Киләсе елда «Тантана» премиясе Буа театрының яңа бинасы сәхнәсеннән тапшырылачак

2024 елда «Тантана» республика театр премиясе Буа дәүләт драма театрының яңа бинасы сәхнәсеннән тапшырылачак. Бу хакта Татарстанның Театр әһелләре берлеге рәисе урынбасары Эльмира Фәтхуллина «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат очрашуында сөйләде.

«Премиядә 2023 елның 1 мартыннан 2024 елның 1 мартына кадәр куелган премьералар катнаша ала. Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы Буа дәүләт драма театрының яңа бинасында узачак. 2022 елга кадәр тантана Камал театрында узды. Соңгы елларда Чаллы, Әлмәт театрларында булды. Ни өчен премия Казаннан, ягъни үзәктән китә? Бу театрларга район, шәһәр администрациясе, оешмалар белән хезмәттәшлекне ныгытуда ярдәм була. Конвертны ачып, җиңүчеләрнең исемен игълан итәргә, котларга шәһәрнең иң яхшы кешеләре чакырыла. Монда социаль эффект та күзәтелә», – дип сөйләде ул.

«Тантана» республика премиясе Халыкара театр көнендә — 27 мартта тапшырыла. Барысы – 17 номинация, аларның 12се – шәхси. Премиянең күләме — 100 мең сум. шулай ук махсус номинацияләр дә бар. «Тантана» республика театр премиясе — театр сәнгате өлкәсендә бирелә торган һөнәри премия. Еллык театр премиясе республиканың опера һәм балет, драма һәм курчак театрлары хезмәткәрләренә театр сәнгатендәге иҗади һәм иҗтимагый казанышлары өчен бирелә.2011 елда ТР Мәдәният министрлыгы тарафыннан гамәлгә куелды

 

 


Фикер өстәү