Газетага язылу

Җанатарлар: «Безнекеләр җиңсен дип, намаз укыйм»

Ютазы районының Бәйрәкә Тамак авылында яшәүче 100 яшьлек тыл ветераны Хөбәйбә Баязитова – «Ак Барс» хоккей командасының тугры җанатары. Уеннарның берсен дә калдырмый, уенчыларны исемләп белә, мөмкинлек туганда, боз өстендәге көрәшне хәтта стадионга да барып күзәтә.

Җанатарлар: «Безнекеләр җиңсен дип, намаз укыйм»

Хөбәйбә апа өлкән яшьтә булса да, саулыгына зарланмый, тик колаклары гына начар ишетә. Шуңа күрә аның кызы Асия Чернова белән сөйләштек.

– Әнинең «Ак Барс» командасы белән кызыксынуы унбиш еллар элек башланды. Ул вакытта киявебез бик яратып карый иде хоккейны. Шуннан бирле команданың бер генә уенын да калдырмыйча карый. Барлык уенчыларын белә, кагыйдәләрне дә аңлый. Инде хәзер колагы начар ишетә, алай да, карамый калганы юк. Данис Зариповны бик яратып карый торган иде, хәзер дә телевизорда ул күренеп китсә, якын кешесен күргәндәй сөенә. «Салават Юлаев» белән уйнаганнарын бик ошата, – ди Асия апа.   

Асия апа үзе Түбән Кама шәһәрендә яши. Без шалтыратканда, әнисе Хөбәйбә апа да кызында кунакта иде.

– Вакыты туры килгәндә, әнине Түбән Камада боз сараена алып барабыз. Быел да берничә тапкыр бардык. Бервакыт кассага билет сатып алырга дип чиратка баскач, әнинең яше белән кызыксындылар. Өлкән яшьтә икәнен һәм хоккейны бик яратуын белгәч, уенны бушлай карарга рөхсәт иттеләр. Аннан соң стадионда да игътибар күрсәттеләр, команданың шарфын һәм шапкасын бүләк иттеләр, фотога төштеләр. Әнинең күңеле булды инде. Өлкән кешегә күп тә кирәкми бит, – ди кызы.  

Хөбәйбә әбине 100 яшьлек юбилее белән котлап, хоккейчылар Илья Сафонов һәм Илья Карпухин ведеокотлау да юллаган. Юбилей көннәрендә аны Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «ТАССР оешуга 100 ел» медале белән бүләкләгән. Ә «Ак Барс» клубының башкарма директоры Мансур Усманов Хөбәйбә әбигә «100» саны язылган уен кофтасы тапшырган.

– Әниебез – тормышны яраткан, гомер буе тырышып яшәгән кеше. Яшь чагында җир сөргән, ашлык чәчкән, ат белән элеватордан иген ташыган, озак еллар ат караган, терлекчелектә эшләгән. Авырлыкларны күп күрсә дә зарланмады ул. Хәзер авылда сеңлем белән яши. Кышкы айларда шәһәргә алып киләм. Үзем хоккей белән кызыксынмыйм, тик уен буласы көнне бер нәрсә дә планлаштырмыйбыз, чөнки әнине телевизор яныннан алып китеп булмаячагын яхшы беләбез. Аның яратып каравын күргәч, үзебезнең дә күңел була, – ди Асия Чернова.   

«Минем фаразлар дөрес була»

Лаеш районының Кече Елга авылыннан 72 яшьлек Гөлфирә Кадыйрова да – «Ак Барс» командасының тугры җанатары.

– Кияүгә чыккач, авылга күченеп кайттык без. 1976 ел иде бу. Шул вакыттан бирле хоккей карыйм. Бик яратам. Һәр уенын көтеп алам, бөтен кагыйдәләрен беләм. Уен вакытында тын аларга да куркып торам. Хоккейчылар белән бергә сөенәм, бергә көенәм. Егылсалар, ялгышсалар, кызганам. Кайвакыт хөкемдарлар биргән җәзага ачу да чыга, гадел түгел кебек тоела. Җиңелсәләр, бик борчылам. Аннан соң: «Ни өчен шуның кадәр борчылам соң әле мин? Җиңсәләр дә, безгә ни файда инде?» – дип уйлаган чаклар да була. Ләкин андый уйлар бик тиз тарала, чираттагы уенны да нәкъ шулай көтеп алып, бирелеп карыйм, – ди Гөлфирә апа.

Хоккейны Гөлфирә апаның ире дә бик ярата, тик шулай да командага тугрылыгы белән хатынына җитә алганы юк ди.

– Кайвакыт бабаем иртәрәк йокларга ята. Уен нәтиҗәләрен йокысыннан уятып яки иртәнге намазга торгач әйтәм. Мин әле, уенчыларыбыз җиңсен дип, намаз да укыйм, догалар да кылам. Менә хәзер плей-офф бара, аларны инде аеруча да бер эчке дулкынлану белән көтеп алабыз. Уенчылардан үзебезнең татар егете Данис Зариповны бик ярата идем. Александр Радулов да бик әйбәт уйнады, үзе дә истә кала торган, игътибарны җәлеп итә торган уенчы булды. Хәзер араларыннан берсен дә аерып кына әйтә алмыйм, – ди ул.

Гөлфирә Кадыйрова әйтүенчә, уенны карарга бик яратса да, Казанга килгәне юк.

– Мин гомер буе авылда сыер саудым, зур шәһәрләргә чыгып йөрергә яратмыйм. Өемдә телевизор караудан да яхшысы юк. Бабаем: «Бүген кайсы җиңә?» – дип сорый да, теге яки бу команданы әйтәм. Һәм күп очракта минем фаразлар дөреслеккә туры килә. Бу сезонда да егетләребезгә бары тик уңышлар гына елмайсын, дип телим, – ди ул.    

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Озын һәм актив гомер» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре