«Тантана» театраль премиясе лауреатлары билгеле

Кичә, Халыкара театр көнендә Буа театры сәхнәсендә «Тантана» премиясен тапшыру чарасы узды.

«Зур формадагы иң яхшы спектакль» номинациясендә – Әтнә театрының «Ай тотылган төндә» спектакле (реж. Сойжин Жамбалова), ә «Кече формадагы иң яхшы спектакль» номинациясендә «Әкият» курчак театрының «Авиатор» спектакле (реж. Илгиз Зәйниев) җиңүче дип табылды.

Дебют – Әтнә театры артисты Айзат Хәйруллин (Мостай Кәримнең «Ай тотылган төндә» спектаклендә Акъегет роле өчен), Чаллы театры артисты Алсу Сәгыйдуллина (Нәбирә Гыйматдинованың «Сихерче» спектаклендәге Сәвилә роле өчен);
Икенче пландагы иң яхшы хатын-кыз роле – Камал театры артисты Алсу Каюмова (Туфан Миңнуллин пьесасы буенча куелган «Дуслар җыелган җирдә» спектаклендәге Саҗидә роле өчен);

Икенче пландагы иң яхшы ир-ат роле – Тинчурин театры артисты Рөстәм Гайзуллин (Кәрим Тинчуринның «Җилкәнсезләр» спектаклендә Зәйнетдин роле өчен) Минзәлә театры артисты Хафиз Хамматуллин (Туфан Миңнуллинның «Шулай булды шул» спектаклендә Нургали роле өчен)

Иң яхшы актерлар ансамбле – Әлмәт театры (Туфан Миңнуллин пьесасы буенча куелган «Ат карагы» спектакле. Режиссер – Айдар Җәббаров).

Иң яхшы хатын-кыз роле – Чаллы театры актрисасы Чулпан Әскәрова (Нәбирә Гыйматдинованың «Сихерче» спектаклендә Убыр роле өчен)

Иң яхшы ир-ат роле – Камал театры артисты Радик Бариев (Туфан Миңнуллин пьесасы буенча куелган «Дуслар җыелган җирдә» спектаклендәге Рафис роле өчен)

Курчак театрының иң яхшы артисты – Дилүс Хуҗәхмәтов («Авиатор» спектаклендәге Иннокентий Платонов роле өчен)
«Намус һәм тугрылык» номинациясе  – Камал театрының легендар артистлары Ринат Таҗетдинов һәм Әзһәр Шакиров;

Дамир Сираҗиев премиясе – артист гаиләләре: Баталов исемендәге Бөгелмә театры артистлары Александр Кочетов һәм Марина Быстрова; Тинчурин театры артистлары Артем Пискунов һәм Резеда Сәләхова; Рабит Батулла, Нурбәк Батулла һәм Байбулат Батулла.

Зәкия Туешева премиясе – Туфан Миңнуллин исемендәге Татар дәүләт драма театры артисты Рәис Галиев;

Салават Фәтхетдиновның Шамил Закиров хөрмәтенә гамәлгә куйган махсус призы – Буа театры директоры урынбасары Фәрит Садриев.


Фикер өстәү