зур бурыч, ышаныч йөкли. Укытучыларыбызга авыр хезмәтләрендә уңышлар телик.

 Сираҗетдинова Ландыш, Чаллы


Фикер өстәү