«Эшне балачактан ук җиренә җиткереп эшләргә яратты»: Фәрит Мөхәммәтшинга — 75 яшь!

Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит  Мөхәммәтшинга — 75 яшь. Шул уңайдан “Фарит Мухаметшин. “Виражи судьбы» китабыннан гаилә әгъзалары, дуслары, остазларының фикерләрен тупладык. Аның белән төрле елларда бергә эшләгән хезмәттәшләре дә истәлекләре белән бүлеште.

Балачак, гаилә

 Маһинур Мөхәммәтшина, әнисе:

«Фәритнең бәләкәй генә уенчык гармуны бар иде, шунда уйнарга өйрәнәм дип мәш килде. Хәтерлим әле, аңа ике ярым – өч яшьләр тирәсе иде бугай, әтисе Казанга партия мәктәбенә укырга китәргә җыена. Фәрит ишегалдындагы бүкәнгә менеп баскан да гармунда уйный. Имеш, шулай әтисен озата. Шуннан соң әтисенә хат язу теләге уянды. Кечкенә бит әле, яза белми – кулын кәгазьгә куеп, карандаш белән әйләндереп алдык та, минем хат белән әтисенә җибәрдек. Хәйрулла соңыннан, улымның хатын гел пинжәк кесәсендә йөртәм, көненә берничә тапкыр «укыйм», дип сөйләгән иде».

«…Шулай бервакыт Акташта яшәгәндә ипи пешерергә булдым. Оеткым бетеп киткән икән. Алып чык әле дип, улымны күршеләргә кертеп җибәрдем. Ул чыгып китте дә югалды. Урамда кыш, бик салкын, инде борчылудан башыма әллә нинди уйлар килә башлаган иде, кайтып керде бу. Орынып торган күршеләрдә генә булмау сәбәпле, бер өйдән икенчесенә кереп, оеткы эзләп киткән… Тапканчы, бөтен авылны диярлек әйләнеп чыккан. Ул әнә шулай үзенә тапшырылган эшне балачактан ук җиренә җиткереп эшләргә яратты».


Луиза Мөхәммәтшина, хатыны:

«Комсомол оешмасының бүләкләр тапшыруга багышланган тантанада чәчен кыска гына итеп кистергән, ыспай гәүдәле, әле генә армия сафларыннан кайткан бер егеткә игътибар иттем. Бик күркәм кыяфәтле, үзе минем якка күз дә салгалап ала, тик биергә никтер чакырмый…»

«Танышканнан алып өйләнешкәнчегә кадәр шактый вакыт узды. Бу вакыт эчендә бер-беребезне белү генә түгел, әллә ничә тапкыр үпкәләшергә дә, хәтта аерылышырга да мөмкин иде. Әмма, ни гаҗәп, боларның берсе дә булмады. Хәтта Фәрит соңыннан: «Бу еллар әрәмгә киткән икән, баштан ук өйләнешәсе калган», – дигән сүзләр дә әйтте.

Дуслар сүзе

Мөдәссир Сөләйманов, Әлмәт шәһәре спорт комитетының элеккеге рәисе:

«…Алтмышынчы еллар башында мин әле башлангычта гына укый идем. Күңел ачу өчен урыннар булмау сәбәпле, ишегалдындагы футбол кыры безне гел үзенә тартып торды. Шулай бервакыт дусларым белән уенны күзәтәм. Капкада Мөхәммәтшин тора, аны ишегалды компаниясендә үзара «Гарринча» дип йөртәләр иде – шундый күренекле Бразилия футболчысы бар иде бит. Әйтергә кирәк, Фәрит үзе дә аңа охшаган иде, уйнавы да һәвәскәр дәрәҗәсенә күрә капкачы буларак та, һөҗүм итүче буларак та матур, чын күңелдән булды».

«…Күзгә-күз без аның белән 1965 елның җәендә очраштык. Бишенче сыйныфны тәмамлаган ел иде. Өйдә утырасы килми, танцыга барырга иртәрәк, дус малай белән эңгер-меңгер вакытта Ленин мәйданы тирәсендә йөрибез. Безне ике комсомол дружинасы активисты туктатты. Берсе – Фәрит Мөхәммәтшин. Комсомол шәһәр комитеты да янәшәдә генә иде. Шунда безгә кичке сәгать унда урамда сукбайлар кебек селкенеп йөрүнең ярамаган эш икәнен кисәтеп, әңгәмә үткәрделәр. Соңрак белгәнемчә, Фәрит Хәйруллович бик мөлаем, йөзеннән елмаю китми торган кеше булып чыкты. Әмма ул вакытта бик таләпчән, кырыс йөзле булып кына истә калган. Еллар үтте, шактый гына бергә эшләргә туры килде. Мин аның янында башка бервакытта да «гаепле укучы» хәлендә калмаска тырыштым».

Лилия Старшинина, Әлмәт шәһәренең элеккеге мәдәният бүлеге җитәкчесе:

«1989 елның көзендә көтмәгәндә генә Фәрит Хәйрулловичның Казанга китәчәген, сәүдә министры итеп билгеләнүен белдек. Шок хәлендә калдык, дисәк тә ярый, бу безнең өчен бик авыр яңалык булды. Саубуллашырга дип кабинетына кергәч, үзем дә сизмәстән: «Әгәр оныгым туса, сезнең хөрмәткә Фәрит дигән исем кушачакмын», – дип әйтеп ташладым. Кызымның улы тугач, өйдәгеләрнең берсе дә каршы килмәде».

Остаз

Әнәс Гыйматдинов, «Татнефть» оешмасының элеккеге генераль директор урынбасары:

«Фәрит белән мин очраклы гына таныштым. Безнең Миңнебайда нефть әзерләү буенча комплекс, ә аның составында электр ярдәмендә сусызландыручы корылма бар иде. Бервакыт шулай территория буйлап барам, бер төркем егет, бик мавыгып, катлаулы контроль-үлчәү приборы янында кайнаша. Арада погонсыз гына солдат киеме кигән берәү бигрәк тә аерылып тора. Бирелеп эшләве генә түгел, иптәшләре белән чын күңелдән, тыныч кына аралашу рәвеше дә сокланырлык иде. Күренеп тора: башкалар янында абруе зур моның. Шунда кемнәндер: «Бу нинди егет?» – дип сорадым. Фәрит Мөхәммәтшин, дип җавап бирделәр. Бу минутта аның исеме миңа берни дә әйтми иде әле».

«…Сиксәненче еллар ахырында, Фәрит Хәйруллович Казанга киткәч, шәһәрдә башбаштаклык хакимлек итә башлады. Шәймиев килде. Ул  5–6 кешене  кунакханәгә чакырды да: «Алга таба ничек яшибез? Шәһәрнең беренче кешесе итеп кемне сайлыйбыз?» – диде. Һәр кешедән аерым-аерым сорап чыкты. Мин дә башкалар кебек үк: «Мөхәммәтшинны кайтарырга кирәк. Ул монда барысын да җайга салыр», – дидем. Тиздән аны Әлмәткә беренче секретарь итеп кайтардылар».

Балалар

Дамир Мөхәммәтшин, улы:

«…Мин мәктәптә укыганда, өй эшләрен эшләмәс өчен, гел тизрәк үсеп җитү турында хыяллана идем. Әтием бервакыт миңа болай диде: «Улым, әгәр син юләр булмасаң, гомерең буена укырга туры килер. Безнең тормышта егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз», – диде».

«Автомобиль – әти өчен аерым бер тема. Әйтергә кирәк, велосипедны санамаганда, безнең иң беренче транспортыбыз бишекле «Днепр» мотоциклы булды. Сеңлем Лилияне дә бала тудыру йортыннан шуның белән алып кайткан идек бугай. Ә 1982 елда беренче машинабыз – «копейка» пәйда булгач, Әлмәттән Ригага чыгып киттек. Аннан Кара диңгезгә, Кабардыга бардык. Төннәрне юлларда, кырларда үткәрдек. Ул вакытлар өчен үзенә күрә бер батырлык иде мондый сәяхәтләр. Әмма әтинең үзенә дә, машинасына да ышанычы зур иде. Мин гел аның янында булдым. Ул: «Машина иркәләгәнне,  чистартканны һәм майлаганны ярата», – дип кабатларга яратты».

Лилия Абашева (Мөхәммәтшина), кызы:

«…Әтием бәйрәм оештырырга ярата һәм бу аның ничектер бик җайлы килеп тә чыга иде. Бервакыт шулай олы кызым Мәскәүдән дус кызын алып кайтты. Әтием данлыклы 21 нче «Волга»сында аларны аэропорттан каршы алырга барган. Музей экспонатында, дус кызы шулай дип кабул иткән, утырып йөрүенә бик нык шатланган иде ул».

«…Ничек вакыт тапкандыр, әтием фотога төшерү белән дә бик мавыкты. Без аларны бергәләп ясый идек. Рәсемнәрнең һәрберсен мин могҗиза кебек кабул иттем. Әтием миңа шулай итеп балачакның тылсымлы мизгелләрен бүләк итте».

«Үскәч, Фәрит Мөхәммәтшин буласым килә»

Татарстан Дәүләт Советы каршындагы Яшьләр парламенты рәисе Нина Шимина:

Әле дә хәтеремдә: Фәрит Мөхәммәтшинны тәүге тапкыр моннан бик күп еллар элек яшьләр Иҗтимагый палатасы утырышында күрдем. Һәр чыгыш ясаучыны игътибар белән тыңлап, искәрмәләр ясап утырды ул. Һәркемгә исеме белән дәшеп, берәүне дә игътибарсыз калдырмады. Бернинди ясалмалык юк иде аның юмор катыш әйткән сүз-фикерләрендә. Залда аңа сокланмаган кеше калмады. Ник дигәндә, энциклопедик белемгә ия. Республика тормышыннан теләсә нинди тематикага туры килердәй хатирәләр, искиткеч төгәллек белән әйтелгән цитаталар, күпләр кызыгырлык эрудиция, бер ялгышмыйча әйтелгән саннар… Барысын да ничек исендә тота ала икән ул? Без шуңа аптырадык. Шунда мин янәшәмдә утырган иптәшемә шаярып кына: «Үскәч, Фәрит Мөхәммәтшин буласым килә», – дидем.

Күп еллар узгач, мине Яшьләр парламенты рәисе итеп сайладылар. Ә Фәрит Хәйрулла улы миңа үгет-нәсихәтләрен биргән беренче кеше булды. Яшьләр парламенты исеменнән теләк-тәкъдимнәребезне аңа юллап, «Мин каршы түгел. Ничек ярдәм итә алам?» – дигән җавап алганда, мин әле дә җылы хисләр кичерәм, үземнең ялгыз булмавымны тоям.

Мин аннан зирәклеккә өйрәнәм. Дәүләт Советының һәр утырышы – минем өчен зур дәрес. Фәрит Хәйрулла улының һәрнәрсәне һәм һәркемне җайлап, сөйләшүне ипләп кенә кирәкле юнәлешкә җибәрә белүенә, хәтта иң җитди кунаклар белән дә вакыт кысаcыннан чыкмавына сокланам. Сокланам һәм үзем дә шушы сыйфатларга ия булырга телим.

«Безгә ябык ишек шакырга туры килмәде»

Маринэ Хухунашвили, Казандагы  күпмилләтле якшәмбе мәктәбенең директоры:

Күпмилләтле якшәмбе мәктәбе 1995 елдан бирле эшли. Фәрит  Мөхәммәтшин безнең тормышта 2007 елда пәйда булды. Шушы елны, зурлап, икенче  корылтай уздырылды. Мин шунда  чыгыш ясадым. Президиумда Фәрит Мөхәммәтшин, Минтимер Шәймиев артында утырдым. Минем өчен горурлык иде бу. Татарстан халыклары ассамблеясы төзелеп, аның  рәисе итеп Фәрит Мөхәммәтшин билгеләнгәч, оешманың дәрәҗәсе  артты. Безгә мөнәсәбәт тә үзгәрде. Халыклар дуслыгы йортының иске бинасына Фәрит Мөхәммәтшин еш килә иде. Аннан  аны  төзекләндерә башладылар.  Гадәттә, безгә җитәкчеләр буй  җитмәслек кебек тоела. Фәрит Мөхәммәтшин менә  шушы чикләрне бетерде, чөнки  без аңа  төрле сораулар буенча мөрәҗәгать итә алдык. Бу – бик зур нәрсә. Якшәмбе мәктәбенә килгәндә, Фәрит Хәйруллович  уку йортының абруен күтәрде. Еллар үткән саен, аның  мәктәпнең үсеше белән кызыксынып торуы безгә җаваплылык өсти.

2014 елда Туган телләрне, дәүләт һәм башка телләрне  саклау буенча дәүләт программасы  эшләнде. Без эшче төркемдә  катнаштык. Башка халыкларның телләрен өйрәнү һәм саклау юнәлеше  буенча эшләдек. Үз бурычыбызны белеп, һәрберебез үзебезгә мөһим булган программаларны кертергә тырыштык. Мин  якшәмбе мәктәбенең фестивален, слетын, милли лагерьны һәм башка чараларны тәкъдим иттем. Тәкъдимнәребез төрле каршылыкларга очрады. Бу проблеманы ничек тә булса хәл итәргә кирәк иде. Фәрит Мөхәммәтшинга, хәлебезне аңлатып,  хат яздым. Шуннан соң әлеге  мәсьәләне Мәгариф һәм фән министрлыгы белән бергәләп  хәл иттек. Бу да – аның  тырышлыгы. Хәзерге вакытта ел саен 200дән артык бала лагерьда  бушлай  ял итә. Слет та – бик кызыклы формат.

Фәрит Мөхәммәтшинга нинди генә сорау белән мөрәҗәгать итсәк тә, һәрвакыт ярдәм итте. Ни өчен якшәмбе мәктәбе озак еллардан бирле  эшлиме? Безгә бервакытта да ябык ишекне кагарга туры килмәде. Республика җитәкчелеге туган телләрне, мәдәни мирасны саклауга игътибар бирә. Фәрит Мөхәммәтшинның башка телләрне кайгыртуын  читтән күзәтү  кызык. Туган тел аның өчен – ниндидер бер формула. Татарлар туган телен бәяли  белә һәм бу башка милләтләрнең телләрен мөһимлеген аңлауда да чагыла.

___________________________________

Хөрмәтле Фәрит Хәйруллович!

Юбилеегыз уңаеннан бихисап котлауларга «Ватаным Татарстан» газетасы редакциясе дә кушыла. Сезнең әйләнә-тирәдәгеләргә, гаиләгезгә карата булган җылы, эчкерсез мөнәсәбәтегез сокландыра. Оста җитәкче, сәясәтче булу белән бергә бу яктан да сез һәркемгә үрнәк. Кайда гына, нинди генә вазифада эшләсәгез дә, хезмәтегезне республика, халкыбыз файдасына җиренә җиткереп зур төгәллек белән башкарасыз, сезнең өчен вак-төякләр юк. Матбугатка, журналистлар хезмәтенә игътибарыгыз өчен рәхмәт!

Сезгә сәламәтлек, күңел тынычлыгы, гаилә иминлеге телибез! Туган көнегез котлы-мөбарәк булсын!


Фикер өстәү