Актаныш
Районнан махсус хәрби операциядәге егетләргә 500 гә якын маскировка челтәре җибәргәннәр. «Актаныш» волонтерлары азык-төлек продуктлары, су, газ баллоннары, дарулар да әзерләп юллаган. Волонтерлар Чаллыдагы «Үзебезнекеләргә ярдәм итик» төркеме белән бергә эшли.
– Егетләргә ярдәм күрсәтүдә районның төрле авылларыннан хатын-кызлар берләшә, төрле оешма вәкилләре, көллият студентлары актив катнаша. Аларга чиксез рәхмәтлебез. Үз өлешләрен кертеп, алар җиңүне якынайталар, – ди волонтер Илина Арсланова.
Алабуга
Алабуга политехника көллияте студентлары үзләренең остазлары белән «буржуйка» мичләре ясаган.
– СВОдагылар өчен 15 мич әзерләдек. Җыю һәм эретеп ябыштыру тәртибен белсәң, эш катлаулы түгел, барысы да конвейердагы кебек тиз бара. Бу мичләрнең өстенә таба куеп, ашарга пешерергә дә була. Яхшы җылыталар, бик уңайлы, – ди көллият студенты Әмин Городсков.
Мондый мичләрне беренче тапкыр гына ясамыйлар көллияттә. Бу изге эшләрен 2022 елдан бирле башкаралар.
– Кышкы салкыннарда ясый башлаган идек. Башта 50 данә ясадык. Хәзер инде сезон саен утызлап мич җибәреп торабыз, – ди көллият укытучысы Эльдар Гарашов.
Кукмара
«Сугышчан кардәшлек. Кукмара» төркеме махсус хәрби операция зонасында хезмәт итүче якташларына 20 нче машинаны – «Нива» автомобилен җибәргән.
– Машина мәрхәмәтле кешеләр ярдәме белән алынды. Аның эчендә махсус хәрби операциядәге егетләргә кирәкле төрле әйберләр дә бар: һәрберсенә аерым посылка, маскировка челтәрләре, резин итекләр, йокы капчыклары һәм башка кирәк-яраклар, – ди төркем җитәкчесе Радик Габдрахманов.
Зәй
«Зәй сезнең белән» («Заинск с Vами») төркеме волонтерлары махсус хәрби операциядә катнашучы сугышчыларның бер үтенечен дә игътибарсыз калдырмый. Бу юлы егетләр маскировка челтәрләре сораган.
– Алар нинди челтәрләр кирәклеген турыдан-туры хәбәр итә, ә без аны волонтерлар белән бергә тиз арада үрергә тырышабыз, – ди төркем җитәкчесе Елена Хисаметдинова.– Хәзер аеруча 12 метрга 12 метр зурлыктагы челтәрләргә ихтыяҗ зур. Аларны һава һөҗүменә каршы кулланалар. Волонтерлар дүрт көндә үреп бетерә.
Зәй районында челтәрләрне 35 урында үрәләр. Һәрберсе үз эшен яхшы белә. Якты Күл авылы волонтерлары, мәсәлән, 6 метрга 10 метр зурлыктагы челтәр үрә. Барлыгы 651 маскировка челтәре үргәннәр инде.
Буа
Районнан махсус хәрби операциядәге якташларына 34 техника җибәрелгән. Аларны шәһәрнең оешмалары җибәрә. Соңгысын Буа ветеринария техникумы коллективы әзерләгән.
– Хезмәттәшләрем белән киңәштек тә, автомәктәптә белем алучы курсантлар йөрергә өйрәнә торган машинаны СВОга җибәрергә булдык. Алдан бар җирен карап чыктык, кирәкле урыннарын яңарттык, – ди техникум директоры Илдар Гыйниятуллин.
Бу көннәрдә Буа мөхтәсибе дә егетләр өчен «Нива» машинасын төзәтү белән мәшгуль икән.
– Моңа кадәр «Урал» мотоциклы җибәргән идек. «Нива» машинасын төрле мәхәлләләрдән җыелган акчага сатып алдык. Ярдәм итүгә өлеш керткән һәр кешегә чиксез рәхмәт, – дигән «Хаҗилар» мәчете имамы Фәһим хәзрәт Сөләйманов.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез