Безне беркем бүлә алмый

Геннадий Макаров – танылган фольклорчы, этник музыка белгече, халкыбызның борынгы уен коралларын туплаучы, тергезүче, студентларга, балаларга әлеге уен коралларында уйнау серләрен өйрәтүче, гаҗәеп тирән белемле, кызыклы һәм үтә дә зыялы шәхес.

Казан консерваториясендә «Бәрәкәт» дип аталган борынгы уен кораллары ансамбленә һәм керәшеннәрнең «Бәрмәнчек» ансамбльләренә нигез салучы да әле ул. Ә иң кызыгы шунда: ул этник музыка белән үсмер чагында ук мавыга башлаган. Аның белән консерваториянең бер аудиториясендә ике сәгатькә якын сөйләшеп утырдык. Беренче сорауны «Бәрмәнчек» турында биргән булсам да, мөгаллим кеше  мөгаллим инде: сүзне иң төптән, мәдәниятнең нигезләрен аңлатудан башлады.

– Татар мәдәнияте – бик катлаулы күренеш. Аның тарихи, этник катламнары күп. Без бүген милли сәнгать белән этник сәнгать арасындагы аерманы, аның кыйммәтен күрә башладык. Моны татар теле белән чагыштырып аңлатырга мөмкин. Әйтик, безнең әдәби тел һәм этник тел, ягъни диалектлар бар. Төбәкләрдә диалекталь тел кыйммәтләре бихисап, әмма, кызганыч, бүген ул үлеп бара. Шуның аркасында телебез бик ярлылана, күп төшенчәләр һәм синонимнар югалып бара. Без күпчелек очракта хәзерге заманда чыгарылган сүзлектән генә карыйбыз да, андагыча булмаган сүзләрне кулланмыйбыз. Димәк, без бер уртак кәнсәләр теленә килеп тукталдык сыман. Бу татар мәдәниятенең сыналуы дип саныйм мин. Ә диалекталь телләр – безнең тарихи тамырларыбыз. Аны саклыйсы бик килә…

– Геннадий әфәнде, ә нәрсә эшләргә кирәк аны саклау өчен?

– Моның өчен җирле сөйләмнәргә багышланган диалекталь сүзлекләр чыгарырга һәм кулланырга, популярлаштырырга кирәк. Соңгы чыккан сүзлек (2009 елда Татарстан китап нәшриятында басылган 839 битле диалектологик сүзлек. – Ред.)  ул – айсбергның башы гына. Мин аны ачып җентекләп карадым, анда бик зур байлык бар, әмма бик күп сүзләр кермәгән дә. Алты миллионлы татар үз эченә себер-алтай сүзләрен дә, нугайныкын да, әстерхан сөйләмен дә алган. Ә этник төркемнәр мәдәнияте  ул – безнең гомуммилли байлыгыбызны ныгыта торган чыганак.

– Музыкада да шул ук хәлме?

– Һичшиксез! Күпчелек кеше бүген милли сәнгатьне сәхнә сәнгате дип кенә күз алдына китерә. Мәсәлән, «Туган тел», «Тәфтиләү»ләр бар. Аларны Сахалин ярымутравыннан алып Калининградка кадәр булган бөтен татар белә. Бу – гомуммилли катлам. Аннан тыш безнең төрле төбәкләрдә җирле этник сәнгать бар – монысы күпкә тарихлырак һәм тамырлырак. Без аларны өйрәнеп, гомуммилли сәнгать әйләнәсенә кертергә тиешле. Югалтуларыбыз да шактый күп. Әйтик, бүген «мишәрләрнең борынгы классик көйләре» дигән төшенчәне күз алдына китереп булмый. Чөнки без ул катламны югалтып бетердек диярлек инде.

– Классик мишәр, классик керәшен көйләре дип бүлә башласак, бу татарны бүлүгә китермәсме соң?

– Татарның бик көчле гомуммилли мәдәният катламы бар һәм аны беркем дә бүлә алмый. Ә этник сәнгать  ул – безнең тамырларыбыз. Өстен саклыйбыз, дип тамырларын корытсак, аның өсте дә озак яшәми. Шуңа күрә мин сүзне милли сәнгать һәм этник сәнгать дип башладым да инде. Алар, нәкъ телдәге шикелле үк, бер-берсен тулыландырган ике катлам. Димәк, милли сәнгатьне үстерү чыганакларын саклау өчен, без этник тамырларыбызны сакларга тиешбез. Бүген һәрбер җирле төбәктә – Себер, Әстерхан, Урал, Башкортстан һ.б. – менә шундый борынгылыкны саклаган үзешчән төркемнәр бар. Профессиональ дәрәҗәдә тырышулар да бар. Әйтик, Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге Татар дәүләт фольклор ансамбле. Әмма алар күп вакытта фольклор әсәрләрен заманча сәхнә законнары аша эшкәртеп башкаралар. Бу очракта алар башкарган әсәрләр тулы мәгънәсендә чын этник сәнгать була алмый. Чөнки этник сәнгать нечкәлекләрен белү  ул – бик катлаулы эш, аңа әзерлек, фән кирәк. Әлбәттә, алар эзләнәләр, тырышалар, төрле төбәк көйләрен халыкка җиткерәләр.

– Сез халык иҗаты белән кайчан кызыксына башладыгыз? Нәрсә этәрде бу юнәлешкә?

– Минем халык көйләре белән кызыксынуым үсмер чакта ук башланды. Без Әлмәтнең бер бистәсендә үз йортыбыз белән яши идек. Ул  шәһәр дә түгел, авыл да түгел. Җәйләрен Зәй, Әлмәт районындагы авылларга туганнарга (аларга мин бик рәхмәтле, авыл тормышын, җирдә эшләү тәмен шунда белдем) кайта идек. Шуңа миңа авыл белән шәһәрне чагыштырыр өчен мөмкинлек булды. Авылда тамырлар бар, ә шәһәрдә алар бетү ягына бара. Бу миңа ап-ачык күренде. «Менә бу юкка чыга, югала, ул югалырга тиеш түгел бит» дигән уй, идея фикс дип әйтимме инде аны… Кем белә, авылда яшәсәм, бу фикер, бәлки, килмәгән дә булыр иде, җитмәсә, музыка училищесында укыган чак (ел ярымнан ташладым мин аны. Музыка белән шөгыльләнү кызлар өчен генә, дип уйладым). Анда Зиннур Гыйбадуллинның баянда уйнарга өйрәнү әсбабы буенча матур көйләр уйныйбыз. Әмма минем туганнар бит бөтенләй башка көйләр җырлый! Дәреслектә бер генә керәшен көе дә юк. Матур керәшен көйләрен башкалар да белергә тиеш дигән фикер килде миңа шул вакытта. Мәктәптән соң Әлмәттә «Геофизика»да эшли башладым. Беренче хезмәт хакыма магнитофон сатып алдым. Зур, авыр, кыйбат иде ул. Шул магнитофонга иң элек әнине яздырдым. Аннары әнинең әнисен (без аны җырак әби дип әйтә идек), башка туганнарны яздыра башладым. Башта керәшен көйләрен генә яздыра идем, аннары моның бик тар даирә икәнен аңладым, бөтен татар көйләрен, бәет-мөнәҗәтләрне дә яздыра башладым. Туры килгәндә, чуаш, удмурт җырларын да яздырдым. 1977–1979 елларда Питрәч районы Ленино-Кокушкино авылы мәктәбендә музыка укытучысы булып эшләдем. Авылда абыстайлардан бик күп матур бәет-мөнәҗәтләр яздырып алдым магнитофонга. «Сак-Сок бәете»н җыр дәресендә балаларга да өйрәттем. Әмма икенче көнне үк бәетләр өйрәткән өчен мине парткомга чакыртып кисәтү ясадылар һәм комсомолдан чыгару белән янадылар. Менә шундый заманнар да бар иде.

– Ничегрәк оешты соң ул «Бәрмәнчек»?

– 1990 нчы елларда яңарыш хәрәкәтләре башланып китте. Шул вакытта керәшеннәр дә уянды. Кайбер кешеләр ул хәрәкәтне сепаратизм дип бәяләде. Әмма ул сепаратизм түгел, ул тамырларны ныгыту хәрәкәте булды. Бу хәрәкәтнең тамырларны ныгыту икәнен җитәкчеләр, Беренче Президентыбыз Минтимер Шәймиев тә аңлады. 2002 елда ул керәшен иҗтимагый хәрәкәте лидерларын үз янына чакырды. Бик матур әңгәмәдән соң матур карарлар кабул ителде. Менә шул карарлар арасында профессиональ керәшен фольклор ансамбле оештыру турындагы карар да бар иде. Менә шулай итеп «Бәрмәнчек» барлыкка килде.

– «Бәрмәнчек» керәшеннәрнең җырын гына түгел, биюләрен, борынгы музыка коралларын да күрсәтә…

– Әйе. Менә биюгә килгәндә, ул – бүгенге татар мәдәнияте өчен проблемалы юнәлеш. Чөнки Гай Таһировтан соң бию белгечләре юк диярлек. Соңгы вакытта Әстерхан ягыннан килгән Дәүләт Гомәров бу юнәлештә эшли. Ул яхшы биюче генә түгел, биюне фән белән дә бәйләүче, төрле төбәкләргә йөри, тикшерә, өйрәнә.

Музыка коралларына килсәк, Тукай заманнарында безнең милли музыка кораллары мандолина, скрипка, гармун булган. Ул заманга кадәр Урта гасырларда татарлар кулланган классик Шәрык уен кораллары тарихта калып онытылган. Этник төркемнәрдәге уен кораллары да бик начар сакланган. Аларны кире кайтарырга мөмкинлек тә юк иде сыман. Керәшеннәрдә кулланылган этник музыка коралларын тергезү эшендә халык хәтерендә мәгълүматлар күбрәк сакланган булуы ярдәм итте.

Бүген «Бәрмәнчек» ике юнәлештә эшли – хәзерге уен коралларында борынгы көйләрне башкару һәм борынгы уен коралларын сәхнәдә тергезү. Бу уңайдан киләчәккә планнар да бар – «Бәрмәнчек»тә матур итеп гөсләчеләр ансамбле оештыру. 7–8 кыз гөслә уйнап җырлаячаклар. Думбрачылар төркеме оештыру фикере дә бар.

– Сез үзегез дә халыкның борынгы кыллы уен коралларын барлыйсыз бит. Татарда мондый уен коралларының ниндиләре бар?

– Татарда өч катлам музыка коралларын күрсәтер идем мин. Беренчесе – борынгы катлам. Аны төрки катлам дип әйтеп булыр иде: думбра, кубыз, кыл кубыз, курайлар. Икенче катлам  ислам диненә бәйле – суфилар иҗатында кулланылган танбур, дәф, канун һәм башкалар. Ә инде өченче катлам – Европадан кергән уен кораллары. Менә шул өч катламны да белеп куллану мөһим. Керәшеннәрдә күбрәк беренче катлам сакланган. Совет дәверендә бик күп музыкаль традицияләребез югалды. Әмма югалып бетмәде. Менә гөсләләребез һаман да исән. Әле Балтач, Арчада уйнаучы әбиләр бар, Зәй, Түбән Кама, Чаллы якларында гөсләне яхшы хәтерләүче кешеләр бар. Лениногорск, Әлмәт якларында озын курайда уйнаучы бабайлар бар.

– Югалган, онытыла язган уен коралларын кайда өйрәнеп була соң?

– Халык хәтерендә шактый күп нәрсәләр бар. Авылларда йөргәндә кызыклы мәгълүматлар килеп чыга. Кайвакытта сирәк фактлар, сакланып калган борынгы уен кораллары да табыла. Кубызлар, скрипкалар табып алып кайтканым бар, Әстерханнан думбра алып кайткан идем. Бу – бер киң кыр. Ул кырда нинди генә чәчәк, байлык юк. Аны бер генә кеше эшләп-эшкәртеп бетерә алмый, билгеле, әмма мөмкин кадәр эшләргә тырышабыз. Менә минем 100гә якын фәнни мәкаләм, 9 китабым бар. Бу – яшьләргә юнәлдерелгән орлыклар. Әгәр бу орлыклар кая да булса шытып чыга икән, мин бик шат.

 

Чулпан Фәттахова әңгәмәсе


Фикер өстәү