Волонтерлар: «Бездә көч-дәрт, ярдәм итү теләге чиксез»

Алар гел кирәк. Быелгы вазгыять моны кабат раслады. Аларның билгеле бер яше дә, һөнәре дә юк. Аның каравы йөрәкләре башкаларга ярдәм итү теләге белән тибә һәм ниятләре ихлас. Сүзебез − волонтерлар турында. 5 декабрь Халыкара волонтерлар көне буларак билгеләп үтелә.

 Тормыш мәктәбе

Аммар Хөсәйнне безнең газетаны укучылар хәтерлидер әле. Булачак табиб-офтальмолог пандемия башланган мәлләрдә иң беренчеләрдән булып мохтаҗларга ярдәм итү эшчәнлегенә кушылган иде. Әле дә ярдәм кирәк булганда кул кушырып утырмый.

— Гыйрактан Казанга укырга килүгә, волонтерлык хәрәкәтенә кушылдым мин. Бу өлкәдә үземне берничә тапкыр сынап карадым инде. Казанда узган Дөнья чемпионаты, WorldSkills ярышларында да волонтер буласы килгән иде, тик уку буенча практикам ярыш көннәренә туры килде. Коронавирус пандемиясе башлангач, мохтаҗларга ярдәм итә башладым. Волонтерлык – минем өчен тормыш мәктәбе ул. Үз тормышын медицина белән бәйләргә теләүчеләр өчен моны аеруча мөһим һәм кирәкле дип саныйм. Бу – минем өчен күңел халәте, кешеләргә ярдәм итмичә булдыра алмыйм, дип уртаклашты Аммар.

Аныңча, һәркем волонтер була ала. Чикләүләр юк. Моның өчен ниндидер оешмада эшләү дә кирәкми.

«Син үз йортыңда, үз ишегалдыңда, үз урамыңда да волонтер була аласың бит. Волонтер булу – яхшылык кылу ул. Мәсәлән, подъездда авыр пакетлар күтәреп торган әбине күрдең ди. Булыш син аңа. Моны һәркем булдыра ала», − ди әңгәмәдәшебез.

Төп көчебез – нәтиҗәбез. Аммар шундый фикердә. Алга таба да бу эшчәнлекне дәвам иттерергә, арымаска кешеләр булыша аңа. Ярдәм иткән, рәхмәт әйткән һәр кеше энергия өсти. «Шуңа да бездәге көч-дәрт, башкаларга булышу теләге чиксез», дип елмая Аммар.

«Чын волонтер нинди сыйфатларга ия булырга тиеш?» – дигән сорауга:

— Мәрхәмәтле, вакытында ярдәмгә килүче, көчле, − дип җавап бирде ул.

Ихлас, киң күңелле, җаваплы!

Арча кызы Карина Прахова өчен бу буш сүзләр генә түгел. Волонтер өчен нәкъ менә шушы сыйфатлар хас дигән фикердә ул. Волонтерлык хәрәкәтенә 2014 елда кушыла Карина.

— Гомумән, моны мин безнең гаилә эшчәнлеге дип саныйм. Күп кенә туганнарым да актив рәвештә волонтерлык хәрәкәтендә катнаша, дип сөйләде ул. Арчада «XXI гасыр яшьләре» исемле махсус клуб бар. Анда балалар волонтерлык эшчәнлеге белән шөгыльләнә. Волонтер булып китүемә апам сәбәпче. Райондагы бер чарага ярдәмче буларак бер кечкенә кыз кирәк иде. Мине тәкъдим иттеләр. Шул көннән башлап волонтерлык эшчәнлегем башланып китте.

Каринага – 17 яшь, ул әле – «Җиңү волонтеры» да.

— Минемчә, волонтер булу – күңел кушкан гамәлдер ул. «Мин – волонтер» дип кенә кычкырып йөрү берни түгел әле. Гамәлләрең, эшең белән күрсәтергә кирәк. Волонтер ярдәм кирәк булган һәркемгә булыша һәм моның өчен берни дә сорамый. Волонтерлык бик кечкенә, әмма мөһим нәрсәдән башлана дип саныйм. Ул да булса – теге яки бу хәлгә карата битараф кала алмаудан. Безгә бит башкаларның уңай хис-кичерешләре энергия өсти. Елмаюлары, рәхмәтле күзләре… Башка кешегә ярдәм итә алуыңны аңлау – шул зур бүләк, – диде ул.

САН 

  • Волонтерлык хәрәкәтенә бөтен ил буенча 3 милионнан артык кеше кушылган.
  • Россиядә Волонтерлар көнен 2017 елдан бирле бәйрәм итәләр.
  • «Сохраним лес» акциясе кысасында быел волонтерлар 42 млн агач утырткан.
  • #МыВместе акциясендә 130 меңнән артык волонтер катнашкан, 4,3 млн кешегә ярдәм күрсәтелгән.
  • Хәзерге вакытта Татарстанда 62900 кешедән торган 1247 волонтерлар берләшмәсе эшли.

 ФИКЕР 

Алексей Мартынов, Яңа дәүләтләр институты директоры, политолог:

— Сәяси партияләрнең дә катлаулы чорда ярдәмгә килүләре күзәтелде. Бу урында «Бердәм Россия» үзен барысыннан да яхшырак күрсәтте. Төбәкләрдә партия ярдәме белән волонтерлар штабы һәм үзәкләр ачылды, кешеләргә бушлай саклану чаралары, азык-төлек җыелмалары таратыла. Күпчелек депутатлар гражданнарны медицина битлекләре һәм пирчәткәләр белән тәэмин итәргә булыша. «Бердәм Россия» шулай ук хастаханәләргә автомобиль, медицина техникасын тапшырды һәм табибларга бушлай туклану оештырды.

Чулпан Гарифуллина


Фикер өстәү