Укучыларны күзләп торачаклар: мәктәпләрдә видеокамерлар куя башларга мөмкиннәр

Алар низагларны киметергә тиеш.

Балалар товарларын (эшләр, хезмәтләр) җитештерүчеләр ассоциациясе башлыгы Михаил Ветров мәктәпләрнең сыйныф бүлмәләрендә видеокамералар урнаштырырга тәкъдим иткән. Бу хакта RT яза.

Ветров үзенең тәкъдимен укучылар белән укытучылар арасында низагларның ешаюы белән аңлаткан. Ул шулай ук мондый хәлләрне еш кына укучыларның үзләре үк төшерүләрен искәрткән. Ассоциация рәисе мондый низагларны сурәтләгән видеоларның җәмәгатьчелектә киеренкелек-ачу тудыруын басым ясап әйткән.


Фикер өстәү