Газетага язылу

Ике караш: бер үк сорауны өлкәннәргә һәм яшьләргә бирдек

Мәңгелек проблема: өлкәннәр – яшьләрне, яшьләр өлкәннәрне аңламый. Чорлар, карашлар, фикерләр төрле. Бер үк сорауны төрле заман вәкилләренә биреп, дөньяга карашларын чамаларга тырыштык.

Нәрсә ул мәхәббәт?

        

Рәдиф Гаташ, шагыйрь:

         – Мәхәббәт – яшәүнең үзе, чөнки нәкъ менә ул безнең тормыш чыганагыбыз булып тора. Бу олы хис гади генә нәрсә түгел, ул – бөтен дөньяның яме, гүзәллеге. Мәхәббәтне үзара гашыйк булу дип кенә карарга ярамый, ул – зур көч, бөтен дөньяны алга этәрә торган олы куәт һәм шул саф көчкә табынуны күздә тота. Җир йөзендә мәхәббәт булганга, мин әле дә яшим, ул булмаса, яши алмас идем, мөгаен. Шуңа күрә мин аңа бурычлы. Иҗатыма килгәндә, мәхәббәт турында язган һәрбер шигырем дә күңел түреннән, ихластан языла. Алар чын күңелдән яратканга күрә туалар. Мәхәббәт –яшәвемнең нигезе, ә шигырьләрем – шушы олы хиснең чагылышы.

         Айгөл Хәбибрахманова, яшь шагыйрә:

         – Мәхәббәт турында акыл сатарга яратмыйм, чөнки ул – минем өчен артык бөек хис. Аның нәрсә икәнлегенә туры аңлатма бирү кыен, тик, минемчә, мәхәббәт ул – үзеңдә булган якты хисләрне башка кешеләрдә табу һәм тану. Башка берәүне якын итү һәм аның белән үзеңне иркен һәм тыныч тоя алу. Кешеләргә карата «син үзең – мәхәббәт бит!» дигән сүзне ишеткәнем бар, бу нәкъ шуның турында. Үзендә мәхәббәт булмаган кеше башка берәүне ярата алмыйдыр, минемчә. Ә инде шул эчтәге «мәхәббәт»ләр туры килгән очракта, уртак мәхәббәт барлыкка килә.

Ир-ат ничә яшьтә гаилә корырга тиеш?

    

     Рөстәм Закиров, Татарстанның халык артисты:

         – Минемчә, ир-ат 25–28 яшьтән дә соңга калмыйча өйләнсә, әйбәт. 28 яшьтән соң кирәк-кирәкмәс сораулар бирә башлыйлар. Үзем 33 тә өйләндем. Андый сорауларга, кызык итеп, «җомга көн» дип җавап бирә идем. Ничә яшьтә өйләнүнең билгеле бер кагыйдәсе юк инде ул. Кемдер 19 да ук өйләнә. Кемгә ничек язылгандыр инде.

     

    Айрат Закиров, саксофончы:

         – Ир-ат ир-ат булгач гаилә корырга тиеш, дип уйлыйм. Ягъни аның финанс ягы тотрыклы булырга: машинасы, фатиры, гаиләне тәэмин итәрлек кереме булырга тиеш. Психологик яктан да үзен кулда тота белүе, юктан да кызып китмәскә өйрәнүе мөһим. Гаилә булгач, балалар да булырга тиеш бит. Һәркемнең үзенчә инде ул: кемдер 18 дә, кемдер 25 яшьтә өйләнә, ә кемдер әле 50 дә дә ирекле тормыштан туймаган була.

Гаиләдә кем баш?

         Әлфия Галиәхмәтова, блогер (Ринат Галиәхмәтовның («Татар Малай») әнисе):

         – Гаиләдә ир – баш, хатын – муен. Безнең гаиләдә бөтен эш тә киңәшләшеп эшләнә. Балалар киңәш сорап килсәләр, мин: «Әтиегездән сорагыз», – дим, әтисе: «Әниегездән сорагыз», – дип җибәрә. Безгә бер-беребезнең фикере мөһим. Уртак карар икебезгә дә ошарга тиеш. Бездә хатын-кыз авыр эшкә алынмый. Ир-атларыбыз эшләгәндә яннарында көч биреп басып торсак,  алар шуңа риза. Өйдә һәр кеше үз эшен белеп эшли.

         Илүзә Галиәхмәтова, блогер (Ринат Галиәхмәтовның хатыны):

         – Хәзерге вакытта тигез хокуклылык модада бит. Ул, миңа калса, ситуациягә бәйледер. Кайбер очракларда карарны хатын-кыз кабул итә, кайберләрендә – ир кеше. Әмма танышларым арасында хатынын санламаган ирләр һәм, киресенчә, ирен санламаган хатыннар бар. Мин кеше алдында ирне баш итеп күрсәтергә кирәк, дип уйлыйм. Хатын-кыз барыбер хәйләкәррәк бит инде ул, ирең нәрсәгәдер каршы килгән очракта да уртак тел табарга була. Ә өйдәге вазыйфаларны, финанс ягыннан бурычларны хатын-кызныкы, ир-атныкына бүлү дигән әйбер юк бездә: кем өлгерә, кемнең мөмкинлеге бар – шул эшли.

Эш – акча эшләү ысулымы, әллә ул рәхәтлек китерергә тиешме?

         Илфак Хафизов, Татарстанның атказанган артисты:

         – Эш – акча эшләү урыны инде ул. Ә ул эш сиңа рәхәтлек тә китерә икән, акча эшләү икеләтә рәхәтрәк. Кереме дә яхшы, эштә рәхәт тә булса, анысы инде – бәхет. «Мин үземнең эшемне шундый яратам, өстәвенә аның өчен акча да түлиләр» дигән сүз бар бит, миңа туры килә ул. Мин үз эшем белән бик бәхетле. Акчадан түгел, рәхәтлектән. Акчаны аны башка җирдә дә, башка һөнәр иясе булып та эшләп була. Мин эшемне яратам, артист булуны да, студентлар белән эшләүне дә. Минем өчен эш – рәхәтлек тә, керем дә китерә торган урын.

         Равилә Шәйдуллина-Морат, эшмәкәр, язучы:

         – Кеше эшенә теләмичә генә бара икән, андый урында эшлисе дә юк, минемчә. Һәр иртәдә эшкә барырга этәргеч – стимул булырга тиеш. Хезмәтеннән ләззәт, рәхәтлек алса гына, кеше бәхетле була. Үзем инде 63 ел эшлим, бүген дә эшемә ашкынып барам. Рәхәтлеге булса, теләп, күңелеңне биреп эшләсәң, акчасы була аның.

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре