– Миләүшә Мөнировна, соңгы вакытта сабыйларның теле соңрак ачылу, сакаулык очраклары еш күзәтелә башлады. Авазларны дөрес әйтмәсә, баланы ничә яшьтә логопедка күрсәтергә кирәк?
– Баланың беренче авазларын ишетү – әти-әни өчен зур сөенеч. Әмма вата-җимерә әйткән сүзләрен ишетсәләр дә, моны төзәттерү турында уйламыйлар. Норма буенча бала 3 айдан 6 айга кадәр гүли. Өлкәннәр никадәр күбрәк сөйләшсә, баланың гүләве дә тизрәк башлана. Бу чорда сабый өлкәннәрнең сөйләшүенә колак сала, ә 6–10 айларда бытылдый башлый. 1 яшьтә бала үзенең беренче сүзләрен әйтә. Алар 10–15 кә җитәргә мөмкин. Әннә, әттә, әбә һ.б. 2 яшьтә баланың сөйләмендә 3–4 сүздән торган җөмләләр барлыкка килә. 3 яшьтә яхшы сөйли башлый. Аваз әйтелеше һәм грамматик яктан сөйләме дөрес булмаска мөмкин. Бу – сәламәт балага хас күренеш. Ләкин, кызганыч, соңгы елларда сөйләм үсеше җитлекмәү яки бөтенләй тоткарлану кимчелекләре булган балалар саны арта бара. Дөрес сөйли алмаган бала ояла, фикерен төгәл аңлатып бирә алмый, ә мәктәпкә киткәч, әлеге кимчелекләр балага укырга комачаулаячак. Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның сөйләмендә күбесенчә тартык авазлар бозылып әйтелә. Бу – авазны бозып әйтү, бер авазны икенче авазга алыштырып, бутап әйтү яки авазны бөтенләй төшереп калдыру очраклары. Бала биш яшьтә дә авазларны бозып әйтсә, аны логопедка күрсәтергә кирәк. Алар һәрбер балалар бакчасында бар. Шунысы борчый: сәламәтлекләрендә проблемалар булган балалар саны нык күбәйде. Соңгы елларда алар өчен күп кенә балалар бакчаларында махсус төркемнәр ачылды һәм мондый балаларга төрле яклап ярдәм күрсәтелә. Алар белән педагог-психолог, укытучы-логопед, дефектолог, тәрбиячеләр эшли.
– Сөйләм үсеше тоткарлануның сәбәпләре нәрсәгә бәйле?
– Сәбәпләр төрле булырга мөмкин. Болар – балада ана карынында ук барлыкка килгән тайпылышлар, әти-әниләре кичергән авырулар, туганда алган җәрәхәтләр, нерв системасы җитлекмәгән булу, баланың 1 яшькә кадәр еш авыруы, колак ишетмәү һәм башкалар. Бигрәк тә бала белән әти-әни арасында аралашу булмау күзәтелә. Ә бит баланың сөйләм телен үстерүдә гаиләнең роле әйтеп бетергесез. Балалар күп вакытын телевизор, гаджетлар каршында үткәрә. Әти-әниләрнең, мультфильмнар балаларны сөйләшергә өйрәтә, дигән фикерләре ялгыш. Бала тере сөйләмне ишетергә тиеш.
Кызганыч, татар милләтеннән булган күпчелек әти-әниләр бала белән тырыша-тырыша русча, ә калган якыннары белән татарча сөйләшә. Нинди телдә тәрбияләү мәсьәләсен хәл итеп, алар рус телен сайлый. Әгәр бала туган телендә яхшы сөйләшә башласа, аның сөйләменә икенче тел кертүдән берни куркыныч юк. Икетеллелек буенча күп бәхәсләр бара. Минем фикеремчә, ана телендә тәрбия алган бала башка телләрне дә яхшы үзләштерә. Балаларыбыз ике телне дә камил белеп үссеннәр иде.
Ә инде авазларны дөрес әйтергә өйрәтмичә, ата-аналар баланы, мәсәлән, театр, инглиз телен өйрәнү шикелле түгәрәкләргә йөртмәсен иде.
– Сөйләмдәге кимчелекләрне булдырмый калу өчен нишләргә?
– Проблема туганны көтеп тормаска, баланың беренче көненнән үк ашату, коендыру, йоклатуны сөйләм белән бәйләп барырга кирәк. Монда халык авыз иҗаты ярдәмгә килә инде.
Мәсәлән:
Шәфкатьле бала булсын,
Сүзе үтемле булсын,
Үс-Үс-Үс-с-с.
Бигрәк тә баланың ишетү сәләтен үстерергә кирәк. Моның өчен аның игътибарын үстерергә, тирә-юньдә ишетелгән тавышларны танырга өйрәтү мөһим. Мәсәлән, «Бу нәрсә тавышы?», «Нәрсә кычкыра?» кебек сораулар биреп, баланы тыңларга, ишетергә өйрәтергә мөмкин.
Баланың телен ачуда, сөйләмен формалаштыруда бармак уеннарының әһәмияте дә зур. Бармак уеннарын балага 6–7 ай вакытта башларга кирәк. Бу уеннар әле баланың күңелен күтәрү, кәефен яхшырту, көлдерү чарасы да булып тора.
Бала белән уйнаганда сулыш алу күнегүләренә игътибар бирергә кирәк. Ваннада коенганда күбек яки уенчык көймә өреп уйнаса, урамга чыккач, чәчәкләр, яфраклар өреп уйнарга була.
Баланың тел торышы авазны дөрес әйтмәскә җайлашкан булса, төрле артикуляция күнегүләреннән башка дөрес сөйләмгә күчеп булмый. Бу күнегүләрне һәр көн кабатларга кирәк. Артикуляция гимнастикасының төп максаты – теге яки бу авазның ясалышында катнаша торган артикуляция әгъзаларының тулы һәм дөрес хәрәкәтләнүен булдыру.
Укытучы-логопед та авазларны бозып сөйләүче балалар белән эшне шушы юнәлештә башлый. Иң элек баланы бирелгән авазларны ишетеп таный, аларны бер-берсеннән аера белергә өйрәтәбез, аннан соң эшне аерым авазлар белән генә түгел, ә сүзләр өстендә башлыйбыз.
Әти-әниләргә шуны әйтәсем килә: бала белән күбрәк сөйләшегез! Белгечләргә мөрәҗәгать итәргә курыкмагыз!
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез