Газетага язылу

Киләчәкне уйлап: Татарстан Фәннәр академиясе оешканга – 35 ел

Татарстан Фәннәр академиясе оешканга – 35 ел. Азмы бу, күпме? Шушы чорда ниләр эшләнгән, бүген нәрсә белән мәшгульләр, иртәгәгә планнары нинди? Татарстан Хөкүмәте йортында үткәрелгән брифингта сөйләшү әнә шул хакта барды. Журналистлар өчен бик истәлекле булды бу очрашу, чөнки анда өч олпат галим, академиянең төрле еллардагы өч җитәкчесе килгән иде.

Киләчәкне уйлап: Татарстан Фәннәр академиясе оешканга – 35 ел

Дөрес, 1992 елда оештырылган Фәннәр академиясенең хәзерге көнгә дүрт президенты бар. Беренчесе – 2010 елда арабыздан китеп барган филология фәннәре докторы Мансур Хәсәнов. Башта оештыру эшләренә зур көч куйган, аннары ундүрт ел буена академияне җитәкләгән галимне хөрмәт белән искә алдылар.

– Татарстан дәүләт академиясен оештыру шактый катлаулы елларга туры килде, – дип, хатирәләрне яңартты 2006–2014 елларда үзе дә җитәкче вазыйфасын алып барган Әхмәт Мазһаров. – 1991 елда академия төзү турындагы указга Президентыбыз Минтимер Шәймиевнең кул куюы бик вакытлы булды. Чөнки бер йодрыкка туплап торучы көч булмаганлыктан, галимнәр, без монда хәзер кирәкмибез инде дип, төрле төбәкләргә тарала башладылар. Аларга республикабызга иң кирәкле кешеләр икәнлеген аңлату өчен шартлар тудырырга кирәк иде. Фәннәр академиясе белем бирү куәтен беркайчан да югалтмаган Казан дәүләт университеты базасында төзелә башлады. Татарстан Фәннәр академиясе Ислам дөньясы академиясе белән элемтәне дә ныгытты. Бу исә Татарстан гына түгел, Россия дә ислам илләре белән алга таба хезмәттәшлек итә ала дигән сүз иде. Ул вакытта ислам дөньясы зур кызыксыну белән Казанны, андагы галимнәрнең эш-гамәлләрен күзәтте. Заманында шактый кискен торган тагын бер проблемага килсәк, ул гамәли институтларны үстерү иде, чөнки республикада гуманитар юнәлеш шактый үсеш алды, хәзер инде техник, физик фәннәрне дә берләштереп алып бару кирәк булды. Мансур Хәсәнович каты куллы, көчле җитәкче булды. Ул бу эшне булдырды.

Фикерләрне академик Мәкъзүм Сәлахов дәвам иттерде. Ул Фәннәр академиясен 2014–2023 елларда җитәкләгән.

 – Академиягә президент булып сайланганчы, мин озак еллар Казан дәүләт университетында эшләдем. Фән өлкәсенең четерекле якларын белә идем. Ә академия ул – бөтенләй башка, Татарстанның иң югары дәүләт фәнни учреждениесе. Төрле өлкәгә кагылышлы фәннәрне бербөтен итеп, бер-берсенең үсешен тәэмин итә торган оешма. Беренче чиратта без цифрлаштыру өлкәсенә, аның бигрәк тә татар теленә кагылышлы юнәлешләренә игътибар иттек. Чөнки белә идек: әгәр телебезне цифрлаштыру дөньясына чыгара алмасак, ул югалуга дучар булачак. Безгә татар телен башка телләргә автомат рәвештә тәрҗемә итү мәсьәләсен хәл итәргә кирәк иде. Аннан килеп, игътибарыбызны археология юнәлешенә юнәлттек. Болгар каласы, Зөя утравы тыюлыклары калкып чыкты. Казанның 1000 еллыгын алыйк. Монысы да – археологлар хезмәте нәтиҗәсе. Галимнәр арасында талантлы яшьләр күп. Иң мөһиме – аларны вакытында күреп алу һәм билгеле бер юнәлешкә кертеп җибәрү, югалтмау. Без һәрдаим бердәм фәнни пространство булдырырга тырыштык. Бу максаттан бәйгеләр, грантлар оештырдык. Әлеге чаралар халыкара аренага чыгарга ярдәм итте, чөнки безгә үз казаныбызда гына кайнарга һич тә ярамый.

Академиянең бүгенге президенты Рифкать Миңнеханов сүзен рәхмәт җиткерүдән башлады.

– Үз вакытында Фәннәр академиясен сафка бастыру өчен гаять зур эшләр эшләнде. Нәтиҗәсе күзгә күренеп тора. Бүген безнең академия Татарстанга гына түгел, Россиягә дә хезмәт итә. Академия каршында җиде институт эшли. Шулай ук Гаилә һәм демография, Ислам динен өйрәнү үзәкләре ачылды, – дип санап китте Рифкать Нургалиевич.

Аның сүзләренчә, бүген академия алдында илнең һәм республиканың технологик суверенитетын тәэмин итү, яңа җитештерү чылбырлары һәм логистик коридорлар булдыру, импортны алмаштыру һәм тарихи хакыйкатьне тышкы йогынтыдан саклау, шулай ук ясалма интеллект кертү һәм киләчәк икътисадын алдан проектлау бурычлары тора. Моңа ирешүдә төп юнәлешләр билгеләнгән, һәм алар арасында галимнәрнең яңа буынын тәрбияләү дә мөһим урын алып тора. Бүген Академиядә 647 кеше хезмәт куя. 426 фәнни хезмәткәр, 80 фән докторы бар. Дөньяның 15 илендә академиянең партнерлары эшли. Фән, мәгариф һәм мәдәни-гуманитар проектлар өлкәсендә уртак эш алып бару өчен 36 халыкара килешү төзелгән.

– Киләчәк турында уйлаганда, безгә борынгы мираслар эчендә генә казынып ятмаска, ә яңадан-яңа проектлар белән эшләргә кирәк, – дип, киләчәккә ишарәләде Рифкать Миңнеханов. –  Фәнне үстерү шарты – дәвамчанлык. Ә ул бездә бар.

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре