Гастрольләрнең ачылышында Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев һәм театрның сәнгать җитәкчесе Илгиз Зәйниев артистларга уңышлар теләде һәм «Нур» театрын «тугандаш театр» дип атадылар. Иҗади сәфәр И. Юзеевның «Гашыйклар тавы» пьесасы буенча режиссер Айдар Җаббаров куйган «Тау» спектакле белән ачылды. Театрның бу әле Камал театрының яңа сәхнәсендә беренче чыгышлары.
Әлеге әсәрне инде шактый театрлар сәхнәләштергән иде. Андагы мәхәббәт тарихы тамашачыны беркайчан да битараф калдырмады. Һәм менә Айдар Җаббаровтан, аңа хас булганча, яңа караш, яңа алым өстәлгән. Декорацияне генә алыйк (куючы-рәссам – Булат Ибраһимов). Сәхнәне тутырып куелган корылма бер караганда – баскыч, икенче карасаң – тау, өченчесендә яу кырына да әйләнә. Тормышның борма юлларын да хәтерләтә. Һәм менә шунда геройларның язмышлары бер-бер артлы алмашына, вакыйгалар үрелеп бара. Айдар Җаббаров Сәет белән Мөнирәнең яшь вакытын һәм олыгайган көнен параллель алып бара, моның өчен сәхнәдә берьюлы икешәр артист чыга һәм алар шул дәрәҗәдә бер-берсен тулыландыра, син спектакльне фильм кадрларын карап утыргандай күзәтәсең.
Спектакльнең музыкаль бизәлеше дә игътибарга лаек. Бу – шулай ук Айдар Җаббаров хезмәте. «Тау» спектакленә дә режиссер һәрвакыттагыча Совет чорының популяр җырларын оста кертеп җибәргән. Биюләр өчен дә афәрин диясе килә. Аларны сәхнәгә Софья Гуржиева куйган. Яшь Мөнирә белән яшь Сәетне Илгизә Муллабаева һәм Айдар Хөснетдинов башкарды. Артистларның үзара хисләре аларның уенында җитеп бетмәде кебек. Ә менә биюдә мәхәббәт кичерешләре, геройларның холкы күбрәк чагылыш тапкан иде, минемчә.
«Нур» театры артистлары Айдар Җаббаров белән иҗат итүдән зур канәгатьлек хисе алган. Спектакль «Алтын битлек» премиясенә дә тәкъдим ителгән. Алар аны 2 майда Мәскәүдә Е. Вахтангов театры сәхнәсендә уйнаячак.
Өч сәгатьтән артыкка сузылса да, тамашачы спектакльне тын да алмый карады, бик җылы кабул итте, алкышларга күмде.
Бу – «Нур» театрының Казанга җиденче гастроле. Алар Уфа тамашачысы аша сынау узган спектакльләребезне алып килгән. Көн саен төрле режиссер куйган иҗади хезмәтләрне карарга мөмкин булачак. «Жанр төрлелеген дә, тематика киңлеген дә, драматурглар исемлеген дә күз уңында тоттык», – ди театрның әдәби-драматургия бүлеге җитәкчесе Гөлнур Заһидуллина.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез