Газетага язылу

СВО ветераннары эшсез калмаячак

Кайткан кеше ялгыз калырга тиеш түгел! Казан дары заводында СВО ветераннарын эшле итү, аларга ярдәм чараларын вакытында күрсәтү турында сөйләштеләр. «Татарстан – яңа гасыр» депутатлар төркеме һәм «Татарстан – яңа гасыр» республика иҗтимагый хәрәкәте оештырган чарада Дәүләт Советының Мактаулы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин да катнашты.

СВО ветераннары эшсез калмаячак

Фәрит Мөхәммәтшин әйтүенчә, дәүләт республика предприятиеләрендә махсус эш урыннары булдыруга аерым игътибар бирә. «Татарстанда кече һәм урта предприятиеләр саны 185 меңгә җитте. Махсус хәрби операция башлангач, анда катнашучыларның хезмәт гарантияләре, СВОдан кайткан ветераннарны эшкә урнаштыру мөһим мәсьәләгә әверелде», – диде ул. Өлешчә мобилизация башланганнан бирле федераль дәрәҗәдә СВОда катнашучылар һәм аларның якыннарына ярдәм итүне күздә тоткан 164 закон кабул ителгән. Россия Федерациясендә халыкның мәшгульлеге турындагы законга үзгәрешләр дә кертелде. Хәзер СВОда катнашучыларның гына түгел, аларның якыннарының да өстенлекле шартларда эшкә урнашу мөмкинлеге бар. Ә аларны эшкә алган оешмалар исә социаль предприятие статусына һәм дәүләт ярдәменә ия була. Күптән түгел Дәүләт Советында СВОда катнашучылар өчен эш урыннарына квота булдыру, махсус шартлар тудыру турында закон кабул ителде. «Дәүләт батыр егетләргә үзләре сайлаган юнәлеш буенча белем алу мөмкинлеген дә бирә. Депутатлар Ватанны саклаучыларны һәрдаим күз уңында тотарга, аларга тиешле ярдәм күрсәтергә тиеш. Алар ышаныч белән яшәсен. Эш бирүчеләрнең исә социаль җаваплылык күрсәтүе мөһим. Хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру, табыш алу бар. Әмма җәмгыять һәм дәүләт мәнфәгатьләрен дә исәпкә алырга, иминлек һәм үсеш турында да уйларга кирәк», – диде Дәүләт Советының Мактаулы Рәисе. Ә депутатларның бурычы – әнә шуларның үтәлешен тәэмин итү.

«Татарстан – яңа гасыр» иҗтимагый хәрәкәтенең югары советы башкарма комитеты рәисе Алсу Тарханова сүзләренчә, республикада СВО ветераннарын эшкә урнаштыру системалы рәвештә алып барыла һәм бу – бөтен ведомстволарның бергәләп эшләвенең нәтиҗәсе. «Татарстан – яңа гасыр» депутат төркеме җитәкчесе Артур Габделҗанов та махсус хәрби операция ветераннары белән эшләгәндә бердәмлек кирәк, дигән фикердә. «Нәрсәдер эшләү генә түгел, бу хакта сөйләшү дә мөһим. Әйтик, алар арасында яңа тормышка әзер булмаганнары да бар. Яшәү рәвешләре дә үзгәрә. Тормышта үз юлларын тапсын өчен, юнәлеш бирергә, терәк булырга кирәк», – ди ул.

Татарстанның хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Клара Таҗетдинова әйтүенчә, республикада яшәүче 7,5 мең СВО ветеранының 8 проценты гына эшләп йөри.

– Калган егетләр тернәкләндерү курслары уза. Хәрби шартлардан тыныч тормышка кайткан егетләр өчен үз урыннарын табарга вакыт кирәк. Аларны да аңлап була. Шуңа күрә без егетләргә һәрчак ярдәм итәргә әзер. Вакансияләр ярминкәсендә дә аларга эш тәкъдим итәләр. Республиканың 400 эш бирүчесендә 2800 вакансия бар. Бүген 73 кеше үзенә туры килердәй эш эзли. Без алар белән элемтәдә торабыз, – диде ул.

Казанның дары заводында 23 махсус хәрби операция ветераны эшли. Заводның генераль директоры Александр Лившин әйтүенчә, әле аларда тагын 352 кешене эшкә урнаштыру мөмкинлеге бар.

Махсус хәрби операциядән кайткан егетләрнең күбесе элек эшләгән урыннарына урнаша. Кемнәрдер шул ук оешмада башка эшкә күчә. Сер түгел, аларның күбесе сәламәтлеген югалтып, кимчелекләр белән кайталар.

Очрашуда Яшел Үзәндә яшәүче СВО ветераны Эмиль Дәүләтшин да бар иде.

– Мин СВОдан яраланып кайттым. Ул чакта бар да беткән төсле иде. Кая барырмын, ничек яшәрмен дип тә уйладым. Ә бит тормыш дәвам итә. Менә шул чакта үзебездәге заводка эшкә алдылар, – ди Эмиль. – Эшем ошый, зарлана алмыйм. Акчасын да түлиләр.  Үзеңне кулга алырга, яшәр өчен көч табарга кирәк. Дәүләт ярдәм итәр ул, үзең дә тырышмыйча булмый.

 

 

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луганск , донецкая , луганская , переселенцы , украина , фейк , санкции , импортозамещение , "служба по контракту" , мобилизация , мобилизованные , "специальная военная операция" , "герой ро

Көн хәбәре