Татарстан Дәүләт Советы депутатлары йортларда тынлыкны саклау турында закон проектын хуплаган

Дәүләт Советы депутатлары кешеләрнең тынычлыгын һәм тынлыкны саклау турында закон проектын хуплаган. Думага аны февраль аенда ЛДПР фракциясе керткән булган.

Документта барлык торак йортларда һәм социаль объектларда, аларның тирә-юнендә 22.00 сәгатьтән 7.00 сәгатькә кадәр төнге вакыт билгеләү күздә тотыла. Бу вакытта телевизор акырту, пиротехника шартлату, төяү-бушату эшләре, музыка уен коралларында уйнау, кычкыру, сызгыру һ.б. закон бозу булып саналачак. Әйтик, эт өрүне туктатмаган кеше дә законны санга сукмаучы булып саналырга мөмкин.

Төзелеш һәм ремонт эшләрен эш көннәрендә 9.00 сәгатьтән 19.00 сәгатькә кадәр (13.00дән 15.00 сәгатькәчә мәҗбүри тәнәфес белән) билгеләү тәкъдим ителә. Закон бозучыларга административ җаваплылык каралган.
Ә менә гадәттән тыш хәлләрнең аянычлы нәтиҗәләрен бетерү вакытына, бәйрәмнәргә кагылмаячак бу. Әйтик, Яңа елда 3.00 сәгатькә кадәр шау-гөр килергә мөмкин булачак. Дини бәйрәмнәр дә чикләүләргә эләкми.


Фикер өстәү