Фәрит Мөхәммәтшин: «Йөз еллык чикне узган Татарстанның нинди булачагы үзебезгә бәйле»

Моннан йөз ел элегрәк – 1920 елның 27 маенда Бөтенроссия Үзәк башкарма комитеты (ВЦИК) Россия һәм Татарстанның сәяси тарихында бик әһәмиятле вакый­гага әйләнгән «Автономияле Татарстан Социалистик Совет Республикасы турында» декрет кабул итә. 

Шулай итеп, РСФСР составында Татарстан автоно­миясе барлыкка килү генә түгел, асылда Россия дәүләте үзе дә сәяси көч туплап, федератив төзелешнең конкрет чалымнарын ала. Бу яктан караганда, ТАССР барлыкка килү – күпмилләтле держава буларак, Россия дәүләтчелеге торгызылуда мөһим этап ул. Республика парламенты бер гасырлык тарихындагы барлык этапларда, шул исәптән катлаулы сәяси үзгәртеп корулар шартла­рында, төбәкнең эзлек­ле үсешен законнар белән тәэмин итүче мөһим дәүләт институты ролен уйный. Очраклы гына түгел, чөнки нәкъ менә парламент, халык мәнфәгатьлә­рен дәүләт ихтыярына әйләндереп, граж­дан­лык җәмгыяте мәнфәгать­лә­рен җыючы һәм аларны чагылды­ру­чы­га әйләнә. Ягъни җәмгыять – парламентны, ә парламент җәмгыятьне «ясый». Әһәмиятле юбилей алдыннан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин «Ватаным Татарстан» газетасы хәбәрчесе белән аралашты.

:: Фәрит Хәйруллович, юбилей датасы – ТАССРның 100 еллыгы шәхсән Сезнең өчен нәрсәне аңлата?

– XXI гасыр күзлегеннән караганда, Татарстанның бер гасырлык тарихы дәвамында үткән юлын бәяләү, аның үсеш перспективалары буенча фикер алышу өчен әйбәт форсат бу. Йөз ел эчендә бик күп әһәмиятле вакыйгалар була. Аларның кайберләрен әлегәчә анык кына, бер төрле генә аңлату да мөмкин түгел… «Әгәр дә… булса, нәрсә булыр иде?» дигән сорауга җавап бирү, төрле дәверләрдәге сәяси һәм социаль-икътисади вазгыятьне чагыштыру һәрвакыт бик катлаулы. Шуңа да карамастан, демократик үсешне, кешеләрнең ирек һәм гаделлеккә, лаеклы тормышка омтылышы көчен бөтен тирәнлеге белән аңларга, үзебезгә файдалы сабаклар алырга телибез икән, тарихка мөрәҗәгать итми булмый.

Республика үзенең 100 еллыгына дүрт елдан артыграк вакыт дәвамында әзерләнде: Россия Президенты Владимир Путин һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов указлары белән оештыру комитетлары төзелде, бу эшкә иҗтимагый оешмалар, сәнәгать предприятиеләре, муниципаль хакимият органнары һәм массакүләм мәгълүмат чаралары җәлеп ителде. Архивлар яңартылды, тарихның мәгълүм булмаган сәхифәләре актарып чыгарылды, истәлек такталары урнаштырылды, республиканы үстерүгә үзләреннән зур өлеш керткән якташларыбыз каберләре тәртипкә китерелде. Парк һәм скверлар булдырылды. Яңа социаль инфраструктура объектлары ачылды.

Тарихи юбилей көнендә Дәүләт Советының «Автоно­­­мия­ле Татарстан Социалистик Совет Республикасы турында» декретка кул куюга 100 ел тулуга багышланган тантаналы утырышы үткәреләчәк. Парламентның республикабызны үстерүгә керткән өлеше бәһаләп бетергесез зур. Аның тарафыннан кабул ителгән законнар Татарстанны югары сәяси культуралы, икътисады нык үскән һәм халыкка адреслы социаль ярдәм булдырылган төбәк, милләтара тынычлык һәм конфессияара татулык территориясе сыйфатында формалаштыруга ярдәм итә.

Республикабызның бер гасырлык елъязмасыннан чыгып, шуны шикләнмичә әйтергә мөмкин: без сайлап алган юл иң дөресе булып чыкты. Татарстанның бөтен тарихы төп байлыгыбызның – талантлы һәм хезмәт сөючән, чын мәгънәсендә яңаны булдыручы күпмилләтле халык икәнен инандырырлык итеп дәлилли. Татарстанның бүгенге йөзе – республикада яшәүче һәрбер кешенең, безнең һәркайсыбызның хезмәте!

:: Автономия төзү – Татарстан дәүләтчелеген булдыруда мөһим адым. Тарихка күз салсак, безнең халыкның һәрва­кыт дәүләтчелеккә ихтыяҗы булуын күрергә мөмкин. Ә инде мөстәкыйльлекне арттыру республикага нәрсә бирде?

– Татар халкының дәүләтчелеге меңнәрчә еллык традиция­ләргә ия. Аның тарихи хәтерендә бөек Болгар, Алтын Урданың чәчәк аткан чоры да, Казан ханлыгын яулап алу чоры да саклана. Безнең бабаларыбыз, хәтта Россия империясе составында булып та, элеккеге мөстә­кыйль­лекләрен торгызу хыялы белән яшәүләрен дәвам иткән. Мәгълүм булганча, башта – Урал-Идел Штатын, шуннан соң Татар-Башкорт Совет Рес­публикасын булдыру проекты җитди каралган. Әмма бөтенләй башка идея тормышка ашырылган.

1920 елның 27 маенда ВЦИК һәм РСФСР Совнаркомы Михаил Калинин, Владимир Ленин һәм Авель Енукидзе кул куйган «АТССР оештырылу турында» декрет кабул итә. Шулай итеп, 1920 елның 25 июнендә хакимият Сәхипгәрәй Сәетгалиев җитәкчелегендәге ТАССР Вакытлыча революцион комитетына тапшырыла. Бу дата ТАССР оештырылу көненә әйләнә дә инде.

Шул көннән республиканың вәкиллекле хакимияте тарихы башланып китә. Татарстан АССР Советларының
I съездында беренче тапкыр Үзәк башкарма комитеты һәм Халык комиссарлары советы булдырыла. Съездлар (17 ел эчендә унбер съезд була) делегатлары үзләренең компетенциясе чикләрендә законнар кабул итә, милли сәясәткә, икътисад, социаль-мәдәни өлкәләргә гомуми җитәкчелек итә, административ-территориаль төзелеш мәсьәләләре белән шөгыльләнә. Алар 1926 һәм 1937 елларда республика Конституцияләрен кабул итә. 1937 елда, вәкиллекле хакимият системасын үстерү ниятеннән, ТАССР Верховный Советы оештырыла.

Яшь республика тормышының башлангыч чоры бик катлаулы була – эмиграция, Гражданнар сугышы хәрабәләре, 1921-1922 еллар ачлыгы… 1930 нчы елларда илдә тоташ күмәкләштерү кампаниясе, массакүләм репрессия­ләр башланып китә. Шул чагында күп кенә танылган язучы­лар һәм мәдәният эшлеклеләре, галимнәр һәм производство оештыручылар, шулай ук республика төзүдә катнашкан бик күпләр «халык дошманы»на әйләнә. 1937-1938 елларда фәкать «өчлек» хөкеме белән генә дә Татарстанда 3 меңгә якын кеше атып үтерелә, 10 меңнән күбрәге төрле срокка төрмә җәзасына хөкем ителә. ТатЦИК Президиумының җиде рәисеннән дүртесенә: Рәүф Сабировка, Шәйгәрдан Шәймәрданов, Миңнегәрәй Әхмәтшин, Гомәр Байчуринга иң югары хөкем җәзасы билгеләнә. Харис Моратхуҗин лагерьлар аша уза, шуннан соң штрафбат сафларында сугышта катнаша. Соңыннан аларның барысы да аклана. Тик, кызганыч, күбесе, үлгәннән соң.

Шул ук вакытта, барлык кыенлыклар һәм югалтуларга карамастан, сәнәгатьнең яңа тармаклары булдырыла, шәһәр һәм авылларның инфраструктурасы, мәгариф, фән һәм мәдәният үсә.

Мөстәкыйльлекнең артуы республикабызга күпне бирде. Татарстан кыска гына вакыт эчендә нык үсешле эшкәртү сәнәгатенә, авыл хуҗалыгы производствосына ия булган төбәккә, илнең әйдәп баручы фәнни үзәкләреннән берсенә әйләнде. ТАССРда яшәүче халык­ларның милли мәгарифе, мәдәнияте һәм сәнгате үсеш алды.

:: Илнең конституцион-хокук системасы эволюциясе төбәкләрдә парламентаризмның бердәм формасын – Верховный советлар булдыруга китерә. Алар турында нәрсә әйтергә мөмкин?

– Илебездә идарәнең бердәм парламент формасы 1938 елда барлыкка килә – республикаларда Верховный советлар сайлана. ТАССР Верховный Советы үзенең эшчәнлеген, ТАССР Конституциясе нигезендә, 1937 елда башлап җибәрә.

Конституциядә күп кенә демократик хокуклар һәм ирекләр (хезмәткә һәм ялга хокук, сүз, җыелышлар һәм митинглар иреге һ.б.) билгеләнә һәм гарантияләнә. Беренче тапкыр буларак, хатын-кызлар хокуклары ир-атлар хокукларына тигезләштерелә. Республика гражданнарына мәктәпләрдә, дәүләт, мәдәният учреждениеләрендә һәм башка оешмаларда туган телдән файдалану хокукы бирелә.

Советлар съездлары системасы яңа халык вәкиллеге органына – Верховный Советка алыштырыла. Хәзер инде халык депутатлары, яшерен тавыш бирү юлы белән, тигез һәм турыдан-туры сайлау хокукы нигезендә сайлана.

Верховный Совет чорына күрә бик зур вәкаләтләргә ия була: халык хуҗалыгы планын һәм республика бюджетын раслый, автономиянең югары дәүләт хакимияте, идарә һәм гадел хөкем органнарын (Югары суд, Халык Комиссарлары Советы) булдыра һәм аларның эшенә контрольлек итә.

Верховный Совет чын мәгънәсендә профессиональ идарәчеләр әзерләп чыгару урынына әйләнә, биредә яңа парламент практикалары һәм процедуралары эшләнелә, җәмгыятьнең хокукый культурасы булдырыла.

:: Бөек Ватан сугышы елларында ТАССР Верховный Советына республиканың тормыш эшчәнлеген тәэмин итү, фронтка ярдәм итү буенча аерым бер җаваплылык йөге төшә. Тәгаен генә бу нәрсәдә чагыла?

– Беренче чакырылыш Татарстан Верховный Советының тугыз ел дәвамындагы эшчәнлеге (1938 – 1947 еллар) респуб­лика парламенты елъязмасында иң озыны һәм иң фаҗигалесе була. Верховный Советның 143 депутаты арасыннан 44е үз ихтыяры белән фронтка китә, 12се яу кырларында һәлак була. Сугыш вакытында барлык дәрәҗәләрдәге республика Советларының 27 мең депутаты арасыннан
12 меңе хәрәкәттәге армиягә алына.

Ул елларда ил оборонасын оештыру, сәнәгатьне хәрби максатка көйләү, халыкны азык-төлек һәм сәнәгать товарлары белән тәэмин итү системасын оештыру, сугышка мобилизацияләү мәсьәләләре алгы планга чыга. Республика парламенты әлеге эшләрнең башында тора. Сугыш елларында Верховный Совет ике тапкыр утырышка җыела (1943 елның 10 июлендә һәм 1944 елның 20 июнендә). Әмма легендар Гали Динмөхәммәтов җитәкчелегендәге Президиум өзлексез эшли. Парламентта кызылармиячеләр өчен бүләкләр җыю буенча комиссия оештырыла. Верховный Совет Рәисе фронт газеталарын бастыруга ярдәм итә һәм фронтовиклар хатларына шәхсән үзе җавап бирә.

Татарстанлылар, барлык көчне бер йодрыкка туплап, җиңү өчен бөтенхалык көрәшенә үзләреннән зур өлеш кертә. Ватанпәрвәрлек фронтта (сугышка киткән 700 меңнән артык якташыбыз арасыннан һәр икесенең берсенә туып үскән җирләренә әйләнеп кайтырга насыйп булмый), кырлар һәм фермалардагы, заводлар цехлары һәм фәнни лабораторияләрдәге авыр хезмәттә генә түгел, бәлки әле фронтка шәхсән ярдәм итүдә дә чагылыш таба.

Икенче Бөтендөнья сугышы йомгакларын башкача аңлатырга тырышу омтылышларына карамастан, нәкъ менә совет халкы фашизмны җиңүгә иң төп өлешне кертте. Бу фактның Россия Президенты Владимир Путин башлангычындагы реформа кысасында илебезнең Төп Законына төзәтмәдә өстәмә рәвештә конституцион саклану-яклануы очраклы түгел.

:: Сугыштан соңгы чорда республика парламенты эшчәнлеге халык хуҗалыгы торгызуны хокукый яктан тәэмин итүдә нинди әһәмияткә ия булган?

– Сугыштан соңгы чорда икътисадны торгызу, сәнәгатьне һәм авыл хуҗалыгын ныгыту буенча зур эшләр башлана. Ул еллардагы күп кенә әһәмиятле үзгәрешләр Верховный Совет Президиумы Рәисе Сәлах Низамов исеме белән бәйле.

Нәкъ менә шушы елларда Татарстан нефть чыгаручы төбәккә әйләнә, ә Ромашкино нефть чыганагын ачу рес­пуб­ликаны нефть табу буенча СССРда беренче урынга чыгара. Сугыштан соңгы дистәләрчә еллар совет Татарстанының алга китешле социаль-икътисади үсеш чорына әйләнә. Бу – «зур нефть» үзләштерү генә түгел, бәлки әле нефть химиясе производстволары комплексын кору, Казан­ны илебезнең машина төзелеше үзәгенә әйләндерү, КамАЗны төзү, зур сәнәгать үзәкләре буларак, Әлмәт, Түбән Кама һәм Чаллы шәһәрләрен булдыру. 1957 елда Татарстан сәнәгате һәр өч көн саен бөтен 1913 ел дәвамында җитештерелгән күләмдә продукция эшләп чыгара.

Республика һәм тулаем Союз алтмышынчы елларга хез­мәттә әнә шундый күтәрелеш белән килеп керә. Хрущев «җепшеклеге» демократик үзгәрешләргә ышаныч тудыра. Сәяси репрессияләр корбаннарын аклау эше башлана. Татарстанда Сәяси, вазифаи һәм хуҗалык эшендәге җинаятьләр өчен җәза срогын узучылар эшләрен карау комиссиясенә ТАССР Верховный Советы Президиумы Рәисе Салих Батыев җитәкчелек итә. Бер гаепсезгә «сәяси» статьялар буенча хөкем ителгән мәдәният эшлеклеләренең, галимнәр, җитештерүне оештыручыларның намуслы исемен кире кайтару башлыча нәкъ менә аның эшчәнлегенә бәйле.

Бу чор милли мәгариф өчен дә катлаулы була. Татар мәктәпләре ябыла, туган телдә басылып чыга торган китаплар саны нык кими. Нәкъ менә шушы чорда күп кенә милли зыялылар татар халкы мәдәнияте, милли мәктәп­ләр системасын торгызу өчен актив күтәрелә. Бу мәсьәлә белән ТАССР Верховный Советы Президиумы Рәисе Камил Фасиев та бик җентекләп шөгыльләнә. Соңыннан ул Казан университетында кафедра мөдире булып эшләгәндә, милләтара мөнәсәбәтләр теориясен үстерүгә үзеннән зур өлеш кертә.

Бу чорда республиканың халык хуҗалыгында торгынлык процесслары торган саен ачыграк чагылыш таба башлый, тормыш үзе үк киң колачлы реформалар үткәрү таләбен куя.

:: Сез сиксәненче-туксанынчы елларда Татарстанның яңа дәүләтчелеген торгызуның турыдан-туры шаһиты һәм катнашучысына әйләндегез. Бу ничегрәк булды?

– 1990 нчы еллар башында илнең яңа сәяси курсы гражданлык активлыгына һәм милли үзаңның үсешенә көчле этәргеч бирде. Сәясәттә генә түгел, ил икътисадында да кризислы күренешләр, канәгатьсезлек көчәйде.

Бу чорны кайвакыт, журналистларга хас булганча, «суверенитетлар парады» дип атыйлар. Әмма, минемчә, мөстәкыйльлекне үстерү проблемасы килеп чыкмаса, Татарстанда да, Россиянең башка субъектларында да бернинди «парад» булмас иде. Гәрчә, ачыктан-ачык әйткәндә, федераль хакимият субъектларның мөстәкыйльлеген арттыруга карата һәрвакыт четерекле мөнәсәбәттә булды.

Татарстан парламенты катлаулы сәяси вазгыять килеп туган бер мәлдә нәтиҗәле эшләүче законнар чыгару органына, республикада демократияле хакимият гарантына әйләнергә тиеш иде. Республикага реформаларны эзлекле үткәрүне гарантияләрдәй заманча норматив-хокукый база кирәк иде.

Нәкъ менә шушы елларда Татарстанда парламента­ризм­­ның нык хокукый нигезе булдырыла башлады, югары дәрәҗәдә профессиональлек һәм җаваплылык традиция­ләре барлыкка китерелде. Болар барлык чакырылышлар депутатларының аерылгысыз эш шартына әйләнде. Әлбәттә инде, яңа төрдәге парламент культурасын, сәяси фикерләүдә сыгылмалылык, яңалыклар кертү омтылы­шын булдыруда республиканың беренче Президенты, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевнең өлеше гаять зур. Бу процессларда аның роле бәһаләп бетергесез. Нәкъ менә Минтимер Шәймиев республиканың заманча парламентаризмының чишмә башында торды. Асылда XII чакырылыш ТАССР Верховный Советы үзен йогынтылы сәяси көч буларак белдергән республиканың тәүге законнар чыгару органына әйләнде.

Республика статусын күтәрүгә китергән вакыйгаларның тарихи чылбыры болайрак булды: республика дәүләт суверенитеты турында Декларация кабул ителде, дәүләт статусы мәсьәләсе буенча референдум үткәрелде, Татарстан Конституциясе кабул ителде, хакимият вәкаләтләре чикләрен билгеләү һәм үзара вәкаләтләр бүлешү турында Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы Шартнамәсенә кул куелды.

Татарстанның дәүләт суверенитеты турында Декларацияне карау өчен килештерү комиссиясен оештырырга, ә документ өчен статьялап тавыш бирергә туры килде. 1990 елның 30 августында гаять әһәмиятле хокукый акт кабул ителде. 1994 елның 15 февралендә «Россия Федерациясе дәүләт хакимияте органнары белән Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнары арасында хакимият вәкаләтләре чикләрен билгеләү һәм үзара вәкаләтләр бүлешү турында» шартнамә имзаланды. Мондый килешү төзү мөмкинлеге Россия Федерациясе Конституциясендә күздә тотылган. 2007 елның 11 августында тиешле федераль законга РФ Президенты Владимир Путин тарафыннан кул куелганнан соң, килешү озайтылып, 2017 елга кадәр гамәлдә булып килде.

Ул республиканың аерым статусын саклау, вәкаләтләрне киңәйтү мөмкинлеге бирде. Нәтиҗәдә киң колачлы газлаштыру һәм тузган торакны бетерү, адреслы социаль яклау программалары тормышка ашырылды, нефть чыгару һәм эшкәртү күләмнәре артты, юллар һәм күперләр салынды, социаль өлкә объектлары калкып чыкты. Халыкара элемтәләр актив үсте.

Шул рәвешле кабул ителгән сәяси карарлар нәтиҗәсендә төбәк үсешенең «Татарстан моделе» булдырылды. Сәяси тотрыклылык, икътисади үсеш, инвестицияләрне күпләп җәлеп итү, халыкның тормыш сыйфатын яхшырту, милләт­ара тынычлык һәм конфессияара татулык буенча тиңдәшсез үрнәк, уңай халыкара имидж булдыру Татарстанның визит карточкасына әйләнде.

:: Татарстан Россиянең динамикалы төстә үсүче төп төбәкләреннән берсе булып санала. Аның алга таба алгарышлы үсешен тәэмин итүдә Дәүләт Советына, җирле хакимият органнарына ниндирәк урын бирер идегез?

– Уңышларыбызның нигезе асылда Татарстан Президенты һәм хөкүмәте, барлык закон чыгару субъектлары белән килешенеп эшләүгә бәйле дип исәплим. Депутатлар, һичшиксез, шул рәвешле эшләүне хуплавы һәм парламентның һәрбер утырышында актив катнашуы өчен Рөстәм Миңнехановка ихлас рәхмәтле.

Ул Татарстанның беренче Президенты нигез салган традицияне үстергән хәлдә, еш кына фикер алышу процессына һәм карарлар кабул итүгә тамырдан йогынты ясап, вазгыятькә тиз генә ачыклык кертә. Республика парламенты ел саен республика Президентының Дәүләт Советына Юлламасы нигезләмәләрен тормышка ашыру планын эшли. Хөкүмәткә хисап тапшыру кысаларында депутатлар актив эш алып бара.

Узган еллар дәверендә республика депутатлары Татарстан дәүләтчелеген торгызуга саллы өлеш кертте. Тиңдәшсез бик күп законнар эшләнде. Хисап палатасы, Конституция суды, Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил һәм Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил, Эшмәкәрләр эшләре буенча омбудсмен кебек нык үсешле демократик дәүләтләргә генә хас гавами институтлар, җәмәгать судьялары институты, Иҗтимагый палата һәм Яшьләр парламенты оештырылуга нигезләр булдырылды. Парламент тыңлаулары, кодификация һәм мониторинг, закон проектларына җәмәгать экспертизасы һәм коррупциягә каршы экспертиза үткәрү гадәткә керде.

Законнар иҗат итүгә яңача караш Татарстанда яшәүчеләрнең тормыш сыйфатын яхшыртуга, икътисади үсеш темпларын арттыруга ярдәм итте. Республика төп макроикътисади күрсәткечләр буенча Россиянең лидер төбәкләре исәбенә керә: авыл хуҗалыгы буенча – дүртенче, сәнәгать, төзелеш һәм торакны файдалануга тапшыру буенча – бишенче, төбәкнең тулаем продукты һәм инвес­тицияләр буенча – алтынчы, ваклап сату сәүдәсе буенча – җиденче урында. Илкүләм проектлар актив төстә тормышка ашырылып килә. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тәкъдим иткән 50 «Президент программасы» социаль һәм инфраструктура үсешенә этәргеч бирә.

Бер гасырлык тарихка борылып, аның күпмилләтле Татарстан тормышында чын мәгънәсендә героик этаплар булып торуын танырга кирәк. Бу юлда дәүләт хакимияте органнарының һәрвакытта да республикада яшәүчеләрнең аңлавы һәм хуплавына таянганлыгы мөһим.

Хәзерге вакытта Татарстан – Россия Федерациясенең әйдәп баручы төбәкләреннән берсе. Стратегия-2030 чорының өчтән бер өлешенең инде узганда калуын исәпкә алсак, алдыбызга куелган киләсе үсеш һәм өстенлекле бурычлар этабы турында уйланырга вакыт. Йөз еллык чикне узган Татарстанның нинди булачагы фәкать үзебезгә бәйле. Без, традицияләрне саклап, узгандагыларны ихтирам итеп, киләчәккә, Татарстанның тарихи юлында яңа гасырга керәбез.


Фикер өстәү