«Киләчәк уеннары» волонтерлары – кемнәр алар?

«Киләчәк уеннары»нда (хәер, аларсыз башкалада бер генә зур чара да узмый) иң мөһим кешеләрнең берсе – волонтерлар иде. Биредә көн-төн 22 чит илдән һәм Россиянең 46 төбәгеннән 2 меңнән артык волонтер хезмәт куйды. Без «Киләчәк уеннары»ның төрле яшьтәге волонтерлары белән аралаштык.

«Волонтер эшеннән рәхәтлек алам»

Дмитрий Кутявинга – 19 яшь. Тумышы белән Хакасия Республикасының Абаза шәһәреннән. Красноярскидагы Себер федераль университетының Мехатроника һәм робототехника бүлегендә икенче курста укый. Казанда беренче тапкыр.

– Казан – бик матур тарихи шәһәр. Бирегә килүгә, дуслар белән шәһәр буйлап йөрергә чыктык. Мине иң гаҗәпләндергәне – тар урамнар. Бауман урамында йөрергә дә, төп истәлекле урыннарны күрергә дә өлгердем. Икенче югары белем алырга теләсәм, бәлки, Казанны сайлармын. Бу турыда уйларга әлегә иртәрәк. Ә менә шәһәрне карау, татар мәдәнияте белән илһамлану өчен тагын бер тапкыр рәхәтләнеп килер идем, – дип хис-кичерешләре белән уртаклашты ул.

Дмитрий – фиджитал-футбол юнәлешенең тим-лидеры. «Казан Экспо» объектында навигация юнәлешендә хезмәт күрсәткән.

– Фиджитал-спорт турында беренче тапкыр «Киләчәк уеннары» белән танышкач ишеттем, – ди егет. – Үзем дә спорт белән мавыгам, аеруча футбол, хоккей, баскетболны яратам. Кызганыч, миңа профессиональ дәрәҗәдә спорт белән шөгыльләнергә ярамый. Әмма мин һәвәскәр дәрәҗәдә шөгыльләнәм, командаларны күзәтәм. Волонтерлар штабында безнең өчен танылган спортчылар белән очрашулар оештырылды, хәтта аларга берничә сорау да бирдем. Кумирың белән очрашу бәхете һәркемгә дә тәтеми бит ул!

Шушы көннәрдә Дмитрийның волонтерлык эшчәнлегенә бер ел булган. Волонтерлар хәрәкәтенә ничек кушылганын менә болай искә ала ул:

– Волонтерлык белән мәктәп елларыннан ук шөгыльләнәм. Абаза – кечкенә шәһәр, бездә мондый зур чаралар узганы юк. Шуңа мин социаль волонтерлык белән шөгыльләндем. Миндә моңа кызыксыну уяткан өчен сыйныф җитәкчемә бик рәхмәтлемен. Зур шәһәргә күченгәч, волонтерлык юнәлешендә күбрәк мөмкинлекләр ачылды. Беренче курста укыганда бер чарага волонтер буларак барырга киңәш иттеләр. Килдем, эчке «кухня»сын күрдем, бу мохитне тойдым һәм тагын да ныграк кызыксына башладым, – дип сөйләде ул. – Мин – бик аралашучан кеше. Волонтерлыкны кешеләр белән танышу, тәҗрибә уртаклашу өчен яратам. Шулай ук бу карьера үсеше, тәҗрибә дә бирә. Ә иң мөһиме – мин аннан рәхәтлек алам.

«Яшьләр, кеше арасында булу минем өчен иң мөһиме»

83 яшьлек Сәвия Шакирҗанова – «Киләчәк уеннары» халыкара турнирында иң өлкән волонтер.

– Әтнә районының Олы Бәрәзә авылында тудым. Мин – сугыш чоры баласы, алты баладан төпчеге. Ул елларның ачысын-төчесен татып үстек. Үземнең белгәннәрдән, апа-абыйлар сөйләвеннән, әнидән ишеткәннәрдән сугыш чоры турында китап та яздым әле. Абый-апаларым барысы да вафат инде, хәзер берүзем калдым, – дип үзе белән таныштырды ул.

Сәвия апа волонтер булып 2017 елдан эшли. Конфедерацияләр Кубогы, 2018 елдагы футбол буенча дөнья чемпионаты – «көмеш» волонтерның эшчәнлеге әнә шундый зур чаралардан башланган.

– Волонтер булып бер танышым йөри иде. Чемпионатка: «Анда танылган футболчылар, Роналдо үзе килә, әйдә!» – дип, җитәкләп үк алып барды ул мине. Бик яхшы каршы алдылар, шундук укытуга яздырдылар. Шуннан башланды инде, – дип искә ала Сәвия апа. – Гадәттә менә шушындый зур чараларга йөрим. Әле алалармы-юкмы, аларга да яшьләр отышлырак бит. Алар акыллырак та, җитезрәк тә. Ә без инде – «көмеш» волонтерлар. Хәзер без дә бер төркемне тәшкил итәбез (25–30лап кеше). Бергә аралашып, киңәшләшеп яшибез, шөкер. Балаларым – бер гаилә, бусы – икенче гаиләм.

Сәвия апа – «Киләчәк уеннары» вакытында «Трудовые резервы»да штаб волонтеры вазыйфасын башкарган.

– Эш урыным – компьютер артында иде. Килгәннәрне якты йөз белән каршыладык, озатып калдык, барысын да күрсәттек. Монда минем төп бурычым – уңайлык тудыру иде, – дип сөйләде ул.

«Көмеш» волонтер яшьләр белән дә уртак тел тапкан, «алар миңа оныкларым кебек», – ди.

– Яшьләрнең күңелен күреп йөрим инде мин (көлә). Эльвина исемле кыз белән дуслашып киттек. Аңа әле 16 да тулмаган, ул миңа оныгым кебек диярлек. Яшьләр хәзер бик акыллы, бик әдәпле, бөтенесен беләләр, тиз отып алалар, алар белән теләсә нинди темага сөйләшеп була. Киләчәк менә шушындый яшьләр кулында, шөкер.  Монда тегенди-мондый яшьләр килми. Алар – илгә, халыкка хезмәт итүчеләр, – ди әңгәмәдәш. – Миңа иң мөһиме – кеше, яшьләр арасында булу. Телефонны да өйрәнәм мин алардан. Сорыйм икән, хәзер үк аңлатып бирәләр. Хәзер инде телефонда барысын да беләм диярлек. Иң өлкән волонтер булгач, үземә аерым мөнәсәбәт сизәм. Җитәкчебез бик әйбәт иде, яшьләргә дә, миңа да хөрмәт белән карады, бик игътибарлы булды. 2017 елдан бирле волонтер булып йөрим инде. Әле моңа кадәр бер газетадан да килгәннәре юк иде. Моның өчен аерым рәхмәт сезгә!

Сәвия апа үзенең волонтерлык эшчәнлегендәге уңышы белән дә уртаклашты:

– Миңа волонтер булып йөрүем бик нык булышты. 1941 елда сугышка китеп, Суслонгерга эләгеп, шуннан кире сугышка Смоленскига җибәрелеп, үлеп калган әтиемнең җирләнгән урынын таптым. Әтинең каберен гел эзли идем. Барып күрәсем килде. Узган елның ахырында әти күмелгән җир табылды. Ясәвиев фамилияле бер егет, «көмеш» волонтерлар турында материал җыям, дип яныма килде. Ә аның төп эше эзтабар (поисковик) булып чыкты! Документларны җыеп бирдем, ике атнадан, таптым, дип шалтыратты. Минем шатлыгымны күрсәң! Волонтер булып йөрмәсәм, өемдә утырсам, мине кем белер иде?! Волонтерлык миңа тормыштагы иң зур соравыма җавап табарга  булышты. Насыйп итсә, җәен барыбыз җыелышып, әтинең каберенә барачакбыз.

Сәвия Шакирҗанова «Киләчәк уеннары»ның нәкъ менә Казанда узуына чын күңелдән горурлануын әйтте.

– Башкалабыз өчен шулкадәр шатланам. Нинди зур хезмәт бит бу! Мондый зур чаралар 2013 елдан – Универсиададан башланды. Менә шунда татарның кунакчыл икәнен белеп алдылар. Әлеге чарага үземнең кечкенә генә өлешемне кертә алуыма шатмын. Шуның белән горурланып яшим, – диде ул.

 

«Киләчәк уеннары» волонтерлары

Россия төбәкләреннән – 820 волонтер;

Казаннан – 967, Татарстан районнарыннан – 75 волонтер;

22 илдән – 41 чит ил волонтеры;

97 корпоратив волонтер.


Фикер өстәү