Авылга сынау килер! Кукмара районының Балыклы авылында гомер итүче Нияз Шакиров авылдашы Фәймә Тимергалиеваның картлар йортына китәсен белгәч, көтелмәгән адымга бара. Бу хәбәрне ишетә дә, тиз генә өенә кайтып, әнисе белән хатынына Фәймә апаны үзебезгә алыйк, читкә җибәрмик, ди. Алар каршы килми.
– Фәймә апа ялгызы гына гомер кичерде. Өендә яшәр өчен шартлар юк иде. Әнә шуңа да, салкыннарда өшер дип, аны картлар йортына алып китәселәр иде. Никтер җибәрәсем килмәде. Олы кешене туган туфрагыннан аерсалар, авылыбызга кайгы-хәсрәт килер төсле тоелды. Ничек инде орчык кадәр генә карчыкка урын тапмаска була?! Ярый әле өйдәгеләр мине хуплады. Бу эшем белән мактанасым да килмәде, безне белсеннәр, дигән уй да булмады. Йөрәгем шулай кушты, – дип сөйли Нияз.
Хатыны Алсу белән биш бала үстергән алар. Инде ике кызлары кияүдә, әби белән бабай оныклар сөя. Ниязның әнисенә 70 яшь тулган. Фәймә апаны тәрбияләү күбрәк Алсу җилкәсенә төшә икән.
– Хатыныма рәхмәт инде. Бер дә читенсенми, Фәймә апаны гел чиста тота. Яшермим, холкы бар аның. Әмма уртак тел табарга тырышабыз. Олыгайгач, бала акылы кергәнен дә аңлыйбыз. Кайчагында бөтенләй булмаганны да сөйләп куя. Аптырагач, берәр чире юкмы икән дип, табиб та чакырткан идек. Картлык галәмәте, диләр. 96 яшендә бит инде. Анысы да булыр, – ди Нияз. – Хәзер менә уйлап утырам әле. Без аны үзебезгә гыйнвар аенда күчердек. Алып кайтып, ике көн узуга бик каты салкыннар булды. Үз өендә булса, белмим, ничек түзәр иде икән? Аерым бүлмә ясадык. Урын җире чиста, өй җылы. Ашыйсы килгән ризыгын пешерәбез. Аллага шөкер, йөреп тора әле. Бөтенебез бергә җыелышып ашыйбыз. Менә бәхет шул инде ул. Йөрәгеңдә читләргә дә урын булу кирәк. Алайса, кешегә ярдәм итәргә дә куркып торабыз. Йортыбызда гына түгел, күңелебездә дә яхшы эшләр өчен урын калмады төсле. Ә бит игелекле гамәлләр кылу кирәк. Язмыш сынаса да, тормышта төрле хәлләр булса да, Аллаһы Тәгалә мине дөрес юлга бастырды. Дин кушканча яшәгәч, күңелгә рәхәт. Фәймә апа – безнең гаилә өчен савап җыярга бер сәбәп кенә ул. Яратуыбызны тоеп, җылы өебездә озак яшәсен иде әле.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез