Минтимер Шәймиев: «Кыйблабыз дөреслеген тормыш үзе раслады» (ЭКСКЛЮЗИВ)

Тарихның һәр чоры аерым шәхесләр эшчәнлеге белән бәйле. Татарстан тарихында Минтимер Шәймиев исеме аерым урын алып тора. Ул җитәкчелек иткән елларны еш кына «Шәймиев чоры» дип тә атыйлар. Чөнки беренче Президент җәмгыятьтәге бөтен үзгәрешләрнең үзәгендә кайнады, республика һәм милли мәсьәләләргә кагылышлы кызу бәхәсләр барганда хәлиткеч сүзне әйтте. «Ватаным Татарстан» газетасына Татарстанның беренче Президенты, Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәрип улы ШӘЙМИЕВ үзгәртеп кору чоры, милләтара дуслык, республика һәм туган тел язмышы турында сөйләде.

:: Минтимер Шәрипович, Татарстан тарихында «Шәймиев чоры» узган гасырның 80 нче елларында ук башланган дисәк тә, ялгыш булмас шикелле. Ил башлыгы Михаил Горбачев үзгәртеп кору сәясәтенә керешкәндә, Сез ТАССРның Министрлар Советы Рәисе булгансыз. Татарстанны автономияле республика статусыннан союздаш республика дәрәҗәсенә күтәрү өчен көрәшне шул вакытта ук башлагансыз дип әйтеп буламы?
– Төгәлрәк әйтсәк, илне үзгәртеп кору чоры, аның партия сәясәтендә төп юнәлешкә әйләнүе 1985 елның язына туры килә. Чыннан да, илдә кискен борылыш башланган вакытта миңа Татарстан Хөкүмәтен җитәкләргә туры килде. Хикмәтле замана иде ул: партия яңарышка юл ала, хәбәрдарлык, сүз иреге, моңарчы күрелмәгән сәяси кузгалыш… Күп кенә җитәкчеләрнең башларында сәясәт җилләре уйный, кайчак халыкны ашатырга-эчертергә, икътисадны алып барырга кирәклеген дә оныталар иде кебек. Ә хөкүмәт җитәкчесенә исә нәкъ менә шундый тормыш-көнкүреш мәсьәләләрен хәл итәргә кирәк. Республиканың ни дәрәҗәдә хокуксыз булуын шул чорда үз җилкәмдә ныклап татыдым дисәм дә ярый. Чөнки акчаны тиененә кадәр үзәктән сорап алырга, бөтен эшне союз органнары белән килештерергә кирәк иде. Тора-бара Татарстан да, бөтен ил кебек, талон системасына күчте. Әле дә ярый без, башка күп төбәкләрдән аермалы буларак, ул талоннарны азык-төлек белән тәэмин итә алдык. Дөресен генә әйткәндә, үзәк хакимиятнең безнең халыкның тормышында кайгысы юк иде, анда күбрәк сәясәт белән мавыктылар.
Җәмгыятьтә Михаил Сергеевич Горбачевның үзгәртеп кору сәясәтенә бәя бирү бүген дә каршылыклы. Ничек кенә бәяләсәк тә, ул елларда сәясәттә-икътисадта кискен борылышларга тотынмыйча мөмкин түгел иде. Илнең көймәсе комга килеп терәлгән иде. Без республикабыз дәүләтчелеге тарихын, аның дәрәҗәсен күтәрергә омтылышларны һәм реаль мөмкинлекләрне һәрвакыт белеп яшәдек һәм яшибез. Үзгәртеп коруның башлануы бездә зур өметләр уятты һәм кыю адымнарга өндәде. Бу омтылышларыбыз турында мин 1990 елда ук КПССның ХХVIII съездында, ул вакытта партиянең Татарстан Өлкә комитеты беренче секретаре буларак сүз алып, автономияле республикалар дәрәҗәсен, хокукларын күтәрү турында җитди сәяси чыгыш ясадым. Чөнки алда чыгыш ясаучыларны тыңлаганнан соң, үзгәртеп коруның шушы көнгә кадәр бернинди дә фәнни нигезләмәсе юклыгына инандым. Үз чыгышымда күпмилләтле дәүләттә югары хакимият органнарының автономияләрне «икенчел» дәрәҗәдәге республикалар дип санавының аларның бүгенге халәтендә ачык чагылуы турында әйттем. «Союздаш республикалар белән чагыштырганда автономияләрнең хокуклары законнар чыгару, бюджет, мәдәни ихтыяҗларны канәгатьләндерү һәм башка өлкәләрдә сизелерлек кысылган. Чынбарлык шундый ки: күп кенә автономияле республикаларның инде 20 нче елларда ук билгеләнгән статусы аларның икътисади, социаль, рухи үсешенә, милли үзаңы дәрәҗәсенә күптәннән туры килми. Алар союздаш статусы ала алырлар иде. Әмма еллар узып тора, бу юнәлештә берни дә үзгәрми, бу социаль киеренкелек тудыра», – дип билгеләп үттем. Шуны да өстәдем: «РСФСР составында гына да 16 автономияле республика бар, алар 5 миллион кв км тирәсе биләмә тәшкил итә, аларда 22 миллионнан артык кеше яши. Әмма аларның үзләрен борчыган сорауларга хәзергәчә анык кына җавап алганнары юк. Съезд делегатларына җиткерергә тиешмен дип саныйм: күп кенә автономияле республикалар тиз арада суверенитет турында декларацияләр кабул итеп, үзләрен союздаш республика дип игълан итәргә мөмкиннәр. Партия автономияле республикаларның федератив дәүләт системасындагы роле, урыны, хокуклары белән бәйле проблемаларга анализ ясап, бу проблема буенча һич кичекмәстән үз концепциясен тәкъдим итәргә тиеш». Бу безнең әлеге чорда киң җәмәгатьчелеккә җиткерелгән уй-фикер һәм омтылыш иде.

:: «Мөстәкыйльлек», «бәйсезлек» дигән төшенчәләргә Сез нинди мәгънә саласыз?
– Бу төшенчәләр бик җаваплы һәм тормышта бер-берсен тулыландыралар, ачыклыйлар. Бәйсезлек дип адарынуның бик кызганыч бер мисалын китерәм, гафу үтенәм, чеченнар үпкәләмәсен. Ул – мәрхүм Җаһар Дудаев омтылышы һәм язмышы. Мөстәкыйльлек ул – конкрет хәлләрдән, сәяси-икътисади чынбарлыктан чыгып, уртак тел табып, алга таба тыныч юл белән хәрәкәт итү. Мин бу ике төшенчәгә хәзерге заман күзлегеннән, безнең сәясәттән чыгып җавап бирергә омтылдым.

:: 1990 нчы елларда, ягъни үзгәртеп кору чорында илгә «кылдан нечкә, кылычтан үткен» күпер аша үтәргә туры килде. Ә алда безне билгесезлек көтә кебек иде. Шул чакта шәхсән үзегез тоткан кыйбла ни дәрәҗәдә дөрес булды дип саныйсыз?
– Безнең кыйбланың дөреслеген тормыш үзе раслады дип әйтер идем. Милләтчелекнең кайбер радикаль агымнары вәкилләренең тулы бәйсезлек өчен көрәшкә өндәмәләренә бирешмичә, кан коелуга юл куймыйча, сабыр булып, кешеләргә һәрдаим аңлатып, киңәшеп эш итүебез көнүзәк катлаулы проблемаларны цивилизацияле юллар белән хәл итәргә мөмкинлек бирде дип саныйм. Бу бит шәхсән минем кыйблам гына түгел, ул – Татарстан Республикасының озакка исәпләнгән, авырлыклар аша узып табылган һәм вакыт сынавын узган сәясәте.

:: Татарстанның Дәүләт суверенлыгы турында Декларациясен әзерләгәндә күңелегездә милли хисләрегез өстенлек итмәдеме? Татарстанда гына түгел, читтәге татарлар да Сезне «Шәймиев – безнең Президент!» дип йөртә башлады. Шул ук вакытта Сез милләтара татулык гарантына әйләндегез. Алтын урталыкны табу ансат булмагандыр?
– Габдулла Тукайның: «Рус җирендә без әсәрле, эзле без», – дип язуы – бу сорауга тулы җавап. Без үзебез турында үзебез кайгыртмасак, җан-фәрман хезмәт итмәсәк, аны кем хәл итәр… Әгәр башыңа милли аң тирән уелмаса, яшәүнең мәгънәсен күз алдына китерү дә авыр. Ул елларда республикадагы милләттәшләр белән беррәттән дөньяга сибелеп яшәүче ватандашлар турында да кайгырту безнең изге бурыч иде. Мин моңа беренче Бөтендөнья татар конгрессында инандым. Муса Җәлил исемендәге Опера һәм балет академия театрын шыгрым тутырган татар туганнарыбызның, аягүрә басып, елый-елый, «Туган тел»не җырлавын күзәтү тетрәндергеч күренеш булды.
Дәүләт суверенитеты турындагы Декларациягә килгәндә исә, максатыбыз бер яктан – татар милли хәрәкәтен, икенче яктан – нигездә руслар мәнфәгатьләрен чагылдырган, республиканың аерылып чыгуыннан курыккан демократик хәрәкәтне килештерү иде. Ничек кенә әйтсәң дә, иң мөһиме барыбер милләтара проблемалар булды. Комиссиядәге утызлап кеше башлыча ике мәсьәләне хәл итәргә тиеш иде. Берсе – дәүләт телләре статусы, ягъни татар һәм рус телләренең тигез хокуклылыгы. Икенчесе – Россия белән шартнамәле мөнәсәбәтләр урнаштыру. Шул рәвешчә ике якның да ихтыяҗы канәгатьләндерелә. Болар – Декларациянең төп принциплары һәм алар хәзергәчә республика сәясәтенең нигезе булып тора.

:: Илдә «суверенитетлар парады» башлангач, Сез ике ут арасында калдыгыз кебек. Астан үзебезнең татарлар тулы бәйсезлек таләп итсә, өстән Мәскәү башка сугып торды. Татарстанның дәүләт статусына кагылышлы референдум уздыру турында Закон кабул итү республика күгендә болытларны тагын да куертты. Белүебезчә, Сезне Мәскәүгә чакырып, референдум уздырудан баш тартуыгызны да таләп иткәннәр. Сез бу көннәрне президентлык чорыгызның иң авыр көннәре дип бәяләгәнсез. Хәзер дә шулай уйлыйсызмы?
– Татарстанның дәүләт суверенитеты турында Декларация кабул итү аннан соңгы хәлиткеч вакыйгаларга нигез булды. Бу уңайдан үземнең Декларация кабул иткәч сөйләгән сүземне искә төшердем. «Татарстанның күпмилләтле халкы тормышындагы бу мөһим тарихи адымны ясап, без үз өстебезгә республикабыз тарихында моңарчы беркем дә сынап карамаган олы җаваплылык алдык. Әгәр дә бу – өлгергәнлек факты икән, үзебез белдергән мөстәкыйльлек аркылы республика халкы тормышының матди дәрәҗәсен күтәрү, ә иң мөһиме – җиребездә гасырлар дәвамында барлыкка килгән халыклар дуслыгын саклау һәм арттыру өчен без хәзер үк зирәк булырга тиеш. Суверенитетның югары бәһасе менә шундый, кадерле иптәшләр», – дидем. Бу чыгыш алдан әзерләнмәгән иде, күңелгә үзеннән-үзе килде әлеге сүзләр. Декларациянең бәһасе, чыннан да, югары булды, без моны яши-яши ныграк аңладык һәм аңлыйбыз. Ул кабул ителмәсә, 1991 елда республика Президентын сайлау да, 1992 елда Татарстанның яңа Конституциясен кабул итү дә, 1994 елгы Шартнамә дә булмас иде. 1992 елгы референдум тагын да катлаулырак узган булыр иде…
Референдумнан соңгы чыгышым да хәзергәчә күңелемдә саклана: «Дөньяга килгән һәр сабый – татар булсынмы ул, русмы, чуашмы, мордва, маримы – бер үк төрле елмая. Сабыйлар йөзендәге елмаю сүнмәсен өчен, көчтән килгәннең барын да эшләргә сүз бирик. Хезмәт кешесе кулындагы сөялләр – русмы ул, башкортмы, маримы, мордвамы, татармы – бер үк төрле. Ул куллар тормышыбызны бизәү өчен, бары тик тыныч хезмәт кораллары гына тотсын өчен барын да эшлик. Кайсы гына милләтнеке булмасын – әби-бабайлар, ата-аналар безнең барыбызның да ихтирамга лаеклы кешеләребез булсын өчен, барын да эшлик. …Киләчәк буыннарга тормышыбызның иң авыр мәсьәләләрен тирән гакыл белән хәл итә белү үрнәкләрен калдырыйк! Бу акыл – Россия белән бердәмлекне яңартуда һәм ныгытуда, аның бөтенлеген саклауда. Бу акыл – җәмгыятебездә һәм дәүләт төзелешендә демократик принципларны яклауда, кайсы милләттән булуына карамастан, шәхес хокукын тануда һәм ихтирам итүдә. Без бүген менә шундый принципларга нигезләнеп эшлибез. Бу иртәгә дә нәкъ шулай булачак».
Ни өчен сезгә шушы чыгышларымны мисалга китерәм? Чөнки аларда ул заманның рухы, гамәлләребезнең мәгънәсе ярылып ята. Шунысы кызыклы: хәтердә куанычлы хәлләр күбрәк саклана икән. Һич онытмыйм: беренче тапкыр Президент булып сайланыр алдыннан республика буйлап күп йөрдем, халык белән очраштым. Рус милләтле кешеләрнең кәефе төрлечә, кайберәүләр күзендә шик-шөбһә чагыла. Булдыра алганча аңлатырга тырыштым: «Сүземне ант кебек кабул итегез, Татарстанда яшәгән бер генә халык та кимсетелмәячәк», – дидем. Күпләр миңа ышанды. Вәгъдәмдә тордым. Шунысы куанычлы булды: икенче тапкыр сайланыр алдыннан шикле-хәвефле күзләр очратмадым…

:: Татарстанга бәйсезлек таләп итеп, милләттәшләребез мәйданнарга чыкты, ачлык игълан итте. Болар барысы да республикабызның яңа тарихына кереп калды. Берничә ел элек Сез бер ачык чарада 90 нчы еллардагы оппозициянең эшчәнлеген югары бәяләп, рәхмәт белдердегез. Ул вакытта милләттәшләребезнең шушы позициясе Сезгә нәрсә бирде?
– 90 нчы елларда җәмгыятьне нигездә үзгәртеп коруны коммунистлар партиясе үзе җитәкләде. Бу дөнья сәясәтендә сирәк очрый торган уңай күренеш дип кабул ителде. Үзгәртеп кору, әйтер идем, халыкка үз фикерен һәм омтылышларын авыз тутырып әйтергә, аралашырга тулы мөмкинлекләр ачты. Безнең интеллигенция вәкилләре күп еллар җыелган проблемаларыбызны тормышка ашыруга ныклап тотындылар. Бу еллардагы активлык халкыбызның милли аңының гасырлар буена күңелләрдә саклануын, үз дәүләтчелеге язмышына битараф булмавын ачык күрсәтте. Бу безгә ул заманның катлаулы мәсьәләләрен республика халкы мәнфәгатьләрендә хәл итүдә олы таяныч булды.

:: Бөтендөнья татар конгрессының беренче съездында чыгыш ясаганда Сез: «Мин конгресста кабул ителгән карарлар татар милләте үсешендә мөһим этап булыр дип ышанам», – дип белдергәнсез. Ышанычыгыз акландымы?
– Бу өметләр, минемчә, күп кенә юнәлешләрдә акланып килә. Беренче Бөтендөнья татар конгрессында күрешеп-сөйләшеп-киңәшеп ниятләгән гамәлләребезнең чынга ашуы, дөньяның төрле почмакларында яшәгән милләттәшләр белән багланышларның даими, тотрыклы элемтәләргә әверелүе өчен Татарстан Конституциясендә «Татарстан Республикасы Татарстан Республикасыннан читтә яшәүче татарларга милли мәдәниятне, телне үстерүдә, аларның үзенчәлекләрен саклап калуда ярдәм күрсәтә» дигән махсус статья барлыкка килү бик уңай гамәл булды дип саныйм.
Соңгы елларда мәдәният һәм сәнгать өлкәсендә бәйләнешләр күзгә күренеп ныгый. Кем нәрсә генә әйтмәсен – татарлар яшәгән төбәкләрдә ел саен Сабан туе бәйрәмнәре уздыру татар милләтен туплап, берләштереп тора. Бер-береңне күрү, аралашуның иң күңелле чарасы бу. Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов та, республикабызның күп кенә район-шәһәрләре вәкилләре дә актив катнашалар. Конгрессның эшмәкәрләр белән элемтәләрне ныгытуы да зур әһәмияткә ия. Мин боларны мисал өчен әйтәм. Гомумән алганда, конгресс үз миссиясен үтәп килә, дияр идем.

:: Бүген татарны иң борчыган мәсьәләләрнең берсе – туган тел язмышы. Аның киләчәген Сез ничек күрәсез?
– Кызганычка, күпмилләтле Россия Федерациясендә халыкларның туган телләрен саклау һәм үстерү сәясәте тормышка ашырылмый һәм моңа дәүләт тарафыннан тиешле тормышчан чаралар күрелми. Туган телләрне саклау мәсьәләсе белән шөгыльләнергә тиешле федераль органнар бу юнәлештә өлгергән чаралар уздыруны төрле сәбәпләр табып, мөмкин кадәр суза торалар. Бу хәл татарның «Үгез үлсә – ит, арба ватылса – утын» дигән мәкаленә бик туры килә. Халыкның үзаңы көчәйгән саен бу мәсьәләгә игътибар бирелмәүне берничек тә аңлатып булмый. Быел илебез-халкыбыз Бөек Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итә, бу көннәрдә планета буйлап таралган вируска каршы бергәләп көрәшәбез. Телләр мәсьәләсе дә бердәм күпмилләтле халкыбызның уртак эше дип саныйм.
Тиз арада илдә Россиянең Төп Законы – Конституциясенә төзәтү-өстәмәләр кертү буенча тавыш бирү булачак. Илнең Төп Законында ачык-аңлаешлы итеп: «Российская Федерация – Россия», – дип язылган. Димәк, барыбыз да тигез хокуклы. Халкыбыз төзәтмәләр кертелгән Конституциянең һәр статьясы төгәл үтәлер дигән өмет белән, аның гаранты Президент Владимир Путинга зур ышаныч баглый.
Дөньяда интернет, цифрлы технологияләр алга киткән заманда безгә туган телебезне саклауда яңа ысулларны киң кулланып, актив эш башкару зарур. Хәзерге вакытта төзелә торган күп телдә белем бирү комплекслары да – шуның бер уңай чагылышы. Алар заманча белем алу юнәлешендә безгә маяк булачаклар. Форсаттан файдаланып, искә төшерим: «маяк» сүзе ул татарча «май як» дигән төшенчәдән алынган, элекке заманнарда диңгездә ерактан күренеп торсын өчен май яндырганнар. Шуны әйтәсем килә: туган телне саклау безнең үзебезгә дә нык бәйле. Гаиләдә үзара татарча сөйләшергә безгә беркем дә комачау итә алмый. Туган телебез балага ана сөте белән керергә тиеш, ул аны гаиләдә гел ишетеп-өйрәнеп үсәргә тиеш. Телнең киләчәге – үзебезнең кулда, аның хакына ни дәрәҗәдә тырышуыбыздан, эзлекле рәвештә үз хокукларыбызга ирешә алуыбыздан тора.

:: Мәскәүдә «Атаклы кешеләр тормышы: Биография дәвам итә…» сериясеннән Сезнең турыда китап чыккан иде. Аның титул битендәге сүзләрегез игътибарны җәлеп итә: «Бик катлаулы елларда кылынган гамәлләрне, чынга ашырылган зур һәм кечкенә эшләрне игелекле бәяләвегез өчен рәхмәт. Шулай да әйтим: мин начар түгел, әмма бу кадәр үк яхшы да түгел». Бу сүзләрне ни уйлап яздыгыз икән?
– Озак еллар республика дәрәҗәсендә җаваплы, хәлиткеч зур эшләрдә эшләүгә карамастан, менә хәзер, Дәүләт Киңәшчесе хезмәтен башкару чорында да, халыкның уңай карашын, рәхмәтен тоеп яшәү – миңа зур бәхет. Кайчак уйлап куям: бәлкем, кемнедер кыерсытканмындыр, бәлкем, ниндидер гаделсезлек күрсәткәнмендер, дөнья булгач, төрле чак була бит. Менә шуларны уйлап әйтелгән сүзләр ул. Гомумән, мин кешеләрне яратам. Һәр җитәкче кешеләрне яратып, хөрмәт итеп эшләргә тиеш. Һәрвакыт әйтеп киләм: безнең һәрберебезгә бу дөньяда гомер бер генә мәртәбә насыйп булган. Бу бәхет безгә Аллаһы Тәгалә рәхмәте белән, ата-анабыз тарафыннан бирелгән. Димәк, аны мәгънәле итеп яшәргә, кадерен белергә кирәк.

Әңгәмәдәш – Гөлнара САБИРОВА


Фикер өстәү