«Бу – минем туган авыл!» бәйгесенә килгән хатлар: «Башы эшләгәннәр авылдан качмый»

“Ватаным Татарстан” газетасы авылны һәм авыл кешесен зурлау максатыннан “Бу – минем туган авыл!” дигән зур бәйге игълан иткән иде! Бәйгегә килгән язмаларны сезгә дә тәкъдим итәбез. 

«Без – авылдан» номинациясенә

Иске авылда яңа тормыш башланды

2008 елның август ае   гомеремнең иң кара хатирәсе булып калды.  Әнием  соңгы  сулышын алып ята. Авылда җирләү аның соңгы васыяте иде. Урамда шомлы, яңгыр, җил. Күңелемдә  һаман бер  уй  йөрәгемне тырный. Әниемне ничекләр  авылыбызга, нигезебезгә алып кайтырбыз да җеназасын кайда   укытырбыз?  Озак яуган яңгырлардан соң  юллар бөтенләй  сазлыкка  әйләнә.  Авылга кереп тә булмый, чыгып та булмый. Әниемнең җәсәден  алып кайтучы машина  батып ятса, нинди үкенечле булачак.

Бу көн килеп җитте.  Без  – инвалид ирем, ДЦП авырулы    инвалид улым  һәм тагын бер улым – әниемне соңгы юлга озатырга авылга киттек.   Нигезебезгә көч-хәл кайтып җиттек. Авыл халкы мәет кайтасын белгән, капка төбенә  җыелганнар. Әниебезне кабергә иңдердек, мәңгегә хушлаштык.

Икенче көнне иртән нигезебездә үскән алмагачларны, талларны кочаклап,  бик озак еладым. Ташландык йортлары белән юлсыз, мәчетсез, кибетсез, газсыз  туган авылның  шундый хәлдә булуы  нык тетрәндерде.  Йодрыкларымны  үзем дә  сизмәстән каты кысып, кайнар күз яшьләремне туктата алмыйча, чарасызлыктан еладым да еладым. Шушы авыр минутларымда  үземә сүз бирдем: киләчәктә, ничек кенә авыр булса да,  туган нигеземне, авылымны, зиратны  саклап калырга кирәк.

Авыл бетеп бара, халкы кимегәннән-кими. Утын ягып, су ташып, юлы да, газы да, кибете дә, мәктәбе дә булмаган авылның кемгә кирәге булсын?  Ә халык судан алып  ярга ташланган мескен балык сыман  бергәләнә, ата- бабаларыбыз шунда җирләнгән, дога көтәләр. Үземнең дә, шушы авылда  туып-үскән баланың да,  бирегә кайтып, бер чынаяк чәй эчәрлек тә урыным юк.

Бу  уй көне-төне баштан чыкмады. Кемнәргә мөрәҗәгать итәргә, кая барып ялынырга?  Эшне нәрсәдән  башларга?

Авылга кайтып йорт җиткерү теләгем бик көчле. Әмма гаиләдә мин берүзем эшлим. Казаннан кайтып  йөрергә дә ерак. Теләк булса, кул эшләр,   ди бит халык. Авылны юллы итәр өчен төрле оешмаларга бик күп хатлар яздым, бик күп түрәләрнең ишеген кактым. Авылда яшәүче халык та, аларның күпчелеге карт-коры, теләгемне аңлап, хәерхаһлы булдылар. Шулай да: «Җимерелеп бара торган авылга кем йөз белән борылыр икән, бу ниятең чынга ашмас», – диючеләр дә булды. Өстәвенә гаиләдә дә авырлык өстенә авырлык өстәлеп тора: иптәшем дүрт операция  кичергән иде инде, тагын  ике операция  ясадылар, икесе дә  йөрәгенә…

Әмма  авылны тернәкләндерергә  дигән теләгемнән  ваз кичмәскә,  бер адым да артка чигенмәскә сүз бирдем. Ниһаять,  авылга юл булачак,  дигән хәбәр мине канатландырып җибәрде. Тик тиз генә булмады ул, тагын хатлар, тагын ишек шакулар китте… Ходайның рәхмәте, йөри торгач,   юллы  булдык. Беренче җиңү  бик күп нәрсәне хәл итте. Иң  әүвәл халыкта һәм минем үземдә дә ышаныч уянды. Авылга кайтып-китеп йөрүчеләр  күбәйде, яңгыр килә дип,  пешкән ашны да ашамыйча киткән чаклар  артта  калды.

Әмма,   бәла ялгызы гына йөрми, диюләре хак икән. Шул вакытта, сәбәбе әле хәзергә кадәр ачыкланганы юк, мәчетебез янды. Аны да авыл  халкы белән бергәләп торгыздык. Ул вакыттагы мулла – Васыйл  бабай бик тырышты, урыны җәннәттә булсын! Мәчет төзелгәч,  авыл халкы өчен тагын бер шатлык өстәлде.

Авылны газлы итү теләге дә көчле иде. 2011 елдан бирле төрле  җаваплы оешмаларга хатлар юлладым.  Өметем  сүнмәде, сүрелмәде. Авылга кайтып нигезләрен торгызырга ниятләүчеләр дә артканнан-арта барды. Утын кистек,  ярдык, мич яктык,  зиярәт кылдык,  авылны ташламадык.   Зиратны 50 – 60 еллык агачлар  чорнап алган иде. Киңәшләштек тә, авыл халкын җыеп,  өмә үткәрергә кирәк, дигән фикергә килдек. Дөрес, мулла  бабай вафатына кадәр зиратта өмәләр булгалый иде, аннан соң бу эш сүрелеп торды.

Халыкны азан тавышы ишетелмәү дә зур борчуга салган иде. Аның да җаен таптык.   Авыл халкының үтенечен  тыңлап, ирем  мулла  вазифасына кереште. Элеккеге  мулла бабай исән-сау вакытта ук  дингә  тартылган иде.

Безнең бит әле йортларыбызга  су  да кертелмәгән иде.   Көянтә-чиләк белән  ташыдык. Чәй куяр өчен коега барып кайту күркәм  гамәл иде болай үзе. Ләкин  терлек-туары булганнар шактый ук җәфа чикте. Кое безнең өй каршында гына,  әмма аннан су алып булмый иде. Коены  чистарткач,  күнелләребез тагын да күтәрелде.  Күрше авылларда яшәүчеләр дә безгә суга киләләр. Хәзер инде  шул коеның түбәсен  ябу  турында уйланабыз. Чишмәне чистартырга җыенабыз.

2019 елның ахыры безнең өчен бик куанычлы булды. Перспективасыз дип мөһер сугылган авылга «зәнгәр ягулык» килде. Димәк, безне ишеттеләр, хәлебезгә керделәр. Авыл халкы өчен   әйтеп-сөйләп бетермәслек зур тантана булды бу. Район  хакимияте башлыгы Алмаз  Әхмәтшин дә килеп шатлыгыбызны уртаклашты.  Урамда самавырлар гөрләп торды, газ плитәсендә коймак пеште, җыр-музыка күңелгә сихәтлек өстәде.

Май  ахырында авыл  Сабан туе  үткәрергә  дип торабыз. Авылда бу бәйрәмнең соңгысы 5 ел элек булган иде.   Туганнар, дуслар, сыйныфташлар күптән шулай  җыелганы юк иде.

Башка җирләрдәге кебек, безнең авылда да сугыш афәте кагылмаган йорт булдымы икән ул? Минем бабам Мөбарәкша  Әхмәдиев,   яраланып, тоткынлыкта үлә. Әтиемнең өлкән абыйсы Миннәхмәт  Әхмәдиев Латвиядә һәлак була, әтием Дәүләт Әхмәдиев  исә Будапештта каты яраланып, госпитальдә  дәвалана. Сугыш яралары гел сиздереп  тора. Озак яши алмый.   33 яшьлек  әниемне дүрт  бала белән калдырып, бакыйлыкка күчә. «Будапештны алган өчен» дигән   белешмәсе дә  саклана, медален  күргәнебез юк, әле алынмаган. Их, кайтарасы иде, ничек яшәгәнебезне күрсәтәсе иде әти-әниләргә!           Авылыбыз Иске Аулда яңа тормыш башланды бит.

Рәмзия Галләметдинова. Нурлат, Иске Аул

 

“Без – авылдан” номинациясе

  Чирдән китап коткара

Бу көннәрдә кадерле укытучыларыбыз Виктор Андреевичка – 92,    Елена Петровнага  91 яшь тулды. Алар бергә тормыш коруларының 65 еллыгын билгеләп үттеләр.

Елена Петровна  — Краснодар краеннан. Балачагы җиңел үтми аның. Иң авыр чагы алар яшәгән Тамбовский хуторына немецлар басып кергәч була.

Сугыштан соң ул урта мәктәпне тәмамлый, Майкоп педагогика институтында укый. Вуздан соң  Омск өлкәсенә эшкә билгелиләр. Биредә рус теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшләгәндә,  кыз Викторны очрата. Виктор Андреевич Әлки районындагы Әхмәт авылыннан. Мәләкәс укытучылар институтын тәмамлагач, аны да Омск өлкәсенә укытырга җибәргәннәр. Елена белән танышканда ул мәктәп директоры була.

Өч ел эшләгәч, яшьләр өйләнешәләр һәм 1954 елда районыбызга кайталар.

Безне Апак мәктәбенә юлладылар. Биредә татар һәм рус башлангыч мәктәпләре бар иде. Аларны берләштереп, сигезьеллык мәктәп ясадылар, – дип сөйли ветераннар.

Виктор Бизяев Апак мәктәбендә математика һәм физика фәннәрен укыта, җиде ел  директор була. Аннан соң Ульяновск өлкәсенең Чуаш Апагы мәктәбенә күчеп, башта завуч, аннары 20 ел директор булып эшли.  Педагоглык стажы — 44 ел.

Елена Петровна  рус теле һәм әдәбияты укытты. Ул безнең сыйныф җитәкчебез дә иде. Без аны бик тә яраттык.   Укытучыбыз үз фәнен бик әйбәт белә иде. Сөйкемле, чибәр, зәвык белән киенгән мөгаллимәбезнең дәрес бирүе әле дә күз алдында. Таләпчән, кырыс  та иде үзе. Безне русча сәнгатьле укырга, дөрес язарга өйрәтте. Һәр дәрестә диктант яздык,  аннары хаталарыбызны анализладык. Мәктәпне тәмамлагач,  бер авырлыксыз үзебез теләгән уку йортларына керә алдык. Чөнки рус телен әйбәт белә идек.

Виктор һәм Елена Бизяевлар өч бала тәрбияләп үстерделәр. Өлкән кызлары һәм уллары Мәскәүдә яши. Ә уртанчы кызлары — Димитровград шәһәрендә. Олы кызлары әти-әнисе профессиясен сайлап, алар сукмагыннан китте. Ветеран педагогларның биш оныгы, алты оныкчыгы бар. Алар туган йортларына, дәү әти-дәү әниләре янына гел кайтып йөриләр,  кайгыртып торалар.

Бәхетле, озын гомер итүегезнең сере нидә,  дип сорагач, Виктор Андреевич:

–Елена кебек әйбәт хатын-кызны очратып, аның белән бәхетле яшәвемдә дип уйлыйм. Моның  өчен Ходайга рәхмәтлемен,– дип елмаеп җавап бирде.

Мине бигрәк тә гаҗәпләндергәне шул булды: бик каты чирләп китсә, авырлык килсә, Виктор Андреевич кулына китап ала икән.

Югары математика дәреслекләрен алам да төне буе андагы мәсьәләләрне чишеп чыгам. Шуннан үземә уңай энергия, көч алам. Авырулар да чигенә,– ди ул.

Математика дәреслекләре гел кул астында икән шул.  Ул миңа,  мәсьәләләр чишеп, язып-сызып тутырылган берничә дәфтәрне дә күрсәтте.

Әнә шулай  яшәүдән тәм табып, һәр көннең кадерен белеп гомер кичерәләр  мөгаллимнәребез. Алар дөнья хәлләреннән хәбәрдар, укырга яраталар, җәйләрен бакчада эшлиләр. Авылыбызга, аның ямьле табигатенә мөкиббәннәр.

Эльза Мөрсәлимова.  Әлки районы, Апак авылы.

“Без бит авыл яшьләре” номинациясе

Башың эшләсә, авылда каласың

Хәкимҗановлар гаиләсе балтачлыларга кош-корт үстереп бирүче буларак билгеле. 1987 елда төзелгән чеби чыгару станциясен гаилә башлыгы Рашид абый эшләтеп җибәрә. Сигез ел элек бу эшкә улы Айрат  килә.  Элегрәк хуҗабикәләр, яңа гына йомыркадан чыккан чебиләрне алып, алар белән әвәрә килеп, мең төрле авырлыклар аша үтеп  үстерсәләр, Айрат бу эшкә алынгач, биредә яңа төр эш алымы тәкъдим итә. Үзенә, чебиләрне әйләнә-тирәгә яраклаштырып, бераз үстереп, тәрбияләп  бирергә дигән бурычны куя. Хәзер балтачлылар гына түгел, күрше-күлән районнар, әйләнә-тирәдәге авыллар, хәтта үз йортлары белән яшәүче Казан шәһәреннән дә мөрәҗәгать итәләр аларга.

Айрат  бу эшкә, заманында иң текәләрдән саналган иномарка машинасын сатып һәм бераз бурычка акча алып, тәвәккәлли. Кул астындагы матди тупланмага махсус җиһазлар, замана таләпләренә туры килерлек урыннар булдыра, янкорма төзетә.  Авыл хуҗалыгы институтының икътисад бүлегендә алган белем дә ярап куя. Хисапчы эшен әнисе Фирая апа алып барырга ярдәм итә.

–Ул вакытта хәтерлим, чеби үстерү буенча күп укырга туры килде, район китапханәсенә еш мөрәҗәгать итә идем, — дип искә төшерә әнисе дә.

Үз җирлегеңдә мондый төр хезмәт күрсәтүче булу — әлбәттә, зур куаныч. Җитмәсә, шактый исәеп киткән кош-кортны алып үстерү үзеңә дә рәхәт.  Инкубаторга исә, йомыркалар чит илдән — Чехия, Бельгия, Словакиядән кайтартыла икән. Катнаш азык та биредә әзерләнә. Моның өчен көздән үк мул итеп ашлык запасы булдырыла. Хуш исләре килеп торган көнбагыш маеннан алып, күп төрле витаминнары, минераллары булган өстәмәләр кулланып, сертификатлы катнаш азык җитештерелә. Менә шуны ашап үскән бер айлык чебиләр халык кулына тапшырыла да инде.

-Чебешләрне биргән вакытта без теләсә ничек ашатмауларын үтенәбез. “Күбрәк алыйм әле, баз тулы бәрәңге бар” ,- диләр. Ялгыш фикер бу, чөнки бәрәңге, коры көрпә генә ашатуның бройлерлар өчен начар тәмамлануы бар.  Витаминлы, катнаш ризык кертергә кирәк. Ризык составын без үзлегебездән эшләмибез. Казанда урнашкан махсус фирма белән менә ничә ел инде хезмәттәшлек итәбез. Биредә чебигә ашатасы ризык составына ниләр, күпме күләмдә керергә тиеш барысы да тәҗирбәле шушы фирма аша эшләнә, — ди Айрат.

Эшмәкәрнең борчулары да юк түгел. Елдан-ел халык тәүлеклек чебиләргә  караганда үстерелгәнен алуны кулайрак күрә. Шуңа күрә узган ел тагын бер чеби үстерү корпусы булдыралар. Биктәш авылы фермасындагы бушаган бер абзарны арендага алып, чебиләрне үстерү өчен җайлаштыру мәшәкатьләре белән дә янып йөри  икән.

-Беренче чиратта халыкның канәгать булуы мөһим.  Акча бит ул күпме эшләсәң дә җитми, булганына шөкер  итә белергә кирәк. Ераклардан хәтле килеп безнең  продукцияне сайлыйлар икән, җитештерүче өчен моннан да олы бәхет юктыр. Үткән елны 40 мең кош-корт сатылса, быел 60 мең булыр дип торабыз, — ди эшмәкәр.

Айратның бик итагатьле сөйләшә. Тәрбияле икәнлеге күренеп тора. Бактың исә, ул дин юлында икән.  “Дин һәм сәүдәгәрлек…бер-берсенә комачаулык итмиме соң?” – дип сорап куйдым. “Киресенчә, ялгыш юллардан саклый, ялгышырга юл куймый, — диде ул.  Гаиләдә дә шундый мөнәсәбәт.  Әнисе Фирая апа гомере буена Балтачның ЗАГС оешмасы белән идарә итте, күпме гаиләне башлы-күзле   итүдә үзеннән  өлеш кертте. Лаеклы ялда булуына карамастан,  яшүсмер кызлар белән әхлак темасына әңгәмәләр, түгәрәк өстәлләр үткәреп тора. Абыйсы Ринат та — эшмәкәр, мебель җитештерү  белән шөгыльләнә.

-Абый белән киңәшләшеп эшлибез. безнең өчен әти-әниебез — кыйбла күрсәтүчеләр, — диде ул белдерде ул. Тормыш иптәше Гөлзидә белән Айрат та  ике ул үстерә.

— Балаларыңны да бу эшкә тартыр идеңме?”-дим.

— Әлбәттә,  улларым кызыксынсын дип телим. Алар хәзер дә минем янга төшәләр, әби-бабасы янында әвәрә киләләр, нәни улым аеруча  кызыксына. Балаларны кечкенәдән эшкә өйрәтеп үстерергә кирәк, — ди ул. Менә шулай үткәнен туплап, киләчәккә омтылып яши Айрат Хәкимҗанов. Кош-корт үстерү сезонлы эш кенә булгач,  тагын бер тармак буенча үзен сынап карый. Төзелеш матераиллары буенча кибет челтәре ачып җибәрә.

Эшне кайчан башласаң да,  соң түгел, кайчан ташласаң да,  соң түгел. Бүген  күп яшьләр авылдан кача.  Янәсе, батрак булып ялланганчы, калада рәхәтрәк.  Әмма Айрат Хәкимҗанов кебек башы эшләгәннәре  ашыкмый.

Зилә Ильязова, Балтач

Әлфия апа авылны яшәтә

 «Без – авылдан» номинациясе

Өлкән яшьтә булуына карамастан, Әлфия Мөхәммәдьярова, халык мәнфәгатьләрен җиренә җиткереп үтәп, аларның рәхмәтен тоеп яши. Аны  авылыбызның легендасы дип юкка әйтмиләрдер. Менә ул ниләр сөйләде. 

«Мин 1941 елны Биектау районының Юртыш авылында туганмын. Гаиләдә сигез бала булганбыз. Дүртебез ваба авыруыннан үлгән. Мәктәптә укулар дүрт сыйныфтан ары эләкмәде. Ул елларда авылда тормыш аеруча кыен иде. Колхозның хезмәт көненә ике йөз грамм икмәк тә бирә алмаган еллары күп булды. Авылда хәзерге кебек газ, электр уты юк, утынга да тилмереп яшәдек. Җәен «уфалла» белән чыбык-чабык ташысак, кышын салам ташып яктык. Терлек өчен печәнне дә кача-поса гына җыйдык. Ике йөзгә якын йорты булган Юртыш авылының череп каралып беткән салам башлы ярым җимерек йорт-каралтылары, урыны белән җил алган тишекләре, өйнең алгы өлешенә куйган колга-терәүләр әле дә күз алдымнан китми. Көзләр җитеп, көннәр бераз суыта башлауга, суыктан саклану өчен, тәрәзәләрнең югары өлгеләрен генә калдырып, такта кадаклау, тәрәзә астына кадәр туфрактан яки саламнан нигез салу, чыпта белән ишекне чорнау, Тамак елгасыннан, «уфалла» арбасына кисмәк куеп, су алып кайтулар ничек онытылсын? Ул вакытта өйдә булган бөтен җиһаз – өстәл, шкаф, агач сәке һәм берничә урындык, өйнең шактый өлешен алып торган мич, түшәм матчасына ыргакка эленгән керосин лампасы,  эченә  тәсбих кыстырылган кадими китаплар куелган шүрлек, почмакта – тал бишек. Унлы лампа каршысында ямау ямап, йон эрләп утыручы әни янында вәгазьләр тыңлаулар ник истән чыксын? Мич артына ябылган, уйный-уйный, сәке өстенә кадәр сикереп менгән шук сарык бәтиләре, алар янында почмакка кагылган кумсага бау белән бәйләп куелган бозау, кыш көне лаканга изгән ашамлыкларын ашарга һәм бозавын имезергә кергәндә үзе кадәр салкын ияртеп керүче сыер, сәке астындагы ояда йомырка салучы һәм көтмәгәндә аякны тешләп алучы каз белән бергә үстек без. Ямаулы бишмәтләргә дә шатланып, биегрәк кар көртләрендә малайлар белән «патша» уеннары уйнаулар үзе бер куаныч булгандыр, билләһи.

Үсеп җиткәч, барлык авыл кызлары кебек, мин дә кияүгә чыктым. Ирем акыллы, юаш кына авыл егете иде. Икебез дә «Правда» колхозында эшләдек. Мин кияүгә чыкканда, өебез унсигез терәүле булгандыр, мөгаен. Ул вакытларда өйләр никтер тиз туза, унике-унбиш ел торгач, кыйшая башлый иде. Иң беренче йорт салдыру мәшәкатенә керештем. Берәүдән дә бернинди ярдәм юк. Казанга җәяүләп, чиләк-көянтә күтәреп, сөт, эремчек, катык сатарга төнлә җәяү китеп, төш вакытына кайтып җитә идек. Шәһәр авылдан турыга 22 чакрым булгандыр. Җитмәсә, хәл алырга да өлгермисең, кайтып чәй эчүгә, бригадир эшкә дәшә иде.

Ирем озак еллар авырып ятты да, мине калдырып, китеп барды. Ике кыз үстердек. Икесе дә – тормышта. Хәзер ялгызым гына яшәп ятам.  Тормышымнан канәгатьмен. Өстәлем тулы ризык. Биш вакыт намазымны калдырмыйм.

Пенсиядә булсам да, тик ятасы килми. Авылда хәл ителмәгән проблемалар байтак бит. Беренче эшем Юртыш авылы зиратын яңа койма белән әйләндертү булды, чөнки иске такта коймалар тузган иде. Җитмәсә 2002 елгы көчле өермә бик күп агачларны аударды, капкаларын очыртып алып китте. Бәйдән ычкынган терлекләр зиратта күренгәли башлады. Авыл халкыннан акча җыеп, 1500 метр озынлыкта сетка-койма кордык.  Мәшәкатьсез булмады. Бу эштә сугыш ветераны Сафин Закир зур булышлык күрсәтте, ул акчаны исәпләп барды, Билалова Мөнирә апа һәр кергән иганә акчасына дога кылып торды. Әле калган акчага, корбан чалдырып, аш та үткәрдек.

Юлның төзексезлеге, җитмәсә, фермадан тирес сыекчасы агу сәбәпле, зиратка мәетләрне алып бару мәхшәр белән бер була иде. Зиратка бару юлына асфальт яки каты түшәмәле юл салдыру мәсьәләсе буенча, ул вакытта Татарстан Дәүләт Советы депутаты Сәгъдиев Мәннафнең кабул итү бүлмәсенә бик күп мәртәбә барырга туры килде. Шулай ук мәсьәләне тизләтү өчен Президент Аппараты, Татарстан Президентының Гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү идарәсенә бик күп хатлар, мөрәҗәгатьләр юллау үз нәтиҗәсен бирде. (Үзем язган хатлар, мөрәҗәгатьләр, алардан килгән җавап хатларын папкага тутырып, истәлек итеп  саклыйм). Нәтиҗәдә  асфальт юл зират тирәсенә генә түгел, авылыбызның бөтен урамнарына, хәтта кечерәк тыкрыкларына кадәр түшәлде.

Авыл халкы шәһәр белән элемтәдә булмаса, тормыш ничектер китек кебек тоела. Ә Казан авылга турыдан егерме ике чакрым гына булса да, безгә Яшел Үзән районы аша баручы автобуска чыгарга кирәк иде. Дәүләт Советына, Президент Аппаратына, Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгына хатлар юллый-юллый, ике төбәк арасы асфальт юл белән тоташтырылды. Җибәрелгән хатлар һәм бик күп оешмаларга мөрәҗәгать итүләр ике авыл арасын күперле итте. Күпер дә булгач, районда бердәнбер авылга Казаннан туп-туры Раифа монастыре – Күлбаш – Мәмдәл маршруты белән автобус та йөри башлады.

Авылда электр уты бетсә, су да, элемтә дә булмый, җитештерү дә туктый. Сәкъти чишмәсен 1998-1999 елларда география укытучысы Саттаров Рәис мәктәп балалары белән казыган иде. Җирле авыл советы мәчет акчасына торба сатып алып, авыл эченә кадәр 960 м озынлыкта су линиясе суздык. Бу эштә бөтен авыл халкы һәм мәктәп балалары катнашты. Кайбер гаиләләр эшләүчеләрне аш-су белән дә сыйлады. Эшләр бәйрәм төсен алды. Ә су ала торган урынга будка булдырырга иганәче табылды. Шулай итеп, авыл уртасында бетмәс-төкәнмәс су чыганагы булдырдык. Аның суы, Изгеләр чишмәсеннән акканга, экологик яктан чиста, шуңа күрә аны шәһәр халкы да үз итте, савытларга тутырып ташыйлар.

Илдә барган икътисади үзгәрешләр чорында элек обкомда эшләгән Закиров Гомәр булышлыгы белән мәчетне картларга кире кайтардык (мәчет күп еллар клуб вазифасын үтәгән иде, районда иң борынгы агач бина, 1863  елда төзелгән). Күп вакыт үтмәде, яшьләргә өр-яңа мәдәният йорты да салдырдык. Авылның су линиясе тузган, аны киләчәктә алыштыру таләп ителә. Аны да район планына керттердек.

Картайдым дип сукранып, зарланып яшәгәнче, авыл халкы өчен кирәкле кеше булуыңны тою – бәхет ул. Бу шөгылем күңелемә ял, савап бирә. Мактану кебек килеп чыкмасын, мин авыл халкы, әти-әни, дәү әти, дәү әниләр рухлары шат булсын, авылыбызда һәр көн азан яңгырасын дип тә эшлим. Рәхмәт яусын авыл кешеләренә, гел ярдәмгә килделәр, нәрсә әйтсәм дә, тәкъдим итсәм дә каршы килүче булмады».

Әйе, дөнья яратылганнан бирле күпме гасырлар үткән. Заманында Юртыш авылында тире иләнгән, икмәк үскән, сәүдә гөрләгән, һөнәрчеләр читек чиккән, тимерчеләр дага койган, көйләр көйләнгән, нәсел үрчегән, иман таралган. Бүген монда  хастаханә, урта мәктәп, дүрт кибет, китапханә, мәдәният йорты, балалар мәйданчыгы, мәчет, балалар бакчасы бар, шәһәрдән авылыбызга туп-туры автобус та йөри. Авылның бүгенге матурлыгында Әлфия апаның да өлеше бик зур.

Рәис Саттаров


Фикер өстәү