Татарстандагы иң яхшы көрәш командасына 1 миллион сум тапшырачаклар

2023 елда республика күләмендә узучы иң зур 10 ярышта иң яхшы нәтиҗә күрсәткән көрәш командасына 1 миллион сум күләмендә бүләк тапшырачаклар. Татарстанның көрәш федерациясе шәһәр һәм районнарда милли спорт төрен үстерү ниятеннән әнә шундый карар кабул иткән.

Икенче урынны алган командага – 500 мең сум, өченче урын өчен – 250 мең, дүртенче урын өчен 150 мең, бишенче урын өчен 100 мең сум күләмендә акча тапшырырга җыеналар.


Фикер өстәү