«Тантана» театр премиясендә махсус бүләк тапшырылачак

Ел саен 27 март – Театр көнендә әлеге өлкәдә хезмәт куючылар “Тантана» премиясенә җыела. Быел исә премиянең уздырылу урыны гына түгел, номинацияләре дә бераз үзгәргән. Бу хакта “Татар-Информ”да узган матбугат очрашуында сөйләделәр.

— Быелгы «Тантана» театр премиясендә музыкаль театр номинациясен ике аерым номинациягә бүләргә булдык. Алар — опера (мюзикллар һәм музыкаль спектакльләр) һәм балет (пластик спектакльләр һәм перформанслар). Бу очракта аның сәбәбе дә сөендерә: Татарстанда музыкаль театр юнәлеше шактый үсеш алды, — дип аңлатты Театр әһелләре берлеге рәисе урынбасары Эльмира Фәтхуллина.

Премиядә тагын бер яңалык бар: быел тәүге тапкыр Казан дәүләт консерваториясе музыка сәнгате үсешенә өлеш керткән өчен премия тапшырачак. Премиянең күләме әлегә билгеле түгел. Ә «Тантана» театр премиясенең башка номинацияләрендә җиңү яулаучыларга 100 мең сум күләмендәге акчалата бүләк тапшырылачак.

Матбугат очрашуында премиянең жюри әгъзалары белән дә таныштырдылар. «Тантана» республика театр премиясе комиссиясендә әдәбият һәм сәнгать белгечләре Айгөл Габәши, Галина Зәйнуллина, Гөлшат Фәттахова, Нияз Игъламов, Елена Шевченко, Гөлназ Хәсәнова, Марина Корчак, Дилия Хәйретдинова, Театр әһелләре берлеге рәисе урынбасары Эльмира Фәтхуллина, журналист Айсылу Кадыйрова, язучы Зиннур Хөснияр бар.


Фикер өстәү