Монда барысы да танымаслык булып үзгәргән иде: таулар чүккән, күлләр саеккан, чишмә кибеп корыган; кайчандыр җил уңаена түбәсен кыңгыр салып утырган өйләр урынында исә кияү көткән кәләштәй бизәнгән-ясанган ташпулатлар кукрая, җилкапка һәм читән койма дигәнне күптән оныткан ишегаллары чебен түгел, җил дә үтеп керә алмаслык калай, алай гына да түгел, шул калай өстеннән чәчәкләп-чуклап беркетелгән тимер рәшәткә артына поскан иде. Шул ук вакытта монда берни дә үзгәрмәгән: кешеләр барысы да нәкъ элеккечә иде. Җанның олылыгына йә булмаса ваклыгына заманның бер катнашы да юк, ахрысы...
Усай авылы Сабан туе ел саен бер үк урында – сылу каеннар белән уратылган, җир җиләге түшәлгән түгәрәк аланда үтә. Аланнан әллә ни ерак түгел, инде суы тәмам саегып, уч төбе кадәр генә калган Каз күле шәйләнә. Авыл үзе таулы урында урнашкан: озын-озын өч урамга тезелгән йортлар барысы да шактый текә бер тау итәгенә сыенып утырган, каршы яктагы тау битенә менеп карасаң, түбән оч белән югары очны иңләргә караш җитми. Аскы урамдагыларның бәрәңге бакчасы чал өянкеләр белән каймаланган инеш ярына килеп тоташа. Иң өске урамдагылар, без сездән киммени дигәндәй, тау башына кайчандыр яшь каен үсентеләре утырткан булганнар – инде алар да ипләп кенә картаеп килә. Гөлсәйдәнең авыл Сабан туена беренче тапкыр гына кайтуы түгел. Монда туган-тумачасы булмаса да, балачак дусты Асия йортында һәрчак көтелгән кунак ул, ире Сөләйман исән чагында да сирәк кенә булса да кайткалап йөрделәр. Ул чакларда Асия дә пар канатлы, Разифы белән чөкердәшеп яшәп ята иде. Ирләр икесе дә гүр иясе инде.
Гөлсәйдәне, читтән кайткан олы кунагыбыз, авылдашыбыз дип, Сабантуйда президиумга утырттылар, хәлдән килгәнчә кунак иттеләр. Үзе таныган, аны таныган авылдашлары берән-сәрән генә калып барса да, кочып күрешердәй, исәнлек сорашырдай кешеләр байтак иде. Гөлсәйдә бераздан мәйдан тирәсенә чыкты, елашып-көлешеп, авылдашлары белән күреште. Аннан, бәйрәм төгәлләнүгә таба барганда, эскәмиягә, үзенекеләр янына килеп утырды. Шулвакыт аның артында кемнеңдер:
– Без дә гомер буе бил бөгеп эшләдек, күрүче дә, белүче дә юк, – дип борын астыннан мыгырдаганы ишетелде. – Авылдан чыгып качкан кулак балаларын әле һаман күккә чөяләр, түргә утырталар!
Гөлсәйдә карчыкның тәне эсселе-суыклы булып китте. Әллә кайчан онытылган, инде беркемнең дә телендә калмады дип уйлаган сүз бәгырен хәнҗәр урынына телеп үтте. Ипләп кенә артына борылып карады. Үзеннән бер адым гына читтә гәүдәсе урталай бөгелгән, шәмәхә төстәге яулыгы астыннан ярты башы күренеп торган, карчыга борынлы, төссез күзле кортканы кемгә охшатырга да белмәде.
Авырткан билен угалап утырган Асия ахирәте, борылып та тормыйча:
– Кем булсын, теге оч Мәгъфия бит. Атасы Мирхәтне онытмасаң... – дип терсәк очы белән төртеп куйды.
Онытырсың... Аны гына түгел, сугыш елларында олысы-кечесенең җелегенә төшкән бәндәләрне онытырлыкмы... Гомумән, үткәннәрне онытырлыкмы...
***
– Әткәйне корт чакты! – Гөлсәйдә еламсырап ишектән атылып кергәндә, Хәдичә ике кулына бияләй киеп, мич куеныннан чуен чүлмәк алып маташа иде.
– Котымны аласың бит! Нигә дөнья яңгыратып кычкырасың? – Тавышын күтәрми генә кызын битәрләгәндәй иткәч, Хәдичә елмаеп куйды. – Атаң мактана иде, мине гомердә дә корт чакканы юк дип, чират җиткән икән. Кая, салкын су булса да куйыйк... – Шулай дип сөйләнә-сөйләнә, янындагы агач кисмәктән ярты чүмеч су алды, шадра сөлгене эләктерде дә җитез адымнар белән ишегалдына ашыкты.
Әмирхан ян бакчада үзе утырткан алмагачы янында кайнаша иде, йөзе теше сызлаган кешенекедәй чытык. Хәдичә, елмаюын күрсәтмәскә тырышып, борчылган кыяфәт белән аңа кулындагы юеш сөлгене сузды.
– Нәрсәгә бу? – Әмирхан аптыраган кыяфәт белән хатынының күгелҗем күзләренә күтәрелеп карады.
– Корт чакты ди бит, шешеп чыкмасын, дим.
– Ә-әй... – «Таптың сөйләр сүз» дигәндәй, ир кискен итеп кулын селтәде, иелеп, кечкенә көрәк белән агач төбе йомшартуын дәвам итте. Бераздан гына, йөзен ачмыйча: – Угын алдым – вәссәлам... Корт нәрсә ул, кешеләр чакса яман... – диде.
Әнисенең озын күлмәге артына посып торган Гөлсәйдә колакларын шомрайтты: менәтерәк, кеше дигәнең ничек чаксын инде... Әтисенең шул булыр, телендә гел табышмак.
– Атасы... – Хәдичә иренең сәбәпсез борчылмавын белеп, шомлана төште. Сүзен әйтеп бетермәде, кызына борылды. – Балам, бәбкәләргә үлән турап ал әле, яме, – дип, артындагы «озын колак»ны җайлап кына өйгә озатты. Аннан, көрчеккә терәлгәндәй, тагын тукталып калды. Иренең бөкрәя төшкән озын гәүдәсенә, киң җилкәләренә, маңгай турысыннан өскә кайтарылып торган дулкын чәчләренә сөеп тә, куркынып та карап куйды. – Бер-бер хәл булдымы әллә?
Әмирхан янә тиз генә җавап кайтарырга ашыкмады. Тураеп басты да инде эңгер эленеп килгән урамга койма өстеннән күз ташлады, нәрсәдәндер шикләнгәндәй, башын кыңгыр салып, тыңланып торды. Аннан:
– Иртүк районга төшеп җитәргә куштылар, – диде ишетелер-ишетелмәс кенә.
– Ай Аллам! – Хәдичәнең йөрәге урыныннан купты. Соңгы араларда иренең мәктәптән еш кына сүрән йөз белән кайтып керүе, артык җәелеп сөйләшмәве күңеленә торып-торып шом сала иде, тел тибрәтеп үзе сүз катмагач, артыгын төпченергә базмады. Авылдан әле бер, әле икенче кешенең районга «киткән» җирдән кире әйләнеп кайтмавы, кайберәүләрне төн уртасында «килеп үк алулары» халык телендә пышан-пышан гына сөйләнгән куркыныч вакыйгалар булып болай да йөрәкне калтыратып тора иде. Шулай да ирен юатырга теләп:
– Мәктәп эше белән чакыртуларыдыр, нигә аптырыйсың... – дигән булды, мәҗбүри генә елмаеп.
– Сәлам хаты язучылар табылган. Бригадир Мирхәт тырыша. – Әмирхан тагын күзен кыса төшеп як-ягына каранды да, көрәген тотып, башын иеп кенә бакча капкасына таба юнәлде. – Өйгә керик булмаса.
Өйгә кергәч, Хәдичә мич аралыгыннан комган белән сөлге алып чыкты, кечкенә таска агыза-агыза иренең кулына су салып торды. Агач курчагына гәҗиттән күлмәк ясап маташкан Гөлсәйдә артсыз урындыктан шуып кына төште дә мыштым гына ишегалдына чыгып сызды.
Әмирхан районга төшсә дә, аны күрүче-ишетүче булмады: сугыш башланган дигән дәһшәтле сүз ул көнне дөньяның астын өскә китереп ташлаган иде.
***
Сугыш авыл ирләрен берәм-берәм йота гына торды. Киткәннәр артыннан, озак та үтми, җан өшеткеч сүзләр язылган кара хәбәрләр дә кайта башлады. Мәктәп директоры булгач, Әмирханны бронь биреп калдырганнар иде. Үзалдына байтак уйланып йөргәндер, күрәсең, көз башында, укулар башлангач, тотты да районга барып гариза язды.
Иренең үзе теләп ут эченә җыенганын ишеткәч, Хәдичә ни дияргә дә белмәде. Әмирханның холкын белә – тешләгән җирендә өзә торган заттан. Моңа кадәр дә ир хакын хаклап яшәгән хатын сабыр гына:
– Үзең беләсеңдер, – диюдән узмады.
– Болай булмый, эшли алмыйм мин, Хәдичә. Мәктәпкә барсам – аталары үлгән балаларның, урамга чыксам, ире үлгән хатыннарның күзенә карый алмыйм. Мондый утта янганчы, сугыш эчендә бүтәннәр белән кайнавың мең артык, – диде Әмирхан терсәгенә таянып өстәл янында утырган җирдән.
Унынчы яше белән барган Сәет әтисенең фронтка китәсен ишеткәч, сөенеп туялмады. Алайса, малайларның «сиңа рәхәт» дип төрттерүләре үзәгенә үтә башлаган иде. Кулына кылыч йә мылтык тотып, сугыш кырында дошманны кырып йөргән әтисен күз алдына китерү үзе үк бер горурлык өстәп җибәргәндәй булды.
– Әткәй, син миңа сугыштан чын курчак апкайтырсың әле. – Алты яшьлек Гөлсәйдәнең үз кайгысы кайгы иде. Ул ике нәзек толымын мәзәк селкетеп, әтисенең култык астына кереп утырды. – Ике аягы да, ике кулы да булсын. Күлмәге дә булсын.
– Ярар, кызым, апкайтырмын. Исән-имин булырга гына язсын. – Әмирханның бер-берсенә кушылып торган кашлары язылып китте, кояшта янып каралган озынча йөзенә дә, кысынкырак кара күзләренә дә ниндидер яктылык сибелде. Улының Гөлсәйдәгә кызыгып карап торганын абайлап, Сәетнең иңбашыннан кочып алды, күкрәгенә сыендырды. Хәдичә, кулы бер эшкә дә бармыйча, аптыраган кыяфәттә мичкә сөялеп тора иде, кинәт кенә күңеле тулды. Күз яшьләрен күрсәтмәскә теләп, тиз генә мич аралыгына кереп китте.
– Юкны бушка аударып утырганчы, мин барында бәрәңгене алыйк без, әнисе. Үзегезгә генә авырга туры килер. – Әмирхан, шулай бит, дигәндәй, Сәеткә карап күз кысты.
– Бәрәңгесе качмас. Үзеңне карарга кирәк. – Алъяпкыч итәге белән дымлы күзләрен сөртергә өлгергән Хәдичә нәрсәгә барып тотынырга белмичә, ыгы-зыгы килде. Казанга су салды, астына салам ягып җибәрде, нәрсәләр генә хәстәрлим икән дип, утка-суга төште.
Әмирханның исә сүзе сүз иде: ир-ат кулы барында бәрәңге алыйк дип, өзми-куймый, бакчага чыгарга күндерде.
«Су кайнап чыккач, эндәшерсең», – дип, казан астын карауны Гөлсәйдәгә калдырдылар да өчәүләп бакчага чыгып киттеләр.
Салам янганны күзәтеп утыру кызга башта гына кызык тоелды. Урындык өстенә менеп, Гөлсәйдә түгәрәк капкачны әллә ничә тапкыр ачып карады – казандагы суның тиз генә кайнарга исәбе юк иде бугай. Өелеп торган салам өстендә сикергәләп уйнады – ул шөгыль дә тиз ялкытты. Өйләре бәләкәй шул, әллә нинди маҗаралар уйлап чыгара алмыйсың. Дүртпочмаклы өйнең яртысын диярлек шушы мич алып тора. Өстәл янындагы сәке дә байтак урынны били. Ишегалдына караган ике тәрәзә арасына китап тезелгән агач шүрлек эленгән иде, дәфтәр-китаплары күбәйгәч, әтисе ул шүрлеккә агач аяклар өстәп куйды да анысы зур бер шкафка әверелде. Стенага терәп куелган тимер башлы караватны да исәпкә алсаң, идәндә басып йөрергә урын да юк диярлек.
Мич алдына сузылган бауга кибәргә дип мендәр тышлары эленгән иде, тискәре ягына әйләндерелгәнгә, тегеннән-моннан мәзәк булып җепләре асылынып тора. Кыз казан астына тагын салам ташлады да көйри башлаган бер салам бөртеген кулына алып, шул җепләргә ут элдерергә тотынды. Буй-буй сузылып төшкән җепләрнең башта берсе кызарып-каралып янгандай итте дә пыскып сүнде. Кызык шөгыль уйлап табуына куанып, Гөлсәйдә икенче җепкә дә ут көйрәтте, өченчесенә... Аларны күзәтү шундый кызык иде, үзалдына кеткелдәп мавыккан кыз мендәр тышының яна башлавын искәрми дә калды. Күргәч инде чырыйлап кычкырды да ишекне ачып, тышка ташланды. Бәхетенә, нәкъ шул минутта Сәет абыйсы, чиләк белән бәрәңге күтәреп, бакча капкасыннан чыгып килә иде. Гөлсәйдәнең:
– Абы-кай! Әнкәйнең чигүле мендәр тышы яна-а-а! – дип сузып чырылдавын ишеткәч, чиләкне җиргә ыргытты да өй эченә йөгереп керде. Ут мич алдында яткан саламга да төшкән – анысын таптый-таптый сүндергәч, Сәет кисмәктәге суны чүмечләп сибәргә тотынды. Ярый әле зурга китмәде, мендәр тышлары харап булды да идән тактасы кара көеп чыкты.
Әтисе белән әнисе пыр туздырып әрләр дип, Гөлсәйдә үзе дә утка-суга төшкән иде, ни хикмәттер, алар беркадәр акыл өйрәткәндәй битәрләп алдылар да:
– Нигә алай иттең инде, кызым? – дип сорап кую белән генә чикләнделәр.
– Балалар, мин киткәч, әниегезгә терәк булып сез каласыз. Сәет улым, таякның авыр башы синең иңсәгә төшәр, син – ир-егет. Уенны онытып торырга туры килер. – Әмирхан, чүпрәк сумкага юл әйберләрен тутыра-тутыра, Сәетнең чандыр гәүдәсенә кызганулы караш ташлады. Аннан урындыкта аякларын селкеп утырган Гөйлсәйдәгә борылып: – Кызым, бүтән берүк ут белән уйный күрмә, ишетсен колагың! Мин кайтканчы яхшылап укырга-язарга өйрәнеп куй, яме! – диде, үрелеп аркасыннан сөйгәч. – Ничек кенә авыр булса да, балалар укысыннар инде, Хәдичә, белемсез беркая да баралмаслар... – Монысы – кипкән икмәк кисәкләрен сөлгегә төреп маташучы хатынына төбәлгән сүзләр булды.
***
...Гөлсәйдә өчен өр-яңа тормыш башланды. Аны сабыйлык иленнән бик иртә аерып, балачагын, әтисен урлаган тормыш иде ул. Гөлсәйдә дә, Сәет тә ул чорның меңләгән, миллионлаган балалары кебек кинәт олыгайдылар. Ир-егетләрсез калган авыл үзе дә күз алдында картаеп киткәндәй булды.
«Ике бала белән ничекләр дөнья көтәрмен?» – дип, утка-суга төшкән иде Хәдичә, алтышар-җидешәр бала белән торып калган хатыннарны уйлагач, бераз тынычлангандай булды. Ил белән килгәнне ничек тә күтәрерләр әле. Үзәгенә үткәне ирен сагынып тилмерү йә булмаса балаларыма ни ашатырмын дип борчылу түгел иде. Әмирхан киткәннән соң батыраеп калганнар аның кулак кызы икәнен бик тиз исләренә төшерделәр. Үлгән арысланга куян да тибеп китә дигәндәй, кайберәүләргә, үз хәсрәтләрен читкә куеп, тел чарларга менә дигән сәбәп табылды. Башка хатыннар белән, көнне төнгә ялгап, колхоз эшенә йөргән Хәдичәнең генә маңгаена мөһер сугылган, диярсең. Бригадир булып эшләгән Мирхәттән аеруча тынгы юк: чөгендер йолкыганда, ике сүзнең берендә: «Кулак кызларының кулы моның ише әйбер тотып үсмәгәндер», – дип теш ыржайтып, бөтен басуны яңгыратып торды. Кай җире килешмәгәндер, аны сугышка яраксыз дип тапканнар икән. Карап торышка аяк-кулы – барысы да үз урынында кебек югыйсә.
– «Бер күз гүпчим күрми, икенчесе дә әлле-мәлле генә», – дип сөйли инде үзе, этем белсен, – дип аңлатты Хәдичәнең ахирәте Нәсимә, шул хакта сүз кузгаткан бер кичне.
***
Базда булган бәрәңге авыл халкына бу кышны исән-сау чыгарга ярдәм итте. Үләнле яз, җиләкле җәй исә яшәү дигән сүз иде. Әниләре көн-төн колхоз эшендә булгач, өйне карау, дөнья көтү бала-чага өстенә өелде. Бер очта яшәүче Зәйнәп, Шәмсия, Гөлсәйдә, Асия гел дүртәүләп йөриләр, үлән җыярга чыксалар да, сызыклы уйнарга җыелсалар да, бер-берсен калдыру юк. Шулай да, апалы-сеңелле Зәйнәп белән Шәмсиягә, зуррак булгач, уенга чыгу артык тәтеми, әниләре Мәрфугага ияреп, эшкә дә баргалыйлар.
Беркөнне алар хатын-кызларның инеш буенда кирпеч сугуларын шулкадәр кызык итеп сөйләделәр – икенче көнне Асия белән Гөлсәйдә дә әниләренә ияреп барасы иттеләр.
Кызлар башта әниләренең эшләгәнен кызык итеп шым гына карап тордылар да тиз ялыктылар, чыр-чу килеп, яланаяк инешкә йөгерделәр.
Колхоз эшенә йөрүче хатын-кызлар инде өченче көн шушында кирпеч сугалар. Авылның каршы як тавында, аның да иң биек урынында яңа ферма төзергә җыеналар икән, шуның стенасын өяргә кирпеч кирәк.
– Якындарак урын беткән диярсең, җәһәннәм тишегендә төземәсәләр... – дип, чая теле белән аерылып торган Мәрфуга, күлмәгенең ямаулы җиңен терсәгенә кадәр сызганып куйды да, балта алып, салам вакларга тотынды.
Чокырдан кызыл балчык ташыган хатыннар да, аның сүзен куәтләп, зарланышып алдылар.
– Әйтмә инде, малакаем, безнең ише кеше берүк рәхәт күрмәсен, ди торганнардыр, – дип куйды Нәсимә һәм кисмәк хәтле чиләктән кызыл балчыкны калыпка бушаткач, алъяпкыч итәген әйләндереп, тирле маңгаен сөртеп алды.
Хәдичә, гадәтенчә, сүзгә кушылмый гына, инештән көянтә белән су ташый иде. Башкаларныкы кебек, аның да озын итәге балчыкка батып, пычранып беткән, яулык астыннан күренеп торган толымнары атлаган саен җай гына тирбәлә.
Төш уртасы җиткәч, чәй эчеп киләбез дип, хатыннар өйгә җыена башладылар. Гөлсәйдә белән Асия исә, әниләре әбәдкә киткәндә дә, инеш буенда пычтырдап калдылар. Яланаяк килеш суга бер кереп, бер чыгып йөри торгач, зәңгәрләнеп беттеләр, шулай да өйгә кайтып китәсе килми иде. Яр буенда юеш комнан тау өеп, комнан кабартма «пешереп» мәш килделәр, бер-берсен кунакка чакырып «сыйландылар». Чын-чынлап ачыкканнары искә төшкәч, сикереп тордылар да, пыр тузып, кәҗә сакалы эзләргә тотындылар. Катып киткән булса да, кукы да ашамаслык түгел икән – биек үлән арасыннан байтак кына кукы өзеп алдылар, кәҗә сакалы җыйдылар.
– Иренеңә тигермә, исәр, кабарып чыга бит! – дип, ахирәтенең җиргә утырган килеш комагайланып үлән кимерүен болай да зур күзләрен тагын да түгәрәкләндереп карап торды да челтерәп көлеп җибәрде Асия. – Кем инде үләнгә кәҗә сакалы дисен, вәт исәр, әйме-е, Гөлсәй, – диде ул, үзе яраткан «исәр» дигән сүзне әллә ничә кабатлап. Аның алгы тешләре төшкән, яңалары чыгып җитмәгән, шуңа да кайбер авазларны мәзәк итеп әйтә иде. Гөлсәйдә дә, чырык-чырык килеп, Асияне ирештерде:
– Син үзең ифәр, кукыны әрчеми ашыйсың!
– Әй, болай тәмлерәк тә әле ул! – Асия чебиләп чыгарга өлгергән кул аркасы белән авыз кырыйларын сөрткәндәй итте. – Әбекәй әйтә, сугыш кына бетсен, рәхәтләнеп әпәй ашарбыз ди, менәтерәк вәт!
– Ә без әткәйгә пасылкы җибәрдек! Кү-үп итеп тәмәке салдык, әнкәй мичтә әпи дә киптерде! – Шулай диде дә Гөлсәйдә моңаеп калды, әткәсенә җибәрергә дип киптерелгән алабута икмәгенең эчне айкаган исе борынына килеп ягылгандай булды, абыйсы белән икесенә эләккән берәр-берәр кыерчыкның тәме ашказанын кытыклап куйды.
Асия исә үләнгә җәйрәп утырган җиреннән кинәт кенә сикереп торды да шәрә үкчәләрен ялтыратып, инешкә йөгерде. Сабый гына булса да, ул үзенең әткәсенең беркайчан да әйләнеп кайтмасын белә иде инде... Кызчыкның үтә күренмәле диярлек ябык гәүдәсе, шыр сөяк кенә булган кул-аяклары, өзелеп чыгардай нәзек муены җил чыңына өзелер кыңгырау гөлне хәтерләтеп, инеш суына иелде.
Бераздан инде дөнья ачысын онытырга да өлгергән кызлар, туңган аякларына җылы эзләп, сызыклы да уйнап алдылар, аннан, кибәргә дип аударылган кирпечләр янына килеп, шул тирәдә әрле-бирле йөренделәр. Менә Асия шул кирпечнең берсе өстенә менеп тә басты, кулларын чәбәкләп кычкырып та җибәрде:
– Әл-ләй, җылы, Гөлсәй!
Озын итәге белән тезләрен каплап чирәмгә чүмәшкән Гөлсәйдә дә сикереп торды, ул да, ялантәпиен кирпечкә тигерүгә, сөенечтән аһылдап куйды.
Һәр кирпечкә икешәр аяк эзе төшерә-төшерә рәхәтләнделәр генә кызлар: яңа шөгыль дә таптылар, җылынып та киттеләр. Кирпечләрнең байтагын таптап, бармак эзләренә төртеп көлешкән арада әбәдтән әниләре дә килеп җитте.
– Әннәче, чукындырганнар бит болар! – Бүтәннәрне авызына каратып, ниндидер кызык сүз сөйләп килгән Мәрфуга, капыл бүленеп, учы белән ботына шапылдатты.
– И Алла, эш өстенә эш ясамасалар! – Нәсимә Асиянең сөяктән генә торган кулыннан йолкып, читкә тартты да: – Шуны гына белмәслек түгел бит инде сез, җан көекләре! – дип, йодрыгы белән кызының иңбашына төртә-төртә битәрләргә тотынды.
Асия әллә авыртудан, әллә гарьлектән, күзләрен чытырдатып йомып, бар көченә үкерә башлады. Гөлсәйдә дә, ниндидер ярамаган эш эшләүләрен аңлап, мыштым гына әнисенең итәге артына яшеренде. Хәдичәнең беркайчан да балаларына кул күтәргәне юк иде, бу юлы түзмәде, дык итеп кызының аркасына төртеп алды да:
– Башкайларың юктыр инде синең, и бала! – диде әрнүле тавыш белән.
Кибәргә дигән кирпечләрнең шактые яраксызга әйләнгән иде, хатыннар, ярты көнлек хезмәтләренең җилгә очканын күреп, аһ та ваһ килделәр. Арада иң өлкәне булган, төпле акылы, аз сүзлелеге белән аерылып торган, уң күзенә ак төшкәннән кимсенепме, кеше күзеннән гел читтә торырга яраткан Сәлимә, балаларны кызганып:
– Ярар, каш ярылып күз чыкмаган, төнгә кадәр ничек тә нурмыны тутырырбыз әле. Мирхәт тәре генә иснәнеп йөрмәсен... – дип әйтеп тә бетермәде, тыкрык буеннан төшеп килгән бригадирны шәйләп, өметсезләнеп кулын селтәде.
Якты көнне куркытырга җыенгандай, кап-кара озын плащ, фуражкага тартым кара кәпәч кигән Мирхәт, гадәтенчә сул кулын кызу-кызу селтәп, хатыннар янына килеп тә җитте, аяк эзләре җәйрәп яткан кирпечләргә пычрак бармагы белән төртә-төртә:
– Бу нәрсә? Нәрсә бу дим мин сезгә? – дип гырылдавык тавыш белән җикеренергә дә тотынды.
Асия белән Гөлсәйдә әниләреннән куркуны онытып, шушы килбәтсез чырайлы адәмгә текәлеп катканнар иде. Хәдичә, ни булса шул булыр дип:
– Куярга урын булмагач, менә ияртеп йөрибез, бала-чага тик тора беләмени ул, эш ясап куя, – диде, кызларга ымлап. Аннан, башын югары күтәреп: – Балалар бакчасы ачыйк дип кайчаннан әйтәбез. Өйдә утырып, ут-күз чыгарулары бар. Мәктәпнең бер башында бакча ачсак...
Сүзен төгәлли алмады, Мирхәт аның каршысына ук килеп басты да, туктаусыз йөгерешеп торган күзләрен түгәрәкләндерергә тырышып:
– Яп авызыңны, кулак калдыгы! Өйрәтеп тора ишшу... Үзеңнең генә бридетель булуың җитмәгән, балаларыңны да сәвиткә каршы котыртып үстерәсең, ә! Икегезне дә районга илтеп яптырам мин сезне! – дип, Хәдичәнең беләгенә килеп тотынды.
– Канатларыңны җәймә, бригадир булдым дигәч тә... – Гомер булмаганны, Хәдичәнең корыч тавышы һаваны ярып үтте, ул, каты селтәнеп, Мирхәтнең кулын читкә атты.
Шулвакыт кыр казлары урынына каңгылдашкан хатыннар арасыннан Мәрфуга алгарак атлады, арттан чөеп бәйләгән яулыгын башыннан сыдырып алды да ниндидер җан әрнүе белән лып итеп җиргә утырды.
– Нигә аларны гына ди, безне дә илтеп яптыр. Ичмаса, бу кәтер эшеннән котылып, бер-ике көн булса да ял итеп кайтырбыз! – Хатынның бераз шадрарак йөзе күтәрә алмас йөк авырлыгыннан җыерылгандай, гармун күрегенә охшап калган иде. Ул, алдында ир заты басып торуга да карамастан, озын итәген җыера төшеп, аякларын җәеп куйды да бөтенләй көтмәгәндә уенчак тавыш белән җырлап җибәрде:
Сания апа суга бара,
Яшел чиләген асып.
Сандугачлар чут-чут сайрый,
Көянтәсенә басып...
Мирхәт, әле дә булса әнкәсе итәге артында посып торган Гөлсәйдәгә йодрык күрсәтеп:
– У-у, эт баласы! Монысы да бүре кебек карап тора бит аның! – дип, аяк астына черт итеп төкерде дә аннан Мәрфугага борылды. – Нәрсә монда җәмиләңне җәеп утырасың, сез браковать иткәнне әллә мин килеп эшләр дисеңме? Себерелеп йөрергә беләсез.
Артыгын ычкындырды Мирхәт, Мәрфуганың авырткан сөяленә басты. Ире сугышка киткәннең икенче аенда ук төнлә капка каккан Мирхәтне ачып керткән иде шул хатын. Бәләкәй балаларыннан аерып, урман кисәргә җибәрмәсеннәр дигән курку аның гына түгел, күпләрнең капкасын ачтырды. Шул төннән бирле Мирхәтне янәшәсендә күргән саен Мәрфуганы аннан да, үзеннән дә җирәнү тойгысы биләп ала, хатын күзгә күренеп картаеп китә иде. Ярый әле бу адәм актыгы аның катына түшәк бүлешергә дип башка аяк басмады, мыскыллы елмаеп: «Бүрәнә ни, син ни», – дип чыгып китте дә күзгә-башка күренмәде, шунысына булса да шөкер итәрлек.
Мирхәтнең соңгы сүзләре Мәрфуганың сабыр савытын мөлдерәмә тутырды бугай, ул тиен җитезлеге белән сикереп тә торды, аягындагы чабатасын салып, алдын-артын уйламыйча, шуның белән ирнең йөзенә кизәнде.
– Хәшәрәт! Безнең ирләр ут эчендә йөри, син монда аларның хатыннарын басып рәхәтләнәсең! Кайтсыннар гына, фәлән җиреңне кисеп кулыңа тоттырырлар әле!
– Әйтмә! Бер бетмәсә, бер бетәр әле сугышы да...
Күмәк булганда хатыннар бер йодрыкка әйләнә иде, алар, бер-берсенең сүзен куәтләп, Мирхәтнең өстенә килә башладылар. Чабата эләккән яңагын кысып тоткан ир арткарак чигенде, аннан плащының өске төймәсен ычкындырып, муенын ата каз кебек боргалагандай итте дә, Хәдичәгә карап:
– Боларны син котыртасың, контра, җавабын да син бирерсең! Былач кешесенә кул күтәрүнең ни икәнен күрсәтермен мин сезгә! – дип, кызу-кызу атлап китеп барды.
Мәрфуга аның артыннан ачы тавыш белән:
– Безгә күрсәтәсе килгән нәрсәңне авыл савитына үзем дә күрсәтешермен, җәме! – дип кычкырды да, икенче аягындагы чабатаның бавын чишкән уңайга, инде күзен шаян җемелдәтеп, Хәдичәгә текәлде. – Ниемә дип тота да сиңа бәйләнә соң ул, ә? Минем чабата гаебе дә синең җилкәңә төште.
– Бәйләнми ни, аңа әле һаман теше үтми бит... – Хатыннарның берсе пышылдап кына нидер әйтте дә дәррәү килеп көләргә дә тотындылар. Йөзе кызарып киткән Хәдичә, балаларга ымлап, бармагын ирененә куйды. Тик Асия белән Гөлсәйдәнең инде олыларда эше юк иде, алар Мирхәт артыннан тын да алмый карап тордылар да үз сорауларына җавап эзләп мәш килделәр. «Үзе сиңа «эт баласы» ди, үзе «бүре кебек карый» ди. Әллә исәр инде бу Мирхәт абый?» Асиянең шулай диюе ике кызны тәмам уйга салды, алар, гаепләре турында бөтенләй онытып, җитәкләшеп тагын инешкә таба йөгерделәр.
– Бала-чага алдында әллә ниләр сөйләшмәгез инде, кызлар. Аларның түбәсе тишек...
Хәдичәнең шулай диюенә әрем телле Сәкинә атлы хатын, ирен чите белән генә елмаеп:
– И-и, җаным, без бит синең кебек мулла кызы түгел, культур-мультур итеп сөйләшә белмибез, – дип төрттереп куйды.
Ул көнне кичке караңгылык тәмам канат җәйгәч кенә таралыштылар.
Өйгә кайтып керүгә, Хәдичә тиз-тиз генә бәрәңге пешерергә утыртты, кулын юып, кәҗәләрне савып алды. Кабыклы бәрәңгене кәҗә сөте белән бөкләп куйганнан соң, Сәет белән Гөлсәйдә тәмам арыган-алҗыган кыяфәттә сәкегә аудылар. Сәет җәйгә чыгу белән колхозның ат абзарына эшкә йөри башлаган иде, араннарны чистарту, тирес чыгару аксак Нурулла карт белән яшүсмер Сәет өстендә. Тегесе хәйләкәр, ах-ух килеп, аягын сөйрәп зарланырга тотына да таякның авыр башы Сәетнең кавырсыны да катып өлгермәгән иңнәренә төшә. Кич өйгә кайтып егылганда малайның җеп өзәрлек тә хәле калмый, авызына берәр ризык эләгүгә, ятып йоклау ягын гына карый.
Хәдичә улының кабыргалары беленеп торган ябык аркасыннан сөйгәндәй итте, өстенә иске җәймәне каплады да үзе, авыр сулап, сәкенең бер читенә утырды. Гөлсәйдә чәче тузыган башын әнкәсенең итәгенә шуыштырды, сирәк эләккән мондый бәхеттән берара изрәп ятты.
Шулвакыт каты гына итеп ишек какканга өчесе дә дертләп киттеләр.
– Бу вакытта ни калган инде? – дип, үзалдына сөйләнә-сөйләнә, Хәдичә өйалды ишеген генә ачты да: – Кайсыгыз анда? – дип кычкырып эндәште.
– Хәдичә апа, бу мин, Фәгыйлә. – Кәнсә җыештыручы икән. Хәдичә, аның тавышын танып, ишек келәсен күтәрде. – Сине кәнсәгә чакырталар, анда теге кем, ни, агент килгән, заем түләмәүчеләрне җыялар.
– Чукындылар инде шул заемнары белән, әйтмәсәм дә булмады, тәүбә әстәгъфирулла... – Хәдичәне заем дип инде өченче тапкыр чакырулары, юк акчаны каян алып түләргә икәнлеген генә өйрәтүче юк. – Кара әле, апаем, агент дигәнең ирме, хатынмы?
– Теге юлы да шул адәм килгән ие бит, башы кабак чаклы, үзе пеләш – шул инде.
Шуны да белмисеңмени дигәндәй, Фәгыйлә тавышын уйнаклатып алды да чыгып та йөгерде.
Теге юлы диген... Ул пеләшнең майлы күзен онытмаганга сорады да инде Хәдичә бу юлы кем килгәнлеген...
– Балалар, торыгыз әле. Җәһәт кенә кәнсәгә менеп төшик, барыбер тынгы бирмәсләр.
Татлы йокыга җыенган Сәет тә, Гөлсәйдә дә әниләренә каршы дәшмәделәр, мыштым гына сәкедән шуып төштеләр.
Болдырга сөялгән себеркедән берничә ботак сындырып, тышкы яктан ишек келәсенә кыстырып бикләгәндәй иттеләр дә өчәүләп капкадан чыгып киттеләр.
Әниләренең ачуы чыкканы аның дәшми генә җил-җил атлавыннан сизелә, Гөлсәйдә абыйсы белән әнисе артыннан йөгереп тә чак җитешеп бара. Кәнсә дигәннәре өске урамда, элекке Әшраф мулла өендә урнашкан, барып җиткәнче ярыйсы теркелдәделәр. Бакчада кайчандыр күкрәп үскән алмагачларны кисеп аткач, аның тирә-ягы ничектер шыксызланып, шомлы булып калган иде. Караңгыда бигрәк котсыз икән: келәтләрен, мунча-абзарларын сүтеп алып киткәч, буп-буш зур ихата бөтенләй куркыныч күренә. Җитмәсә, сугыш башланганнан бирле кичләрен ут алганнан соң тәрәзәләрне томалап кую мәҗбүри – элек кашага бизәкләрен балкытып, гөл чәчәгедәй балкып утырган йортның кара тәрәзәләре һәркемне кабып йотарга әзерләнгән аждаһа авызы булып күренә.
Алар өчәүләп килеп кергәндә, коридорда кеше-кара юк иде. Хәдичә башын эчкә тыгып, үзенең килүен әйтте дә, «Әйдә, кер, Әкрамова», – дигәнне ишеткәч, ике баласын җитәкләп, эчкә үтте. Агач өстәлдә сүрән генә булып куыклы лампа яна, тәрәзә янындагы артсыз урындыкта, авызын җигүле ат кереп китәрдәй итеп ачып иснәнә-иснәнә, авыл советы рәисе Шәйдулла утыра. Өстәл артына исә, чыннан да, кабак баш – районнан килгән Габитов фамилияле алып гәүдәле адәм урнашкан. Ирләрнең икесенең дә йөзе чөгендер төсенә кергән, шәпләп кенә көмешкә белән сыйланырга өлгергәннәр бугай.
– Бу ике төенчегеңне нигә өстерәп йөрисең? Үзең генә кер! – дип, борын астыннан мыгырданды Шәйдулла, Сәет белән Гөлсәйдәгә ымлап.
Хәдичә, киресенчә, балаларының учын катырак итеп кысты да, заемың түләнмәгән дип тегеләр һөҗүм иткәнче үк:
– Акча да юк, күкәй дә, сөт тә, йон да юк. Аны үзем генә кереп әйттем ни, балалар белән кердем ни – барыбер бер җавап түгелмени? – диде, каушап төшмичә.
Кабак баш бүлмәне дер селкетеп төчкереп куйды, аннан пеләшен учы белән сыпыра-сыпыра:
– Син бит – кулак кызы, ничек инде синең акчаң булмасын? – диде, майлы күзен яшь хатынның сылу йөзе, зифа гәүдәсе буйлап йөгертеп алгач. – Әллә кай җирләреңә яшереп бетергәнсеңдер әле алтыннарыңны.
– Ул алтыннарны тапсаң, миңа да күрсәтерсең әле, җәме, иптәш начальник, – дип ачы көлемсерәде Хәдичә, соңгы сүзләренә басым ясап. – Алайса, ирем ут эчендә йөри, балаларым да үлән ашап көн күрә.
Габитов урыннан сикереп торды да, өстәл тирәли дөп-дөп йөренеп алгач, кинәт кенә Шәйдулла алдына килеп басты. Көмешкә парыннанмы, йокысы килүдәнме үзалдына оеп утырган ир калгып китте.
– Слушай, Шәйдул, нәрсә бу, авылыгызда хатыннар кем белән ничек сөйләшергә икәнен белми башладылармы әллә? Но-но, өйрәтермен мин сезне, җыен контра... Иртәгә үк монысын да мәҗбүри эшкә озатасың! Ишеттеңме, иртәгә үк! – Габитов, авыл советы рәисенең йөзенә җирәнгәндәй текәлеп торды да Хәдичәгә борылып, мыскыллы елмайды. – Түлке анда балаларыңны җитәкләп барма, үскәнем, үзең үк үкенерсең, ха-ха-ха...
Хәдичә башта аптырап калды. Әллә кая еракка озатсалар, балаларым нишләр, дигән уй мизгел эчендә миен ярып үтте. Ул арада Шәйдулла урыныннан торды, тез өстенә яткан кепкасын маңгаена ук батырып киде, авызын җәеп, ямьсез итеп иснәде дә өстәл янына барып, андагы кәгазьгә нидер язып куйды.
– Апаем, ни, иртәгә җыелып китәсез. Пучыга юл төзү эшенә эшче көчләр кирәк...
Рәиснең кеше төсле эндәшүе ярамады бугай, Габитов йодрыгы белән дык итеп өстәл читенә китереп сукты.
– Нәрсә син җыенысы белән мәмкәләнеп торасың? Моның ише кулак калдыкларын җир казырга гына түгел, ераккарак озатыр идем әле мин... Ничава, бераз тәртипкә өйрәнеп кайтыр, яңадан үзе үк «Габитов абыкаем» дип шуышып килердәй булыр. Андыйларны гына күргән бар.
Пучыга дигәнне ишеткәч, Хәдичә эченнән генә җиңел сулап куйды. Ике авыл арасы, күп булса, унике-ундүрт чакрым бардыр. Җир чите түгел, ничек тә түзәрләр әле.
Габитовның сүзе бетмәгән икән. Сөйләшергә сусаган мәле булдымы, үзенең кемлеген күрсәтергә теләве идеме – ишекле-түрле йөргән җиреннән, әле Шәйдулла, әле Хәдичә алдына шып туктап, «сез наданнар, шуны да белмисез» дигән тон белән сөйләнә бирде. Әллә берәр кайда сөйлисе докладына репетиция ясавы булды инде – анысы аңлашылмады.
***
Авылда «җиләк җитешкән!» дигән сүз чыгуга, кемнең җае бар, иң беренче итеп Чуак тавына йөгерә. Анда, көнозын кояшка карап торгач, җир җиләге иртә өлгерә. Йөзенә кызыллык кунуга, ул җиләккә бала-чага һөҗүме башлана. Өйдә нинди савыт бар – шуны эләктереп, иртә таңнан тау битен сырып алалар. Әле мәмрәп тормаса да, менә дигән затлы ризык тоела ул җиләк, үзәккә үткән ачлык афәтеннән коткаручы фәрештә сые кебек тоела. Күбрәк җыя алсалар, Пучы базарына барып сатарга я булмаса берәр ризыкка алмаштырырга мөмкин.
Гөлсәйдәгә әнисе, йөртергә уңайлы булыр дип, бәләкәй бидон әзерләп куйган иде. Буйга кечкенә булса да, эшкә-көчкә нык кызыкай өзми-куймый үзенекен тукыды: чиләкне алам, бетте-китте. Ник дисәң, Мәрфуганың кызлары Гөлсәйдә белән Асияне дә үзләре белән ияртергә, җыйган җиләкне бергәләп базарга алып барырга булдылар. Зәйнәпкә – унике-унөч, Шәмсиягә ун яшь тирәсе, әниләренә охшап, икесе дә чәчрәп тора, әле генә пыр тузып талашып та куялар, шул арада татуланып, гөр килеп көлешә дә башлыйлар, бик чая кызлар. Аларга ияреп, Пучы базарына җыенган Гөлсәйдә өйдәге бердәнбер чиләккә чите күренер-күренмәс кенә кителгән стаканны, агач кашыкны салып куйды. Кызлар әйтүенчә, җиләкне стаканлап сату файдалырак, алай шәбрәк үтә икән!
– Тумаган тайның билен сындырып утыра берәү, – дип елмайды җеп өзәр хәле калмыйча эштән кайтып кергән Хәдичә. – Үзең буе чиләкне ничек өстерәп йөрмәкче буласың? Пучыны әллә ындыр артында дип беләсеңме, бәбкәем?
Гөлсәйдәнең үз туксаны туксан иде. Ул инде хыялында шушы чиләкне җиләк белән түбәләмә тутырып, аны сатып бетерергә дә өлгергән иде.
Әнисе аны таң сызылып килгәндә үк уятты. Үзе мендәренә баш төртергә дә өлгермәгән бугай – мич алдындагы бауны тутырып кер юган, анда кибәргә шадра сөлге, Сәетнең күлмәге ише чүпрәк-чапрак эленгән. Гөлсәйдә татлы йокысы бүленүгә ризасызлык белдереп, борылып ятмакчы иде, әнисенең «җиләк» дигән сүзе колагына кергәч, сикереп торуын сизми дә калды. Мич арасындагы комганнан су агызып, тигерер-тигермәс, күзен-битен чылаткандай итте. Җамаякка салынган кәҗә сөтен аннан-моннан йоткалады.
– Җиләк җыйганда күлмәк итәгеңне ыштан бөрмәсенә кыстырып куй, җиңелрәк булыр. – Хәдичә Гөлсәйдәнең өстендәге чыпта күлмәккә нигәдер кызганган кыяфәт белән карап торды.
Бу минутта Гөлсәйдәдә җиләктән башка кайгы юк иде, әнисенең сүзләре бер колагыннан керде, икенчесеннән чыкты. Ул арада җилкапкадан Асиянең ачы итеп:
– Гөл-сәй-дә! – дип сөрән салганы ишетелде. Кыз иске яулыгын олыларча арттан чөеп бәйләде дә чиләген күтәреп чыгып китте.
Чебиләп беткән ялантәпиләре белән ишегалдындагы бәбкә үләненә басуга, иртәнге салкын чык бөтен тәнен куырып алды, кыз чәрелдәп куйды.
– Зәйнәп апа сине йокы чүлмәге ди, әйдә инде тизрәк! – Асия әллә сабырсызланып, әллә ул да аяклары туңудан, баскан урынында сикергәли иде.
– Барып торам бит! – дип җавап бирде, болдырда басып калган әнисенә кул изәде дә Гөлсәйдә, Асияне җитәкләп, тыкрыкка таба юнәлде.
Бераздан, дүрт кызның гөр-гөр сөйләшә-сөйләшә тыкрыктан менеп китүләрен карап торгач, Хәдичә, авыр сулап, өйгә кереп китте. Йөрәген ниндидер әрнүле хис талкый, бөтен барлыгын кемгәдер рәнҗү, ниндидер ачу биләп алган иде. Үзенең курчак кебек киенеп, әти-әнисенә кадерле бала булып үсүе, тамагының ризыктан өзелмәве күз алдына килде, шул бөтенлекне улы һәм кызының өлешенә тигән ачлык-ялангачлык белән чагыштырып, үзәге өзелде...
***
Көн кызу булырга охшаган иде. Баштагы мәлне кызлар инде кеше эзе төшкән тау итәгендә таптандылар да, берән-сәрән генә калган җиләкләргә кул селтәп, Атитәр чокырына таба киттеләр. Аларның бәхетенә, чокырның кояшка караган ягы кызыл келәм булып янып тора, аяк басарга кызганыч – тоташ җиләклек иде. Утырып та, ятып та, тәгәрәп тә җыйдылар кызлар, ачлык дигән зәхмәт тә каядыр артка чигенде. Һәрберсе үзе белән берәр бәрәңге алып килгән иде – кабыгын әрчемичә генә шул бәрәңгене җиләк белән ашау хәйран тәмле икән, тамаклары туйгандай булды. Низам күле янындагы чишмәгә йөгереп, кушучлап су да эчкәч, дөньялары бөтенләй түгәрәкләнде.
Авыр чиләкләрне базарга тиклем ничек сөйрәп барган булырлар иде – кызларның бәхетенә, авыл ягыннан килә торган арбалы ат очрады. Фермада эшләүче Нурулла, сукрана-сукрана булса да, кызларны арбасына тезеп утыртты. Бераз баргач, Гөлсәйдә кочаклап утырган чиләккә ияге белән ымлап:
– Үзеңә күрә түгел, гы-гы-гы, җаңа бидрәләр тоткан булып, гы-гы-гы, – диде дә тамак төбе белән гырылдап көлгән булды.
Пучы башына керүгә, көш-көшләп кызларны куып та төшерде. Сөенечтән йөзләре балкыган кызлар, рәхмәт әйтә-әйтә, бер-бер артлы арбадан коелдылар да авыл уртасындагы базарга юнәлделәр.
Ходайның рәхмәте, әллә үзләренең кулы җиңел булды, әллә бу арада җиләкчеләр күренми торган – көн кичкә авышканда чиләкләре бушап та калды. Зәйнәп дөрес әйткән, стаканлап саткач, акчасы байтак кына була икән. Шунысы гына бар: ачлыктан эчләре суырыла башлады. Тик акчаның тиенен дә тотасы килми менә! Өйгә алып кайтып мактанасы бар бит.
– Кемәйләр, күлмәк алырга дип җыйган акчаны күмәчкә әрәм итәмме соң! – дигән булып, Шәмсия озын өстәлнең теге башында күмәч сатучы юан түтигә карап-карап торды да, төкрекләрен йотып, борынын тартып куйды.
– Һи, әрәм итте ди! – Зәйнәп, аның сүзен җөпләгәч, үзе дә борынын тартып, карашын күмәч ягыннан аерды. – Тыкрык башында кое бар, су эчсәң, ашыйсы да килми ул...
Җан кебек күргән тиеннәрне, әнкәсе өйрәткәнчә, Гөлсәйдә иске яулыктан ертып алган кечкенә чүпрәк кисәгенә таслап төрде дә бик кадерләп күлмәкнең эчке кесәсенә, тирәнгә салып куйды. Җиләк сутына буялып, балланып, кызарып беткән кашыкларны, стаканнарны буш чиләктә шалтыр-шолтыр китереп, атлый-йөгерә кое янына юнәлделәр. Боларның коелары кызык икән: тоткычын әйләндерә-әйләндерә, чылбырга тагылган чиләкне әллә кая тирәнгә төшерәсең, аны тартып менгерү өчен җен көче кирәктер. Зәйнәпнең тирләп-пешеп кое чыгыры әйләндерүен карап торгач, кызык итеп, Асия белән Гөлсәйдә дә барып ябышты.
– Китегез әле, ыбыр-чыбыр, төшеп китсәгез, кем җавап бирә сезнең өчен?! – Үзен олыга санаптыр инде, Зәйнәп аларны куам дип кулы белән селтәнеп җибәргән иде, ипләп кенә күтәрелеп килгән тулы чиләк, кое бурасына бәрелә-бәрелә, кире төшеп тә китте.
Кызлар дәшми генә читкә тайпылдылар да Зәйнәпнең кое авызына иелеп, чылбырны селкетеп каравын өнсез генә күзәтеп тордылар.
– Ө-зел-де... – Нигәдер Зәйнәп бу сүзне иҗеккә аерып әйтте. Шулай диде дә куркынган караш белән әле иптәшләренә, әллә тирә-якка карап алгач: – Күрсәләр, үтерерләр инде, и Аллам, – диде, елардай булып.
Аның шулай диюен ишеткәч, Асия белән Гөлсәйдә, сүз берләшкәндәй, икәүләп елый да башладылар. «Кое чиләген өзгәннәр дип, үтерсәләр, безне кем таныр, әнкәйләргә кем кайтып әйтер...» Аннан да битәр, Гөлсәйдә үзенең кесәсендәге тиеннәр өчен борчылды: аларны әнисенә тапшыручы да булмас инде...
Шәмсиянең генә тиресе калын булдымы, пошмас кыяфәттә апасына карап торды да:
– Бәй, алайса, китәек инде тизрәк, – диде, үзе чиләге өстенә җәйрәп утырган җиреннән кыймшанмаган да килеш.
Ачлыкны су белән алдыйбыз дип хыялланып килгән җирдән бер тамчы да эчәргә җитешмәгән килеш, яхшы чакта бу тирәдән таю ягын карадылар.
– Әй, пасадкыга җиткәнче берәр чишмә очрар әле, – диде Зәйнәп, әллә кызларны, әллә үзен юатып. Үзләрен эләктереп, кирәкләрен бирүче булмагач, барысы да батыраеп киткән иде, тузанлы юлда яланаяк эзләрен калдырып атлаган җирдән бер-берсен уздырып көлешергә тотындылар.
– Шул чиләкне кеше төсле бәйләп тә куя белмәгәннәр, әйме!
– Дөбердәп төште дә – бултыйх!
– Берәрсе суга дип килсә, тегендә буш чылбыр гына... хи-хи-хи..
– Ха-ха-ха...
Шулай үз күңелләрен күрә-күрә, басу юлыннан шактый атладылар. Җәяүлегә янчык авыр, диләр, дөрес икән, бушап калган чиләкләре дә шактый авыр йөк булып тоела башлады, җитмәсә, ачлыктан, сусаудан башлары әйләнергә тотынды. Үч иткәндәй, бу тирәдә ни чишмә, ни инеш күренми, әле авылга кайтып җиткәнче күзләр күгәрерлек. Телләре кибеп, аңкауга ябышты, аяклары атламас булды. Асия белән Гөлсәйдә зарланырга курыктылар, бүтән беркайчан да үзләре белән ияртмәсләр, дип уйладылар. Зәйнәп белән Шәмсия, олырак булгач, түземлерәк дисәләр, аларның да сабыр савыты тулган икән.
– Уф! Эчәсем килә! – Шәмсия шулай диде дә аякларын сузып, лып итеп басу юлына сузылып ятты. Зәйнәп тә, чиләген читкә атып, аның янына ауды. Асиянең сүз дәшәрлек хәле калмаган иде бугай, ул мөлдерәп торган күзләрен йомып, кызлар янына тәгәрәде.
Гөлсәйдә үткеррәк булды микән, җан асрау теләге көчлерәк булганмы – җеп өзәрлек хәле калмаса да, җиргә аварга ашыкмады. Хет бер тамчы су булмасмы дигән уй белән ике-өч адым алга атларга өлгермәде, бәхет кошы тоткандай, үзендә калган бар көчкә:
– Су таптым! – ди кычкырып җибәрде. Чәчрәнләп сикереп торырлык хәлләре калган икән әле, кызлар ә дигәнче аның янына килеп тә бастылар.
– Фу! Ат эзендә бит ул! – Асия кызганыч кыяфәттә борынын җыерды.
Чыннан да, уйдык-уйдык булып калган ат тоягы эзләрендә кибәргә өлгермәгән су тамчылары җемелди иде. Чиләгеннән буш стаканны үрелеп алырга вакытын кызганды, ахрысы, Гөлсәйдә җиргә сузылып ятты да тояк эзеннән сөзеп-сөзеп кенә су эчәргә тотынды. Җирәнү дә, суның чисталыгы-пычраклыгы турында уйлау да юк, башта бер генә нәрсә: сусауны басарга су табылды! Аннан күреп, кызлар да җиргә иелделәр.
Су эчкәндәй иткәч, күңелләре күтәрелеп киткән кызлар ару-талуларын, ачыгуларын берара оныткандай булдылар. Басу буйлап әбәкле уйнап йөгерделәр, тагын ахылдап җиргә аудылар.
– Чеметем генә черем итеп алыйк әле, кызлар, – диде Зәйнәп, Шәмсиягә арка терәп утырган җирдән. – Кайтып җитәрлек хәл калмады.
– Кит әле, җиргә ятмагыз, зәхмәт кагылыр, ди бит инәй! – Шәмсия апасына таба борылды да башын тиз генә апасының итәгенә салды. – Болай яткач, җир булмый бит инде, име, апа?!
– Ә мин синең алдыңа! – Аннан күреп, Асия дә үз чиратында Шәмсиянең күлмәк итәгенә ауды.
Гөлсәйдә дә чыр-чу килеп Асия алдына егылгач, Зәйнәп кинәт кенә лап итеп җиргә сузылып ятты. Үз кызыкларыннан үзләре тәм табып, кызлар рәхәтләнеп көлештеләр дә шулай чылбыр булып тезелеп яткан шәйгә оеп китүләрен сизми дә калдылар.
Басу читендә никадәр җәйрәп ятканнардыр – иң беренче булып Гөлсәйдә уянып китте. Күзләрен ачты да, кыймшанырга курыккандай, күктә кайсы – бөдрә йонлы бәрәнгә, кайсы – атка, кайсы каз бәбкәсенә охшап йөзгән болытларны күзәтеп ятты. Кызның хыялый җаны ул болытларны әле үз янына тартып төшерде, әле үзе алар янәшәсенә менеп, авыл өстеннән йөзеп үтте. Шул болытларның күчермәсен кулы белән һавада рәсем итеп ясап ятканда, аның кыбырсынуынамы, Асия күзләрен ачты. Шәмсия белән Зәйнәп тә торып утырдылар.
– Кемәйләр, нык тәмле булды, әйме? – Зәйнәпнең йокы турында әйтүе. Кыз, киерелә-сузыла, башын кыңгыр салды.
Шулвакыт Гөлсәйдә, кайсы кайда кыйгаеп яткан чиләкләр арасында үзенеке күренмәгәч, нечкә тавыш белән чәрелдәп җибәрде:
– Чиләгем ю-у-ук!
Калганнарның чиләкләре җир өстендә аунап ята, Гөлсәйдәнеке, чыннан да, якын-тирәдә күренми иде.
– Әнкәй үтерә бит мине! Өйдә бүтән чиләк юк би-и-ит! – Кызның бите буйлап эре-эре тамчылар тәгәрәде. Аңа су ташырга да, сөт илтергә дә тоткан бердәнбер чиләк тә, аның эчендәге китек стакан да, элек әтисе күз карасы кебек тоткан агач кашык та бик кызганыч иде – кыз инде үксергә үк тотынды.
– Йокы симертеп яткач, шулай була инде ул! – Шәмсия, авызын кыйгайтып, шулай дип куйды, әйтерсең бер Гөлсәйдә генә ачыгавызланып йоклаган.
Зәйнәп олырак булгач, үзен җаваплы хис итепме, кызганган тавыш белән:
– Бер кыек куллы тәресе чәлдергән инде... Әле ярый безнекен дә апкитмәгән, инәй утын пүләне белән ярыр иде. Синең инәң сукмый ла ул, орышыр да бетәр, – дип, Гөлсәйдәне үзенчә юатты.
Кызларның баягы кәефләре кул белән юып алгандай юкка чыкты, авылга кадәр бер-берсенә артык сүз катмый гына атладылар да атладылар. Гөлсәйдә елаудан туктаса да, күңелен кимергән курку хисеннән арына алмады: өйдәге бердәнбер чиләкне югалткан өчен әнисе баштан сыйпамас шул!
Кич эштән кайткач, Хәдичә тузынмады, пырламады, иреннәрен кысып берара сәкедә сүзсез генә утырды, Гөлсәйдә алып кайткан тиеннәргә карап-карап торгач:
– Ярар, шушы акчага берәр чиләк алырбыз, баш бәласе түгел, – дип, артык гади генә әйтеп куйды. Аннан соң гына җан әрнүен тавышына чыгарып: – Усайга гына түгел, җир читенә чыгып олагасы калган... Ни үземә, ни, минем аркада, сезгә тынгылык юк, балакайларым. Ирсез хатын – ирмәксез, димәсләр иде аны... Атагыз гына исән-сау йөреп кайтсын берүк...
Гөлсәйдә шулвакыт ишектән килеп кергән Сәетне күреп, аның каршысына атылды:
– Абыкай, ә безнең чиләкне урладылар! – дип ярып салды ул, әйтеп калырга өлгерим дигәндәй. – Әнкәй яңаны алабыз диде, тагын җиләк сатсам, акча әллә ничаклы булачак!
Сәетнең кәефе юк иде. Ул төсе уңгандай күренгән зәңгәр күзләрен тутырып, бер әнисенә, бер сеңлесенә карап алды да сәкегә барып капланды. Малайның кыскарып, сизрәп беткән чалбарының бер балагы буйдан-буйга умырылган, балтырында кызарып, канап чыккан эзләр шәйләнә иде. Хәдичә, коты очып, улы янына килеп утырды.
– Берәрсе белән сугыштыңмы әллә, ни булды, Ходаем?
Сәет тиз генә эндәшмәде. Әнисе сабыр гына аның җавабын көтеп торды, күзләренә тулган яшьне күрсәтмәс өчен, тәрәзәгә таба борылды.
– Әй... Нурулла абый бит... Бер ат колын салган... Мин көн буе тирес түгүдә булдым, ул абзарда булам дигән иде, өенә кайткан да йоклаган... Мине чыбыркы белән кыйнады, карамагансың, ди. Бүтән күземә күренмә, диде...
Хәдичә, җанына тулышкан ачуын ничек бушатырга белмәгәнгәме, кинәт кенә, гомер булмаганча каты кычкырып, улының аркасын йодрыгы белән бәргәли башлады. Үзе төя, үзе такмаклап елый иде:
– Шул гына җитмәгән иде... Берегездән икенчегез уздырып зыян китерүдән башканы белмисез... Кайларга куйыйм бу башымны? Тагын ниләр күрсәтерсез?
Гөлсәйдә дә, Сәет тә куркудан тын алырга куркып, бер аваз чыгармадылар. Тик кыз түзмәде, абыйсын жәлләп, елый-елый, әнисенең кулына килеп асылынды.
– Әнкәй, кыйнама абыкайны, авырта бит! Кыйнама! – дип өзгәләнгән тавыш Хәдичәне айнытып җибәрде. Әле генә йодрыкка төйнәгән учын язып, Сәетнең аркасын сыйпый-сыйпый, үзе дә такмаклый-такмаклый еларга тотынды.
– Дөнья үче безгә генә килеп терәлгән микәнни соң, и Аллам... Хәзер мин сиңа кайлардан чалбар алыйм, ямаулыгы да юк бит ичмаса!
Сәет, тәне авыртуны, гарьләнүне онытып, торып утырды да әнисен юатырга теләп:
– Шушы колхоз эшеннән котылсам, шәһәргә китәр идем дә бер капчык ямаулык апкайтырыем! – дип әйтеп куйды.
Ул кичне башта елашып, аннан көлешеп, бер-берсен юатып уздырдылар.
Икенче көнне Сәет белән Гөлсәйдә икәүләп җиләккә киттеләр. Чиләк булмагач, Сәет үзенең чүпрәк букчасын алды, Гөлсәйдә кәҗә сава торган калай кружканы тотарга булды. Бу юлы тауга китмәделәр, авылдан әллә ни ерак булмаган Каенлык чокырына юнәлделәр. Башта кеше эзе ярылып яткан чокыр тирәсендә анда-санда күренгән җиләкләрне өзгәндәй иттеләр. Аннан, ерак тоелса да, әрәмәлек янындагы болынга барып карарга булдылар.
Очы-кырые күренмәгән болынның уртасында үзе бер утрау булып әрәмәлек утыра. Элек әтиләре белән монда карлыган, кура җиләге җыярга килә торганнар иде. Ул чакта тамаклары тук, дөньялары түгәрәк иде. Аллы-гөлле төсләрдә балкыган чәчәкләргә, борынны кытыклаган хуш искә, мондагы матурлыкка сокланырга җайлары бар иде. Ә хәзер бу гүзәллек күзгә дә күренми кебек, барысы да ачлыктан йолып кала торган бер нәрсә буларак кына үзенә тарта иде.
Болынга аяк басуга ук, шәплеккә очрадылар: Гөлсәйдә кружкасын чак тутырып, абыйсының букчасына салырга өлгерә, җиләк күп булгач, күңелләре дә күтәрелеп китте.
– Абыкай, мин башта җиләк ашыйм, аннан җыям, яме, – диде Гөлсәйдә акланырга теләгәндәй.
Үзе дә чүгәләп җиләк ашап утырган Сәет кул гына изәде:
– Апай, монда дөнья хәтле, ашагач та муеннан кала, – дип куйды олыларча итеп.
Гөлсәйдәгә абыйсы янында рәхәт иде, ул кыңгырау гөл урынына чыңлап көлеп җибәрде:
– Муенга хәтле җиләк үссә, иелеп тә торасы булмас ие, име, абыкай? – диде ул, Сәетне ирештереп.
– Әй, сиңа көләргә булсын... Җый әйдә, сөйләшмә. Әнкәй монысын киптерәбез, әткәйгә пасылкы итеп салабыз, диде, бөреләрен тутырма анда.
– Тутыра ди... Самай эреләрен генә салам бит инде...
Букчасын башта муенына асып йөргән иде Сәет, җиләк күбәйгән саен болай йөрү уңайсыз була башлагач, аны салып җиргә куйды да учлап кына җыярга тотынды. Бермәлне әрәмәнең икенче ягында ниндидер тавыш-гауга ишетелә башлады. Балалар куркып торып бастылар. Ерак та түгел болынның аргы башында кемнәрнеңдер (күрәсең, анда да җиләк җыючылар йөргәндер) чабышканы күренә, аларны атларга атланган ике кеше куалый идеме – һәрхәлдә, шау-шу шуннан ишетелә иде.
Сәет белән Гөлсәйдә, ниндидер куркыныч барын тоеп, тиз генә әрәмә арасына кереп постылар. Бер-берсенә пышылдап та эндәшмичә, дер калтырап, байтак утырдылар. Кычкырышкан тавышлар бер якынайган, бер ерагайган кебек булды, атлы кешеләрнең бу тирәдән дә чаптырып узганнары ишетелде. Бераздан гауга бөтенләй тынды, тирә-якта саз бакасы, чикерткә, черки-кигәвен тавышы гына калды. Шушы тынлыкта да балалар байтак селкенми утырдылар әле, шуннан соң гына, тәвәккәлләп, баш калкыттылар. Җитәкләшеп әрәмәдән чыгып килгәндә алар баягы атлыларның тап каршысында туктап калдылар. Җайдакларның берсе хәрби киемендә иде. Гөлсәйдә белән Сәет аның кызыл погонын күргәч, «милиция» дип кенә уйлый алдылар һәм шул уйдан икесе дә коелып төштеләр.
Ат өстендәгенең икенчесе, җиңе сызганулы шакмаклы күлмәк кигәне, төшеп тормыйча гына, Сәетнең муенындагы букчасына сузылды:
– Җиләкме? Кая, бир әле!
Сәет башта артка чигенгән иде, әмма җайдакларның хәрби киемлесе күз ачып йомганчы аты белән малайның артына барып басты. Ике ат уртасында калган Сәет, муенындагы бауны чишеп, авыр букчасын «милиция»гә сузды.
Гөлсәйдә, кулындагы кружкасы мөлдерәмә тулып җитмәгәч, букчага бушатырга өлгермәгән иде. Шакмаклы күлмәк, күзен кысып, мыскыллы елмайды да:
– Монысын да давай! – дип, кружкага үрелде.
Җиләктән битәр кружканы җаны-тәне белән кызганган Гөлсәйдә борылып әрәмәгә таба чапты. Тик абыйсының:
– Йөгермә, бир, үскәнем! – дигән ялварулы тавышын ишеткәч, шып туктап калды.
Милиция киемендәгесе, кызның куркынган кыяфәтеннән кызык табыпмы, шырык-шырык көлде дә, биленнән наганга охшаган нәрсә чыгарып:
– Атам хәзер, бүксә! Китер җиләкне, дим! – дип боерды.
Сеңлесенең һаман каккан казыктай басып торуын күргәч, Сәет әкрен генә аның янына килеп, калтыранган куллары белән кружканы алды да тегеңә сузды. Атлылар, искиткеч тамашага тап булгандай, ихахайлап көлештеләр дә, атларын юыртып, күздән дә югалдылар.
Алар киткәч кенә аңына килгән Гөлсәйдә үрсәләнеп-үрсәләнеп еларга тотынды. Кичә дә, бүген дә югалтулардан гына торган көннәр аның бәләкәй генә йөрәген учка сыенган кош баласыдай тыпырчынырга мәҗбүр итә, кыз үзен берничек тә тынычландыра алмый иде.
– Елама, Гөлсәй, үскәч, әллә ничә кружка алып кайтам, менә әйтте диярсең! – дип, Сәет йодрыкларын йомарлады. Унбер яшьлек үсмернең үзенең дә күзләре бетмәс-төкәнмәс рәнҗеш белән тулган иде. Ул, сеңлесе алдында җебегән булып күренмәс өчен, борылып әрәмәгә кереп китте, Гөлсәйдәгә күрсәтми генә бер елап алгач, берничә балтырган көпшәсе тотып кире чыкты.
– Әнкәйгә нәрсә дибез инде хәзер? Әткәйгә дип җыйган җиләк тә юк, букчаны, кружканы да алдылар...
Балаларның икесен дә менә шушы сорау борчый иде. Җиләк вакыты бер генә – шушы мәлдә кышка беркадәр ризык та, акча да туплап калырга мөмкин. Җиләккә килгән саен савытыңны югалта башласаң, кеременә караганда, чыгымы күпкә артыграк чыга шул. Җан әрнүен исә бөтенләй берни белән дә үлчәрлек түгел...
– Күргәннәре-күрмәгәннәре шул булсын. Ходай үзе тигезли ул. – Хәдичә күтәрелеп бәрелмәде, балаларының берсен-берсе бүлдерә-бүлдерә сөйләгәннәрен тешен кысып тыңлап торды да шулай дип үз хөкемен чыгарып куйды. – Бераз солы оны болгатып аш пешердем, килегез, ачыккансыздыр. Кибәкле булса да, он он инде, ачка үлмәскә бер сәбәп... – Яшь хатынның суырылып калган бит очыннан бер бөртек яшь тамчысы тәгәрәде.
***
...Зират янындагы басуда борчак өлгерә башлауга, бала-чага, урам-урам, оч-оч булып, шунда сукмак салырга тотынды. Каравылчы Хатип бабай гына күреп алмасын: ат белән дә, эт белән дә камчылап куарга гына тора. Тик ничек кенә булса да кузак ярып, өйләренә борчак алып кайткач, әниләренең шул борчакны я болай куырып, я бәрәңге белән кушып пешерүләре ул камчының зәһәр тәмен оныттыра иде.
Күз бәйләнеп, кичке караңгылык иңгәч, урта урамнан унике бала җыелып, шул басуга киттеләр. Араларында Асия, Гөлсәйдә кебек ыбыр-чыбыр да, Сәет, Зәйнәп кебек олыраклар да бар. Дилбегә дә олыраклар кулында, зират очына барып җиткәнче үк, бик яхшылап «сабак» биреп алалар: бер-берең белән сөйләшмәскә. Борчак арасына мөмкин кадәр күмелеп утырырга. Каравылчы җилкәдән эләктереп алса, бүтәннәрне сатмаска.
Басу капкасын ачып, зират очыннан борылуга ук, борынга сусыл борчак исе килеп бәрелде. Балалар шыпырт кыланырга тырышып, басу эченә сибелделәр. Алар барысы да чүпрәк букчаларын муенга асып куйдылар, борчакны ярып, шунда тутырып алып кайта алсаң, олы байлык инде ул. Тик кайсы кая чүгәләп, кузак ярырга тотынганнар гына иде, хәерчегә җил каршы дигәндәй, шыбыр-шыбыр җылы яңгыр сибәләргә тотынды. Җитмәсә, күк күкрәп, яшен яшьни башлады. Яшен камчысы күкне телеп үткән саен басу өсте яп-якты булып китә иде, атка атланган Хатип бала-чаганы бик тиз шәйләп алды. Чыбыркысын шартлатып, зәһәр ачу белән атының корсагына типте дә басу эченә ташланды. Аркасына чыбыркы төшүдән курыккан балалар, тавыш чыгармаска тырышып, кайсы җиргә сузылып ятты, кайсы иелә-бөгелә чабарга тотынды. Гөлсәйдә куркудан күзләрен чытырдатып йомып, юеш җиргә борынын төрткән иде, ыгы-зыгы тынгач та, кымшану түгел, тын алырга шүрләп, селкенми генә байтак ятты. Әллә борынын ярып кергән борчак исенә, әллә җылы яңгырга изрәп ята торгач, йоклап китүен дә сизми калды.
Хатип камчысыннан шүрләгән балаларның күбесе яшен тизлеге белән өйләренә йөгергән иде. Сәет тә, төбендә берничә борчак тәгәрәшкән букчасын кысып тотып, мыш-мыш килеп өйләренә кайтып керде.
– Апаең кайда? – Хәдичәнең беренче соравы шул булды. Ул пычак белән кыра-кыра идән юып маташа иде, улының кыяфәтен күрүгә үк балаларның юлы уңмавын аңлап алды.
– Бәй, соң... – Сәет тотлыгып калды. Ул сеңлесе турында бөтенләй онытып җибәргән иде.
– И бала, бала... Нәрсә, Хатип карт кудымы?
Сәет җавап кайтармады, әнисенең сүзен җөпләп, баш кына селекте, үзенең күзен яшь элпәсе каплап алды.
– Шайтанның үзен дә уздырыр икән... Борчагы кадалып китсен, бар, апаеңны табып кайт! – Хәдичә, язмышка булган бар үпкәсен шуннан алырга теләгәндәй, кулындагы пычагын мич арасына томырды.
Сәет, кулындагы лычма су булган букчасын әнисенә сузды да, бер сүз дә эндәшмичә, борылып чыгып китте. Хәдичә аның артыннан ишек ябылгач кына башын күтәрде. Яшь хатынның ике күзе дә яшь белән мөлдерәмә тулы иде.
Инде яшен тынган, яңгыр да сирәк-мирәк тамчылар булып кына төшкәли иде. Хәер, бит очлары болай да юешләнгән Сәет ул тамчыларны тоймады да бугай: әллә үзен, әллә әнисен, әллә кара төн уртасында басуда калган сеңлесен кызганудан, малайның кычкырып-кычкырып, үксеп-үксеп елыйсы килә иде. Еламаска тырышып, кулларын йодрыкка төйнәсә дә, төнге яңгырга кушылып, иреннәренә кадәр тозлы тамчылар тәгәрәде. Ул тамагына килеп тыгылган авыр төенне көч-хәл белән йотып җибәрде, яланаяк саз ера-ера, басу капкасына таба юнәлде. Каравылчы Хатиптан курку тойгысы кинәт кенә әллә кая китеп югалды, аны сеңлесе өчен курку тойгысы алыштырды. Курку дип, юк, курку гына түгел, борчылу да, үртәлү дә, үзен гаепле сизү дә, әллә кайда гына буталып калган сеңлесен күңеленнән генә пыр туздыру да – барысы бергә кушылган иде. Малай, дөм караңгыда берни күренмәсә дә, як-ягына карангандай итте. «Гөлсәй!» дип тамак ярып кычкырып та булмый бит: Хатипның килеп чыгасын көт тә тор. Бертын чарасыз булып басып торганнан соң, Сәет, иелә төшеп, юеш борчак арасына кереп китте. Пышылдап кына эндәшеп тә карады, күпме генә әрле-бирле йөренмәсен, Гөлсәйдәнең өн-авазы ишетелмәде. Бөтен өсте лычма су булган, тәмам арыган малай, тешләрен кысып, җиргә утырды да бераздан, керфекләре керфеккә ялганып, йоклап китте.
Хәдичә, улы белән кызын көтеп, тәрәзәдән ишеккә, ишектән тәрәзәгә йөрсә дә, балалар күзгә күренмәде. Башта ачуы чыгудан аларны икесен дә тотып ярырга әзер хатын бераздан тәмам куркуга төште. Әллә Хатип карт икесен дә селкенә алмаслык итеп кыйнап ташлаганмы, дигән ямьсез уйлар да йөгерде башына, юеш инеш ярында шуып, суга-мазар төшмәделәр микән, дигән шом да үрләде. Түзмәде, яланаяк килеш урамга чыгып йөгерде.
Яңгырдан соң һава сулап туйгысыз булып сафланып калган, аяк асты пычтырдыкка әйләнгән, дөнья дөм караңгылыкка чумган. Теге очта кемнеңдер эте өзгәләнеп-өзгәләнеп өрә, тынлыкны шул гына бозып тора иде. Хәдичә, нишләргә белмичә, урам уртасында басып торды да, аптырагач, басу ягына таба китте. Колагына ишетелгән һәр кыштырдауга колак сала-сала атлады да атлады ул. Зират очыннан шомлана-шомлана үтеп, ниһаять, басуга ук менеп җитте. Инде сизелер-сизелмәс кенә булып таң да шәйләнә башлаган иде, тирә-якта бер тавыш-тын ишетелмәде. Хәдичә, җен ачуы белән башыннан яулыгын сыдырып төшерде дә, күзләрен шуның белән каплап, туйганчы бер елап алгач, исерек кешедәй чайкала-чайкала, кайту ягына борылды. Инеш буена җиткәч, «Сәет! Гөлсәйдә!» – дип кычкыра-кычкыра, яр буенда әрле-бирле йөренде, лычма суга батты, үзе, чарасызлыктан нишләргә белмичә, бертуктамый: «И Ходаем!» – дип кабатлады да кабатлады. Балалары өчен курку йөрәген генә түгел, бөтен гәүдәсен биләп алган иде, Хәдичә тешләрен тешкә бәрә-бәрә калтырарга ук тотынды. Исән түгелдер болар, дигән уйдан тилерер хәлгә җиткән иде хатын, шулвакыт тау бите буйлап җитәкләшеп төшеп килгән ике баланы абайлап, аларның каршысына йөгерде.
Сызылып килгән таң яктысында Сәет белән Гөлсәйдәнең, шәрә үкчәләрен ялтыратып, атлый-йөгерә кайтып килүләре күренде. Хәдичә башта аларны сүзсез-нисез кочагына кысты, аннан, бераз тынычлангач, кулындагы яулыгы белән икесенең дә аркасына сыдырып алды.
– Минем иртүк эшкә китәсем бар, нигә шуны булса да уйламыйсыз, мине утка-суга салып, кайда югалып йөрисез? Кеше балалары бу вакытта изрәп йоклый, әй, бәбекәйләрем... – дип, аларны тагын кочагына сыендырды.
– Бу бит... – Сәет каш астыннан гына карап сеңлесенә ымлады. – Борчак арасында йоклап калмаса...
– И-и, үзең соң... Әнкәй, ә мин бер тамчы да курыкмадым!.. Әз генә курыктым инде... Төшемдә синең кычкырганыңны ишеттем дә уяндым. Шунда гына әзрәк курыктым. – Гөлсәйдә әнисен җитәкләде дә, күшеккән кул-аякларын җылытырга теләп, кәҗә бәтие урынына сикеренде.
– Чикерткә кебек черелдәп, минем өскә китереп басты. – Сәет тагын өнәмичәрәк кенә сеңлесенә карап алды.
– Бәй, үзе минем янга ук килеп җиткән, үзе шунда күрмәгән дә! – Инде тәмам батырайган Гөлсәйдә абыйсына тел күрсәтте. – Әнкәй, абый да минем янда гына йоклаган булган, менә кызык, име! Хатип тәре безне тәки күрмәде, әл-лә-ли!!!
Хәдичә эндәшмәде. Икенче кулы белән Сәетне җитәкләп алды, балаларының кулын каты итеп кысты да адымнарын кызулатты. Бераздан гына, аңга килгәндәй, тагын:
– И бәбекәйләрем... – дип кабатлады. – Кемнәрне генә каргыйм соң: сугышнымы, Хатип картнымы?.. Ярар, безнең зарны кем җилкәсенә төшерергә икәнен Ходай үзе белер әле...
***
Көз уртасында Гөлсәйдә мәктәпкә йөри башлады. Асияне әнисе, кияргә киеме дә юк, буе да бәләкәй дип, быелга өйдә генә калдырмакчы иде, аннан, бер-берсенә иптәш булырлар дип, кире уйлады. Әбисе үзенең иске сырмасын сүтеп, кечерәйтеп, Асиягә менә дигән бушлат тегеп бирде.
Гөлсәйдә исә укый башлавыннан бигрәк, өстендәге яңа күлмәккә сөенеп туя алмады. Куе яшел төстәге бу күлмәкне әнисе аскы урамдагы бер хатыннан тектереп алды. Кәҗә сөтен тамчылап дигәндәй җыеп, шуннан язган майны Пучы базарында сатып кайткач, күлмәклек ситсыга җитте дә куйды бит! Әй, шатланды инде Гөлсәйдә яңа күлмәккә, тик менә мәктәпкә барганда аның өстеннән абыйсының иске пәлтәсен киеп, җил үтмәсен дип, билен шатырдатып буып кую гына бөтен матурлыкны боза иде.
Мәктәп дигәннәре авылдан сөрелгән Мәхмүт байның алты почмаклы агач йортында иде, урта урамның теге очында ук урнашкан. Гөлсәйдә белән Асия иртән бер-берсен көтеп алып, җитәкләшеп урам уртасыннан икәүләп баралар. Сәет малай кеше булгач, аларны көтеп тормый, үз ишләре белән алдан йөгерә.
Элекке укытучы сугышка киткәч, аның урынына үзе дә балалыктан чыкмаган Нәфисә исемле кыз башлангычларны укытырга кергән иде. Яшь булса да, хәтәр чырыш булып чыкты үзе: ач-ялангач укучыларга әбәт ашатуны оештырып, авылда күз өстендә кашка әверелде. «Киеме юк, уку кайгысы түгел, кәгазь-каләм юк», – дип, кырыкмаса-кырык сәбәп тапкан аналар үзләре үк балаларын мәктәпкә әйдәкли башлады. «Анда әбәт ашаталар!» дигән тылсымлы сүзләр ни ялкау бала-чаганың аякларын да шушында тартып китерде. Әбәт дип авыз тутырып әйтү генә инде. Күз хаклык умач уып салган сөтле ашны, казанда пешергән кабыклы бәрәңгене берәр-берәр итеп барысына да бүлеп биргәч, кече телгә тиярлек тә эләкми. Шулай да беразга булса да ашказанын алдап торырга ярый!
Укытучы апасы Гөлсәйдәне Разиф исемле малай белән утыртып куйды. Разиф мәктәпкә көз башыннан ук йөри, аларның өе шушы очта гына икән. Әтисе янгын каланчасында эшли ди, ни сәбәпледер сугышка алмаганнар. Быел яз көне сәке астында ояда утырган ана каз Разифның тез астын умырып тешләгән; фронтка киткән олы абыйсы малайга ызначук дигән бер нәрсә биреп калдырган – беренче дәрес барышында ук Гөлсәйдә күршесе авызыннан әллә никадәр белешмә алып өлгерде. Нәфисә апалары икенче сыйныфка инша яздырган арада, Разиф, парта астына иелеп, уң аягының чалбар балагын тезгә кадәр сыдырды да каз тешләгәннән калган җөен күрсәтеп алды.
– Апай, вәт авырта икән ул! Ике күзем чәчрәп чыга дип торам! Әй, хәзер оныттым инде... – Пышылдап шулай дисә дә, малайның бу минутта кашын җыерып, кара төймә кебек күзләрен томрайтып, истәлекле җөйне барлавы киресен сөйли иде.
Гөлсәйдә аңа кызганулы караш ташлады. Малайның акшар кебек ак йөзен, ике утлы күмер кебек көйрәгән күзләрен, маңгаенда «кәҗә» калдырып киселгән чәчен, нигә икәнен үзе дә аңламастан, Сәет абыйсының йөз-кыяфәте белән чагыштырып куйды.
– Ә безнең әнкәй, абыемның аягы авыртканда кәҗә җоны бәйли, менәтерәк!
Кыз бу сүзләрне кычкырып әйткән икән, бала-чага шау килеп көлешергә тотынды. Нәфисә апалары, кулындагы китабын өстәлгә куйды да:
– Балалар, базар ясамагыз әле!.. Разиф, балакаем, сине дүртенче кеше белән утыртам бит инде, дәрес вакытында сөйләшергә ярамый дип кырык әйттем үзеңә... Гөлсәйдә, үскәнем, бу яккарак борылып утыр. Укучылар, шауламагыз!.. – дип, тавышын әле йомшартып, әле күтәреп, сыйныфны тынычландырырга маташты.
***
Кырык өчнең кышына да керделәр. Һәр йортта, һәр почмакта яшәү өчен көрәш бара иде. Бура төпләрендә канат белән себереп алырлык бер бөртек он юк, сыер йә кәҗә асраган кешеләр генә ачлык зәхмәтеннән беркадәр ераграк тора. Ягарга утын, тамак алдарга ризык булмаудан кая барып сугылырга белмәгәннәргә, капчык асып, авыл буйлап теләнеп йөрергә генә калды.
Сәет беркөнне әтисенә хат язды. Әнисе кат-кат кисәтте: зарлана күрмә, барысы да әйбәт, диген, атаңны хафага салма, диде.
«Исәнме, сезки гыйззәтле вә кадерле булган әткәебез! Пионер сәламнәре белән улың Сәет хат яза. Әнкәй әйтә, атаң безнең өчен борчылмасын, исән-сауларбыз, ди. Без Гөлсәйдә белән әйбәт укыйбыз, тимурчылык хәрәкәтендә катнашабыз. Безнең мәктәп фронтовик гаиләләре өчен әйбер җыю айлыгы үткәрде. Тире – 25 данә, йон – 4 кг, төрле кием – 20 данә, бәрәңге – 500 кг, акча 700 сум җыелды. Район МТСы өчен өч центнер чүпрәк тә җыйдык әле, аларга тракторларны юарга кирәк икән. Без дә бирдек, син миңа бәләкәй чакта каладан алып кайткан якалы күлмәкне. Әнкәй әйтә, атаң исән-имин кайтса, күлмәк кенә табылыр әле, ди.
Әткәй, безнең мәктәп колхоз атларын шефлыкка алырга булды. Әле үзара социалистик ярыш та оештырабыз. Һәр атка икешәр укучы беркеттеләр. Без атларның астын чистартабыз, ашатабыз. Түлке ашатырга бер дә бүле түгел, атлар кызганыч. Мин җәй буе шунда эшләгәч, атлар мине таныйлар, малайлар шуңа ышанмыйлар.
Әнкәй әйтә, атагыз кайткач, туя ашау күрерсез әле, ди. Нимесны җиңеп, тизрәк кайт инде, әткәй!
Пионер сәламе белән улың Сәет».
Хатны кычкырып укыгач, Хәдичә улының башыннан сыйпады да яулык очы белән күзен каплады.
***
Февраль азагында Гөлсәйдәләргә посылка килде. Кемнән, кайдан икәнлеге күрсәтелмәгән, тик тышына акка кара белән «Усай авылы, Әкрамова Хәдичәгә» дип аермачык язылган иде. Хәдичә көтелмәгән бу күчтәнәчтән башта аптырап калды, башына уй капты: Әмирханнан булса, ике авыз сүз булса да язмый калмас иде. Кемнән генә булыр бу? Посылка эчендә өр-яңа ирләр костюмы, ялтырап торган ирләр туфлие, затлы күлмәк. Кырыкмаса-кырык кат уйланса да, Хәдичә бу бүләкнең кемнән икәнлегенә төшенә алмады. Әйберләрне бер алды, бер куйды, борынына якын китереп, иснәп тә карады, таслап кына кире дә тутырды, тагын таратып салды – соравына җавап табалмады. Сәет белән Гөлсәйдә әниләре тирәсендә бөтерелделәр, әлеге үзе серле, үзе затлы киемнәрне бер киеп, бер салып мәш килделәр.
– Туктагыз әле, балалар, бер дә күңелем ышанып бетми. Тәгаен безгә микән соң бу? – Хәдичәнең йөзе нигәдер борчулы иде.
– Сиңа дип язылгач, кемгә булсын инде, әнкәй? – Костюмга күзе кызган Сәет шуны кигән килеш сәкегә менеп утырды.
– Ә миңа берни дә җибәрмәгәннәр. Гел ир-ат киеме... – Аягына көймә кебек очлы башлы ирләр туфлие кигән Гөлсәйдә ишекле-түрле йөренеп килде дә абыйсы янына менеп кунаклады.
– Белмим инде, белмим... Ни уйларга да аптыраган. – Хәдичә үзе дә, кулын кушырып, балалар янына утырды.
Икенче көнне, әлеге посылка белән кызыксынып, Хәдичәне кәнсәгә чакырттылар. Чит илдә берәр туганы юкмы, посылканы кем җибәрергә мөмкин, хат-фәлән язмаганмы...
– Ай Алла, бүтәннәргә дә килеп тора бит пасылкы дигәннәре, трафай дисезме, ни дисез әле? Бүтәннәрне бер дә талкып тормыйсыз. Миңа килеп терәлсә генә... – Хәдичә бу посылкага бер кагылышы да булмагач, Шәйдулла алдында куркып-каушап төшмәде, чатнатып җавап кайтарды. – Кем җибәргәнен белсәм соң...
– Син, Хәдичә, авыртмас башка бер таяк булдың тәки. – Шәйдулла өстәл артыннан калкынырга итте дә урынына кире утырды. – Иртә таңнан Мирхәт йөгереп килгән, чит илдә кеме бар, нигә тикшермисең, дип җелеккә төште.
– «Минем артым кыңгыраулы, какмасаң да шалтырый», – дияр иде берәү булса. Ул Мирхәтегезне җиде чакрымнан әйләнеп узар идем, билләһи. – Хәдичә җан әрнүе белән кулын йодрыклады да лап итеп артсыз урындыкка утырды.
Шәйдулла эндәшмәде, хатынның суырылып калган йөзенә бертын сүзсез генә текәлеп торгач, үзе дә авыр сулап куйды, аннан, чыгып китсәң дә була дигәнне аңлатып, кулы белән ишеккә ымлады.
– Артыгын ычкындырып йөрмә инде, апай, беләсең, кешенең төрлесе бар... – Рәис, үзем дә күпне әйтеп ташладым дигәндәй, учы белән авызын каплады. Җәелеп бер иснәде дә, инде чыгарга кузгалган Хәдичәне туктатып: – Сорашсалар, Әмирхан җибәргән диген дә тор, үзең әйтмешли, трофей әйберләр, диген... Бар, апай, бар...
Хәдичә урамга чыккач, башындагы иске шәлен маңгаенарак төшереп куйды да, уйлана-уйлана, карлы сукмактан өйләренә төшеп китте. Бу Шәйдулны аңлап бетерә торган түгел. Бер карасаң, ничәмә-ничә кешене кан-яшь түктерә, икенче карасаң, рәтле генә кыяфәттә күренә, үзенчә киңәш биргән булып маташа. Трофей диме? Булыр да... Соңгы айларда авыл кешеләренә сирәк-мирәк булса да андый нәрсәләр килгәли, тик аларны ирләре я туганнары сала лабаса. Кемгәдер күлмәк, кемгәдер пәлтә килүе турында авылның бер очыннан икенче очына ә дигәнче хәбәр тарала.
Хәдичәгә килгән посылка турында да авыл халкы байтак авыз чайкады. Мәктәптә Сәет белән Гөлсәйдәне дә шактый талкыдылар. Тик һәркемнең үз кайгысы кайгы иде, беркадәр вакыт үтүгә, әлеге серле күчтәнәч турында сүз куерту онытылды. Хәдичә үзе генә торып-торып сер йомгагын сүтәргә маташа, тик һич кенә дә очына чыга алмый иде.
Яз башында авыл халкының күбесе ачлыктан шешенә башлады. Авызына атналар буе бер локма ризык эләкмәгән сабыйлар, карт-корылар озак түзә алмады – күзгә карап, тилмереп, бер-бер артлы җан бирделәр. Көн саен ишетелгән коточкыч хәбәрләрдән Хәдичәнең эченә курку йөгерде: кәҗә сөтеннән гайре азык заты күрмәгән балалары исән-имин калырмы? Икмәкнең исен дә, төсен дә күптән онытты бит инде алар, яңак сөякләре калкып, күзләре генә утырып калды. Сәетнең атлап йөрешләре карт бабайныкына әйләнде, хәлсезлектән еш кына башы әйләнә.
Беркөн Нәсимәнең каенанасын җирләделәр. Мескен карчык та ачлыктан үлеп китте.
– Күпме әйттем әнкәйгә... – дип елый-елый сөйләде соңыннан Нәсимә. – Күз карасы кебек саклап тоткан самавыры бар иде, шуны колхоз складында эшләүче хатынга сатыйк, дидем, бераз булса да он юнәтербез, дидем. Юк, үз киресенә катты бит: сатаммы соң, кайнатырга күмере булса, сары айгыр кебек кешнәп утыра бит ул, дип чат ябеште. Баш исән булса, самавыр гына табылыр иде әле. Әнә онга алыштырып төштем. Балаларымны күрәләтә ачтан үтерер хәлем юк, болай да чыкмаган җаннары гына калды.
Нәсимә үзе дә аякларын өстерәп атлаучы өрәккә охшап калган иде, Хәдичә янында моң-зарын бушатып, туйганчы елады-елады да, дөньясын каһәрләп, үзләренә чыгып китте.
Хәдичә посылка белән килгән киемнәрне, Әмирханыма булыр дип атап, иске сандык төбенә салып куйган иде. Өйдә азыкка алыштырырлык башка нәрсә калмагач, чират аларга җитте.
– Әйбер дип чукынып булмас, тәүбә-тәүбә, әйттем исә кайттым... – дип, костюм белән күлмәкне кулына алды. Бик кадерле нәрсә белән аерылышырга җыенгандай, моңсу гына текәлеп, сыйпап-сыпырып торды, эчен-тышын кат-кат әйләндереп карады. Инде болай да һәр җөен, һәр сызыгын күптән барлап-тикшереп чыккан кебек иде, менә костюмның эчке ягында беленер-беленмәс торган кечкенә кесәне генә моңарчы шәйләмәгән икән. Хәдичә болай гына, бернинди уйсыз-нисез шул кесәгә кулын тыкты да, бармакларына кәгазь кисәге эләккәч, ашыга-кабалана тартып алды. Уч төбе кадәр генә саргылт кәгазьдә гарәп хәрефләре белән «Фатиха» сүрәсе язылган иде. Бу бит... бу бит... Мортаза энесенең язуы! Әтиләре Гайнулла мулла уллары Салих, Мортаза, Хәлимгә сабак биргәндә, алар өчесе дә шушындый саргылт кәгазьле дәфтәргә яза торганнар иде. Менә Мортазаның «дал, ра, ләм» хәрефләре әллә ничек үзенә генә хас булганча бөтеркәләнеп тора, Хәдичә бу кулны танымыймы соң?! Хатынның керфекләре яшькә чыланды. Гаиләләрен пыр туздырып, атасын да, анасын да, туганнарын да берәм-берәм гүр иясе иткән сәвит власте бу нәсел тамырын барыбер юкка чыгарып бетерә алмаган, димәк... Мортаза исән, бу бүләкләрне Хәдичәгә дип ул җибәргән, димәк! Хәдичәнең күз алдында энесенең төз буе, җылы, шаян карашы, янып торган кара күзләре, чибәр йөзе чагылып киткәндәй булды. Кайларда гына йөридер үзе? Сугышка алынды микән?.. Хәдичә энесе белән аерылышканда, Мортазага унөч яшьләр генә иде бит. Гайнулла муллага кемдер: «Бөтенегезне Себергә җибәрергә җыеналар, чыгып качалсаң, яхшы чакта котылып кал», – дип киңәш биргәч, кара төн уртасында әтисе Мортазаны атка утыртып, каядыр алып китте. Хәдичә ул төнне яхшы хәтерли әле: Газизә абыстай белән Гайнулла мулла кич буе әйбер-кара җыйдылар, юка сырманың эчлеген кубарып, шунда ниндидер кәгазьләр, акча салып, кире тегеп куйдылар. Аннан Газизә абыстай Мортазаны кочаклап, кайнар күз яшьләре түкте, улы ат арбасына утырганда да, аның җиңеңә ябышып, бик озак елады. Мөгаен, ана йөрәге бу аерылышуның мәңгелек икәнен шул минутта яхшы аңлагандыр... Шул аерылышудан соң Хәдичәнең бүгенгә кадәр энесе турында бер кәлимә сүз ишеткәне булмады.
***
Гөлсәйдә икенче сыйныфка китте. Аны быел да Разиф белән бер партага утырттылар. Бөтерчек кебек малай былтыргыдан да күбрәк сөйләшә, Гөлсәйдәнең колакларына һич тынгылык бирми иде. Шунысы бар: Разиф, әтиле гаиләдән булгач, букчасына көн саен берәр ашамлык салып килә. Кайчак ипи кыерчыгы кебек, инде төсе дә онытылып барган ризык та күренгәли. Разиф аны Гөлсәйдә белән дә бүлешә. Кыз, горурлык күрсәтеп, баш тартса, мәҗбүриләп авызына тыгарга да күп сорамый. Беркөн шулай кәнфиткә охшаш баллы төймә алып килеп, берсен Гөлсәйдәгә бирде дә, кызның йөзенә карап-карап торгач:
– Синең күзең дә, авызың да матур, әйме, Гөлсәй! – дип кычкырып әйтеп салды. Моны ишетеп алганнар гөр килеп көлешергә тотынды, кып-кызыл булган Гөлсәйдә ни өчендер Разифның кулына китереп сукты:
– Дивана! – Шулай дисә дә, кызның күзләре ачулы елтырамады.
– Балалар! Дәрес барганда сөйләшеп утырмагыз! – Нәфисә апалары бик бирелеп Алексей Маресьев дигән очучы батырлыгы турында сөйли иде. Нишләптер Гөлсәйдәгә ул бер дә кызык тоелмады, кыз үзеннән алгы партада утыручы Асиянең чәч толымына карап, үз уена чумган иде... Асиянең урталай ачылган толым юлында бер бетнең хәрәкәт итүен күреп алды да, көлеп җибәрмәс өчен, учы белән авызын тотты. Аның күз карашын тотыпмы, Разиф та Асиянең толымына текәлде һәм күзләре шар булып ачылып, шул халәттә катып калды. Бераздан гына малайның йөзенә җан керде, ни гаҗәп, ул бу юлы бер сүз дә эндәшмәде, бик бирелеп, әлеге бетне күзәтергә кереште.
Нәфисә апалары тигез, салмак тавыш белән һаман шул очучы турында сөйли иде:
– 1942 елның 4 апрелендә Новгород өлкәсенең Демянск поселогы янында сугышлар барганда Маресьевның самолетын нимеслар бәреп төшерә, ул урман эченә мәтәлеп төшә.
Укытучы шулай дип әйтеп бетергән мәлдә Асиянең чәч юлындагы бет тә кызның җилкәсенә мәтәлеп төшмәсенме?! Моны күреп торган Гөлсәйдә белән Разиф, сүз куешкандай, икесе берьюлы пырхылдап җибәрделәр.
Аларның көлүеннән Нәфисә апаларының йөзенә кызыллы-күкле тап таралды, ул җәлт-җәлт атлап, парта буена килеп басты.
– Нишлисез сез, нигә көләсез?
Гөнаһ шомлыгына, Гөлсәйдә дә, Разиф та инде тынсыз калып, тыела алмый көләләр иде. Укытучы моны үзен санламау дип кабул итте, ахры. Башта Разифны, аннан Гөлсәйдәне җилкәләреннән сөйрәп торгызды да икесен бергә коридорга алып чыгып китте.
– Мин сезгә... аң-белем керсен дип... Барыгыз, директор бүлмәсендә үзегез аңлатыгыз... – Апалары җилкәдән җилтерәтеп директор кабинетына таба алып бара башлагач кына балалар тынычлана төштеләр, юашланып калдылар.
– Бәй... – Гөлсәйдә тотлыгып калды. Теге бетне күз алдына китерүгә, эчен тагын тыелгысыз көлү өянәге биләп алды. – Асия бит... Чәчендәге бет бит...
Аның сүзләреннән берни аңламаган Нәфисә карлыган күзләрен тутырып, сораулы караш белән Разифка борылды.
– Апа, сез күрсәгез, үзегез дә көлеп егыла идегез. Валлаһи-таллаһи! Теге... кемнең әле... э-э... сәмәлүте мәтәлеп төшә дигәндә, Асиянең... – Разиф та, күзләрен кысып бетереп, коридор яңгыратып көләргә тотынды. – Вах! Минем бармак башы хәтле бет Асиянең җилкәсенә мәтәлде дә төште! Ха-ха-ха!
Аның көлүеннән гаҗиз булган Нәфисә, аптырагач, кулы белән малайның авызын кысып тотты.
– Разиф, балакаем! Кычкырма, зинһар! – Укытучы нидәндер шомланып калган иде. – Үтерәсез сез мине! Сәвит самолетын... бет белән чагыштырып утыралар... – Укытучының йөзе бу минутта акшар төсенә керде, тавышы бөтенләй пышылдауга күчте. – Берәрсе ишетсен тагын... Карагыз аны, әле генә әйткәнегезне шушы минутта онытыгыз, аңладыгызмы? Югыйсә миңа да, үзегезгә дә, әниләрегезгә дә көн бетүе бар...
Ни өчен куркыныч янавына төшенмәсәләр дә, «әниләр» дигән сүз балаларны аңга китерде, алар көлүдән туктап, гөнаһсыз күзләрен апаларына төбәделәр.
– Барыгыз, класска кереп утырыгыз. Тавыш-тыныгыз чыкмасын, ишетсен колагыгыз! – Нәфисә аларын ишеккә таба этәрде, үзе тынгысызланып тирә-якка күз салды. – Барыгыз дим, мин хәзер керәм!
Парта артына кереп, алда утырган Асиягә күз төшерүгә, йөзләренә тагын елмаю йөгерсә дә, Гөлсәйдә белән Разиф бу юлы түзделәр, апалары әйткәнчә, тавыш-тын чыгармадылар.
Соңыннан, бүтәннәр сораганда телләре бик кычытты кычытуын, шулай да Разиф белән Гөлсәйдә үзләрен партизаннарча тотты: гади генә бер вакыйганың әниләре өчен фаҗигагә әйләнү мөмкинлеген уйлап, телләрен тешләделәр. Замана аларны вакытыннан иртә олыгаерга өйрәткән иде шул.
Бер-ике көн дәресләрдә ипле генә, укытучыга комачауламый гына утырганнар иде, Разиф бу тынлыктан туярга өлгерде бугай... Апалары тактага борылып, акбур белән язарга керешүгә, парта астына иелеп, кечкенә генә шешә чыгарды да Гөлсәйдәнең колагына пышылдады:
– Гөлсәй, ислемай сибимме?
Кыз ни дә булса аңышканчы, шешәнең бөкесен ачып та җибәрде, Гөлсәйдәнең мәктәп күлмәгенә бер-ике тамчы «ислемаен» сибеп тә өлгерде. Барысын куркытып, кыз шул минутта чырылдап кычкырырга тотынды. Күлмәкнең «ислемай» тигән җиң буе күз алдында эрегәндәй ашалды да төште.
Нәфисә апалары, коты очып, Гөлсәйдә янына килеп басты.
– Тагын ниләр генә күрсәтерсез икән, ә? Нәрсә булды?
Разиф башын муенына яшерә төшеп, Гөлсәйдәнең күлмәк җиңенә шаккатып карап тора иде, керфеген дә кыймылдатмый гына, нишләптер сүзен иҗеккә аера-аера:
– Ис-ле-май... а-ша-ды... – дип пышылдады.
Еларга да, көләргә дә белмәгән Нәфисәнең түземе төкәнде бугай, теге көндәгечә, аларның икесен дә җилкәләреннән тотып торгызды да класс ишегеннән чыгарып җибәрде.
– Әниләрегезне алып килегез, шунсыз күземә күренмәгез!
Күлмәген жәлләүдән ярсып беткән Гөлсәйдә – бер якка, куркудан коты очкан Разиф икенче якка томырылдылар.
Ул көнне Хәдичә, елап кайтып кергән кызын җилтерәтеп, мәктәпкә түгел, туп-туры Разифларның өенә китте. Ишекләре бикле – себерке сабы белән терәтеп куйганнар. Хәдичә кызган көе кире борылмады, янгын каланчасына таба юл алды. Аякларына күз иярмичә, әнисе алдан атлый, аның артыннан чак җитешеп, үкси-үкси Гөлсәйдә теркелди.
Разифның әтисе – башына ямьшәеп беткән кепка кигән, ком гарәбенә охшаган кап-кара йөзле, малаеныкы кебек үк күмер күзле Заһидулла Хәдичәнең ярсып-ярсып сөйләвен сабыр гына тыңлап торды да, чыраен сытып, нидер уйлангандай итте.
– Сабакы малай... Кислоталы шешәне эләктергән... Күрмәгәнен күрсәтәм мин аңа! Ярый әле йөзеңә эләкмәгән, кызым.... Күлмәк кенә чипуха ул, апаңда ситсы табылмый калмас, анысын түләрбез... Вәт сабакы! Әле үзе кая качты икән, ә?
Заһидулла чукмар йодрыгы белән селтәнеп алгач, Гөлсәйдә, мышкылдаудан туктап, Разифны күз алдына китерде дә, күлмәк турында бөтенләй онытып, малайны чын-чынлап кызганып куйды. Әтисенең бу йодрыгы эләксәме?.. Хәдичә дә шуны уйлап алды бугай, йомшара төшеп:
– Ярар, аның өчен малаеңны харап итә күрмә, Заһидулла абый. Йөрәгемә чыдый алмаганга гына килдем. Алайса, ни эләксә, минекеләргә эләгә, эте дә, бете дә мыскылларга гына тора... Үз балаларымны мин дә якламасам, аларны кем кайгыртсын, – дип, кызына таба борылды. – Алланың рәхмәте, син әйтмешли, ничекләр йөзенә эләкмәгән диген!
Өйгә кайтканда Хәдичә беркадәр тынычланган иде инде, сырмасының эчке ягыннан уч яссуы кадәр ямаулык кисеп алды да кызының җиңен шуның белән ямап та куйды. Кап-кара ямаулык яшел күлмәктә чекрәеп күзгә ташланып торса да, ертык җиң белән йөрү түгел инде – шуны уйлап, бераздан Гөлсәйдәнең эченә җылы керде.
Ул атнада Разиф мәктәптә бөтенләй күренмәде. Икенче атна башында гына, ничектер тынып, сабырланып, юашланып калган малай Гөлсәйдә янына килеп утырды да май урлап тотылган мәче тавышы белән генә:
– Аның кислата икәнен кем белгән... – дип, тиктомалдан әйтеп куйды.
Кыз аңа булган ачуын күптән оныткан, партадашын тәмам сагынып, зарыгып беткән иде... Көләч күзләрен җемелдәтеп:
– Әтиеңнең йодрыгы төшмәдеме? – дип сорыйсы итте.
– Йодрык ди сиңа. Каеш белән... Ярды гына әткәй... Вәт авырта икән ул, малай! Аркага ятып булмый! – Бик рәхәт нәрсә турында сөйлимени – Разиф гадәттәге роленә кереп, күзләрен ялтыратып, ничек кыйналуы турында бәян иткәндә, Гөлсәйдәнең нигәдер елыйсы гына килде...
Октябрь бәйрәме уңаеннан мәктәп балалары клубта олылар өчен концерт номерлары әзерләргә тиеш икән. Башкалар белән бергә Гөлсәйдәгә җырларга, Сәеткә шигырь ятларга куштылар. Элек мәчет, хәзер клуб ролен үтәгән агач йорт ул кичне халык белән шыгрым тулды. Иң башта Шәйдулла, үзе буе трибуна артына басып, бик озаклап нотык сөйләде, балаларның тәмам сабыр савыты тулды, салкын клубта туңып, зәңгәрләнеп беттеләр.
Менә Шәйдулла фронт хәлләре белән таныштыруга күчте, Совет гаскәрләренең ныклы адымнар белән алга барулары турында сөйләгәндә халык берничә тапкыр гөрләтеп кул да чапты.
– Җиңү, һичшиксез, безнең якта булачак, иптәшләр. Юлбашчыбыз бөек Сталин җитәкләгән илне беркем дә буйсындыра алмаячак! Бу Җиңү өчен без дә кулыбыздан килгәннең барысын да эшлибез. Район гәзитендә күреп торасыздыр, безнең калхуз алай арттан сөйрәлүчеләрдән түгел. 500–700 хезмәт көне эшләгән колхозчыларыбызны мактап, үрнәк итеп язып чыктылар. Йөз хезмәт көне эшләүчеләрне «сорыкортлар» дип бик дөрес күрсәттеләр, оятларына бераз көч килмәсме... Биш малаен сугышка озаткан 75 яшьлек Ситдыйк абзый 600 хезмәт көне эшләгән, Кызыл Армиянең Җиңү фондына 3000 сум акча керткән. 65 яшьлек Зыятдин абзый 580 хезмәт көне эшләгән, Җиңү фондына 3000 сум акча биргән. Менә кемнәргә рәхмәт әйтергә, менә кемнәрдән үрнәк алырга кирәк, иптәшләр!
Әйтергә кирәк сугыш кырында һәлак булган авылдашларыбызны, алар шушы Җиңү хакына гомерләрен дә кызганмадылар. Иптәшләр, без аларны бер минут тынлык белән, аягүрә басып искә алыйк әле. Менә алар: ..., 1941 нең 1 августында һәлак булган, ..., Әкрамов Әмирхан, 1943 елның 6 июлендә һәлак булган, ...
Очы-кырые күренмәгән чыгышның азагын көтеп тилмереп беткән, туңудан аякларында сикергәләп торган Сәет, һәлак булучылар арасында әтисенең исем-фамилиясе ишеткәч, урынында катып калды. Шәйдулла ялгыш укый, аларның әтиләре исән ләбаса! Әле беркөн генә әнисе белән ике битне тутырып, хат язып салдылар үзенә. Малайның әле генә салкыннан калтыранган тәне утка пешкәндәй җыерылып куйды. Сәет сәхнә читенә чыгып басуын искәрми дә калды. Менә ул залда аягүрә баскан халык арасыннан ашыга-ашыга әнисен күзләргә кереште. Әнисе алгарак калкыныр да, ниндидер саташулы исемлек укыган Шәйдулланы бүлдереп, аваз салыр дип өметләнде. Тик... күзләре әнисен эзләп табуга, коточкыч сүзләрнең хаклыгын Сәет бик тиз аңлап алды: әнисе мамык шәлгә уранган башын түбән игән, ике күзеннән дә, чишмә юлы сыман эз калдырып, мөлдерәмә яшь ага иде. Малай артка чигенде, үзенең дә күзләрен кисәк кенә кайнар яшь элпәсе каплады, шул томаннан котылырга теләп, йодрыгы белән керфекләрен угалады. Ул арада залдагы халыкның ыгы-зыгы килеп урыннарына утыруы ишетелде. Сәет эчке бүлмәгә атылды, кызлар белән бергә артлы урындыкны атынгыч итеп тибрәтеп утырган Гөлсәйдә янына килеп:
– Безнең әткәй үлгән бит, – дип иренен тибрәтер-тибрәтмәс кенә әйтте дә, картларча бөкрәеп, урамга чыга торган ишеккә атлады.
Абыйсының сүзләре аңына барып җиткәч, Гөлсәйдә дә аның артыннан ташланды. Ул чыкканда, Сәет иң тышкы ишеккә эленгән пычрак чыптага йөзе белән капланып, иңрәп-иңрәп елый иде.
– Әнкәй безгә әйтмәгән генә... Җәй көне үк белгән... – Сәетнең иңбашлары калтырый иде.
Авылның тагын ике баласына ятимлек хәбәре ишеттергән көзге төн карасы сабыйларның күз яшеннән генә агарырлык түгел иде. Соңыннан, күп еллар үткәч тә, әтиләре белән җитәкләшеп узганнар артыннан бу икәү бик озак моңаеп, күз яшьләрен эчкә йотып карап калачак; әтиләренең үлү хәбәре белән тиз генә килешмичә, Җиңү бәйрәме саен яшерен өмет белән аны көтәчәк, ниндидер могҗиза булырына ышанып яшәячәк әле...
***
Көннәрне, айларны тоташ бәхетсезлекләрдән генә тора, диярсең. Сугыш кырындагылар, ичмаса, үлем белән сәгать саен күзгә-күз очрашып, аның – дошманның да янәшәдә генә икәнен аек акыл белән аңлап көн итәләр. Ә менә ерактагы сугыш гөрелтесенең авылда яңгыраган кайтавазы тагын да куркынычрак, тагын да шомлырак тоела. Сугышның кара җиле беркемне дә аяп тормый: гөнаһсыз караш белән дөньяга баккан нарасыйны да, иркә-назның ни икәнен татырга өлгермәгән кыз-кыркынны да...
Кырык дүртнең кышына кергәч, Мәрфуганың олы кызы Зәйнәпне, авылдагы тагын өч-дүрт кызны, мобилизацияләп, Казанга алып киттеләр. Завод-фабрика өйрәнчеклегенә (халык телендә ФЗӨ куркыныч бер сүзгә әверелә башлаган иде) яшь кызларны-малайларны мәҗбүриләп җыярга тотындылар. Ник дисәң, сугыш башлангач, эшчеләр берәм-берәм фронтка алынган, алар урынына яңа көчләр кирәк иде. Китүләренә бер-ике ай үткәч, Зәйнәптән үзәк өзгеч хат килеп иреште. Почта аша салса, әлеге хат Мәрфуга кулына килеп тә эләкмәс, аны шунда ук юкка чыгарырлар иде. Пучыга кайтучы бер яшь егет, йөзен бүреге белән каплый төшеп, ниндидер таплар белән чуарланган хатны ана кешенең учына сонды да: «Апа, син мине күрмәдең, мин – сине», – дип ашыгып кына китеп тә барды.
«Бу кәгазьне нигә чуар димә, әнкәй, тып-тып күз яшьләрем тамган килеш язам, – дигән иде Зәйнәп. – Исән-сау күрешербезме, инде бер ышанычым да калмады. Тәмуг дигәннәре шушы икән. Килүгә, салкын баракларга урнаштырдылар, башта малайларны да, кызларны да бергә тутырганнар иде, хәзер аердылар инде. Салкын булгач, күбебез чиргә сабышты. Мин дә бертуктамый ютәллим. Кер юган, урын-җир әйберсе биргән кеше юк, пычраклыктан бет басты. Күбебезгә аяк киеме җитмәгәч, заводка рәтле-башка йөргән юк. Ашарга булмагач, бөтенесе урлаша. Безнең бер малай шәһәргә чыккач, кесәсендәге ипи карточкасын урлатып кайткан булган. Ачлыкка чыдый алмагандыр инде, беркөн берәүнең кулында булка күреп, шуңа барып ябышкан. Суд ясадылар, өтермәнгә апкиттеләр микән... Кем белә, бәлки өтермән дигәннәрендә яшәү яхшырактыр әле. Якын-тирәдәгеләрнең күбесе качып кайтып китте... И әнкәй, кайчагында сыгылыплар төшеп елыйм: мине тапмаган гына булсаңчы, бу хәтле интегүләр күреп яшәгәнче...»
Бер укыды, ике укыды Мәрфуга әлеге хатны, йөрәгенә түзә алмыйча, келәт почмагына сыенып, үзе дә бөгелә-бөгелә елады. Үзәгенә үтәрлек булмаса, Зәйнәбе болай ачыктан-ачык зар түкмәс иде. Ни хәлләр итсен? Яннарына чыгып кына йөгерергә, Казан дигәннәре Чуак тавы астында гына түгел шул...
Бәгыренең кар сулары кебек актарылуына, эченең януына чыдарлык түгел иде – хатынның шадрарак йөзе кара янып чыккандай булды, күзләренең нуры сүнде. Җитмәсә, Шәмсия дә, апасының күз яшьләре белән чуарланып беткән хатын кат-кат укып, үзе дә теләмәстән, әнкәсенең ярасына тоз өсти иде:
– И апакаем, өйдә булсаң, язган май сөртеп, авыз тутырып бәрәңге ашар иең...
Кызы өчен борчылып, ярты чәче агарырга өлгергән иде, бер кичне өй ишеге төбендә, аякларын көчкә сөйрәп, Зәйнәп пәйда булгач, Мәрфуга артына егыла язды.
– Балакаем! – дип, кызының төртсәң аварга торган, карачкы кебек калган гәүдәсенә барып сарылды. Кызларына гомер бакый каты булган, ярамаганны эшләсәләр, кул астында ни эләксә шуның белән бәргәләп атарга да күп сорамаган хатынны бу минутта алыштырып куйганнар диярсең.
Җылы мич башына урын җәеп маташкан Шәмсия дә туп урынына апасы янына сикерде.
Өстәл уртасыннан төшкән куыклы лампа уты Зәйнәпнең йөзен сары коелгандай итеп күрсәтә иде. Кызның ике күзе зураеп калган, иреннәре кара янып чыккан күк, тавышы нишләптер гыжылдап кына ишетелә.
– Әнкәй, без кызлар белән качып кайттык... – Шулай диде дә Зәйнәп, өс киемен дә салмаган килеш, идәнгә ауды.
Мәрфуга аның киемен салдырырга маташкан җиреннән, өзелеп чыгардай булып юкарган беләген күреп, сулкылдап еларга тотынды, такмаклый-такмаклый, кызын сәкегә яткырырга теләде:
– Кызыкаем, кемнәр генә, ниләр генә эшләтте соң үзеңне?
Зәйнәп буыла-буыла ютәлләргә тотынды, гәүдәсе көзән җыергандай бөтәрләнеп килде.
– Шәмсия дим, казан астын тергез, сөт җылыт тизрәк. Җәтрәк кылан!.. И балакаем, тәнкәйләрең дә ут яна лабаса! – Мәрфуга Зәйнәпнең маңгаена кулын тигезеп алды, сәке почмагына җыеп куелган ямаулы юрганны сүтеп, кызны шуның белән төреп куйды.
– Бер атна буе... кайттык... – Зәйнәп тагын буылып ютәлләде. – Түзәрлегебез калмады...
Кипкән үги ана яфрагы алып керәм дип чоланга чыгып киткәч, такта стенага сөялеп, иреннәрен чәйнәп, эченнән генә бар дөньясын каһәрли-каһәрли, Мәрфуга байтак басып торды. Сак кына ишек каккан тавышка дертләп китте дә, кулындагы чүпрәк янчыкны култык астына кыстырып, өйалдына чыкты. Колагын ишек келәсе буенарак китереп, тыңланып торгандай итте.
– Мәрфуга, ач әле, без иек. Хәдичә бу, – дигән пышылдаулы тавыш ишеткәч кенә келәне күтәрде.
Күзе генә шәйләнеп торырлык итеп шәленә төренгән Хәдичә артында иске сырмасын биленнән калын пута белән кысып куйган Гөлсәйдә дә күренде. Бер сүз дә алышмыйча, өйгә керделәр. Мәрфуга салкын кермәсен өчен ишеккә эленгән иске җәймәне күтәреп, кунакларны эчкә уздырды.
– Зәйнәпләр кайткан дип ишеттек... – Хәдичә, кемдер ишетүдән курыккандай, һаман да булса пышылдап кына эндәште. – Хәлен белик дип килгән иек.
– Кайтты шул, хәерле булсын. – Мәрфуга куркынган чырай белән кызы ягына ымлады. – Качып кайтканнар. Инде кеше-кара ишетеп тә өлгергән икән.
Сәкедә бишек баласыдай гына калып бөгәрләнеп яткан Зәйнәпне тиз генә танырлык түгел иде. Хәдичә күкрәк турысыннан күтәрелеп килгән аһылдау авазы бәреп чыкмасын өчен, тирән сулыш алды. Гөлсәйдә бергә уйнап үскән ахирәт апасы янына кыяр-кыймас кына якынлашты да нигәдер кире чигенде. Зәйнәпнең гармун күреге кебек җыерылган йөзе, гыжылдап сулавы котын алды булса кирәк. Зәйнәп керфеген күтәрде, көчәнеп кенә елмаерга маташты, аннан коточкыч булып ютәле купты.
– Чыкмаган җаны гына калган баланың. – Мәрфуга, күз яшьләрен күрсәтмәскә тырыша-тырыша, казан астындагы утка калай кружка утыртып, сөтле үлән кайнатырга тотынды; апасының аяк очына чүмәшкән Шәмсия Гөлсәйдәне үз янына чакырды.
Өйдә өстәл-мазар юк иде, тәрәзә буендагы киң сәке көндез өстәл, кич ятак урынын үтәгән бердәнбер «затлы» җиһаз иде. Мәрфуга юрганны читкәрәк этәргәч, кайнар кружканы сөлге белән тотып, сәке читенә куйды. Хәдичә шәлен сүтеп элгечкә элде, Зәйнәп янына килеп, аның башын тотып карады да:
– Әллә соң, Мәрфуга, Шәйдулның өенә барып, сүз катып карыйсыңмы? Качып кайтканга бәла-казасы була күрмәсен, диюем... Хәзергене белмәссең... – диде, уйга калып.
– И Хәдичәкәем, соң, шул сәвит Шәйдуллар төяп җибәрде бит инде безнең кызларны җәһәннәм тишегенә... – Мәрфуга ярсу бер хәрәкәт белән кулын селтәде. – Кая, кызым, башыңны күтәр әле әзрәк. Менә кайнар чагында сөт эч, тәнеңә җылы йөгерер...
Зәйнәп хәлсез башын күтәреп, күзләрен ачмый гына бераз сөт йотты, тагын ютәле кузгалды. Бераз тынычлангач, кыз көч-хәл белән торып утырды. Үтә күренмәле булып калган кулын Шәмсия белән Гөлсәйдәгә сузды, аларны сыйпагандай итте.
– Апайларым, менә шулай булып кайттым шул... – Зәйнәп янә көчәнеп кенә елмаерга теләде, тик кашлары җыерылып килде, көчле ютәл сүзен бүлде.
Хәдичә Гөлсәйдәгә ияк какты да, авыр сулап, урыныннан кузгалды.
– Зәйнәп, балакаем, терелерсең, Алла боерса. Безнең чормада кипкән җиләк белән мәтрүшкә дә бар иде, иртәгә Гөлсәйдә китереп китәр әле. – Хәдичә кызның шыр сөяккә калган аркасыннан сөйде, юрганын рәтләбрәк төрде. – Без кайтыйк, сөйләшәсе сүзләрегез дә бардыр.
– Мин дә ишегалдына чыгам, әнкәй, Гөлсәйдәләрне озатам. – Зәйнәп шулай дип урыныннан калкынды.
– Юк-юк, балакаем, нинди чыгу ул! Болай да бер хәлең юк, төренеп ятып кына тор. – Мәрфуга кызны мәҗбүриләп диярлек кире яткырмакчы булды. Әмма ниндидер тирән әрнү һәм моң тулы күзләрнең сүзсез карашына түзә алмады, авызын учы белән каплый төшеп, Зәйнәпкә үзенең калын бишмәтен китереп тоттырды, мич башындагы киез итекләрне алып бирде. Хәдичә дә тетрәнеп калган иде, эндәшмәде, шәлен урап бәйләде дә ишеккә юнәлде.
Ишегалдына чыккач, Зәйнәп тә, Шәмсия дә, Гөлсәйдә дә, беренче тапкыр күргәндәй, җилкапка янында ялангачланып утырган карт тирәккә карап куйдылар. Чебиләп беткән үкчәләрен ялтыратып, шул тирәк буенда әле кайчан гына әбәкле уйнап, көлешеп, елашып, бәхәсләшеп уйнап йөриләр иде. Балачакның ул мизгелләре татлы бер төш кенә булган, диярсең... Зәйнәп үз хәлен үзе белә иде бугай, ары табан атлый алмады, карт тирәккә аркасы белән килеп сөялде дә тагын буылып-буылып ютәлләргә тотынды. Гәүдәсе сыгылып төште, гәүдәсе көзән җыергандай калтырый башлады.
Моны күреп, күзләренә яшь тыгылган Хәдичә Гөлсәйдәнең җиңеннән эләктереп, үз янына тартты. Кызның күзләре зур булып ачылган, ул Зәйнәпкә карап, кадаклангандай басып калган иде. Җан бирергә маташып, үлем ачысы белән тартышкан кеше күк, Зәйнәп әле дә булса калтырана-калтырана ютәлли иде, Мәрфуга аны җитәкләп торгызды да йомшак тавыш белән:
– Өйгә керик, кызым, – диде. Шәмсия дә апасының икенче кулыннан җитәкләп алды, башларын иеп кенә баскычка таба атладылар.
Гөлсәйдә каерылып артына караган җиреннән әнисенең кулыннан ычкынды да йөгереп Зәйнәпне кочаклап алды.
– Зәйнәп апа, терел инде, яме, – диде ул олыларча җитди итеп һәм саубуллашып та тормыйча, урамга атылды.
Качып кайткан кызларны икенче көнне төш уртасында, ат чанасына төяп, кабат Казанга озаттылар. Бригадир Мирхәт һәм Шәйдулла, авылдагылардан берәү килеп әләкләүгә, аналарның күз яше белән ачыргаланып кычкыруына карамастан, өйдән-өйгә йөреп, качкыннарны җыеп алдылар.
Көчкә тын алып, гәүдәсен сөйрәп атлаучы Зәйнәпнең бишмәт җиңенә сарылып үксегән Мәрфуганы Мирхәт читкә болгап очырды, хатын кар көртенә йөзе белән барып капланды.
– Башың бетсен, бәдбәхет, каргышым тотсын! – Мәрфуганың күп елаудан тавышы карлыгып калган иде, ул башыннан шуып төшкән шәлен кулына тотып, җан әрнүе белән торып басты. – Болай да тере мәеткә әйләнгән кызымны тагын кая олактырасыз? Кабахәтләр, барыгызны бергә җир йоткырлары...
– Кара, сәвит властен каргап торасыңмы? Үзеңне дә олактырыр җир табылыр, күп сөйләшсәң...
Мирхәт тун изүенә килеп ябышкан Мәрфуганы тагын селтәп җибәрде. Тик хатын бу юлы егылмады, чайкалып китсә дә, урынында басып калды.
– Төкерәм мин сезнең влачыгызга! Беркемгә рәхәт күрсәтмәгән ул савитыгыз белән чукынышып китегез! – Мәрфуга акылдан язган кешедәй ихахайлап куйды.
– Мәрфуга, авызыңны үлчәп ач! – Шәйдулла Мәрфуга каршына килеп, күзләрен усал ялтыратты. – Каторгыга китмиләр бит, кайтырлар. Курчак уйнап утырыр яшьләре узган. Бөтен нәрсә фронт өчен, бөтен нәрсә җиңү өчен, ди бит партия, һәрберегез монда җылы мич башы турында гына хыялланса, нимесне кем тар-мар итәргә тиеш, ә?
– Чу-кы-нып ки-те-гез! Чу-кы-нып ки-те-гез! Кызым, балам... – Кыз-кыркынны төягән ат кузгалып киткәндә, Мәрфуга урталай киселгән агач күк бөгелеп төште; кызларның «әнкәй, әнкәй» дип елашулары кар өстеннән сызгырып үткән чана тавышына кушылып, ниндидер тоташ үксү, иңрәү булып кына ишетелеп калды.
Шул китүдән Зәйнәп әйләнеп кайтмады. Яшүсмерлектән дә чыкмаган кыз бала, корыч йодрыклы чор һәм дәүләтнең чираттагы корбанына әверелеп, Казанга барып җитүнең икенче көнендә үк вафат булган иде. Авылдаш кызлары соңыннан: «Татар зиратына илтеп күмделәр», – дигән хәбәр генә алып кайтты.
Кызын югалтканнан соң Мәрфуганың акылына беркадәр зыян килгән иде: көне-көне белән әйбәт кенә йөргән хатын кайчагында нишләгәнен, ни кылганын аңыштырмыйча, ялангач көе дә урамга чыгып йөгерә; берәр кешене очратса, «Минем Зәйнәбемне күрмәдеңме, кайчан кайтасын әйтмәдеме?» – дип тинтерәтә башлый. Аны, инеш буенда, тау өсләрендә кычкырып җырлап йөргән җиреннән әллә ничә тапкыр өенә кайтарып куйдылар. Хәле күзгә күренеп начарлангач, күрше авылдан иренең туганнары килеп, Шәмсияне үзләренә алып киттеләр, Мәрфуганы калага хастаханәгә озаттылар.
Беркөн, шыксызланып, шом бөркеп торган йорт яныннан үтеп барганда, Гөлсәйдә, капка буендагы тирәккә карап, тышаулангандай туктап калды: Зәйнәп апасының шушы тирәк төбендә калтыранып бөгәрләнгән гәүдәсе күз алдына килде дә бөтен тәненә билгесез курку таралды, кыз, барасы юлын онытып, үзләренең өйләренә торып чапты.
Шул елның май азагында Асиянең әнисе Нәсимәне дә алып киттеләр. Колхоз чәчүгә чыкканнан бирле, хатын ат җигеп, басудагы тракторларга ягулык ташый иде. Районнан тикшерү килеп, ревизия ясаганнан соң, җитмәүчелек таптылар да, дәүләт милкен үзләштерүдә гаепләп, Нәсимәне Минзәлә төрмәсенә илтеп яптылар.
– Гомеремдә кеше әйберенә тырнак белән дә кагылганым юк бит минем, – дип, Нәсимә дә иңрәп елый-елый китте.
– Кайгырма әле, Нәсимә, гаебең юклыгын белгәч, озак тотмаслар, кайтып та төшәрсең, Алла боерса, – дип юатырга тырышты аны ахирәте Хәдичә, гәрчә киткәннәрдән әле беркемнең дә тиз генә әйләнеп кайтмаганын белеп торса да.
– Балаларым, балаларым кала бит, – дип үкседе Нәсимә, Хәдичәнең итәгенә сарылып. – Олысын сеңлем алып китәр, Асиямне ташламаска тырыш, Хәдичәкәем, Гөлсәйдә белән тәгәрәп үстеләр, ташлама берүк, – диде, васыять әйткәндәй ахирәтенең күзләренә ялварып карап.
– Бары-югы уртак булыр, Нәсимәкәем, син кайтканчы ничек тә бергәләп көн итәрбез, кайгырма. – Хәдичә нинди олы җаваплылык алганын чамалый иде, үзебез дә очын-очка ялгап яшибез бит, дип әйтергә батырчылык итмәде, ризалык белдереп, Нәсимәнең кулын кысты.
Нәсимәнең бертуган сеңлесе, «илдә чыпчык үлмәс әле» дип, ике кызны да үзенә алып китәргә теләгән иде, тик Хәдичә, әманәткә хыянәт итә алмыйм, дип, Асияне үзләренә алып чыкты. Болай да ябык, нәзек кыз, әнисе китеп югалганнан соң, күз алдында тагын да суырылып, сусыз сулган гөл чәчәгенә охшап калды, сөйләшмәскә, көлмәскә әверелде. Беркадәр вакыттан соң гына, язмыштан узмыш юклыгына сабый акылы белән төшенгәндәй, сүрән генә елмая, Гөлсәйдә белән ачылыбрак сөйләшә башлады.
Бер тамак артты дип зарланмады, сукранмады Хәдичә – үз балаларына ни эләксә, арттырмый, киметми, Асия алдына да шуны куйды. Сәет йокларга мич башына менеп урнашты, ике кыз, бертуганнар кебек кочаклашып, сәкедәге сыңар мендәргә баш төрттеләр.
«Каян ризык юнәтергә, балаларга нәрсә ашатырга?» дигән сорау Хәдичәнең үзәгенә үткән иде. Колхозда таякка эшләгән көннәреңне базарда ризыкка алыштыра торган түгел шул. Берәр могҗиза булып, акча дигәннәре кулыңа килеп керсә дә, ашамлык бәяләре артыннан куып җитәм димә: онның поты ике мең ярым, бәрәңгенеке өч йөз-дүрт йөз тәңкә тора, дип сөйлиләр. Элегрәк укытучы халкына көнләшеп карыйлар иде, янәсе, аларга онлата паек бирәләр. Кай җирләреннән көнләшәсең, әнә беркөн Нәфисә сөйләп торды: бирсәләр, айга бер литр керосин эләгә, ди, паек дигәннәре дә алты кило кабыклы солы йә бәрәңгегә калган. Шулай, берәүгә дә җиңел түгел, берәүгә дә...
Ни эшче көчнең рәте юк, ни техникасы таянырлык түгел – быелгы язгы кыр эшләренең һаман очы-кырые күренми иде. Шуңадыр инде, районнан фронт декадасы игълан иткәннәр. Шәйдулла беркөн, колхозчыларны кырга җыеп, бик озаклап шул хакта чыгыш ясады. Бик тырышып эшләгән, җиңеп чыккан колхозларга бүләк тә бирәселәр икән: беренче урынга – утыз метр ситсы, ике хатын-кыз күлмәге, ике итәк, имеш. Аерым кешеләргә дә эләгә, ди, беренче булганга – күчмә Кызыл Байрак белән биш метр ситсы, алдынгы лобогрейка машинистларына – вымпел белән берәр майка, тагын кемнәргәдер берәр кепка җибәрәселәр икән...
***
Тормыш үз көенә ипләп кенә ага бирде. Ирләре, аталары сугыштан исән кайтканнар гаиләсендә, көн дә бәйрәм, көн дә туй булмаса да, таяныр тал, терәк бар иде. Кайтыр кешеләре булмаганнарның гына, аларга карап, үзәкләре өзелде.
Хәдичә балаларының сау-сәламәт булып үсеп килүенә, кул арасына керүенә бер шөкер итсә, Сәетенең күрше авылга йөреп, җидееллык мәктәп тәмамлавына сөенеп туя алмады. Әмирханы өзми-куймый әйтте бит: балаларны укыт, диде. Сәетенең башы бар, билгеләре дә карап кына тормалы. Тик улы көннәрдән беркөнне: «ФЗӨгә укырга китәм, мәктәп директоры Әскарев абый сиңа әйтергә кушты», – дип хәбәр иткәч, йөрәге ярылырдай булды. Зәйнәпнең үлеменнән соң бу сүз төрмә дигәннән дә котсызрак, шомлырак бер нәрсә кебек тоелып калган иде. Сәетенең шатлана-шатлана шунда җыенуы башына сыя алмады, ана кеше уттан суга төште.
– Әнкәй, ачуланма, колхоз тормышыннан котылсам, калада ничек тә көн күрер идем, – дип юатырга маташты аны Сәет. – Хәзер бит сугыш вакыты түгел, Әскарев абый әйтә, һөнәр алырсың, үзеңне күрсәтсәң, шунда эшкә дә урнашып калырсың, ди. Эшли башласам, сиңа да берәр ничек булышыр идем.
– И улыкаем, кала тормышын белгән кеше шикелле... Әллә син анда әзерләп куйганнар дисеңме? – Хәдичә, иртәме-соңмы улы белән барыбер ризалашасын анык аңласа да, үзенекен тукып карады. – Әле бит сының да катып бетмәгән, чит җирләрдә берүзең ничекләр көн күрмәкче буласың?
– Әйтәм бит, һөнәр алсам, ачтан үлмәбез. – Сәетнең карары нык иде.
Шушы чыгып китүдән гомеренең соңгы көненә кадәр шәһәрдә төпләнеп каласын егет әле белми иде.
Сәет киткәннән соң Хәдичә дә, Гөлсәйдә дә, бер-берсенә сиздермәскә тырышып, бик озак ямансулап йөрделәр. Идән себерергә иелсә дә, Хәдичәнең күзенә яшь килә дә бөялә: улының тамагы ач түгел микән, өс-башы караулымы, әллә ул да Зәйнәп шикелле, бетле баракта җан асрап көн күрәме? Улыннан хат килгәч кенә бераз тынычлангандай итте: Сәет хәрби завод каршындагы училищеда укый икән. Әнисен борчымаска теләп кенә шомартып язганмы – бик канәгать икәнлеген, өскә яңа форма бирүләрен, әйбәт ашатуларын тезеп киткән. Гөлсәйдәгә атап язган җирендә: «Абзардан тирес чыгарганда, күп күтәрмә, сәнәк очына гына эләктереп ал, барыбер бер бетә ул. Авыр итеп күтәрсәң, беләкләрең сызлап интегерсең», – дигән җөмләләрен укып, башта рәхәтләнеп көлделәр, аннан әниле-кызлы икәүләшеп елап алдылар. Өйдә дә, колхозның ат абзарында да тирес чыгару Сәет өстендә иде бит, аның ничек авыр икәнлеген үзе генә белгәндер, куллары сызлап тинтерәгәндер, авыз ачып зарланганы гына булмады.
***
1954 елның декабрь азагы да җитте. Гөлсәйдә клубта үзе баш, үзе түш – мөдир дә, китапханәче дә, кирәк булса, җыештыручы да. Кыз бар эшне дә авырыксынмый эшли иде, колхоз атын җигә дә районга да төшеп китә; кар-буран дими, агитатор булып йорттан йортка йөри. Бәйрәм чоры җитсә, халыкны оештырып, әле концертын, әле спектаклен әзерлим дип чаба. Хәдичә кызының кырыкка бөтерелгәнен күреп, кызганып та куя:
– Бәләкәй генә буең белән... көч килә күрмәсен тагын!..
– Көч килергә, таш ташымыйм ла мин! – Гөлсәйдә тагын чыгып китәргә җыена иде, күзләрен кысып бетереп елмайды да әнисенең иңбашыннан кочып алды. – Яңа ел кичәсендә әллә сине дә җырлатыйкмы соң, әнкәй? Матур җырлыйсың бит син, безгә ишеттермәскә теләп кенә гел моңлана идең элек... Кешем җитми, кемгә ялынырга да белмим.
Хәдичә, авыр сулап, читкә борылды. Иртә кырау сара башлаган чәч толымын күкрәгенә салындырды да тәрәзә буена барып, коелган гөл яфракларын учына алды.
– Моң дигәнең күз яшьләре белән түгелеп беткәндер инде, кызым, – диде, көрсенеп. – Картаеп килгәндә кеше алдына чыгып җырлау ди тагын.
Гөлсәйдә чыңлап көлеп җибәрде.
– И әнкәй, нинди картаю сөйлисең, кырык дүрт яшь кенә бит әле сиңа! – Шулай дип көлә-көлә, мич кашагасына куелган ак бияләйләрен үрелеп алды, киез итеген, кыска сырмасын киеп, мамык шәленә төренеп куйгач, бар булмышы белән сабый балага охшады да калды. – Клубка чыккач, утырмага килгән кыз дип, урлап алып кала күрмәсеннәр, яме, әнкәй!
– Кит инде, балам... – Хәдичә кызының көләч йөзенә карап, үзе дә елмаеп куйды. – Менә сине әйт әле, кайчан гына акыл утыртырсың!
Гөлсәйдә ул арада киенеп-җыенып бетте, ике тәрәзә арасына эленгән көзгедән үз кыяфәтенә тиз-тиз генә күз төшереп алды да ишеккә юнәлде.
– Кансиртка соңарма инде, әнкәй, минем җырлаганны ишетми калырсың. Мин киттем, әле дөнья хәтле эшем бар, белмим, ничекләр җитешермен...
Хәдичә, аның артыннан ишек ябылуга, авыз эченнән генә дога укып алды да суга иелгән тал шикелле бөгелә төшеп, янә тәрәзә буена килеп басты. Гөлсәйдәнең орчык хәтле генә гәүдәсе инде урамның теге ягында шәйләнә иде.
Гөлсәйдә клубка килеп кергәндә, кайры тунын иңбашына япкан Надир абыйсы сәхнә уртасындагы чыршы янында мәктәп балаларына җыр кабатлатып маташа иде. Гөлсәйдәне күрүгә, күреген шапылдатып җыйды да:
– Үскәнем! Монда бит кеше түгел, таракан катып үләрлек! – дип зарланып алды.
– И Надир абый, әле Яңа ел бәйрәменә дип, бүген клубка утынны жәлләмичәрәк яктык! Юк бит, һәр пүләнне санап кына тотабыз... – Кыз сырмасының төймәләрен ычкындырды да, кечкенә баскычтан сәхнәгә күтәрелде.
Надир балалар бар дип тормады, утырган җиреннән генә тәмәкесен чыгарып кабызды, тәмләп тарткач, төпчеген идәнгә ташлады да, нидер уйлап, кире иелеп алды, кармаланып, тун кесәсенә салып куйды.
Гөлсәйдә сәхнә түренә килеп, укучылар ясаган аллы-гөлле чылбырларга, кәгазь шарларга сокланып карап торды, Яңа ел кичәсенә ямь биреп торган зур чыршының ылысларына бармак очлары белән кагылып үтте.
Кичә сәгать җидедә башланырга тиеш булса да, халык җыелып беткәнче байтак вакыт узды. Шәйдулла доклад ясаганнан соң Надир – Кыш бабай, Гөлсәйдә Кар кызы булып, бәйрәм өлешен башларга тиеш иделәр. Халык башта аларның киемнәрен күреп аһ итте, залда дулкын йөгереп узгандай булды. Шулай булмыйча, Гөлсәйдә ничек итсә итте, районга баргач, ишектән кусалар, тәрәзәдән керде – тәки костюмнар тектереп ала алды бит! Надирның өстендә – итәкләре, җиң очлары ак каймалы кызыл озын тун, башында – ап-ак бүрек, ул ап-ак озын сакал дисеңме... Гөлсәйдәне инде әйтәсе дә юк: кечкенә буен зифаландырып күрсәткән нечкә билле, идәнгә тиеп торган зәңгәрсу туны ука белән чигелгән диярсең – елык-елык килә; берсен аркасына, икенчесен күкрәгенә үреп төшергән озын толымнары да көмеш бизәкләрдән күзне чагылдыра. Мондый затлы киемнәрне гомерендә дә күрмәгән авыл халкы янә бер кат тел шартлатты, китте сөйләшү, китте тикшерү... Надир кыш бабай ролен онытып, каты итеп кисәтү ясагач кына беркадәр тынлык урнашкандай булды.
Хәдичә иң алгы рәткә килеп утырган иде, җан җимешенең тәмам буй җиткән сылу кызга әверелгәнен әле яңа гына искәргәндәй, нигәдер өнсез калды. Инде соңыннан, концерт өлешендә, Гөлсәйдә Надирның гармунына кушылып, күкрәк тавышы белән «Шахта» көен башлаган иде, ана кешенең күзеннән яшь чишмәсе агарга тотынды. Һай, ачы иде бу яшьләр. Аларга чәчкәдәй чагында тол калган хатынның җан әрнүе, сагышы сарылып түгелә иде...
Гөлсәйдә җырлап бетереп, халыкка баш игәндә әнкәсенең күз төпләре сөртүен абайлап алды, үзенең дә бәгырь түрен пычак белән сызып җибәргәндәй булды. Сәхнә артына чыккач, кинәт күңеле йомшап китте, борынын тарткалады. Надир абыйсы аны үзенчә аңлады бугай, гармунын иске эскәмиягә кадерләп кенә куйды да, бер аягын алга сузып, шуның янәшәсенә утырды, гадәтенчә, бүлмәдә кеше бар дип тормады, учын ышыклап, тәмәкесенә ут элдерде:
– Үскәнем, шәп җырладың, апаңнарны җылаттың да әле, – дип юатырга теләде.
Ишек буенда өелешеп, үз чиратларын көтеп торган яшь-җилкенчәк тә кызны мактап: «И матур да җырлыйсың, Гөлсәй», – диештеләр.
Гөлсәйдә дымланырга иткән күзен балкытып:
– Әй, булганча инде, – дип тыйнак кына елмайды да, сырмасын иңбашына салып, Надирга борылды. – Мин ни... Әнкәйгә карап кына...
Надир башта кызга кушылып елмайды, аннан калын кашлары, маңгаенда тирән буразна ясап, җыерылып куйды; тәмәкесен яңа гына тартып бетергәнне бөтенләй оныткандай, тагын түш кесәсенә үрелде, нигәдер кире уйлады бугай – кулын салындырып, берара сүзсез калды.
– Әнкәйләр булу – бәхет инде ул, үскәнем. – Надир нәүмиз бер сабый балага охшап киткән иде, йөзендә күләгә уйнап алды. – Мин менә көзгә кергәч, әнкәйне җирләп килдем. Мин сугышта чакта хәсрәтләнеп, бөтенләй бетеренгән иде. Әткәйгә кыен, берьялгызы калгач, кая барып сугылырга белми. Кичә Нәфисә апаң белән кунакка алып килдек әле үзен, Яңа ел бәйрәмендә моңаеп утырмасын, диештек тә...
Моңсуланып утырырга вакыты ул түгел иде: Гөлсәйдә, үзен кулга алып, ишеккә беркетелгән исемлектән хәзер кем чираты икәнен барларга тотынды.
***
Көннең күзе көлеп ачылды. Кичтән дулаган буран тынган, дөнья аклыкка һәм кояш нурына күмелгән иде. Хәдичә кәҗәләренә сәнәк очына элеп кенә печән ыргытты да, сукмак булса да ярып алыйм дип, агач көрәк белән ишегалдын көрәргә тотынды. Гөлсәйдәгә самавыр куярга кушкан иде, чәй әзерләгәндер инде. Ул арада кызының, тәрәзә пыяласына чиртеп, өйгә дәшкәне, кул изәгәне күренде. Җилкапка тирәсен ялт иттергәч, бит алмалары алсуланып чыккан хатын көрәген карга батырды да өйгә кереп китте.
– Үзем көрәр идем. Киләсе кунак юк, әйдә, рәхәтләнеп чәй эчик әле, әнкәй, – дип, Гөлсәйдә чынаякларга чәй агызды.
– Карның күплеге! Быел игеннәр уңар, Алла боерса, – дип сөйләнә-сөйләнә, Хәдичә дә аның каршысына килеп утырды һәм шул минутта күзе тәрәзәгә төште дә сискәнеп китте. – Надир абыеңмы соң? Кемне ияртеп керүе, ни булды икән? – дип гаҗәпләнеп, кабалана-кабалана урыныннан торды.
Надир белән таныш түгел берәүнең баскычка таба атлауларын күреп калган Гөлсәйдә дә аптырап китте, ни уйларга белмичә, әнкәсенә күтәрелеп карады. Хәдичә сәерсенгән кыяфәт белән җилкәсен сикертте, чакырылмаган кунакларны каршыларга дип, өйалды ишеген ачты. Кипкән әрем себеркесе белән киез итекләрен кагып маташкан ир-атлар, хуҗабикә белән исәнләшеп, өйгә үтәргә рөхсәт сорадылар бугай, Хәдичәнең, каушый төшеп:
– Бәй, сорап торалар димени, керегез, кер, – дип, эчкә чакырганы ишетелде.
Башына каракүл бүрек, өстенә кыска кайры тун кигән уртача гәүдәле, кыска сакаллы алтмыш яшьләрдәге абзый бусага аша атлады да башта Хәдичә, аннан түрдәрәк торган Гөлсәйдә белән ике куллап күреште, артыннан кергән Надирга борылып:
– Улым, дилбегәне сиңа тапшырыйммы соң? – дип кызык кына сорап куйды.
Надир бүреген кулына тоткан килеш, алгарак чыкты да нигәдер гаепле йөз белән:
– Ачуланмасагыз, әткәй белән киләсе иттек әле сезгә, – дип сүз башлады.
Гөлсәйдәнең күңеле сизендеме, бер әнисенә, бер каршында оялчан елмаеп торган абзыйга күз төшерде, Хәдичә исә, болай басып торуны килештермичә, кунакларны өстәл янына дәште.
– Мактап кына йөрисез икән, чәй эчәргә генә утырган идек, – дип, артсыз урындыкны өстәл янынарак этеп куйды.
– Килгәч-килгәч эчәрбез дә. – Җыйнак сакаллы абзый, тунын салып, элгечкә элде, бүреген кадерләп кенә мич кашагасына урнаштырды. Күлмәгенең түш кесәсеннән күренеп торган сәгать чылбырын тагын да төшеребрәк куйды, калын чәчләрен бармаклары белән тарагандай итте. Надир да пәлтәсен салып, түргә узды. Бермәлгә өстәл янында ниндидер сәер тынлык урнашты. Гөлсәйдә әле авыз ачып бер генә сүз дә әйтмәгән иде, шушы уңайсыз тынлык озакка сузылгач:
– Надир абый, башла инде! – дип шаяртып куйды.
Надир урындыгын арткарак этте, алдына куелган чынаякны да читкәрәк шуыштырды. Ул бу минутта дәрескә әзерлексез килгән укучы малайны хәтерләтә иде.
– Ни... Хәдичә апа, Гөлсәйдә. Мин менә... Бу минем әткәй Фәррах була. Аның Имәнле авылында яшәвен беләсездер инде. Быел көз генә әнкәйне җирләдек. Әткәй берүзе калды...
Әтисе, хак сөйлисең, улым, дип раслагандай, вакыт-вакыт ияк кагып, мөһер сугып утырды да, Надирның артык кыюсызлануыннан тәмам туйды бугай, улының кәчтүм җиңенә кагылып, сүзен бүлдерде.
– Ярар, бауның озыны, сүзнең кыскасы яхшы. Кем, ни, Хәдичә, кичә клубта күрдем бит әле мин сине. – Фәррах, шаккатмалы хәл турында сөйләгәндәй, үз сүзенә дә ияк кагып пичәт куйгач, ике кулы белән тезләренә таянды. – Надирдан сорыйм: улым, кем бу хатын, ире бармы? Анаңа бу тиклем охшаса да охшар икән, дим. Син дә тол икәнсең... Мин үзем турысын ярып сөйләшергә яратам. Кыскасы, шул: риза булсаң, ике түбәне бер итәр идек, мин әйтәм. Миңа кияүгә чыксаң...
Бу сүзләрне ишеткәч, Гөлсәйдә үзенең җиткән кыз икәнен дә онытып, бөтенләй урынсызга көлеп җибәрде. Көлде дә, мәгънәсезлеген аңлап, башын иде. Хәдичә дә, күзләренең елмаюын яшерергә тырышып, алдындагы чәен болгатырга тотынды.
– И Фәррах абзый, бу яшьтә нинди кияү ди инде... – Яшь турында әллә үзенекен, әллә абзыйныкын күз алдында тотып әйтте – монысы аңлашылмады.
Фәррах тураебрак утырды, түш кесәсендәге сәгать чылбырын янә күз уңынарак чыгарды.
– Кем, ни, Хәдичә, син алай димә әле. Ничә яшьтә дә канатның пар булуы кирәк, әйе... Хатын-кызга да җиңел түгел ат урынына дөньяны сөйрәп баруы. Ир-ат та берүзе генә чуртым да кыра алмый... Мин үзем авылда заготовитель булып эшләдем, тормышым төзек, зарланырлык түгел. Балаларым барысы да башлы-күзле, кызлар күрше авылда кияүдә. Надирны беләсез инде.
Надир, нәкъ әтисе кебек баш кагып, әлеге сүзләрне җөпләде. Фәррах, кыска сакалын сыпыргалап:
– Өем иркен, барыбыз да сыярлык. Бу матур кызга авылда һәйбәт кенә эш тә табарбыз, – дип, ачык йөз белән Гөлсәйдәгә ымлады.
Шулчак кызның эчендә җеннәре котырттымы, әнисеннән узып, усал гына итеп сүзгә кысылды:
– Авылны калдырып барды ди... Әй, бабай, юньле кешегә үз авылында да кеше бетмәгән. Усай белән Имәнле арасы кырык чакрым, минем әнкәйне Каф тавы артына кодалыйсың...
Ни гаҗәп, аның дорфалануына да, бабай дип дәшүенә дә Фәррахның ачуы килмәде бугай, һәрхәлдә, күзләренә моңсулык кына йөгерде, уйчанланып калды. Аннан, тамак кырып:
– Кызыкаем, кеше бетүен бетмәгән дә, аның җанга ятуы да кирәк бит әле, – диде. – Әйтәм бит, Хәдичәне кичә бер күрүгә үк мәрхүмә Хәятемә охшаттым да дерт иттем. Шунда ук күңелемә әллә ничек якын булып китте.
Хәдичә кунакларга каты бәрелмәскә тырышып:
– Фәррах абый, турысын әйтим: бүтәнгә кияүгә чыгу турында уема да, телемә дә килгәне юк. Үлгән хәбәре килде дип кенә Әмирханымны онытканым да юк. Шулай булгач, үзең әйтмешли, сүзне озакка сузмыйк инде без, – диде, һәм, сез дә җәелеп утырмагыз монда, дияргә теләгәндәй, ашык-пошык амин тоткандай итте дә өстәл яныннан кузгалды.
Надир әтисе ягына мәгънәле генә караш ташлады. Янәсе, аңлаешлы итеп әйттеләр, кыймылдасак та ярар... Тик Фәррахның тиресе юка түгел иде, ул ашыкмый-кабаланмый гына чәен эчеп бетерде, шуннан соң гына урындыгын арткарак шуыштырды, уйланган кыяфәт чыгарып, шактый вакыт сакалын сыпырып утырды.
– Ашыгып җавап бирә торган эш түгел, әйе, шулай, кем, Хәдичә. Син иркенләп уйла, кызың белән дә утырып сөйләш. Ул ни – кеше кешесе, бүген булмаса, иртәгә бер елгыр күзе эләктереп китәр, син дә минем шикелле ялгыз башың утырып калырсың. Бер дә рәхәт нәрсә түгел ул ялгызлык, рәхәт түге-е-ел, – диде сузып кына. Шуннан соң капыл гына торып басты да җитез хәрәкәт белән мич кашагасындагы бүрегенә үрелде. – Кызым, син дә кырт кисәргә ашыкма, – диде, Гөлсәйдәгә баягыча моңсу караш ташлап. – Әнкәңне чынлап ошаттым бит, – диде дә Надир кулындагы тунны алып киенде дә саубуллашып өйалдына чыгып та китте.
Надир үзен нигәдер гаепле кешедәй тота иде, оялчан гына елмайды да:
– Хәдичә апа, Гөлсәйдә, сез берүк гаеп итеп калмагыз инде, яме, – дип, мәзәк кенә хушлашты, бүреген кашына кадәр батырып кигәч, әтисе артыннан чыгып китте.
Алар күздән югалганчы, Хәдичә белән Гөлсәйдә тәрәзәгә төбәлеп утырдылар да, сүз берләшкәндәй, икесе берьюлы тирән сулыш алып, аһылдап куйдылар. Гөлсәйдә әнисенең артына килеп басты, челтерәп көлә-көлә:
– «Бер күрүдә ошаттым, миңа кияүгә чык!» – дип, Фәррах булып кыланырга тотынды. Аннан, иелә-бөгелә көлүен дәвам итеп: – Әнекәем, карт бабай башы белән... Үләм! – дип Хәдичәнең иңбашыннан кочты һәм аның йөзенә күз төшергәч сискәнеп китте. Нишләптер әнкәсенең күзеннән мөлдер-мөлдер яшьләр ага иде...
Чакырылмаган кунаклар килде дә китте, шуның белән бетте дип уйлаганнар иде – ялгышканнар икән. Икенче көнне, таң сарысы белән дигәндәй, ишек кактылар. Дөрес, бу юлы Фәррах үзе генә иде, ипле генә исәнләшеп, өйгә узды, өс-башын салып тормады, урындыкны алып, мич буена барып утырды да башта Хәдичәгә, аннан Гөлсәйдәгә текәлде. Сорауны кабыргасы белән куйды:
– Кышкы төн уйланыр өчен бик озын, кем, Хәдичә, хәл иттеңме? – Мич аралыгыннан сикереп чыккан ап-ак кәҗә бәтие, сакалын сузып, Фәррахның тун итәгенә үрелде. – Яшәп карыйк. Күңелең ятмаса, дәлше үзеңдә инде... – Кәҗә бәтиенең сыртыннан сыйпаган куллар сизелер-сизелмәс кенә дерелди иде.
Хәдичә юньле-рәтле бер сүз дә катмаган иде, күңелендә кызгану барлыкка килдеме, әллә чынлап та төн буе уйланып чыккан идеме, күтәрелеп бәрелмәде, кулларын алъяпкыч астына яшеребрәк:
– И Фәррах абый, олы башыңны кече итеп кат-кат йөрмәсәң... Кичә аңлаешлы итеп әйткән кебек идем бит, – дип йомшак кына эндәште.
Гөлсәйдә сәке буена тартылган чаршауны җыеп, өстәге бауга күтәртеп куйды. Ул да кичәге кебек кырку кыланмады, шулай да төртмәлеген яшереп маташмады:
– Бабай, – диде, шул сүзенә басым ясап, – безнең әнкәй ике сөйләшә торган кеше түгел!
Тик Фәррах та үҗәтләрнең үҗәте иде бугай, бабай дип дәшкәнгә үпкәләвен сиздермәде, йөзенә аны-моны чыгармады, елмая төшеп, үзенекен тукуын белде.
– Кызлар шулай ялындырырга ярата инде ул, – диде, тун төймәләрен ычкындырып. – Әйтәм бит, яшәп карыйк. Нүжәли җеннәребез килешмәс? Бер әйбереңә дә тимә, шушында калсын. Кайтып керәм дисәң, ачкычыңны гына кесәңә салырсың... – диде дә кичәге кебек капыл гына урыныннан кузгалды.
Ул җитез генә чыгып киткәч, Хәдичә белән Гөлсәйдә янә кичәгечә байтак кына аңга килә алмый утырдылар. Беренче булып Гөлсәйдә телгә килде. Мич алдында самавырга чыра телә башлаган җиреннән, пычагын идәнгә куеп, әнисенә төбәлеп торды.
– Әллә барып карыйсыңмы, әнкәй? – Кыз бу юлы шаяртмый иде, күрәсең, аның да башына уй йөгергән иде.
Хәдичә, кәҗә бәтиен аралыкка әйдәкләгән җиреннән, аптыраган йөз белән ялт кына Гөлсәйдәгә борылды.
– Бабай әйтмешли, яшәп кара.
– Ә син? – Хәдичә бу сүзләрнең теленнән тәгәрәвен абайламый да калды, бит очына алсулык йөгерде.
– Мин нәрсә, монда калып торам. Төпләнеп китсәң, синең янга килермен. – Шулкадәр гади нәрсә турында сөйләгәндәй, Гөлсәйдә кулларын җәеп елмайды да самавырга ут элдерде.
Төшкә кадәр сөйләшкән сүзләре гел шул Фәррах картка килде дә тоташты, килде дә тоташты. Шундый мизгелнең берсендә Хәдичә сәке читенә барып утырды да йөзен учлары белән каплады.
– Әллә тәвәккәлләр дә идем, атаң килештермәс шул, – диде ул, алъяпкыч итәге белән күзләрен сөртә-сөртә.
Гөлсәйдә дә бермәлгә аптырап калды. Ул инде әтисенең йөз чалымнарын ниндидер томан пәрдәсе аша гына күзаллый иде, башка беркайчан да авыз ачып «әти» дигән сүзне әйтә алмаячагын да аек акылы белән аңлый иде. Бу минутта әнисен юатыр сүзләрне кайлардан тапсын – дәшми генә аның җилкәсеннән кочты.
– Абыең ни дияр? – Хәдичә башын аска иде.
– Бәй, ни дисен? Әллә син аны безнең янга кайтып торыр дисеңме хәзер? Кала тормышын мактап туялмый... «Бик әйбәт булган», – дияр...
– Әллә соң... Барып карыйкмы, кызым?
– Әнкәй, мин калып торам, дим. Әйтәм бит, яшәп кара әле.
– Җиткән кыз башың белән берүзең бер өйдә калырга... Кит, кит, булмаганны!
– Тотып ашаучы булмас, курыкма. Кунарга Асияне чакырырмын...
Ахирәтенең өенә иртәгә Разифның кыз сорап киләсен белә иде Гөлсәйдә, тик бу хакта әнисенә әйтеп тормады...
Хәдичә алдагы төнне керфек какмый үткәргән иде. Фәррахның начар кешегә охшамавы – бер нәрсә; Әмирханның васыятен үтәп, Гөлсәйдәне олырак уку йортларында укыта алмаммы дигән уй тынгы бирмәде аңа. Зиһене бар, чаялыгы бар, аталы балалар төсле, кала җирендә укыса, тормышы көйлерәк булмасмы... Теге чакны, кызына бирелгән белешмәдә «әнисе» дигән графага «кулак кызы» дип акка кара белән яздылар шул. Әлеге тамга белән институт ишекләре ябылган иде... Еллар рәтләнеп китмәсме, Фәррахның берәр ярдәме тимәсме – Хәдичәнең күңелендә сүрән генә өмет уты барлыкка килде.
Төштән соң капка төбенә тарантаслы ат килеп туктады. Барысы да күз ачып йомган арада булды диярсең – Хәдичәнең әйбер-карасы җыелган ике кечкенә төенчекне Надир печән түшәлгән тарантас түренә урнаштырды, алар янына Хәдичә үзе менеп утырды; Гөлсәйдәне үзләре белән китәргә ни үгетләп тә уңай җавап ала алмаган Фәррах капка төбендә басып калган кызга елмаеп бармак янады.
– Яшәп карагыз әле, бабай, аннан күз күрер, – диде Гөлсәйдә, шаян елмаеп кул изәгәч. Йөрәк түрендә кайнар дулкын булып күтәрелгән күз яшьләрен кыз әнисенә күрсәтергә теләмәде, шуңа күрә көләч йөз белән балкуын белде...
***
Бер-ике атна үтүгә, Нәфисә апасы да, Надир абыйсы да Гөлсәйдәне: «Кайчан җыенасың, илтеп куябыз», – дип тинтерәтә башлаганнар иде, кыз әле бер, әле икенче сәбәп табып, һаман да суза килде. Әнисен сагынуга да күнегеп килә шикелле, аннан, эш белән онытылып, көннең түгел, атнаның узганы сизелми. Менә 23 февральгә бәйрәм кичәсе әзерләргә кирәк, аннан 8 мартка да ерак калмый... Болай барса, сәбәпләрнең очы-кырые булмасына тиз төшенделәр, ахры, Надир белән Нәфисә бер кичне янә тарантаслы ат белән Гөлсәйдәләрнең капка төбенә килеп туктадылар да, кызның ай-ваена карамыйча, Имәнлегә алып киттеләр. Фәррах аларга ипле генә яшәп ятуларын, әмма Хәдичәнең «кызым килмәсә, өемә кайтам» дип кыбырсуын җиткергән иде. Шуңа күрә тимерне кызуында сугарга булдылар, кызны ничек кирәк алай юмалап, тәки Имәнлегә барырга күндерделәр.
Имәнле Усайдан да зуррак, базарлы авыл икән. Йортлары да шактый төзек күренә. Фәррахның өе урта урамның читендәрәк, алты почмаклы зур гына йорт булып чыкты. Капка төпләре, ишегаллары бик пөхтә итеп көрәлгән; каралты-курасы да таза тормыш турында сөйләп, кукраеп утыра.
Тәрәзәдән күреп өлгергәннәрдер инде – капканы ачып керүгә, ишектән башта кара төстәге бәрхет камзул кигән Фәррах, аннан башына мамык шәл ябынган, кыска киез итек сөйрәгән Хәдичә йөгереп чыкты.
– Менә, әткәй-әнкәй, тагын бер яшь килен алып кайттык, – диеште Надир һәм Нәфисә шаяртып, алар белән ике куллап күрешкән уңайга.
Гөлсәйдә аларның «әнкәй» диюенә күңеленнән сәерсенә-сәерсенә, Хәдичәне кочып алды. Борынына үзәкне өзгеч таныш ис – әнкәсе исе килеп сарылды. Аннан, ничек дәшәргә белмичә, Фәррахка борылды.
– ...Исәнме, Фәррах абый! – диде, батырлыгын җыеп.
Күз алдында яшәреп киткән Фәррах сакалын сыпыра-сыпыра:
– Әйбәт, әйбәт, кызым, бабай дисәң дә, бер сүзем юк... Әйдә, эчкә үтик, бу – хәзер синең дә өең, кызым, бер дә кыенсынып торма, – дип, үз итеп Гөлсәйдәнең аркасыннан какты.
Фәррах картның – үзе ишетмәгәндә, Гөлсәйдә аны шулай дип кенә җиппәрергә гадәтләнде – авылда абруе бар, сүзе үтә иде. Гөлсәйдәгә эш тә табып куйган икән. Ат җигә белүен әйткәч, кызны почта ташырга билгеләделәр.
– Моның өчен көн ярым хак язалар – труддень була, – диде почта башлыгы Салиха апа, кызның икеләнеп калуын күргәч. – Бер дә аптырама, апаем, әле аның кул астында ат булуы гына да ни тора! Үткәндә-сүткәндә арба төбендә саламы-печәне кайта дигәндәй...
Салиха чәчен шәһәр хатыннары кебек кыска итеп кистергән, бераз гына шадрасы булган табак битле, җәенке борынлы, сул кашы өстендә борчак хәтле коңгырт миң шәйләнгән илле яшьләр тирәсендәге хатын иде. Аерым-аерым карасаң, йөзенең һәр сызыгы ямьсез генә, төссез генә тоела, әмма аның күгелҗем күзләренә ниндидер нур кереп сыенган кебек – шул яктылык, шул җылылык йөзенә тарала да бөтен кимчелеген яшерә дә куя. Салиха Гөлсәйдәне беренче көнннән үк бик якын итте.
– Абау, Гөлсәйдәкәем, үзең унтугыз яшь тулды дисең, үзең бигрәк сабый кебек бит син! – дип бот чапты ул, кызның җыйнак гәүдәсенә күз төшергәч. – Белмим, ничекләр бу буең белән ат җигәсеңдер, Фәррах абзый уйнап кына әйтмәде микән?
Гөлсәйдә бу ачык йөзле хатынның сүзләреннән рәхәтләнеп көлде дә:
– Юк инде, Салиха апа, тормыш өйрәтте бит, – дип җитдиләнеп өстәп куйды.
– Шулайдыр, үскәнем, үзебез ат булып җигелергә дә өйрәндек, нишлисең... – дип авыр сулады Салиха.
Гөлсәйдә төштән соң, ат җигеп, унике чакрымдагы Ураз авылыннан почта алып кайтырга, иртәнге якта шул почтаны йорт саен таратырга тиеш икән.
– Үскәнем, үзең аңлыйсыңдыр, уен-муен эш түгел: пасылкысы да, переводы да, дукаминтлары да була, исән-имин апкайтып җиткерергә кирәк. Шулай сөйләшәбез: Ураздан кузгалыр алдыннан көн саен миңа шалтыратып хәбәр саласың, Салиха апа, юлга чыгам, дип әйтәсең. Мин монда кайтасыңны чамалап, күз-колак булып торырмын.
Салиханың болай диюенә Гөлсәйдә, яшьлеге белән, янә көлеп кенә куйды.
Монда ат абзарын нишләптер олысы-кечесе «конный сбор» дип кенә йөртә икән. Гөлсәйдә иртән җитез генә почта таратып чыга да өйләдән соң шунда йөгерә, үзенә беркетелгән Федя кушаматлы күк атны кошовкага җиккәч, Уразга юл тота. Кәҗә мамыгыннан бәйләнгән коңгырт шәлен муеныннан урап бәйләп куя, өстендә – гәүдәсенә килешле ятып торган кара сырма, юлда йөрергә җайлырак булыр дип, әнисе кыскартып биргән җылы итәк, аягында – Фәррах карт һәйбәтләп төпләп өлгергән җыйнак киез итек. Җил-давылдан да, салкыннан да куркасы юк. Федяның адымнарын тизләтергә теләп, дилбегәне калгытып җибәрүгә, күндәм ат юырта да башлый. Юл читендә иңнәренә бүрек-бүрек кар яткан наратлар, имәннәр кул изәп кала, кыз дөньясын онытып җыр суза башлый. Бер өйрәнгәч, эшнең җаена бик тиз төшенде Гөлсәйдә: Уразга барып җитүгә, үзләренә дигән почтаны җәһәт кенә кошовкасына төйи дә, Салиха апасының кат-кат әйтүен исенә төшереп, кире керә. Колагын «бора-бора» җыя торган кара телефоннан үзенең юлга кузгалуын хәбәр иткәч, Федяны ялыннан сыйпап, иркәләп ала да кайтырга чыга. Кышкы кояш ә дигәнче сүрелә дә куя, ни җитез кыланса да, кайчакта кыз Имәнлегә кайтып кергәндә караңгы да төшеп өлгергән була. Андый чакта ике авыл арасындагы урман юлыннан үтү бераз шүрләтә шүрләтүен, тик тора-бара Гөлсәйдә анысына да ияләште, ул тирәдән үткәндә кычкырып шаян җыр сузып җибәрә, «Әнисә» дә калмый, «Әпипә» дә...
Үз авылларында кеше арасында, җыр-моң дөньясында кайнап яшәүнең тәмен белеп өлгергән кыз Имәнледә дә арбадан төшеп калырга теләмәде: эштән арып-талып кайта да, әнкәсе пешергән ашны аяк өсте дигәндәй капкалагач, өс-башын алыштырып, клубка йөгерә.
– Кәтүк чаклы буеңда җен көчләре бардыр синең, кызым, – дип баш чайкый Фәррах. – Безнең авылда сиңа тиң җегетне генә күрмим әле мин, – дип тә өстәп куя, уенын-чынын кушып. – Үзең чибәр, үзең җитез, уңган, их, берәр улыкаем булсамы?!
– Сиңа әйтәм, Гөлсәйдәне кияүгә бирергә ашыкма әле. Укырга керсә... – Хәдичә Гөлсәйдәне көз көне калага укырга җибәрү турында Фәррах белән киңәшләшкән иде, карты каршы килмәгәч, ничек тә булышырбыз, дип вәгъдә биргәч, аның көеннән генә торырга тырыша иде.
Хәер, Гөлсәйдәнең үзенең дә кияү дигәннәре ике ятып бер төшенә кергәне юк. Кич чыккач, рәхәтләнеп җырлап-биеп, авыл кызлары белән тегесен-монысын сөйләшеп утыра да капыл кузгалып кайтып та китә. Баштагы мәлләрдә егетләрнең берничәсе озатырга дип кармак салып караган иде дә, кыз аларны төртмә сүз белән бик тиз урынга утыртты. Ә инде бер кичне каланча буйлы, йонлач бүрекле бер егет капка төбенә кадәр озатып килеп:
– Гөлсәйдә, мин язга армиягә китәм, бер генә үптер әле, – дип биленнән эләктереп алган иде... Ник туганына үкенгәндер – кызның ирләрнеке кебек саллы йодрыгы ияк астына килеп кунаклагач һәм Гөлсәйдә, ачы чырылдап: «Фәррах абый, йортка карак керә!» – дип кычкырып җибәргәч, алдын-артын күрми, кирегә йөгерде.
Бер-берсенә ялганып, көннәр үтә торды. Әнисенең яңа йортта иркен басып, якты йөз белән йөрүен күрү Гөлсәйдәнең дә күңелен тынычландырды. Бер атнада, хат язып, абыйсын да кунакка чакырдылар. Сәет тәмам шәһәр егетенә әйләнгән – тазарган, матурайган, сөйләшүләренә тиклем үзгәргән иде. Бүләккә дип Хәдичәгә – чәчәкле яулык, Гөлсәйдәгә – бик тәмле исле хушбуй, Фәррахка чигүле тәмәке янчыгы алып кайткан. И шуңа күңеле булды инде Фәррахның! Ни гаҗәп, алар Сәет белән бер күрешүдә җайлы гына аралашып киттеләр. Сәет киткәндә, Фәррахның күчтәнәчкә дип олы гына кисәк ит, бер йомарлам язган май күтәреп кергәнен, йомырка төрергә дип гәҗит эзләп йөргәнен күргәч, Хәдичә күңеленнән генә шөкрана кылып, Ходайга рәхмәт укыды. Фәррах тыныч холыклы, җор телле, балалар дип үлеп торучы ир икән. Үз кызлары күрше-тирә авылларда кияүдә булып, атна саен Имәнлегә базарга килеп йөриләр, килгән саен туган йортларына сугылып, хәл белеп китәләр. Хәдичәгә авыз тутырып «әнкәй» дип дәшүләре Гөлсәйдәне генә әллә сәерсендереп, әллә көнләштереп куйды инде... Моны сизгән әнкәсе, беркөнне җылы елмаеп:
– И балам, күңелең киң булсын, кояш та һәркемгә тигез карый бит, – дип, кызының аркасыннан сөеп куйды. – Иртәгә Надирлар да киләсе, базар көн булгач, кызлар да килми калмас, үзебезчә итеп балан бәлеше пешерим әле. Безнең бабай чишмә буендагы бозны чабарга төшеп киткән бугай, – дип сөйләнә-сөйләнә, келәттән туң балан алып керергә чыгып китте.
Аның үзебезчә дигәне кичтән мичкә тыккан балан бәлешен, шунда төн кундырып, иртән генә суыту иде. Болай иткәндә, баланның ачысы бөтенләй калмый, төше дә авызда эреп бетәрдәйгә әйләнә. Хәдичә тәпән итеп бәйләнгән балан тәлгәшләрен олы табакка бушаткач, Гөлсәйдәгә шуларны чемли* торырга кушты да үзе утынга чыгып китте. Усайда кыш буе я тирес, я салам ягып көн күргәч, бу авылдагы халыкның иркенләп утын ягулары башта бик гаҗәп тоелган иде, хәзер үзләре дә күнектеләр инде. Хәдичә кочак тутырып алып кергән коры пүләннәрне идәндәге калайга бушатты, аларны мич эченә рәтләп тезгәч, авыз эченнән генә бисмилласын әйтеп, йомычка белән ут элдереп җибәрде.
– Әнкәй, бәлешне күп итеп пешер, яме! – диде Гөлсәйдә, сабый бала кебек авызын чупылдатып. – Уф, хәзер үк ашыйсым килә!..
– Пешерәм, пешерәм, Алла боерса. Бабаң да ярата кызларын сыйлаганны, – дип елмайды Хәдичә, куна тактасын өстәлгә урнаштырган җиреннән.
– Әнкәй, син аңа ияләшеп тә беткәнсең бугай, – дип сак кына сүз кузгатты Гөлсәйдә, әнисенә күтәрелеп карамыйча гына.
Хәдичә байтак вакыт эндәшми торды. Чөеп бәйләгән яулыгын сүтеп, кабат бәйләде, шүрлек өстеннән иләкне үрелеп алды, чоланга чыгып, ике йомырка тотып керде. Шуннан соң гына күкрәк түреннән чыккан моңлы бер тавыш белән:
– Язмышыңа шулай язгач, нишлисең, кызым, күнәсең инде. Атаң исән-сау кайтса, җиде ятлар янына килеп егыласы кеше идекмени... Каһәр төшкән сугыш... – диде дә тавышы кинәт кенә өзлегеп китте.
Гөлсәйдә әнисенең авырткан сөяленә басуын аңлап, телен тешләде, сүзне башкага борырга теләп:
– Клубта «Адашкан күңел» дигән спектакль әзерлиләр, миңа Мавияне уйнарга куштылар әле, клуб мөдире Хәмит абый үзе Саматны уйный, – дип бөтенләй яңа темага кереп китте.
– Атаң рәнҗемәсен генә... Бер генә минутка да күңелемнән киткәне юк аның... Фәррах карт начар кеше түгел, Хәятен бик яратып, санлап яшәгәнгә охшаган... Ике яралы җан бер түбә астына сыендык инде, хәерле булсын... – Хәдичә исә аны бөтенләй ишетмәгәндәй, бая башлаган сүзен төгәлләп бетерде дә кискен-кискен хәрәкәтләр белән камыр басарга тотынды.
Икенче көнне Гөлсәйдә әбәдкә кайтканда, Надир белән Нәфисә дә килеп җиткән иде. Кыздан хәл-әхвәлләрен сорашкач, барысы бергә өстәл янына кереп утырдылар. Алар Усай яңалыкларын сөйләшкән арада Фәррах түгәрәк ипине күкрәгенә терәп, телемнәргә кисте, тәлинкә тутырып өйгәч, өстәл уртасынарак этәрде.
Чемләү* – диал., чистарту, тәлгәштән арындыру.
Хәдичә мичтән таба алып маташа иде, аңа борылып:
– Гәҗит-фәлән куясыңмы соң... Бәлешне утыртыр идек, – диде.
Гөлсәйдә бизәкле чынаякларга самавырдан чәй ясаган арада әнисе балан бәлешенең капкачын ачып, зур табаны өстәл түренә утыртты.
Надир, кулларын угалап:
– Нинди ис чыккан соң монда, дигән идем аны... Балан бәлеше икән! – дип кашыкка үрелде.
Нәфисә яратып кына иренең янтыгына төртте дә:
– Шушыны... Абау, әнкәй, бигрәк матур итеп бөргәнсең, ашарга кызганыч! – дип бәлешне мактап алды.
– Тел йотмалы булган бит бу! – Надир да шулай дип мактый-мактый, алдындагы чәен онытып, зур кашык белән бәлеш ашавын белде.
Хәдичә, кулларын тастымалга сөрткәләгәч, Гөлсәйдә янына килеп утырды да тәрәзәдән кышкы урамга карап торган Фәррахка эндәште:
– Сиңа әйтәм, кемне күзлисең, утыр әйдә, чәең суына бит.
Фәррах тәрәзәдән тагын бер үрелеп карады да:
– Күренмиләр әле. Кызларны әйтәм... – дип, нигәдер борчулы йөз белән табын янына утырды.
Аның нигә өтәләнүен башына да китермәгән Хәдичә, барысын да кыстый-кыстый, бәлешнең төбен кисәргә дип урыныннан торды. Аның артыннан ук Фәррах та кузгалды һәм читтәге тәлинкәгә куелган бәлеш капкачын алып, бәлеш өстенә китереп тә каплады.
– Кызларга да калсын, алар да авыз итсен! – Хуҗа кешенең бу хәрәкәте шулкадәр көтелмәгән һәм сәер тоелды, Надирның кашык тоткан кулы һавада эленеп калды, Гөлсәйдә өстәл астына төшеп югалырдай булды, Нәфисә, үзе дә сизмәстән, урындыгын артка шуыштырды.
– Менә сиңа мә! Тора торгач торҗагун, каян килгән бу карун? – Хәдичә ялт кына Фәррах янына килеп тә басты, бәлеш капкачын селтәп тә очырды. Аның мич арасына кадәр барып төшүенә бер дә исе китмичә, сораулы караш белән ирнең күзенә текәлде. Аннан кисәк кенә йөзен тутырып елмайды да Фәррахның аркасыннан сөя-сөя, җитәкләп мич алдына алып килде. – И чукынчык, ни сәбәптән утка төште бу дисәм... Сиңа әйтәм, монда тагын алагаем зур ике бәлеш көтеп тора, кызларга гына түгел, бөтен базар халкына җитәрлек! Утыр, тыныч күңел белән аша! Балалар, тартынып утырмагыз әле, Надир, пычакны тот, әйдә, төбен кискәлә. Атагыз шулай балалар дип ут йотып тора инде ул... – дип, сүзне озынга җибәрмичә, җайлы гына шомартып куйды да тагын Фәррахның аркасынннан какты.
– Мин соң, ни... Аны әйтәсең, ие... – Фәррах, гаепле кешедәй елмая төшеп, бәлеш төбенә үрелде. Батыраеп өстәп тә куйды: – Теге бәлешләрнең капкачын үзем ачам түлке, сиңа ышаныч юк икән, я ишегалдына кадәр болгап очырырсың, – дип, мич аралыгына ымлап куйды.
Көлешә-көлешә чәй эчкәч, Гөлсәйдә Уразга җыена башлады. Нәфисә апасы аңа кызганган кебек карап торды:
– Авырдыр инде, үскәнем. Кыз кешегә, ат җигеп... Аны тыңлатырга да кирәк бит әле, – дип куйды.
– Юк, Нәфисә апа, ияләштем инде. Минем Федям бик акыллы, кешедән дә болайрак. Эштән кайткач, мин аны ишегалдында гына тугарам, конный сборга үзе менеп китә. – Кыз толымнарын шәл астына яшерә-яшерә, көзгегә күз төшереп алды.
– Маладис ул Гөлсәгыйдә, кайбер җебегәнрәк ир-атларың бер якта торсын! – Фәррах та, салпы якка салам кыстыра-кыстыра, сүзне җөпләп куйды. – Маллар апаларының кайтуын көтеп кенә тора, куян күчтәнәченә ияләшеп беттеләр.
– Әткәй, соң синең абзарың тулы салам-печән бит инде, җәй буе әзерләдек. Гөлсәйдәне тинтерәтмәсәң. – Сүзнең ни турыда икәнен аңлаган Надир, кашларын җыерып, әтисенә карады.
Гөлсәйдә әнисе сузган җылы бияләйләрне сырма кесәсенә тыга-тыга:
– Әй, Надир абый, нишләп тинтерәтсен... Мин үзем басудагы салам эскерте яныннан болай гына узып китә алмыйм, буш кайтсам, нәрсәдер китек тоела, – дип елмайды да, Федяны алып төшәм дип, чыгып та йөгерде.
Атны алып кайтып, аны җиккәнче байтак вакыт узды. Ябалак-ябалак кар төшә башлады, көн сүрәнләнеп китте. Гөлсәйдә вакыт-вакыт: «Но-о, малкай!» – дип кабатлый-кабатлый, атны куалап алды да гадәтенчә җыр сузды. Уразга барып җиткәндә үк эңгер эленде. Гәҗит-журналларны, перевод кәгазьләрен, посылкаларны, документларны санап-барлап, кошовкага урнаштырганда, тәмам күз бәйләнгән иде. Гөлсәйдә ашык-пошык кына Салихага шалтыратты да юлга чыкты. Кар туктаган, болытлар арасында шәйләнер-шәйләнмәс булып кына ай шәүләсе ялтырый. Ярый әле юлга әллә ни көрт салып өлгермәгән, ат үз көенә җитез генә юыртып бара.
Урман куенына кереп, беркадәр баруга, ат шып туктады да калды. Үрелеп караса, Гөлсәйдә ни күрсен – юлга аркылы ике озын агач аударып куйганнар. Кошовка белән ни тегеләй, ни болай урап үтешле түгел. Кыз җитез генә җиргә сикерде, шул минутта йөрәгенә шом йөгерде: аның кайтуын көтеп, караклар агач артына посканнардыр да менә-менә урман эченнән атылып чыгарлар кебек тоелды. Як-ягына каранса да, агач арасыннан кеше шәүләсен аерырлык түгел иде. Чарасыз калган кыз иң беренче эш итеп ашыга-ашыга атны тугарды, аны аркылы агачларның теге ягына чыгарып бәйләде дә кошовкадагы посылкаларны, документларны да шул якка ташый башлады. Югыйсә, атка атланып китәм дисә дә, ул кадәр төргәкләрне үзе белән ала алмаслыгы көн кебек ачык иде, әмма куркудан еларга ук тотынган Гөлсәйдә үз хәрәкәтләренә хисап бирерлек хәлдә түгел иде. Төргәкләрне чыгарып бетергәч, атны муеныннан кочып алды да юеш битен аның йөзенә терәде. Федя, кызны тынычландырырга теләгән сыман, борыны белән аның күз яшьләрен сөрткәндәй итте.
– И Ходаем, мәсхәрә генә итмәсәләр ярар иде. Ни хәлләр итим соң? – Гөлсәйдә елый-елый посылка тартмасы өстенә килеп утырды. Боларны юл уртасында ташлап, атка атланып үзе генә китеп барыр иде – яңадан башы белән җавап бирәсе була шул. Кыз калтырана-калтырана әнисеннән ишетеп колагына эленеп калган догаларны укырга кереште. – «Колһуаллаһу әхәд... Аллаһу самад...» И бер Аллам, үзең ярдәм ит. Харап итеп кенә ташламасыннар!
Нишләргә белмичә шулай күпме утыргандыр, бераздан Имәнле ягыннан тояк тавышы ишетелгәндәй булды, ул тавыш якынайгач, караңгылык пәрдәсе аша атка атланган берәүнең якынлашканы күренде. «Бетүем шушы икән!» Әлеге уйдан Гөлсәйдә күзләрен чытырдатып йомды, җиргә сеңгәндәй булды.
– Гөлсәй, син монда төн саклап утырмакчы буласыңмы әллә?
Үзенә исем белән дәшкәнне ишеткәч, кыз, гаҗәпләнеп, керфекләрен күтәрде, янына чүгәләгән Хәмитне күргәч, ниндидер җиңеллек белән янә елап җибәрде.
– Әй, Гөлсәйдә, мин сине клубта чагында бик усал, чырыс кыз дип, сүз кушарга да кыймый йөргән булам. Җебегән икәнсең бит!
Егет аны култыгыннан тотып аягына бастырды, кулындагы бияләен салып, салкын бармаклары белән кызның юеш бит очларын сөрткәләде.
– Син соң кая барасың болай ат менеп? – Гөлсәйдә Хәмитне тәүге кат күргәндәй аптырап, аңа текәлде.
– Салиха апага шалтыратканыңа байтак вакыт үткән бит. Кайтмагач, каршы бара тор дип, мине җибәрде. Күңеле сизенгән икән... Уразлар эше генә бу. Тарттырып китмәкче булганнар да инде, җитешмәгәннәр. Синнән курыкканнармы, каравылчы-мазар күреп алганмы... – Хәмит сөйләнә-сөйләнә аркылы агачлар яныннан башын чайкап урап килде дә кошовка янына барып басты. – Ярар, кайгырма, икәүләп ничек тә сөйрәп чыгарырбыз әле.
Агачларны очыннан тотып, шуыштыра-шуыштыра читкәрәк тарткач, ничек кирәк алай кошовка үтәрлек юл ясадылар. Атны җигеп, кәгазь-төргәкләрне урынына урнаштыргач, Гөлсәйдә бияләен киеп, тагын әлеге агачларның берсенә барып ябышты.
– Нәрсә, читкә чыгарып куябызмы? – дип, Хәмит тә кыз янына иелде.
– Чыгарды ди... Кирәк булса, ташлап калдырмаслар иде әле. Кошовка артына бәйлибез. Өйгә алып кайтам.
– Нәрсә? Фәррах картка өй саласыңмы әллә?
Хәмитнең көлеп соравына Гөлсәйдә бик җитди итеп:
– Мин – үзебездә тирес ягып үскән кеше. Утынны күрәләтә калдырырга... Әйдә, булыш, икесен дә бәйлибез! – диде.
Ике озын агачны сөйрәтеп, алдан Гөлсәйдә, аның артыннан, атын ипләп кенә атлатып, үз уйларына чумып, Хәмит кузгалды.
Клуб мөдире булып эшләгән Хәмит, юашлардан саналмаса да, Гөлсәйдә янында нигәдер югала да кала шул. Әле икәүләп бер спектакльдә уйнаганда да, орчык хәтле генә кызның күзләренә текәлеп караса, ролен бутап бетерә, кызның чәнечкеле сүзләреннән, челтерәп көлүеннән кызарып-бүртенеп чыга, үткен җавап кайтара алмый тинтерәп бетә. Гөлсәйдәдән өч-дүрт яшькә олырак булса да, аның Хәмит абый дип дәшүеннән кайчак хурланып та куя.
Клубта яңа спектакль әзерли башлаганнар иде. Мирхәйдәр Фәйзинең «Адашкан күңел» әсәрен Хәмит үзе укып сайлады, бай кызы Мавия роленә дә Гөлсәйдәне үзе чакырды. Мавия гашыйк булган авыл егете Саматны башка берәүдән дә уйнатырга теләмәде Хәмит. «Мин уйныйм!» – дип кистереп әйтте.
Гөлсәйдәнең үзеннән генә менә бер тамчы җылылык та шәйләнми. Нәрсә әйтсәң дә, уенга гына бора да җибәрә...
***
Юлга агач ауган дип кенә эшкә бармый калмассың бит инде, аннан, агачы да көн саен аркылы ятып тормас. Теге көнге куркуын онытып, тагын юлга чыгып китте Гөлсәйдә. Хәзер инде Салиха апасына шалтыратырга кирәклеген Ураз почтасына барып керүгә исенә төшерә торган булыр, мөгаен...
Гөлсәйдә бүген Уразга барганда ук юл читендәге эскертнең бер як кырые ачылганын, эскерт янындагы эзләрне шәйләп калган иде. Колхоз малларына шуннан салам ташый башлаганнар, димәк. Кайтышлый Федясын, «тпру»лап, юл буенда туктатты да башта тирә-якка күз салды. Олы юлда кеше-кара күренми иде. Сарык йоныннан ап-ак итеп бәйләнгән бияләйләрен жәлләп, аларны салып калдырды да бераз булса да салам йолкып алыйм дип, кар ера-ера, басуга кереп китте. Ялангач кулы белән бозлы саламны әз-әзләп йолыккалый торгач, култык астына кыстырырлык кечкенә генә күбә барлыкка килде. Кызышкан бармакларына җылы тынын өрә-өрә, саламны булдыра алганча тыгызлагандай итте дә шуны күтәреп, кире чыгыйм дигәндә аптырап китте: Федя янында өч ир заты әрле-бирле йөренә, юлның каршы ягында җигүле ат туктаган. Иң тәүдә кызның күңеленә курку йөгерде, аннан, үз атының әлеге ирләрне чит итмәвен, тыныч кына басып торуын күргәч, батырлыгын җыеп, шул таба атлады. Янына җиде ят кеше килеп басса, Федя шунда ук пошкырына, тынгысызлана башлый, борын тишекләре киңәя, башын чайкап-чайкап куя. Кыз аның бу гадәтен күптән аңлап өлгерде инде. Димәк, болар – күз күргән кешеләр. Шулай булып чыкты да. Юлга якынлашканда, ир-егетләрнең берсе, кочагын җәеп, кызга каршы йөгерде. Аның әлеге дә баягы Хәмит икәнен күреп, Гөлсәйдәнең күзе маңгаена менә язды. Ни хикмәт инде бу? Уңга карасаң да шул Хәмит, сулга карасаң да шул кәмит дигәндәй... Йөгереп килгән уңайга, Хәмит, якты елмаеп, кызның култык астындагы саламга үрелде.
– Китер, Гөлсәй, үзем күтәрешәм!
– Әзерне аны кем дә күтәрә. Бозлы саламны йолкуы бик рәхәт булса, бар, ике-өч учма булса да үзең йолкып чык! – Гөлсәйдә, тәмам кыюланып, шулай диде дә эскерт ягына ымлады.
Хәмит, ниндидер сөенече бар кешедәй, тиле бер елмаю белән эскерт янына китте, кул изәп, калган ике егетне дә үз янына чакырды. Алары да авыл егетләре иде. Гөлсәйдәнең: «Нигә монда тукталдыгыз, нәрсә булды?» – диюенә авыз эченнән нәрсәдер мыгырдандылар да Хәмит янына атладылар. Бераздан, өчесе дә күбә-күбә салам күтәреп, аны кошовкага урнаштыргач, Гөлсәйдә Хәмитнең әле дә булса сәер сөенеч белән балкыган йөзенә текәлеп, баягы соравын кабатлады:
– Карале, Хәмит абый, болай өелеп кая барасыз сез? Әллә спектакльне күчердеңме? Нигә минем ат янында бөтерелә идегез, тәки аңламадым?
– Ә-ә... Ни... Уразга барыш иде дә, кирәкми икән... Спектакль, ни... Була, кәнишне, болай булгач, була, була! Кич клубта күрешербез. – Хәмит аңлаешсыз ниндидер җөмләләр укмаштырды да, колакчынлы бүреген арткарак шуыштырып, тирләгән маңгаен сөртеп алды. Аннан егетләргә карап:
– Борылабыз, егетләр! – дип кул изәде.
Эшнең нидә икәнен барыбер аңламаган Гөлсәйдә, аптырап, иңбашын сикертеп куйды, туң саламны арткарак шуыштырып менеп утырды да атын кайтыр юлга әйдәкләде.
Хикмәт кайтып җиткәч кенә аңлашылды. Почта янында каршыга йөгереп чыккан Салиха, көлә-көлә, кызны кочаклап алды.
– Нәрсә, үскәнем, кияү җегетләре каршыладымы үзеңне? – Хатынның битендәге һәр шадрасына тиклем ниндидер сөенеч белән балкыган кебек иде.
– Абау, Салиха апа, бөтен халыкка нәрсә булды соң бүген? Хәмит абый да әллә нинди, сәер. Син дә...
– Бәй, сине кияүгә алып киткәннәр дип, барыбыз да утлы табага төштек бит...
Төргәкләрне эчкә ташыган арада Салиха бәйнә-бәйнә барысын да сөйләп бирде дә, аннан тынсыз калганчы икәүләп көләргә тотындылар.
***
Фәррах картның өе Калмая урамының тыкрык буенда иде. Күрше-тирә авылларга шушы урам аша йөриләр, әлеге тыкрыктан олы юлга чыгалар.
Гөлсәйдә, гадәтенчә тиз-тиз генә төшке ашны ашап, Уразга юл тоткач, Фәррах борын очына күзлек элеп, кулына гәҗит тотып, түрдәге караватка барып ятты, Хәдичә исә, хәер кертеп чыгам дип, күрше карчыкка кереп китте. Күп тә үтмәде, капка төбенә кыңгыраулар таккан, аллы-гөлле тасмалар белән бизәлгән җигүле ат килеп туктады. Аннан ап-ак киез итек, ыспай кайры тун кигән берәү җитез генә сикереп төште дә ишегалдына кереп китте. Тәрәзә пыяласына чирткәч, аягындагы карны каккалый-каккалый, өйалдына үтте. Бу юлаучының Ураз ягына барышы икән, юл сорап кагыласы иткән. Караватыннан торып чыккан Фәррах аңа олы юлның кайдалыгын аңлатты да кире кереп китте.
Нәкъ шушы юлаучы тукталган мәлдә клуб җыешыручы хатынның әлеге урамнан атлый-йөгерә клубка төшеп баруы иде. Ул тыны кысылып килеп кергән уңайга үзенә каршы очраган Хәмиткә:
– Ыспиктакл, ыспиктакл дисең, иртәдән бирле мине биетәсең! Булмый ул ыспиктаклегез. Фәррах картның үги кызын әле генә кыңгыраулы атлар белән кияүгә алып киттеләр, менәтерәк вәт! – дип ярып салды. Иртә таңнан клуб миченә ягып, аның алагаем зур залын җыештырып, су җылытып, бүгенгә очы-кырые күренмәгән мәшәкатьләрдән хәзер үк туеп өлгергән хатын өчен, сүз дә юк, спектакльнең булмавы үзе бер бәйрәм булыр иде.
Аның сүзләрен ишеткәч, Хәмит берара үз колакларына үзе ышанмый торды. Спектакль өзелү... Анысы – бер хәл, ә менә Гөлсәйдәне башка берәүнең кияүгә алып китүе? Күрәләтә шуңа юл куеп торыргамы? Менә монысы булмас!
Ә дигәнче мунча ташы кебек кызарга өлгергән Хәмит ике атлыйсын бер сикерүдә авыл советы йорты янына барып та җитте, рәискә ике сүз белән эшне аңлатып, аның җигүле атын сорап алды, ярдәмгә ике егет ияртте дә иң тәүдә Фәррах йортына таба элдерде.
Җил-җил атлап Хәмит килеп кергәндә, Фәррах, күзлеген салырга да онытып, гәҗит тоткан килеш йокымсырап киткән иде. Ишек төбендә үзен кая куярга белми таптанып торган егеткә ялкау караш ташлап, киерелеп алды. Аннан соң гына торып утырды.
– Фәррах абый, Гөлсәйдә кайда ул? – Исәнлек-саулык сорашып тормастан, егет үгезне мөгезеннән эләктерде.
Фәррах сәерсенеп күтәрелеп карады. Йокысын бүлгәнгә ачуы килдеме, әллә Хәмитнең чорсызлыгына җене чыктымы:
– Кайда, кайда... Кайда булсын, кияүгә китте! Туйдым, диде. Көнозын эштә, кич сезнең кансирт-мансиртларыгыз җелегенә төшә! – Шаяртуын яшерергә тырышкан җор телле Фәррах кашын җыерып сүзен дә тәмамлый алмады, Хәмит ишекне каерып ачып чыгып та китте, өйалды ишегенең шапылдап ябылганы гына ишетелеп калды.
Аның нигә ярсуын аңлап өлгермәгән Фәррах, сукрана-сукрана, өй ишеген тартып япты, өстәл янына барып, самавырны тотып карады. «Мал карагач, чәйләп алырбыз әле», – дип үзалдына сөйләнә-сөйләнә, ике тәрәзә арасындагы күкеле сәгатькә күз төшерде. Ул арада тиз атлаудан бит алмалары кызарып чыккан Хәдичә дә кайтып керде. Ул керә-керешкә:
– Карале, сиңа әйтәм, бер-бер хәл булмагандыр бит? Хәмит кереп бара иде түгелме? Киенеп чыгыйм дисәм, атларының койрыгын гына күреп калдым – Ураз ягына торып чаптылар! – дип, Фәррахны сорау белән күмеп ташлады.
– Яшьләр бит, ташы кызгандыр... Гөлсәйдәне сорый. – Фәррах кет-кет көлеп, самавырны өстәл уртасынарак тартты. – Сине көтеп, авыз кибеп бетте. Чәй эчик булмаса, куеп җибәрәсеңме соң?
Алар гөр-гөр килеп самавыр яңарткан арада чуклы кызыл шәлен тискәре ягы белән бәйләгән Салиха килеп керде. Ул да ашыккан-кабаланган иде, күрәсең, яңаклары кызарып чыккан, үзе еш-еш сулыш ала, баскыч төбендә итекләрен дә кагып тормаган. Ул да сүзен, Хәмит кебек, тора-салып: «Гөлсәйдә кайда ул?» – диюдән башлады.
– Күрәсеңме, Хәдичә, безнең Гөлсәйдә кайсылай вәжнәй кешегә әйләнде бүген, ә? – Фәррах үз сүзен үзе үк раслагандай, сакалын сыпыра-сыпыра ияк какты, Салиханы өстәл янына дәште.
Хатын, итекләрен салып, түргә узды, лапылдап урындыкка утырды.
– Бәй, бүген почта булмый микәнни? Мин аны көтеп утырган булам... Әйтми-нитми... Ияләшеп кенә беткән идем...
Аның уфтануыннан берни төшенмәгән Хәдичә кулына тоткан чынаякларын тезәргә онытып, әле иренә, әле Салихага карады.
– Нигә, Гөлсәйдәгә нәрсә булган?
– Соң, Гөлсәйдә кияүгә киткән дип, бөтен авыл гөр килә. Шуны әйтәм бит, кешедән яшергән булып... – Салиха Хәдичәгә шелтәле караш ташлады.
Хәзер инде лапылдап утырырга Хәдичәгә чират җитте.
– Кит аннан, кайсы уйлап чыгарган сүз ул? Көндез генә кайтып күземә күренде, почта апкайтырга китте бит, ни сөйлисең, Салиха?
– Әлләче... – Салиха башындагы шәлен иңбашына шуыштырып төшерде, тавышын йомшарып китте. – Бәй, гөж киләләр, мин сиңа әйтим, бүген спиктәкл булмый, кыңгыраулы атлар җигеп, Гөлсәйдәне кияүгә алып киткәннәр, диләр бит. Хәмит артларыннан куа киткән икән, диләр. Булыр да. Клубка кергән ием, анда Хәмитнең исе-тыны юк шул.
Хәдичә Фәррах ягына күзен кыса төшеп борылып карады. Янәсе, алай-болай син шаяртмадыңмы... Фәррах бераз уйланып торгач, мәсьәләгә төшенде булса кирәк, камзул итәгенә йодрыгы белән суккалый-суккалый шаркылдап көләргә тотынды.
– Сиңа әйтәм, уеннан берәр уймак чыгармагансыңдыр бит? – Хәдичә терсәге белән Фәррахның янтыгына төртеп алды.
Фәррах эшнең ничек булганлыгын аңлатырга маташкач, өйне күтәрерлек итеп көлештеләр дә чәй эчәргә утырыштылар.
Салиха шушыларны сөйләп биргәч, Гөлсәйдә, эче кытыклануга түзә алмыйча, кичкә кадәр үзалдына елмаеп йөрде әле. Өйгә кайтып, киенеп-ясанып, клубка менгәндә, үткән-сүткәннең аптыраулы карашын тойганда да күзеннән шушы елмаю китмәде.
***
Спектакль бетеп, халыкка баш игәч, Хәмит уртага чыгып, бөтен залны көлдереп алды.
– Иптәшләр, уеныбызны карарга килгәнгә, кул чабып утырганга барыгызга да бик зур рәхмәт! Менә Гөлсәйдә чыннан да кияүгә китеп барса, бүгенге спектаклебез дә булмас иде, Фәррах абзыйның малларына салам да булмас иде. Аны эзләп барган без – җүләр диген – спектакль өзелмәсен дип, бозлы эскерттән салам йолкып йөрдек бит...
– Ай-һай, спиктәкл дип кенә җөгердең микән бу сылу кыз артыннан? – Читтәрәк утырган олы гына яшьтәге бер агай шулай дип кычкырып әйткәч, зал гөж килеп кул чабып алды.
Шул кичне Хәмит, батырлыгын җыеп, тәүге тапкыр Гөлсәйдәне озата китте. Сүзләре бүгенге көндезге хәлләрне искә төшереп көлешүдән, спектакль турында гәпләшүдән уза алмады – капка төбенә кайтып җиткәнче шуны сүтеп җыйдылар.
Инде саубуллашып кереп китәм дигәндә генә, Хәмит Гөлсәйдәнең җиңеннән эләктереп алды да:
– Тукта инде, Гөлсәйдә, күргән кебек тә булмады бит үзеңне, – дип кыюланып әйтеп куйды.
Кыз чаяланып көлеп җибәрде.
– Кит аннан, Хәмит абый, кеше ышанмас сүзне чын булса да сөйләмә!
– И-и, син гел шулай көләсең инде... – Хәмитнең тавышы нәүмизләнеп китте. – Мин бит чынлап... Их, мин әйтәм, менә синең кебек кызга өйләнсәң иде ул, дим.
Гөлсәйдәгә җитә калды, тагын иелә-сыгыла көләргә тотынды, аннан, болай бала-чагалануны үзе үк килештермичәме, кисәк кенә җитдиләнгән булып:
– Ю-ук, Хәмит абый, минем әле кияүгә чыгу турында уйлап та караганым юк, көзгә укырга китәргә җыенам, – диде. Аннан, түзмәде, тагын көлә-көлә: – Сезнең өйдә болай да бер дивизия халык, мин генә җитмимдер шул.
– Җитмисең, Гөлсәйдә, җитмисең. Риза дисәң, бүген үк үзебезгә алып төшәр идем! – Хәмит кыяр-кыймас кына кызны кочагына алырга үрелде, тик Гөлсәйдә җитезрәк булып чыкты, җәһәт кенә читкә тайпылды.
– Хәмит абый, – диде ул егетне күңеленнән генә кызганып, – мин кияүгә чыксам да, үзем яраткан, җаным-тәнем белән тартылган кешегә генә чыгачакмын. Син – бик әйбәт кеше, үзең уңган, үзең ярдәмчел. Тик миндә сиңа карата ярату хисе юк бит.
– Юк дип... Яши башлагач, ничек тә килешер идек әле анысы. Минем бит менә... сине гел күрәсем килеп тора... Сине уйлап йөрим. Сагынып бетәм. – Хәмитнең бурлаттай кызаруын яшерергә әле дә төн карасы бар иде.
– Берүк кысыр өмет белән алданып йөрмә, Хәмит абый, мин сиңа турысын әйттем.
Шулай диде дә Гөлсәйдә капка келәсен күтәреп, ишегалдына кереп тә югалды.
Сыйныфташы Разифка карата булган яшүсмер хисләрен йөрәгенең иң түренә беркем күрмәслек-сизмәслек итеп яшереп куйган кыз иртәме-соңмы чын сөюнең барыбер табылачагына өмет итә иде. Ул көткән сөю нишләптер менә шушы ихлас күңелле Хәмит кыяфәтендә түгел шул; йөрәккә әмер биреп булмый, үзе сайлый, нихәл итәсең...
Җәй ипләп кенә үз төсен җуеп, аның таңнары инде көзге моң белән үрелеп туган бер мәлдә, Гөлсәйдә калага китеп барды. Бу дөньяда иң газиз, иң якын кешесе – әнкәсен, әнкәсенә терәк булган якты күңелле Фәррах картны, яшерен гыйшык утында янган егет-җиләнне, кыска гына вакыт эчендә күңеленә якын булып өлгергән Имәнлене һәм гомер буе үзе татлы, үзе ачы әрнү булып җанын тилмертәчәк туган авылы Усайны калдырып, укырга китте. Әтисе Әмирханның «укыгыз» дигән васыяте аны татар иленең башкаласы Казанга илтеп җиткерде...
***
– Үтте инде гомер, тузганак керфеге урынына сибелде дә төште. Ниләр генә кичермәгәнбез диген, шулар барысы бер гомергә сыеп беткәнгә ышанырлык түгел... Бер рәхәт күрсәтмәсә дә, авыл сагындыра, Асиякәем, төшләргә кереп тилмертә. – Гөлсәйдә карчык, кулын каш өстенә куеп, бик озаклап тау өстеннән карап торды.
– Рәхәт күрсәтмәде, дисәң дә, җәшлек шушында үтте бит, малайкаем, шунысы сагындыра инде аның. – Асия, авызын учы белән каплап, әкрен генә кеткелдәде, аннан яулык читеннән бүселеп чыккан ак чәчләрен пөхтәләп кыстыра-кыстыра, үз яшен бөтенләй оныткандай шукланып, ахирәтенең биленә төртеп алды:
– Син соң, әллә кайдагы Пирме ягына кияүгә китеп бармасаң, шушында күз төшәр җегет тапмас идеңме? Кунактан кунакка гына җөрешеп яшәгән булыр иек, болай айда бер, кайда бер очрашып күрешкән ише булмас ие...
Гөлсәйдә карчык та аңа кушылып кеткелдәде, күңелендәге мөлдерәмә сагыш касәсен беркайчан да ахирәте алдында бушатканы юк иде, бу юлы да тел тибрәтеп сүз катмады, үзендә генә бикләп калдырды: һай, Асия, күз төшкәннәр кыз яучылап, башка капканы какты шул...
– Михнәткә ничек тә түзә әле ул кеше дигәнең, рәхәткә генә чыдый алмый, – дип кинәт кенә сүзне бүтәнгә борды да тәбәнәк эскәмия астында, чирәмдә яртылаш кимерелеп, теш эзләре ярылып калган крендель – «крантил» кисәге күреп, шаккаткандай шунда текәлде. Аның затлы беләзек-йөзек кигән кулы сизелер-сизелмәс дерелдәп, җиргә үрелде, бүртләч-бүртләч буразналардан, җыерчыклардан торган кул аркасына тып итеп кайнар бер тамчы тамды. Язмышларга язылган бар кайгы-хәсрәтне, шатлык-куанычны, югалту-табышны, сагыну-сагышны сыйдырган нибары бер тамчы. Гомернең үзе кебек үк, татлы да, ачы да, тузганак керфегеннән җиңел, тау-ташлардан авыр нибары бер тамчы…
Айгөл Әхмәтгалиева
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез