Газетага язылу

4 баласын берүзе үстерүче Рузилә Зыятдинова: «Тормышым тоташ борчулардан тора»

Казанда яшәүче Рузилә Зыятдинова дүрт баласын берүзе үстерә. Ике сабыеның сәламәтлегендә тайпылышлар бар. Табиблар моннан бер ел элек Рузиләнең үзендә яман шеш күреп ала. Бүген ул зур операцияләр, химия терапияләре үтеп, яшәр өчен көрәшә. Тормышы җиңел булмаса да, кешедән ярдәм сорарга ояла. Аның турында безгә күршесе хәбәр итте.

4 баласын берүзе үстерүче Рузилә Зыятдинова: «Тормышым тоташ борчулардан тора»
Фото: шәхси архивтан

 – Гомеремдә дә газета аша кешеләрдән ярдәм сораганым булмады. Әмма тормыш үзенекен итә икән, – ди Рузилә. – Башкортстан кызы мин. Моннан 20 ел элек Казанга укырга килдем. КФУның биология факультетында белем алдым. Ә аннары бер егет белән дуслаштык. Очрашып йөргәндә бар да яхшы тоелса да, бер түбә астында яши башлагач, гаиләдә тынычлык югалды. Артка юл юк, түзәргә кирәк, дип яшәдем дә яшәдем. Ирем кызу кеше иде. Кул күтәрергә дә күп сорап тормады. Тормышыбыз тынгысыз булса да, дүрт балабыз туды. Гел тавыш-гауга булгач, аларның да сәламәтлеге какшады. Ике кызымнан соң туган улларымның берсендә неврологик, икенчесендә психологик тайпылыш барлыгы ачыкланды. Сабыйларым да авыру булгач, гаиләнең иминлеге бөтенләй бетте. Ә аннары ирем безне өйдән куып чыгарды. Бер тиен акчасыз калдым, өйдән хәтта әйберләремне дә алып чыга алмадым.

 Дүрт баласы белән урамда калган Рузилә туган якларына юл тота. Балалар мәктәпсез, бакчасыз кала. Башкортстанның кечкенә генә бер авылында яңа тормыш кору җиңел булмый. Балаларны укырга башка авылга йөртергә кирәк. Ә машина юк. Шулай итеп, алар кабат Казанга кайта.

– Ирем балаларга алимент түләүдән баш тартмады. Шул акчага ышанып, без Казанга кайттык. Иремнең туганнары да, монда килегез, дип чакырды. Аерылышканда бик каты бетерендем. Ашаудан калдым, кан анализларым түбән тәгәрәде. Үземдә гел хәлсезлек сизеп, озак йөрдем. Тормыш мәшәкате басты, – ди ул. – Дүрт балам булгач, көнозын эшләп булмый. Ә яшәргә кирәк. Шунда мине бер дустым клининг оешмасына чакырды. Анда үзеңә бирелгән заказны эшлисең дә өеңә кайтасың. Акчасын да шундук бирәләр. Шулай итеп мин җыештыра башладым. Ә хәлсезлек артты гына. Аптырагач, табибларга күрендем. Алар берни тапмады, дарулар биреп кайтарды, тик хәлем үзгәрмәде. Колоноскопия узарга баргач, дөньямның асты өскә килде. Онкологлар эчәкләремдә яман шеш тапты.

Баксаң, нәселләрендә моңа кадәр дә эчәк яман шешеннән авыручылар булган.

– Табиблар көчле стресс кичергәнсең, диләр. Минем тормышым тоташ борчулардан тора инде ул. Бүген балаларыма нәрсә ашатырмын, нәрсә кидерермен дигән чаклар да булмады түгел, булды. Үзем турында бөтенләй оныткан вакытлар да күп иде. Туганнарым авырса да, ул авыру миндә дә булыр, дип уйлап та карамадым. Әтинең апасы 50 яшендә эчәк яман чиреннән үлеп китте. Икенче апабызның авыруын вакытында күреп алдылар, – ди Рузилә. – Эчәкләремне гел күрсәтеп торам. 3 айдан 3 айга табибларга йөрим. Миңа алар тормыш рәвешен бөтенләй үзгәртергә куштылар. Ә мин балаларым хакында уйлыйм. Безнең бит торыр җиребез дә юк. Кеше фатирын яллап яшибез. Беренче елларда 20 мең сум түләсәк, хәзер бер ай өчен 42 мең сум акча кирәк.

Рузиләнең иң олы баласына – 13, кечесенә 8 яшь. Авыру уллары белән һәрдаим шөгыльләнергә, тернәкләндерү курсларына йөртергә кирәк. Кечесенә психиатрлар инвалидлык тиеш дигән. Әлегә Рузилә шул мәшәкать белән йөри.

– Балаларым ирем белән соңгы мәртәбә 1 ел элек күрешкән иде. Ул аларның өчесен үзенә яшәргә дә чакырды. Тик сабыйларымның минем яннан китәсе килми. Аннары мин дә аларсыз ничек яшим? Бу мине бөтенләй бетерәчәк, – ди Рузилә. – Бик авыр чакларымда догалар укып тынычланам. Күршем бик яхшы. Әле минем хакта сөйләп, социаль челтәрләргә дә куйган булган. Әкренләп гаиләбезгә ярдәм итүчеләр булды. Үзебезнең яшәр урыныбыз булмау да бик читен. Кешегә акча түлисе булгач, ай да тиз үткән кебек. Фатир алу безгә буй җитмәслек хыял инде ул. Белмим, тормышка ашармы, юкмы? Кредит куркыта. Казан читенәрәк китеп урнашыр идек, балаларны йөртергә машина юк. Яшәп торган урыныбыз мәктәпкә дә якын, бакчабыз ишегалдында гына. Онкология хастаханәсе дә ерак түгел. Әлегә ничек тә яшәргә тырышам. Бәлки, бер могҗиза булып, безнең тормышыбыз үзгәрер. Шул чакта мин дә башкаларга ярдәм кулы сузар идем, дип хыялланам.

Рузилә Зыятдиновага ярдәм итәргә теләүчеләр әнисе Земфира Рәфыйк кызы исеменә теркәлгән картага (Сбербанк) акча күчерә ала. Карта 89378358370 телефон номерына беркетелгән.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Һәр кешегә сәламәтлек” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре