Маһинур Вильданова: «Мин сезне догадан калдырмам»

– Иң беренче – Аллаһы Тәгалә, икенче – журналистлар! Күпме кеше язмышларын хәл итәсез бит сез! Шулкадәр җаваплы хезмәт башкарасыз. Салкында туңып үләргә ирек бирмәдегез! Сезнең ярдәм белән газ кушылган көнне мәңге онытмам, – ди Казанда яшәүче 78 яшьлек Маһинур Вильданова.

Җылылык бирелмәгән йортта яшәүче Маһинур әби: «Салкын булгач, туңып үлмәсәм ярый инде дип куркам»

«Җылы буласына ышанмаган идем»

Маһинур апа белән без узган атнада таныштык. Дөресрәге, газетабыз хәбәрчесенең кесә телефонына ул үзе шалтыратты. Казанда сатып алган фатирына җылы бирмәгәннәр, салкында интегә икән. Аның шул хәлен күргән күршесе «Ватаным Татарстан»га шалтыратырга киңәш итә. Шунда ук янына барып барысын да ачыкларга тырыштык. Бу хакта газетабызда да язып чыктык. Көнендә үк булмаса да, ике тәүлектән Зур Урамда урнашкан фатирга җылы бирделәр. Берничә көн элек исә Маһинур апа безне кунакка дәште.

– Өметсезлеккә бирелеп, никләр үз фатирымны сатып Казанга килдем дигән идем инде. Сез, җомга көнне газ тоташтыралар дигәч тә, ышанмадым. Миңа бит андый вәгъдәләрне әллә ничә тапкыр бирделәр. Йә чәршәмбе киләбез диделәр, йә җомга. Ышанып көткән булдым. Аннары декабрьгә кадәр көтәргә куштылар. Шөкер, булдырдыгыз. Мин сезне догадан калдырмам! – ди ул.

Исегезгә төшереп үтәбез, хәлне ачыклар өчен башта бу йортка хезмәт күрсәтүче «Салават күпере» идарәче оешмасына шалтыраттык. Билгеле булганча, газ бирсеннәр өчен башта махсус инструктаж узарга кирәк. Баксаң, Маһинур апаның өске катта яшәүче күршесе әнә шуны эшләми йөргән. Имеш, үзе монда яшәмәячәк, фатирын сатасы икән. Шөкер, яңа хуҗа кешелекле булып чыкты. Идарәче оешма җитәкчесе Рамилә Харисова да ашыктырып торгач, Маһинур апаның хәленә кереп, эшне тиз тоттылар. Шулай итеп, аның фатирына да җылы һәм тыныч тормыш үтеп керде.

«Үзебезгә алып китәбез»

Маһинур апаның язмышына укучыларыбыз да битараф калмады.»ВТ»ның социаль челтәрләренә аның турында урнаштырылган видеоязмага карата фикер җиткерүчеләр күп булды. «Бер бүлмәле фатирны 3 миллион 200 мең сумга алып, XXI гасырда салкында тилмереп ят инде», «Әбигә җылыткыч булса да алып бирергә кирәк» дип тә яздылар. Олы яшьтәге кешене кызганып, кемнәр генә шалтыратмады. Газета язма чыккан көнне дә телефоныбыз тынып тормады.

– Без бу әбине, риза булса, үзебезгә алып китәр идек. Өебез җылы. Балалар үсеп таралышты. Зур шәһәрдә яшәү җиңел түгел. Олыгайган көнендә яңадан фатир алып, аңа ремонт ясап интегеп ятканчы, безгә килсен. Иртәгә үк алып китә алабыз, – диде Балтачтан Ләйсән Фәрдиева.

Шундый теләк белдереп, Балык Бистәсеннән дә шалтыраттылар.

– Узган ел ирем үлеп китте. Бер ялгызым гына калдым. Ул әби миңа әнием төсле булыр иде. Кызгандым үзен. Олы яшьтә язмышын үзгәртеп йөрүнең сәбәбе дә юк түгелдер. Кешегә сиздерми генә ахры, күңеле яралыга охшаган. Үз итәр идек. Бер тиен акчасы да кирәк түгел, фатирына да кызыкмыйбыз. Адресын әйтегез – улым барып ала, – диде Гүзәлия апа.

Апастан Гүзәл ханым да гел шалтыратып, безнең аша хәлләрен сорап  торды.

– Минем улым Казанда яши. Ир-ат эшләре кирәк икән, аңа әйтә алам. Барып булышып кайтыр. Әгәр җылылык бирмиләр икән, үзебезгә вакытлыча торырга  чакырабыз, – диде ул да.

Маһинур апага һәркемнең гозерен җиткереп тордык. Кешедән килгән хәбәрләрне ишеткәч, ул еларга ук тотынды. Ә менә Казанда яшәүче Алинә белән Маһинур апага икәү бергә бардык.

– Интернетта видеосын күргәннән бирле күңелдә тынычлык югалды. Әбекәйгә ничек тә ярдәм итәсем килде. Башта өйдән җылыткыч алып килмәкче идем. Ут-күз чыкса дип туктап калдым. Үзен күрәсем, тәмле ризыклар алып ашатасым килде. Үзебезнең дә борчулар бар. Фатирыбызны сатып, әти белән әни төзелеп бетмәгән йорттан яңасын алган иде, әле дә тапшырылмый. Кеше фатирында яшибез, – диде ул.

Казанның Яңа Савин районында яшәүче Миләүшә Гыймадиева да Маһинур апаның хәлен белешеп тора.

– Кызым белән бергә торабыз. Фатирыбыз зур. Әти белән әни бик яшьли үлеп китте. Иртә киттеләр, әмма яхшы тәрбия биреп калдырдылар. Гомерем буе кемгәдер яхшылык эшләргә тырыштым. 2019 елда бик нык авырып хастаханәгә эләктем. Ике яклы пневмония дип диагноз куйдылар. Үлем белән өч ай көрәшкәннән соң, исән-имин өйгә кайттым. Хәзер мин гел бөтенләй башкача уйлыйм. Тормышның мәгънәсе артты, яшәүнең тәмен белдем. Мөмкинлек булганда, кешегә булышасы иде дим. Маһинур апага шалтыраттык. Җылы гына кирәк миңа, калган нәрсәм бар, – ди ул.

«Дөнья өйрәтә икән ул»

Маһинур апаның бер белмәгән кешеләрнең үзенә ярдәм кулы сузуына сөенеп, күз яшьләрен түккән көннәре.

– Гомеремдә кешедән ярдәм сораганым булмады. Шөкер, начар яшәмәдем. Пенсиям  әйбәт чыкты. Ялга чыккач та тик тормадым. Чит илләргә дә йөрдем. Беркайчан да мондый хәлгә калырмын дип уйламаган идем. Дөнья өйрәтә икән ул. Картлык көнемне тынычлыкта үткәрермен дидем. Күпне күрсәм дә, әлеге вакыйга мине дә үзгәртте. Яхшы кешеләр белән очраштырды. Аллаһы Тәгаләгә мең рәхмәт. Мине кайгырткан кешеләргә, «Ватаным Татарстан» редакциясе коллективына ниләр әйтсәм дә аз булыр төсле. Гаиләләрендә шатлык, иң мөһиме сәламәтлек телим. Изге күңелле кешеләр хәзер минем дусларыма әйләнде инде, – ди ул.

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү