Хат эзеннән. Кәче авылында яхшы юл өмет итәләр: «Батып йөрисе килми»

Редакциягә Арча районының Кәче авылыннан борчулы хат килеп иреште. Аны чыгышы белән шушы авылныкы, бүген исә Казанда яшәүче Рәфкать Ибраһимов язган иде. Хатта: «Авылда халык юлсызлыктан тилмерә. Тимер юл кичүеннән авыл башына кадәр бер чакрым арадагы юлның юл дип әйтерлеге юк. Казанга яки Арчага баручы машиналар, электричка тукталышына җәяүләп баручылар язын-көзен сазлыкка әйләнгән юлда интегеп йөрергә мәҗбүр. Авылны мескен хәлендә калдырып, юлсыз яшәтүне күңел кабул итми», – диелгән иде. Вазгыятьне үзебез күреп бәяләр өчен, юлга кузгалдык.

Юллар

Кәче авылы бик уңайлы җиргә урнашкан, чөнки Казанга да, Арчага да якын. Райондагы иң зур авылларның берсе дә әле ул. Бүген биредә 740 кеше яши. Мәктәбендә 71 укучы укыса, бакчасына 41 бала йөри. Клубы, берничә кибете, мәчете, чишмәләре бар. Авыл зур булгач, мәшәкатьләре, хәл итәсе мәсьәләләре дә байтак булып чыкты. Аның беренчесе юллар булса, икенчесе – күпер.

Тик Рәфкать Ибраһимов Казанда яшәү сәбәпле, юлларга кагылышлы соңгы яңалыклардан бик үк хәбәрдар булмаган, күрәсең. Соңгы 1,5–2 айда Сәйдәш, Күллек, Пионер урамнарына үзара салым акчасына вак таш түшәлгән. Үзара салым акчасы җитеп бетмәгәч, ярдәм кулы сузучылар да булган. Шуңа күрә авыл эчендәге юллардан зарланучы булмады. Без үзебез дә Пионер урамын барып күрдек. Чыннан да, юллары каралган иде.

– Юллар проблемасы – элек-электән килә торган мәсьәлә инде ул. Сүз дә юк, элек бик начар иде. Соңгы вакытта төрле программалар, үзара салым акчалары белән рәтләнеп килә үзе, – диде шушы урамда яшәүче Фиргать абый.

Марат Мөхәммәтҗанов та, бер ай элек кенә урамнарына таш түшәлгәч, хәлләр күпкә яхшырды, дип саный.

– Авыл советы башлыгы тырыша. Элек эре, уңайсыз таш түшәгәннәр иде. Хәзер вак таш (щебенка) салгач, юллар тигезләнде. Теге як урамнарга да салдылар. Аңа кадәр, чыннан да, юлларыбыз начар, бик пычрак була торган иде. Хәзер зарланып булмый, – диде ул.

Ә менә авыл башындагы Үзәк урам юлларын карарга кирәк. Коры көнне авырлыгы әллә ни сизелмәсә дә, яңгыр яуган вакытта халыкка шактый уңайсызлык китереп чыгарганын аңларга була иде. Авыл халкы да кат-кат искәртте бу турыда.

– Быел җәй ул юлга вак таш салдылар. Коры вакытта яхшы ул, ләкин яңгыр яуса, ашлык ташучы машиналар бозып та бетерергә мөмкин. Тимер юлның теге ягы да чокырлы-чакырлы. Машиналарга бик начар, – диде Марат Мөхәммәтҗанов.

Авыл советы башлыгы Руслан Гәрәев белән дә күрешеп сөйләштек. Аның әлеге вазыйфада эшләвенә алты гына ай икән әле. Шулай булуга карамастан, шактый эш башкарырга тырышканнар. Ә алда тагын да күбрәк эш көтә.

– Әйе, юллар проблемасы, чыннан да, бар, – диде ул. – Тимер юл ягыннан килә торган якынча 3 чакрым юл начар хәлдә. Быел анда таш җәйдек, ләкин алай гына булмый. Хәзер ул өлешкә асфальт җәйдереп булмас микән, дип тырышабыз. Сөйләшүләр бара. Ләкин быел гына була торган эш түгел ул. Бәлки, бер-ике ел узар әле.

Күпер

Безгә хат юллаган Рәфкать Ибраһимов халыкны борчыган тагын бер мәсьәләне күтәргән иде. Аның сүзләренчә, һәр ел язын Казансуның суы күтәрелеп, шактый мәйданны су баса. «Авыл аркылы Казансу елгасы ага. Аның да күпере бик начар, җитмәсә, язын бөтенләй су астында кала. Машиналы кешеләр транспортын авыл башында, кибет янында калдырып йөриләр. Бу да күңелне бик борчый», – дип язылган иде хатта.

Ташу суы бүлгән юлның бер ягында яшәүчеләр чишмәгә чыга алмыйча азаплангач, каршы якларның кибеткә юллары өзелгәч, асылмалы күпер ясап куйганнар. Су баскан вакытта җәяүлеләр шуннан йөри икән. Тик бу гына проблеманы хәл итеп бетерә алмый, билгеле. Руслан Гәрәев тә күпернең иң авыр мәсьәлә булуын әйтте.

– Күперне күтәртеп, яңадан эшләргә кирәк. Ә бу – шактый зур суммалар таләп итә торган эш. Мин килгәнче дә шактый йөргәннәр, әле дә төрле җирләргә хатлар юллыйбыз. Бер программага кереп булмас микән, дип йөрибез әле. Әлегә алдан әйтеп куйсак, дөрес үк булмас, – диде ул.

Руслан Гәрәев белән җәяүләп кенә чишмә, елга буйларын да карап мендек. Аны күрүгә, каршыбызга очраган һәр кеше үз гозерен әйтеп калырга тырышты. Кемгәдер баганадагы утны соң гына сүндереп, иртәрәк кабызырга кирәк, кайсындыр елгага ага торган пычрак су, кемнедер начар юллар борчый. Әйтерсең журналист килгәнне махсус көтеп торганнар. Кыскасы, авыл советы башлыгына эшләргә эш җитәрлек. Күперне, юлларны каратасы, чишмәне төзекләндерәсе, үзәкләштерелгән су үткәрәсе бар. Әлегә болары – иң зурлары.

– Чишмәне карасыннар иде, – дигән теләген дә җиткерде Дилә Габдриева. – Аның улагы бик начар. Бар халык эчәргә шуннан су ала. Мин кер чайкарга да төшәм әле. Шуның улагын яңартып, ян-якларын буяп куярга кирәк иде.

Без дә барып күрдек чишмәне. Чыннан да, авылда үзәкләштерелгән су булмагач, бар халык суны шуннан ала. Хәтта күрше авылдан да килеп алып китүчеләр бар икән. Чишмә яныннан кеше өзелми, кыскасы. Ә улагын, дөрестән дә, яңартып, кырыйларын буяп куясы бар.

– Чишмәнең улагы турында да беләм. Карый да башладым. Аны ясар өчен, 45 сантиметрлы агач кирәк. Такта ярдыру цехы тотучы авылдашыбыз Айдар Закиров белән сөйләшеп карадык. Андый киңлектәге агач табу бик авыр. Без инде тар такталарны ябыштырып эшләп карарга булдык. Быел ул эшне башкарып чыгачакмын, – диде Руслан Гәрәев.

Болардан кала, Казансу елгасы суыннан да бик нык зарландылар. Чыннан да, елга янына якыная башлауга, борынга сасы ис килеп бәрелде. Суы да ак төстә. Соңгы елларда Арча, Балтач районнары елгалары өчен иң зур проблема шушы инде. Халык, елгага Арча сөт комбинаты пычрак су агыза дисә дә, Руслан Гәрәев әйтүенчә, экологлар алып киткән анализлар бернинди дә нәтиҗә бирмәгән. Ягъни суда кимчелекләр табылмаган. Кыскасы, бу күренешнең сәбәбе әлегә кадәр ачыкланмаган.

Арча районы башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Гатиятовка да мөрәҗәгать итеп, юл һәм күпер проблемаларының хәл ителеше белән кызыксындык.

– Кәче авылы турында беләбез, – диде ул. – Әлегә тимер юлга кадәрге өлешенә вак таш түшәдек. Киләчәктә тимер юлның икенче ягына асфальт салырга кирәк булачак, чөнки ул ватылып беткән. Киләсе елда шул өлешкә «Главтатдортранс» оешмасы программасы кереп, вак таш түшәргә исәплибез. Шуннан соң асфальт җәйдерү планы бар. Шулай ук авылның Әтнә юлына тоташа торган ягына асфальт салу һәм яңа күпер төзү планы да бар. Ләкин әлеге эшләрнең төгәл вакыты билгеле түгел.

«Безнең урам иң яхшысы» 

Гомумән алганда, авылның халкы шөкер итеп яши. Алар белән аралашкан вакытта, үзләрен борчып тора торган мәсьәләләрне күтәрсәләр дә, яхшылыклар турында да бик теләп сөйләделәр.

– Авылыбыз турында бер начар сүз дә әйтә алмыйм, – диде Әнисә Мөхәммәтшина. – Ә инде урамыбыз халкын мактап туя торган түгел. Безнең урам (сүз Пионер урамы турында бара. – Авт.) авылда бер. Без бик тату яшибез. Бай да түгелбез, хәерче дә тормыйбыз. Барыбыз да урта хәлле тормыш алып барабыз. Ачуланышуны, сүзгә килешүне, көнләшү-хөсетлекне гомумән белмибез. Әнә күршебез Назыйм абый, бал аерткач, шушы урамда яшәүче һәр гаиләгә өлеш чыгарды. Коръән ашларына чит кешене чакырасы да юк. Барысы да – үзебезнең урам кешеләре. Электән шундый булдык. Узган ел коронавирустан бер-бер артлы ике ир-ат үлде. Бик авыр кичердек бу югалтуларны.

Аның сүзен Дилә Габдриева да куәтләде.

– Сөенечле хәл буламы, көенечлеме – барысы да уртак. Бер ел элек ирем үлеп китте. Кайгымны бергә күтәрдек. Күршеләремә елый-елый рәхмәт укыйм. Бер көн дә калмыйлар, кереп, хәлне белешеп торалар. Туганнарым үзләренә чакырган иде. «Бу кешеләрне калдырып, ничек китим? Нәрсә сөйлисез сез?» – дидем. Урамыбызга яңа гаиләләр дә кайтты. Алар да безнең төслегә әйләнеп бетте инде, – диде ул.

Урамның иң өлкән кешесе Асия апа да күршеләренең сүзләрен җөпләп куйды:

– Кияүләр үзләренә бик чакыра, ләкин минем беркая чыгып китәсем килми. Күршеләрем хәлемне белеп тора, нинди йомышым булса, алар йөгереп керә. Безнеке кебек урам башка бер генә җирдә дә юктыр.

Яшь җитәкче булса да, Руслан Гәрәев тә халык белән уртак тел табып эшләргә тырыша, дигән фикер калдырды.

– Авылның халкы ошый миңа. Күмәк, бердәм. Яшьләре актив, – диде ул. – Сабан туе, башка мәдәни һәм спорт чаралары уздырган вакытта аеруча күренде ул. Үзем дә халык белән аралашырга яратам, аларның сүзләрен тыңлап, булдыра алганча гозерләрен үтәргә тырышам. Дөрес, эш вакытында төрле хәлләр булгалый анысы. Ләкин аннан башка күңелсез дә булыр иде.

Зөһрә Садыйкова

Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов


Фикер өстәү