Игелек берләштерә: «Татнефть» компаниясе үзе эшли торган төбәкләрдән килгән волонтерларны бергә җыйды

Игелек кылуны яшәү рәвешенә әверелдергән 112 фидакарь… «Татнефть Игелек белән» дип исемләнгән беренче форумга илнең төрле почмакларыннан әнә шулкадәр волонтер җыелды. Алар барысы да компания эшчәнлек җәелдергән төбәкләрдәге оешмаларда хезмәт куя. Төп эше белән беррәттән, игелек кылырга, әйләнә-тирәдәгеләргә кулыннан килгәнчә яхшылык эшләргә дә өлгерә алар.

Мәктәп бусагасыннан башлана

«Татнефть» тарафыннан оештырылган әлеге форум волонтерлар арасында зур кызыксыну уяткан. Анда катнашырга теләк белдерүчеләрдән 200дән артык гариза кабул иткәннәр. Оештыручылар араларында «иң-иң»нәрне сайлап алган. Шул рәвешле форумга Татарстаннан тыш, Калининград, Архангельск, Ярославль, Владимир, Тольятти, Йошкар-Ола шәһәрләреннән барлыгы 112 волонтер җыелган.

«Татнефть» компаниясенең персонал белән эшләү буенча идарә начальнигы Андрей Глазков яшерми: волонтерлык эше оешмада күптәннән алып барылса да, мондый рәвештә беренче генә очрашулары.

– Җыелышып аралашу, системалы рәвештә фикер алышу бик мөһим. Бу форумга бик зур өметләр баглыйбыз. Быел безнең компаниядә яңа миссия расланды. Ул «Бергәләп без тормыш энергиясен һәм тотрыклы киләчәк өчен яңа чишелешләр булдырабыз» дип атала. Безнең компания җитештергән продукция, ул алып барган эшчәнлек кенә түгел, волонтерлар хәрәкәте дә бу максатны чынга ашыруга зур өлеш кертә, – диде Андрей Глазков.

Дөрестән дә, социаль сәясәт компания гамәлгә ашырган өстенлекле юнәлешләрнең берсе булып тора. «Татнефть» Хәйрия фондының «Татнефть» ААҖ грантлары» программасы җитәкчесе Эльмира Газизова сүзләренә караганда, компаниядә аз керемле гаиләләргә, үзенчәлекле балаларга, ветераннарга, пенсионерларга ярдәм итү, мәдәният, әдәбият, фән һәм мәгариф, спорт, сәламәтлек саклау юнәлешләрендә саллы эшләр башкарыла.

– Компаниядә спортка да зур игътибар бирелә, бик күп чаралар уздырыла. Русфондның Татарстандагы бюросы белән бергә гамәлгә кертелгән проектыбыз да бар. Аның кысасында ДЦП диагнозлы һәм аутоиммун авырулы балаларга ярдәм итәбез. Волонтерларыбыз арасында арка мие доноры булучылар да шактый, – ди Эльмира Газизова.

Компаниядә волонтерлык эшчәнлеге мәктәп бусагасыннан ук тормышка ашырыла. Әлмәттә мәктәп укучылары өчен биолабораторияләр эшли. Проект старт алган чордан алып аларга 300дән артык бала җәлеп ителгән. Аларда бер төркем укучы ел дәвамында үсемлекләр микроклонлаштыру белән шөгыльләнә. Балалар үрчеткән үсентеләрне соңрак компания хезмәткәрләре күчереп утыртып, әйләнә-тирәне яшелләндерүгә өлеш кертә.

Күңел эше

Форумда катнашкан волонтерларның кайсы белән генә аралашма, барысы да моны күңел эше дип атый. Берәүләрне төшенкелеккә бирелүдән саклый ул, икенчеләре кемгәдер яхшылык эшли алуына сөенеп туя алмый. «Татнефть» уздырган беренче форумда катнашу өчен Владимир шәһәреннән үк килгән Татьяна Каленованың, волонтерлык эшенә кереп киткәч, тормышка карашы тамырдан үзгәргән. Аларның оешмасында бүген 400ләп кеше эшли. Шуларның күбесе төп эше белән беррәттән волонтер буларак игелек кылырга да өлгерә икән.

– Без үзебезнең волонтерлар белән балалар йортларында төрле бәйрәмнәр оештырабыз. Авыру балаларга да кулдан килгәнчә ярдәм итәргә тырышабыз. Арабызда донорлар да күп. Мин үзем өченче ел рәттән кан тапшырам. Авыру балаларга да әледән-әле донорлар кирәк, – ди Татьяна Каленова.

Калининград шәһәрендә яшәүче Александр Шибков өчен волонтерлык эшчәнлеге – игелек кылу белән беррәттән, тормышта сорылыктан котылу чарасы да. Шәһәрдәге полиэтилентерефталат (термопластик) җитештерү заводында смена башлыгы булып эшләүче кешедән мондый сүзләр ишетү гаҗәп түгел, билгеле.

– Волонтерлык эшенә җиде ел элек керештем. Заводтагы кешенең ярты гомере эштә уза бит. Төрле акцияләрдә, зур чараларда волонтер булырга туры килә. Әлеге форумга фикердәшләр эзләп килдем, – ди Александр.

Шул рәвешле, «Татнефть» тарафыннан оештырылган тәүге форум «беренче коймак төерле була» дигән гыйбарәнең нәкъ киресен раслады. Ике көнлек форум дәвамында күңеле изгелектә булган күпме волонтер үзенә яңа фикердәшләр тапты, тәҗрибә уртаклашты, киләчәккә күпме максат-бурычлар билгеләнде. Оештыручылар исә әлеге форумны ел да уздырырга вәгъдә итә.

Евгений Гаврилов, «Татнефть» компаниясенең персонал белән эшләү буенча идарәсе корпоратив мәдәниятне һәм яшьләр сәясәтен үстерү бүлеге начальнигы:

– Бүген компания бик күп юнәлештә эшчәнлек алып бара. Әмма әлегә кадәр бу эш без теләгәнчә үк билгеле бер системага салынмаган иде. Волонтерлар форумы, иң беренче чиратта, әнә шул максат белән оештырылды. Бу юнәлештәге эшчәнлекне билгеле бер калыпка салачак документ та компаниянең иң актив волонтерлары тарафыннан эшләнсә, дөресрәк булыр. Форумда катнашучыларның яше чикләнмәгән булу да юкка түгел. Ник дигәндә, волонтерлык ул – күңел эше. Ә игелек кылу өчен ничә яшьтә булуың мөһим түгел.

Динә Гыйлаҗиева


Фикер өстәү