Документ. Паспорт сериясен һәм номерын, ИНН, СНИЛС, документларның фотосурәтләрен. Аферистлар боларны белгән хәлдә кредит алырга яки сезнең исемгә яңа телефон номерын теркәтергә мөмкин.
Шәхси фото. Фото-видеолардан алдау яки куркыту максатында файдаланулары бар. Шуңа күрә аларны флешкада яки «облако»да саклау дөрес булыр.
Пароль. Банклар кушымталары, социаль челтәрләргә керү парольләрен смартфонда саклау зур куркыныч белән яный. Аларны кәгазьгә язып саклаудан да яхшысы юк. Белеп торыгыз: мошенникларга исемне һәм туу датасын берләштергән парольләрнең очына чыгуның бернинди дә кыенлыгы юк. Шул рәвешле алар шәхси мәгълүматларыгызны гына белгән хәлдә дә сезнең исемгә кредит рәсмиләштереп куярга мөмкин.
Банкның СМС-хәбәрләре. Аферистлар хезмәт хакы күчерү һәм товар сатып алу турындагы СМС-хәбәрләрдән керемегез, башкасы турында бик күпне белергә мөмкин. Шуңа күрә банктан килгән хәбәрләрне әледән-әле чистартып, юкка чыгарып торыгыз.
Шәхси чатлар. Угры яки парольне «ватучы» иң элек шул шәхси язышуларны игътибар белән укып чыгачак. Документлы, парольле, шәхси мәгълүматлы хәбәрләрне кичекмәстән бетерегез.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез