Тәүге «алдынгылар». Татарстан Рәисе «Алдынгылар хәрәкәте» клублары форумында катнашты

Республиканың төрле почмакларыннан җыелган 1 меңнән артык бала, 50дән артык остаз. Татарстанда «Алга! Поехали!» форумы уза. Бу –«Алдынгылар хәрәкәте» оешмасы клубларының беренче республикакүләм форумы. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов чараның кунагы булды. Моннан тыш, Казанга эш сәфәре кысасында форум эшендә «Яңа проектларны таныту буенча стратегик инициативалар агентлыгы» генераль директоры Светлана Чупшева да катнашты.

Форум кысасында малайлар һәм кызларны бай программа көтә. Алар республиканың профильле оешмалары эшчәнлеге белән танышачак, танылган шәхесләр белән очрашачак. Араларында хоккейчы Данис Зарипов, җырчы Эльмира Кәлимуллина, композитор Эльмир Низамов, «Форпост» хәрәкәте җитәкчесе Тимур Камалетдинов һәм башкалар бар.

Форумга килгән командалар үз талантларын да күрсәтәчәк. Алар берничә көн дәвамында үз районнарын тәкъдим итәр һәм яңа дуслар табар дип көтелә.

«Алга!» форумының рәсми ачылышына кадәр Рөстәм Миңнеханов «Алдынгылар хәрәкәте» катнашучылары белән шәхсән очрашты. Алар Рәискә әлеге хәрәкәт кысасында чынга ашырырга ниятләгән проектлары турында сөйләде.

Казан кызы Полина Иванова Рөстәм Миңнехановка аниме-фестиваль турында бәян итте. Татарстан күләмендә аниме юнәлешен үз итүче балалар саны 10 меңнән артык икән.

Зәйдән Камил Нигъмәтуллин «Минем ишегалды лагере» дигән проект уйлап тапкан. Аны бу җәйдән бөтен Татарстан буенча сынап карамакчы. Әйдәман ролендә – балалар үзләре. Камил фикеренчә, беренче хезмәт хакы өчен бу менә дигән мөмкинлек.

Маша Крюкова исә «Урам» паркында узачак Бөтенроссия спорт фестивале турында сөйләде. Ул 1920 май көннәрендә оештырылачак.

Балаларны сәламләп, Рөстәм Миңнеханов:

– Әлеге зур тантанага Татарстанның барлык районнарыннан килделәр. Бу чара актив яшьләрне, иҗтимагый оешма лидерларын, остазларны һәм педагогларны берләштерде. Сез яңа хәрәкәтнең бер өлеше! – диде. – «Алдынгылар хәрәкәте» патриотлар тәрбияләүнең төп мәйданчыгы булырга тиеш.

Республика Рәисе Татарстанның яшьләр сәясәтен тормышка ашыру җәһәтеннән Россия буенча алдынгылар рәтендә булуын искәртте. «Бу юнәлештә күп эшләр башкарыла, дәүләт программалары гамәлгә ашырыла, яшьләрнең теләк-фикерләре теләктәшлек таба», – диде Рөстәм Миңнеханов.

Ул Татарстанның танылган шәхесләргә бай булуын да телгә алды. Форумга килгән яшьләр дә шулар үрнәгендә үсәр, дип өмет итә Рәис.

– Хәзер бердәм булу мөһим. Алдынгы булу дәрәҗәле дә, җаваплы да, – диде Рөстәм Миңнеханов, катнашучыларга мөрәҗәгать итеп. – Республика сезнең барлык башлангычларыгызны да хуплар. Республиканы, әти-әниләрегезне, туган җирегезне яратыгыз!

Светлана Чупшева да яшь егет-кызларга үз теләкләрен җиткерде.

– Сезгә искиткеч мөмкинлек тудырылды. Илебез киләчәге сезгә бәйле, – диде ул үз чыгышында. – Россия – мөмкинлекләр иле. «Алдынгылар хәрәкәте» дә үзегезне сынарга мөмкинлекләр бирә.

Белешмә өчен:

«Алдынгылар хәрәкәте» – Россия балалар һәм яшьләр хәрәкәте. Аның бурычы – яшьләрне, аларның әти-әниләрен, педагогларны берләштерү. Хәрәкәт яңа дуслар табарга, чараларда катнашырга һәм 12 юнәлеш буенча проектлар тәкъдим итәргә мөмкинлек бирә. Болар мәгариф, патриотизм, спорт, сәламәт яшәү рәвеше, мәдәният һәм башкалар. Татарстанда алар 13. Республикада «Туган тел, милли мәдәният, гореф-гадәтләр» дигәне дә гамәлдә.

 

 


Фикер өстәү