Газетага язылу

Казаннан Елена Бербина «Россиянең ел тәрбиячесе – 2026» исеменә лаек булды

Казанның 78 нче балалар бакчасы педагогы Елена Бербина «Россиянең ел тәрбиячесе – 2026» бәйгесенең абсолют җиңүчесе булды. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Казаннан Елена Бербина «Россиянең ел тәрбиячесе – 2026» исеменә лаек булды
Фото: vk.ru/berbina

«Елена Бербина жюрины һәм хезмәттәшләрен югары профессионализмы белән генә түгел, ә уникаль авторлык методикасы белән дә таң калдырды», – диделәр министрлыкта.

Казанның 121нче лицееның рус теле һәм әдәбияты педагогы Илья Тарасов «Россиянең Ел укытучысы – 2026» конкурсында призер булды.

Мәгариф өлкәсендә һөнәри бәйгеләрдә җиңүчеләрне бүләкләү 1 октябрьдә Дәүләт Кремль сараенда узды.

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре