Минтимер Шәймиев: «Чиркәүне тергезү күпмилләтле Татарстан һәм Россия өчен дә бик мөһим»

Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” Республика фондының Попечительләр советы Рәисе Минтимер Шәймиевнең “Татарстан – Яңа гасыр” телерадиокомпаниясе генераль директоры Илшат Әминов белән әңгәмәсе

– Минтимер Шәрипович, Сез Мәрьям ананың Казан иконасының Ватикандагы күчермәсен Казанга кайтару эшен башлап йөрүчеләрнең берсе булдыгыз. Шул хакта сөйләсәгез иде.

– Христиан дөньясының аерым кадер-хөрмәтенә ия Мәрьям ана иконасының нәкъ менә безнең җиребездә – Казанда барлыкка килүе белән без һәрвакыт горурланып яшибез. Әлеге тылсымлы икона табылган урында салынган храмны тергезү теләге һәрвакыт яшәп килгәндер дип уйлыйм. Без чиркәүгә һәм Мәрьям ананың Казан иконасына кагылышлы фаҗигале тарихны белә идек. Әмма моңа кадәр безнең халыкның аны тергезү эшенә тотынырга мөмкинчелеге булмады. Дөресен генә әйткәндә, бер буын гомере дәвамында чиктән тыш күп катлаулы вакыйгалар кичерелгән: 1917 елгы революция, күмәкләштерү, репрессияләр, Бөек Ватан сугышы, илне сугыштан соң торгызу, 70 ел буе динсез җәмгыятьтә яшәү, аннан соң үзгәртеп кору — милек формасын һәм сәяси системаны алмаштыру. Заманалар шундый булды.

Мәгълүм булганча, 1990 нчы еллар азагында Казанның 1000 еллыгын бәйрәм итүгә әзерләнә башладык. Һәм шул вакытта без, сәяси мәсьәләләр буенча киңәшчем Рафаэль Сибгать улы Хәкимов тырышлыгы белән, Мәрьям ана Казан иконасының язылышы буенча XVIII гасыр ахырына караган бер күчермәсе эзенә төштек. Бервакыт аның янына Кельннан католиклар килгән һәм эшлекле сөйләшүләр барышында сүз чыккан: Мәрьям ана Казан иконасы Ватиканда саклана, имеш. Табигый ки, без бу сүзнең дөреслеген тикшердек һәм Ватикандагы иконаның Казаннан югалган төп нөсхә түгел, ә аның күчермәсе икәнен ачыкладык. Әмма, дин тотучылар бәяләвенчә, гади күчермә түгел – күп гыйбадәтләрдә булган, күп догалар кылынган икона булып чыкты ул.

Без тагын шуны ачыкладык: икона Россиядән чит илгә Гражданнар сугышы чорында чыгарылган. Ул заманда илнең мәдәни мирасының бер өлеше, шул исәптән чиркәү ядкәрләре дә, юк кына бәягә чит илләргә сатылган. Мәрьям ананың Казан иконасы православие дөньясы өчен генә түгел, католиклар өчен дә бик кадерле, шуңа күрә аңа катлаулы юл узарга туры килгән.

1950 елда икона күчермәсе инглиз археологының шәхси коллекциясенә килеп эләккән. 1964 елда Нью-Йорк шәһәренә китерелгән. Шул ук вакытта руслар диаспорасы иконаны сатып алу максаты белән акча җыю оештырган, бу юнәлештә төрле иҗтимагый һәм дини оешмалар белән хезмәттәшлек алып барган. 1970 нче елда Америка католиклары, иконаны сатып алып, аны Португалиянең Фатыйма шәһәренә тапшырган. Анда иконаны урнаштыру өчен махсус Успение чиркәве төзелгән.

Бу бер дә очраклы хәл булмаган, күрәсең. Бик кызыклы бер күренеш ачыкланды. Фатыйма шәһәре — христианнар күмәкләп зиярәт кыла торган иң әһәмиятле үзәкләрнең берсе икән. Чөнки 1917 елда Изге Мәрьям кыз нәкъ менә шушы җирдә өч кызчыкка күренгән. Соңыннан католиклар чиркәве бу вакыйганы чын могҗиза дип таныган. 1928 елда шул урында Изге Мәрьям кыз хөрмәтенә чиркәү төзелгән. Без Мәрьям кызның – Фатыйма шәһәрендә, Мәрьям ананың – Казан шәһәрендә халыкка күренү тарихларының аваздаш булуын өстән төшкән ишарә дип кабул иттек.

Икона күчермәсенең 1993 елдан бирле Ватиканда – Рим папасы Иоанн Павел II өендә саклануын белдек. Бервакыт Казанга Гиссен университеты профессоры Хампель килде. Сөйләшүләр вакытында ул үзенең 7 ел Ватиканда эшләве һәм иконаны Рим папасы өендә үз күзе белән күрүе турында әйтте.

Бу хакта белеп алуга, Казан мэры Камил Исхаковтан һәм киңәшчем Рафаэль Хәкимовтан иконаны барлыкка килгән урынына, ягъни 1000 еллыгын билгеләп үтүгә әзерләнүче Казанга кайтару мөмкинлеген белешүләрен үтендем. Владыка Анастасий белән киңәшләштек тә, бәхетебезне сынап карарга булдык.

Казан мэриясе делегациясенә, Ватиканга барып, Рима папасы Иоанн Павел II белән очрашып-сөйләшеп кайтырга кирәк дигән фикергә килдек. Бу җәһәттән бик озак хатлар языштык: сораулар, җаваплар, аңлатмалар һ.б. Ниһаять, Иоанн Павел II Казан делегациясен кабул итү көнен билгеләде: 2000 нче елның 26 октябре.

Мин, республика Президенты буларак, Рим папасына хат яздым. Анда мондый сүзләр бар иде: “Без Мәрьям ананың Казан иконасының үз Ватанына – Казанга кайтуы турында хыялланырга да кыймыйбыз, әмма ул кайтса, бу Могҗизага тиң булыр иде һәм Россиянең бөтен православие дөньясы моны иконаның икенче тапкыр тууы дип кабул итәр иде. Бу хәл үзе үк игелекле ихтыяр гамәле дип кабул ителер һәм бөтен дөньяда мөселманнар һәм христианнар арасында үзара аңлашуның ныгуына таба яңа адым булыр иде”.

Билгеләнгән көнне Казан мэры Камил Исхаков һәм Рафаэль Хәкимов җитәкчелегендәге делегация Ватиканда Рим папасы белән очрашты. Шулай итеп, хатыбыз Рим папасына шәхсән бирелде.

Әлбәттә, Иоанн Павел II өчен икона күчермәсен безгә кайтарырга карар итү җиңел булмагандыр. Католиклар чиркәве белән православие чиркәве арасында мөнәсәбәтләр катлаулы. Безнең аңлавыбызча, папа, иконаны кайтарып, ике арадагы мөнәсәбәтләрне йомшартырга өметләнгән, күрәсең. Безгә мәгълүм булганча, ул, чыннан да, Мәрьям ананың Казан иконасын Казанга шәхсән үзе кайтарырга теләгән. Әмма бу теләге ни сәбәптәндер гамәлгә ашмады… 2004 елның 30 августында иконаны Мәскәү һәм Бөтен Русь Патриархы Алексей IIгә рәсми рәвештә, Рим папасы исеменнән нунций Вальтер Каспер тапшырды. Патриарх Алексий II иконаны башкалабызның 1000 еллыгын бәйрәм иткәндә Казанга китерде. Икона Крестовоздвижение чиркәвенә урнаштырылды. Иконаны тапшырганда Алексей II, атаклы икона күчермәсен кайтару Мәрьям ананың Казан иконасы барлыкка килгән урында Казан Богородица монастырен торгызу өчен әйбәт сәбәп булыр иде дип искәртте. Без бу хакта шуннан бирле уйландык.

– Мәрьям ананың Казан иконасы чиркәвен тергезүнең республика өчен әһәмияте нидә?

– Һичшиксез, чиркәүне тергезү бөтен христиан дөньясы өчен зур әһәмияткә ия. Бу күпмилләтле Татарстан һәм Россия өчен дә бик мөһим.

Минем карашка, без мондый изге гамәлгә инде өлгереп җиттек. 1996 елда, республика Президенты булган вакытта, мин Казанның 1000 еллыгына Кремль биләмәсендә Кол Шәриф мәчетен төзү һәм Благовещение соборын төзекләндерү турында Указга кул куйдым. Озакламый бергәләп эшкә дә керештек. Шулай килеп чыкты ки, бу карар кабул ителгән елны ашлык нык уңды. Барлык район хакимияте башлыкларын җыеп киңәшмә уздырдык. Мин болай дидем: “Ходай Тәгалә быел яңгырын да вакытында бирде, һава шартларын да уңай итте. Нәтиҗәдә гектарыннан гадәттәгедән бер-ике центнерга күбрәк ашлык җыеп алдык. Шуңа күрә тәкъдимем бар – Ходай бүләк иткән ашлыкны сатып, акчасын изге ядкәрләрне төзү һәм торгызуга тапшырыйк”. Бөтен республика буйлап җыеннар узды. Бердәм фонд оештырылды. Шул рәвешле деноминацияләнмәгән 32 миллиард сум җыелды. Әлеге изге эшкә акча бирүчеләрнең һәммәсенең исемен “мәңгелек китап”ка язып куйдык. Бу рухи яңарышыбызның көчле башлангычы булды.

Алга таба рухиятебез яңарышы борынгы Болгарны һәм Свияжск утрау-шәһәрен торгызу буенча бөтен халык ярдәме белән гамәлләштерелгән киң колачлы проектта чагылды. Сез беләсез, моның өчен республикада гражданнарның һәм кайбер зур иганәчеләрнең шәхси акчалары хисабына бик көчле “Яңарыш” фонды булдырылды. Әлеге проект халык күңелендә рухияткә омтылыш ачты. Без фондның башкаручы директоры – Татьяна Петровна Ларионованың армый-талмый эшләве һәм оештыру сәләте нәтиҗәсендә үз көчебезгә ышандык.

Бераздан Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, республикадагы барлык конфессияләр җитәкчеләре белән киңәшеп, 2015 елның 4 ноябрендә – Халыклар бердәмлеге көнендә, бер Указ белән Мәрьям ананың Казан иконасы соборын торгызу һәм Болгар ислам академиясен төзү турында карар кабул итте.

Әйтергә кирәк, бу карар тарихи мирасны торгызуга гына түгел (әлбәттә, монысы да бик мөһим), республикада конфессияара һәм милләтара татулыкны ныгытуга да юнәлтелгән иде. Соборны торгызуның Татарстан өчен төп әһәмияте әнә шунда. Мәгълүм ки, хәзерге заманда дөньяның бик күп дәүләтләре җитәкчеләренә һәм гражданнарына тынгылык бирмәүче иң көнүзәк проблемаларның берсе бу. Хәзер күрәбез: Мәрьям ананың Казан иконасы чиркәвен торгызу һәм инде төзелгән Болгар ислам академиясе эшчәнлеге республикада милләтләр һәм диннәр арасындагы татулыкта бик уңай чагылыш таба.

– Минтимер Шәрипович, Республика “Яңарыш” фонды чиркәүне торгызу буенча нинди төп чорлар узды? Иң катлаулысы нәрсә иде?

– Иң катлаулысы – башлангыч чор, мөгаен. 2016 елның апреле азагында чиркәү хәрабәләре урынында Айрат Ситдыйков җитәкчелегендә археологлар – Татарстан Фәннәр Академиясенең А.Халиков исемендәге Археология институты хезмәткәрләре эшкә тотынды. Эш мәйданы — якынча 2,5 мең квадрат метр. Иң элек тарихи собордан ниләр сакланып калуын төгәл ачыкларга кирәк иде. Казу эшләре башкарылды, собор биләмәсе ачылды, мәйдан 1932 елгы шартлатудан, сугыш вакытында ачылып, 2000 нче елларга кадәр эшләп килгән тәмәке фабрикасы эшчәнлегеннән калган катламнардан чистартылды. Шуннан соң төп тикшеренү эшләре башланды. Чиркәү диварлары  хәрабәләре астында, чиркәүнең түбәнге өлешендә, идән астында уникаль Мәгарә храмы җимерекләре табылды.

Белгечләр белән озак киңәшкәннән соң бердәм карарга килдек: соборны тулысынча – түбән өлешен дә, югары өлешен дә торгызырга. Бу безнең эшне күпкә катлауландырды, әлбәттә. Әмма илдә мәгарә храмнары булган чиркәүләр бик сирәк очрый, шуңа күрә без аны тергезергә булдык. Археологлар искиткеч нәтиҗәле эшләде: 250 квадрат метрдан артыграк мәйданда тикшеренүләр уздырып, 1595 елда төзелгән чиркәү хәрабәләрен ачты. Бу — ак ташны известьташ измәсе белән беркетеп тезелгән 3 метр киңлектәге нигез булып чыкты. Мәгарә храмын төзекләндерүгә керештек, аның төзелмәсен һәм нигезен ныгыттык, тимер-бетон плитә белән ябып, плитә өстенә Югары храм диварларын сала башладык.

Сез беләсез, Казанда, 2016 елның 21 июлендә – Мәрьям ананың Казан иконасы табылган көнне — Мәскәү һәм Бөтен Русь Патриархы Кирилл, республика җитәкчелеге катнашында, Мәрьям ананың Казан иконасы соборы нигезенә беренче таш салу тантанасы булды.

– Казан епархиясе белән хезмәттәшлек ничек оештырылды соң?

– Шуны әйтергә тиешмен: чиркәүне тергезергә карар итүдә 2015 елның җәендә Казан һәм Татарстан митрополиты итеп билгеләнгән владыка Феофан да зур роль уйнады. Без аның белән шундук уртак тел табып, бердәм фикергә килдек. Мәһабәт чиркәүнең бөтен күркәмлеген саклап тергезүдә владыка Феофан гаять зур тырышлык куйды. Без бу эшне башлаганда аның күп кенә православие храмнарын торгызудагы бай тәҗрибәсенә дә исәп тоттык. Һәм ялгышмадык та: владыка Феофан төзелешкә кагылышлы барлык җаваплы карарлар кабул итүдә актив катнашты һәм храмның дин тотучыларга ничегрәк хезмәт итәчәген алдан ук кайгыртты. Ул кешеләрне бергәләп эшләргә рухландыра ала иде, ул моны “соработничество” дип атады. Аның эшлекле киңәшмәләребездә кат-кат яңгыраган әлеге сүзе миңа бик ошады. Аның фикеренчә, бу күренеш хакимият кешеләренең, җәмәгать һәм дәүләт эшлеклеләренең, халыкның рухи халәте өчен җаваплы институтлар вәкилләренең, православие динендәгеләрнең, мөселманнарның – барыбызның да бергә булуын күрсәтә. Әлеге тарихи соборны торгызуның зирәк һәм тирән фәлсәфәсе шундадыр, мөгаен. Соборны ачу турында хыялланып йөргән, моның өчен барын да эшләгән владыка Феофанның ачылу танатансына катанаша алмаячагын күз алдына да китерә алмадык! Әле ярый, 2020 елда Мәгарә храмын изгеләндерергә өлгерде. Беренче гыйбадәтне ничек рухланып үткәрде ул! Без аның изге гамәлләрен һәрвакыт истә тотачакбыз. Урыны җәннәттә булсын.

Шуны әйтергә тиешмен: Казан епархиясе белән хезмәттәшлек тулысынча үзара аңлашуга нигезләнде, һәм ул хәзер – владыка Кирилл вакытында да дәвам итә. Казан Богородица монастыре наместнигы игумен Марк (Виленский) аерым рәхмәтебезгә лаек. Үз эшен бик яхшы белә, ул — православие мәсьәләләрендә төп киңәшчебез, күп кенә мөһим тәкъдимнәр кертүче белемле кеше.

– Минтимер Шәрипович, чиркәүнең тышкы күренеше һәм эчке бизәлеше ни дәрәҗәдә төгәл тергезелде? Нинди тарихи нечкәлекләрне саклап кала алдыгыз?

– Мәгълүм ки, собор, иске храм урынында төзелеп, XIX гасыр башында изгеләндерелгән. Инде шул чакта ук Казанда чиркәү иконалары язучы сәнгать мәктәбе булган. Эскизлар, фоторәсемнәр сакланып калган, шуңа күрә барысын да мөмкин кадәр элеккегечә итеп ясарга тырыштык. Моңа Татарстан Республикасы Архив эшләре буенча дәүләт комитеты бик мөһим ярдәм күрсәтте. Дәүләт архивы хезмәткәрләре митрополиягә һәм проектчыларга республика архивындагы барлык төп материалларны тапшырды. Архивта соборның иконостасы тасвирламалары сакланып калу аеруча әһәмияткә ия булды. Җитмәгән документларны эзләп Россия Дәүләт тарихы архивында да шактый эшләделәр алар.

Шулай ук Татарстан Милли музее һәм Дәүләт сынлы сәнгать музее фондларында дүрт гасыр буе сакланган уникаль материаллар да Казан соборын өйрәнүдә төп документларга әйләнде.

Чиркәүнең эчке бизәлеше тарихи документлардагы тасвирламаларга нигездә туры килә, ягъни Россиянең даһи архитекторы Иван Старов иҗат иткән беренчел тарихи проектның төп чалымнарын кабатлый.

Без Мәгарә храмын да тарихи эскизларга һәм сакланып калган архив чыганакларына таянып реставрацияләдек. Ул атаклы архитектор Алексей Щусев проекты нигезендә торгызылды. Аның Мәрьям ана Казан иконасы табылган урындагы Мәгарә храмы проекты беркайчан да басылмаган. Останың иҗатына багышланган төп язмаларда да бу хакта искә алынмый. Щусев варисларының шәхси архивында проектның ике варианты өчен ясалган эскизлар, шулай ук Казан часовнясы төзелү тарихын һәм авторның ниятләрен ачыкларга мөмкинлек бирүче кайбер башка документлар табылды. Алексей Щусев эскизлары буенча түшәм һәм дивар бизәлешенең, икона табылган урынның һәм иконостасның үзара ничек урнашуы билгеләнде.

 – Нинди белгечләр җәлеп иттегез, нинди материаллар кулланылды?

– Проект эшләүгә Татарстаннан гына түгел, Россиянең төрле төбәкләреннән иң яхшы белгечләр чакырылды. Без үзара хезмәттәшлекнең тиңдәшсез системасын оештыра алдык: проектта катнашучылар берсен-берсе аңлап, ихтирам итеп эшләде. Югары дәрәҗәдәге белгечләр, үз эшләренә тугрылыклы кешеләр алар. Күбесе Болгар һәм Свияжскины торгызу проектында катнашкан иде.

Мәсәлән, Гадел Хөснетдинов җитәкчелегендәге “Татинвестгражданпроект” республика проект институты чиркәүне проектлады. Чиркәүне торгызу буенча генераль подрядчы – танылган “Евростройхолдинг плюс” компаниясе. Генераль директоры – Владимир Казилов. Бу — чын осталардан торган көчле команда. Компания директоры урынбасары Тимур Алишев һәм прораб Антон Дарчиевны аерым билгеләп үтәсем килә.

Митрополия чиркәүнең тышкы өлешен бизәү өчен Мәскәүнең иң яхшы осталарыннан берсе – “Домострой” компаниясен тәкъдим итте. Алар хәйрия тәртибендә, бушлай эшләделәр. Костромадан “Рестор” җәмгыятен җәлеп иттек. Мәгарә храмында кирпеч гөмбәзләрне тарихи чыганакларга туры китереп торгызу буенча гаять катлаулы эшләрне башкара алган бердәнбер оешма бу.

Мәгарә храмындагы рәсемнәрне реставрацияләү эшен Мәскәү Өлкәара фәнни-реставрация сәнгать идарәсенә (“МНРХУ”) йөкләдек. Моңарчы әлеге оешма белгечләре Благовещение соборында, Свияжскиның Успение монастыренда эшләделәр. Аларның хезмәтен ЮНЕСКО белгечләре югары бәяләде. Барыбыз өчен дә таныш рәссам-реставратор Валерий Косушкин Мәгарә храмында сакланып калган сурәтләрне бик яхшы тергезде. Археология тикшеренүләре барышында табылган ядкәрләрне музейлаштыру,  Мәгарә храмында яңа музей ясау белән “Музейларны проектлау үзәге” шөгыльләнде. Ул Болгар цивилизациясе музеен, Свияжскидагы “Татар бистәсе” археологик агач музеен оештыруда да катнашкан иде.

Мәгарә храмы тарихын өйрәнүче галимнәр әлеге җир асты чиркәвенең алтаренда, башкалар белән беррәттән, тукыма иконаларның да булганлыгын әйттеләр. Бу традицияне дә тергезәсебез килде. Без Мәскәүдәге Донской монастырьның чигү остаханәсенә Покров Пресвятой Богородицы иконасын эшләргә заказ бирдек. Аны 18 чигүче хатын-кыз, барлык тарихи нечкәлекләре белән, ел ярым дәвамында чигеп бирде. Чын сәнгать әсәре инде менә!

Шуны басым ясап әйтәсем килә: чиркәүнең Югары храмындагы барлык рәсемнәр тарихи чыганаклардан мөмкин кадәр төгәл күчерелде.

Бу эшкә Татарстан Дәүләт сынлы сәнгать музееның Розалия Нургалиева җитәкчелегендәге фәнни белгечләрен һәм Мәскәүдән XIX гасыр чиркәү рәсем сәнгате осталарын чакырдык. Фәнни-методик эш алып бару өчен эш төркеме булдырылды. Аңа Мәскәү Патриархиясенең Чиркәү сәнгате, архитектурасы һәм реставрациясе буенча белгечләр советы рәисе протоиерей Леонид (Калинин) керде. Үз вакытында ул Мәскәүдә Христос Спаситель храмын торгызуда актив катнашкан.

Диварлар һәм гөмбәзләр бизәлешенең тарихи тәңгәллеген тәэмин итәр өчен, киңәшче сыйфатында, бөтен дөньяга танылган белгеч, сынлы сәнгать белеме докторы, Мәскәү Кремле музейлары генераль директорының фәнни эш буенча урынбасары, чиркәү сәнгате архитектурасы һәм реставрациясе буенча экспертлар советы рәисе урынбасары Андрей Баталовны чакырдык. Ул безгә бушлай ярдәм итте. Чиркәүне биш ел торгызу дәвамында Светлана Персова да шулай ук бушлай хезмәт итте. Рәсемнәрнең эскиз проекты Ставропольдә яшәүче рәссам, “Пахомов остаханәсе” директоры Вячеслав Пахомов җитәкчелегендә әзерләнде һәм эшләнде.

Югары храмның идәне аерым игътибарга лаек. Аны 1747 елда Чиләбе өлкәсендә нигез салынган дөньякүләм атаклы Касли архитектура-сәнгать коелмалары заводы осталары архив фотосурәтләренә төп-төгәл туры китереп ясады.

— Минтимер Шәрипович, шундый зур эшкә акча каян килде?

– Мәрьям ананың Казан иконасы чиркәвен торгызу эшләрен җайга салу һәм хәйрия акчасын җыю бурычы безнең фондка йөкләнгән иде. Проектка республикада гына түгел, аннан читтә яшәүче бик күп кешеләр матди ярдәм күрсәтте. Чиркәүне торгызу урынында эшлекле киңәшмәләр үткәргән чакта Крестовоздвижение чиркәвенә йөрүчеләр,  Мәрьям ана иконасына баш ияргә килүчеләр белән еш очрашырга туры килде. Барысы да диярлек  соборны торгызу тартмасына акча салып китә иделәр. Республика “Яңарыш” фонды исеменнән  соборны торгызуга ярдәм итүчеләрнең һәммәсенә зур рәхмәт белдерәбез.

– Ә хәйриячеләр арасыннан кемнәр чиркәүне торгызуга аеруча зур өлеш кертте?

– Әлбәттә, игътибарлары һәм ярдәмнәре өчен Россия Президенты Владимир Путинга, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка, республика җитәкчелегенә, федераль хакимияткә, Татарстан Мәдәни мирас объектларын саклау комитетына, Казан мэриясенә һәм башкарма комитетына, “Татарстан Республикасы Баш инвестиция-төзелеш идарәсе” оешмасына һәм башкаларга рәхмәтебезне белдерәбез. “Татнефть” җәмгыяте һәм “ТАИФ” компанияләре төркеме, башка компанияләр гаять зур матди ярдәм күрсәтте.

– Минтимер Шәрипович, Сез ничек уйлыйсыз: тергезелгән чиркәү илебезнең рухи үзәкләреннән берсенә әверелерме?

– Безнең моңа бернинди дә шигебез юк. Ил күләмендә генә дә түгел, бу чиркәү бөтен дөньяга танылачак. Әңгәмәбез юкка гына Ватиканда сакланган Мәрьям ана Казан иконасы күчермәсе тарихыннан башланмады лабаса. Мин – православие динендә түгелмен, мин – мөселман. Һәм дә дин әһеле дә түгелмен. Шулай да әйтим: минем фикеремчә, биредә хикмәт нәкъ менә Мәрьям ананың Казан иконасында, төгәлрәге – аның Ходай тарафыннан билгеләнгән килештерү вазыйфасында. Казан иконасында гәүдәләндерелгән Мәрьям ана образы бөтен җирдә үзенең шушы вазыйфасын үтәп килә. Әле дә хәтеребездә: 2016 елда Кубадагы тарихи очрашу вакытында Патриарх Кирилл православныйлар белән католикларның үзара якынаюына өмет билгесе итеп Рим папасы Францискка нәкъ менә Мәрьям ананың Казан иконасы күчермәсен бүләк итте. Бу исә сезнең белән безнең, мәдәниятара диалог аркылы, тынычлык һәм татулык хакына тырышлыгыбызның югары дәрәҗәдә әһәмиятле икәнен дәлилләп тора.

Иконаның барлыкка килү урыны – Казаныбыз җире дә игътибарга лаек. Биредә күп гасырлар дәвамында төрле дин һәм төрле милләт вәкилләре җыелган һәм алар үзара килешенеп яши. Хикмәт бит тылсымлы иконаны кайтару һәм аның мәһабәт чиркәвен торгызуда гына түгел, аларның тирәсендә тотырыклы тынычлык-татулык мохитен булдыруда да. Бу киләчәк буыннар өчен тиңсез мирас булачак.

Фото: Татар-информ


Фикер өстәү