Марат Әхмәтов: «Бу еллар өчен үкенмим»

Татарстан илнең әйдәп баручы аграр төбәкләреннән санала. Авыл хуҗалыгы республика өчен һәрвакыт өстенлекле юнәлешләрнең берсе булды, икътисадында зур роль уйнады. Авыл хуҗалыгының республика үсешендәге роле, аның язмышы, казанышлар һәм үкенечләр турында «ВТ»га 20 ел авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры булып эшләгән, хәзер Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары Марат Готыф улы ӘХМӘТОВ сөйләде.

Авыл хуҗалыгы тармагының бер гасырлык язмышы – ул, әлбәттә, ил язмышы. Әмма аның үсешен аерым шәхесләр исеме белән генә бәйләп булмыйдыр.Шәхесләр белән аерым төбәкләр, районнар, хуҗалыкларязмышын бәйләргә мөмкин. Авыл хуҗалыгы, авыл язмышы исә дәүләт сәясәте белән бәйле. Ул гомер-гомергәтөрле уңышлы һәм уңышсыз реформаларны үз өстендә кичергән. Кемнең күңеле кузгалса, шул авыл хуҗалыгында нидер үзгәртергә тырышкан. Ә авыл – үзенең яшәү принцибы белән – консерватив субъект. Революцияниндидер башка тармакларга яраса да, авылга ярамаска мөмкин. Ул инану белән үсешкә бара. Һәм, инде әйткәнемчә, бик күп нәрсә дәүләтнең аңа мөнәсәбәтеннән тора.

Шуның өстенә авыл хуҗалыгы язмышы турыдан-туры табигать белән бәйле. 1921 елда нинди коточкыч корылык була! Дисәтинәдән (1 гектар 30 сутый) 37 килограмм арыш уңышы җыялар! Бодайныкы – 27, солыныкы – 16  кг... Әле шуның өстенә дәүләт хәрби коммунизм заданиесен үтәргә кирәк.

Сугыш та тулысынча авыл җилкәсенә төшә. Татарстан сугышка 2 миллион тоннадан артык икмәк бирә! Үзенең авызындагысын өзеп җибәргән дигән сүз бит. Нинди йөкне күтәрергә мәҗбүр булган авыл!

Авыл хуҗалыгына игътибар илне торгызганнан соң, 70 нче елларда башлана. 1976 елдан башлап 1980 нче елларның ахырына кадәр авыл хуҗалыгы дәүләт өчен өстенлекле сәясәт булды. Техник кораллану өчен ташламалы кредитлар бирелде, хезмәткәрләргә йортлар төзелде, технологик җиһазландыру уздырылды. Бу сәясәт ил таркалганнан соң да, 2000 нче елларга кадәр авыл хуҗалыгын саклап барырга булышты.  

Безне авылларга инвесторлар керткән өчен хәйран сүктеләр. Тик без бит аларны эшләп яткан хуҗалыкларга кертмәдек. Әтнәгә кермәде алар, Сабага, Актанышка, Балтачка кермәде. Терлеге уңышын ашап бетереп бара торган, җирләренә чәчәргә орлыгы калмаган, кысыр җирләре барлыкка килгән – шундый районнарга керттек. Әгәр без моны эшләмәгән булсак, Татарстан да,Башкортстан, Киров, Самара, Ульян өлкәләре кебек, 500 – 700 мең гектар, бәлки, аннан да күбрәк җирләрне ташларга мәҗбүр булыр иде. Без инвесторларны кертү хисабына да хәйран җирләрне кире гамәлгә кайтардык.

Шәһәр белән кем көндәшлек итә ала? Бүген бит авыл халкы үзенең тамагын туйдыру өчен генә терлек асрау белән артык мәшгуль түгел. Чөнки теләсә нинди авыл кибетендә 4-5 төрле сөт продукциясе бар. Җаның теләгән ризык сатыла. Шуңа күрә дә без соңгы еллардагаилә фермаларына игътибарны арттырдык, фермерлык хәрәкәте эшләп китте.  Соңгы 10 – 15 елда күрелгән чаралар Татарстанда авыл хуҗалыгы тармагын да тотрыклы итеп саклап калырга, халыкның авылдан китүен дә мөмкин кадәр киметергә мөмкинлек бирде.

Татарстанның авыл хуҗалыгы тармагы Россия күләмендә өченче-дүртенче урыннарда. Сөтчелек буенча – беренче урында, әле алдагы елларда Татарстанны куып тотарлык субъект булмас дип уйлыйм.  Игенчелек буенча без – дүртенче-бишенче урында. Ит җитештерү буенча – алтынчы-җиденче. Дөрес, күңелдә бер үкенеч калды. Без, халык белән уртак тел таба алмау аркасында, кошчылык һәм дуңгызчылык тармагын тиешле дәрәҗәдә үстерә алмадык. «Камский бекон», «Чаллы-Бройлер»комбинатларына тагын берәр комплекс төзергә планлаштырган идек. Барып чыкмады… Шул проектны тормышка ашырсак, без итчелек тармагы буенча да Россиядә беренче урында булыр идек. Шуның өстенә әлеге проект өстәмә 300 мең тонна ашлыкка республиканың үз эчендә ихтыяҗ тудырачак иде. Авыл хуҗалыгы күбрәк үз эчендә кайный торган тармак бит.

2001 елдан башлап 2008 елга кадәр, республиканың өчтән ике өлешендә исә 2009 елда да табигатьшартлары бик уңай туры килде. 5000000 тонна һәм аннан да артыграк икмәк җыеп алган еллар булды. 2008 елда рекордлы 6000000 тонна икмәк җыеп алдык. Тик тормышта ак һәм кара полоса бар диләр бит. 2010 ел безне бөтенләй авыр хәлгә калдырды: 5000000 тонна икмәккә гадәтләнгән Татарстан 600000 тонна икмәк белән калды. Бу безне бик нык какшатты. Алдагы елларда тупланган запасыбыз булмаса, күбрәк тә зыян күргән булыр идек. Аннан соң 2017 елга кадәр табигать шартлары бик катлаулы булды. Эзләдек, эзләндек. Яңа биологик технологияләр, коры шартларда да уңышны тотрыклы бирә торган сортлар гамәлгә күбрәк кертелде. Бу еллар сабак булды. Без уртача табигать шартларында да уңыш алыргамөмкинлек бирә торган игенчелек сәясәтен булдырдык.

Быелның килеше бигрәк тә матур. 500000 гектар мәйданда уҗымнар хәтфә кебек ята. Бүгенге уҗым культуралары югары уңышны инде гарантияли.

Татарстанның авыл хуҗалыгы аягында нык басып тора һәм киләчәге өметле. Безнең чорга да җиңел булмаган еллар туры килде. Әмма без йөзгә кызыллык китермәс өчен тырыштык. Әлбәттә, бу министр гына эшли торган эш түгел, бу – Президент җитәкчелегендәге зур команданың хезмәте. Без авыл хуҗалыгы тармагын республика дәрәҗәсенә тиңдәш итеп саклый алдык. Аның исеменә тармакның җисеме тиңдәш булсын дип тырыштык.

Техник-технологик яктан революцион үзгәрешләр булды.  Без бит бер көн эшләп ике көн ватылып яткан, җирне дә тиешенчә эшкәртә алмаган техника белән эшли башлаган егетләр. 2000 нче елларның башы белән чагыштырсаң да, бүгенге техник коралланыш – җир белән күк арасы.

Республиканың беренче җитәкчеләре – Минтимер Шәрипович та, Рөстәм Нургалиевич та авыл хуҗалыгына һәрвакыт өстенлекле юнәлеш итеп карады. Ул икътисадның бер төре генә түгел, ә яшәү рәвеше булды. Россиядә авыл хуҗалыгы күп еллар үз язмышына ташланды. Татарстан җитәкчелеге исә авыр 90 нчы елларда – реформалар, ил таркалу чорында да авыл хуҗалыгына кайгыртучан мөнәсәбәттә булды. Авыл язмышын илнең, республиканың терәге итеп карадылар. Шуннан чыгып дәүләт ярдәме оештырылды. Нефтьнең бер барреле 8 долларга кадәр төшкәндә дә Татарстанда авыл хуҗалыгына ярдәм кимемәде.

Авыл тормышы, авыл язмышы уртак булды. Әлеге традиция Рөстәм Миңнеханов Президент булып билгеләнгәч тә дәвам итте. Хәер, ул аңарчы да дистә елдан артык Хөкүмәт җитәкчесе булып эшләде бит. Бу аларның Минтимер Шәймиев белән бергә алып барган сәясәте һәм ул үзгәрмәде. Хәтта, ул килгәч, без авылда вак эшмәкәрлекне оештыруга зуррак игътибар бирә башладык. Республикада 50 Президент программасы гамәлдә, алар авыл җирләре өчен дә эшли. Соңгы 10 – 15 елда авылларда бик матур үзгәрешләр бара.

Мин авыл хуҗалыгы, авылның уртак язмышының үзәгендә булдым дип горурланам. Бу еллар өчен үкенмим. Район җитәкчеләре, авыл хуҗалыгы предприятиеләре, 200 меңнән артык тармак хезмәткәрләре белән уртак тел табып, аңлашып, бер-беребезгә хөрмәт-ихтирам белән матур итеп эшләдек.

Авылны дәүләтнең рухи үзәге итеп карарга кирәк. Ул – җәмгыятьнең көзгесе.

Авылның рухын дин сакларга тиеш, минемчә. Динтелне саклау өчен дә хәтта бүгенгегә караганда да күбрәк булыша ала. Моның өчен имамнарның үз юнәлешләрендә һөнәр осталары, тел осталары булуы, фәлсәфи, тирән, тормышчан фикер йөртүләре кирәк. Мәктәп, мәдәният учаклары да һичшиксез зур роль уйный. Авылның зирәк, төпле, акыллы кешеләре була, аларның һөнәре, яшәү үрнәге, тормышка мөнәсәбәте рухны саклауда бик матур үрнәк була алыр иде. Урыннардагы җитәкчеләрдән күп нәрсә тора. Аларның авыл һәм халык җанлы булулары, халык мәнфәгате белән яшәүләре, эшне шуңа өстенлек биреп оештырулары мөһим. Халыкның мәшгульлеген, һөнәрлеген саклау өчен дәүләт мөмкин һәм мөмкин булмаган чараларны тудырырга тиеш.


Фикер өстәү