Белгечләр исәпләп чыгарганча, бу сумманың 5,4 миллион сумы – азык-төлеккә, 3 миллионы – репетитор һәм спорт секцияләренә, ә 10 миллионы гаджет һәм бүләкләргә тотыла. Әти-әнисе акча санаганда, үз тырышлыгы белән мая туплаучы үсмерләр дә юк түгел. Шәһәрдә эш күп, ә авылдагыларга акчаны ничек эшләргә?
Өйдә яту гына түгел
15 ел элек «эш» дигән сүз «күңелсез» дигәнне аңлата иде. Яшелчәләргә су сибү, йорт тирәсен җыештыру, тырмалау, бәрәңге кортын җыю, печән төяү... Боларның нинди кызыгы булсын?! Кемгәдер төзелештә әтисенә кирпеч һәм агач ташып тору бәхете елмайгандыр анысы. Әмма әҗере бер – әти-әниеңнән мактау сүзләрен ишетү һәм кичен дусларың белән урамга чыгар өчен рөхсәт алу. Ә бүген үсмерләр эш мәсьәләсенә башкача карый. Алар өчен бу –башлыча, акча эшләү мөмкинлеге.
Эшлим, дигән үсмергә эш бетми. Татарстанда физик эшкә әзер булганнар өчен дә юл ачык, утырып эшләргә теләүчеләргә дә урын табарга була, өйдән чыкмыйча гына акча эшләргә теләүчеләр өчен интернет бар. 14–18 яшькә кадәрге балалар рәсми рәвештә вакытлыча эшкә дә урнаша ала. Дөрес, эш урыннарының исемлеге чикле. Тик эшлим дигән үсмер үзенә кызыклысын таба ул. Мисалга, сәнәгать оешмаларында хезмәт куярга, территорияләрне яшелләндерергә, паркларны җыештырырга, китапханәләрдә ярдәм итәргә, мәктәп яны лагерьларында эшләргә мөмкин.
Казанда яшәүче Сәмирә Яруллинага 17 яшь. Инде икенче җәен аниматорлык үзәгендә үткәрмәкче ул. Уйнап түгел, эшләп, билгеле. Узган җәйдә бу рольне уңышлы гына башкарып чыккан.
– Мәктәптә театр түгәрәгенә йөрим, актерлык осталыгына төшенәсем килә. Гомумән, бу өлкә бик ошый. Безнең күршедә нәкъ шул аниматорлык үзәгендә эшләүче апа яши. Әнием аның белән гел аралашып тора. Узган җәйдә мине бер туган көнгә аниматор булып килергә һәм уеннар үткәрергә чакырды. Каршы килмәдем. Кечкенә балалар белән эшләргә, алар белән бер дулкында булырга яратам, – ди Сәмирә.
Рәсми рәвештә эшләмәсә дә, барысыннан канәгать кыз. Быел туган көннәр өчен махсус программа һәм кызыклы уеннар да уйлап тапкан. «Икенче елга имтихан тапшырасы бар, быел бераз хәл алып, җәйне файдалы итеп үткәрәсем килә. Өч ай буе өйдә ятып булмас», – ди Сәмирә. Узган ел ике сәгатьлек бәйрәмдә чыгыш ясаганы өчен 2 мең сум түләгәннәр. Ә аена, ким дигәндә, 10–15 бәйрәмдә чыгыш ясарга туры килә икән.
Казанда үсмерләр өчен хезмәт базары чагыштырмача үсеш алган, дип мактана алабыз. Тиз туклану челтәрләре, курьер хезмәте, күңел ачу парклары һәм җәйге лагерьлар 14–18 яшьлек яшь хезмәткәрләргә бик шат. Мисалга, «hh.ru» эш эзләү платформасында инде бүген үк ачык вакансияләр бар. Күңел ачу аттракционнарында эшләргә, самокат, велосипед прокатын көйләргә риза булучылар инде бүген үк эшкә керешә ала. Тулы булмаган көн өчен аена 15 меңнән 35 мең сумга кадәр хезмәт хакы тәкъдим ителә.
Авылда да акча эшләп була
Зур шәһәрләр аңлашыла. Ә менә районнар һәм авылларда вазгыять үзгә. Биредә рәсми эш урыны кирәк булса, үсмерләргә халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләренә мөрәҗәгать итәргә туры киләчәк. Ләкин бу проблема түгел. Мисалга, узган елның җәендә Әлмәттә 750 дән артык егет һәм кыз балигъ булмаганнарны эш белән тәэмин итү программасы буенча эшкә урнашкан. Алар шәһәрнең 50 объектында, шул исәптән мәктәп, үсмерләр клубы һәм башка муниципаль оешмаларда эшләгән. Укучылар көненә нибары 3 сәгать эшли, әмма өлкәннәр кебек үк хезмәт хакы ала. Уртача 12 мең сум тирәсе бу. Рәсми рәвештә генә димәгән, әлбәттә. Мисалга, шул ук Әлмәт районының җиләк-җимеш сату нокталарының берсендә яше 16 дан артканнарны эшкә чакыралар. Төп таләп сатучыга ярдәм итү, бозылган җиләк-җимешләрне аралау, диелгән «Авито» игъланнар сайтында. Тулы эш көне өчен 1950 сум акча түләячәкләр.
Авылларда күңел ачу нокталары һәм сәүдә үзәкләре юк. Һәр авыл баласы да районга йөреп эшли алмый. Әмма эзләгән барыбер таба. Бигрәк тә җәй көннәрендә. Арча районының «Казанка» агрофирмасы яшь егетләргә саф һавада эшләү мөмкинлеге тудыра әнә. Инде ничә ел көтү көтәргә дип чиратка языла яшь егетләр.
– Көннәр җылытуга, маллар җәйләүгә чыга. Алар төркемнәргә бүленә: тана көтүе, сыер көтүе. Электр көтүче көйләнгән булса да, көтүгә әнә шул яшьләр хуҗа, – ди агрофирма җитәкчесе Айдар Сабиров. – Көтү – уен эш түгел. Бу – зур җаваплылык та. Без – кечкенәдән эшләп үскән буын. Эштән курыкмадык. Хәзер дә яшьләрне ялкау дип атап булмый, нинди эш тәкъдим итсәң дә – ризалашалар.
Бер ай көтү көткән өчен узган ел 50 мең сум акча алган егетләр. Быел да шул суммадан төшерәсе түгел иде, дигән фикердә җитәкче. «Минемчә, яшь вакытта үзең тир түгеп алган хезмәт хакыннан да яхшысы юк. Хезмәт тәмен белеп, акча кадерен аңлап, олы тормыш юлына атлау мөһим», – ди ул.
Кукмара районының Аш-Буҗи авылында яшәүче Гүзәл һәм Илнур Кәшәфиевләр 15 еллап инде күпләп орлык суганнары үстерү белән шөгыльләнә. Утырту мәйданнары зур – 20 гектар. Ярдәмчеләр кирәк. Соңгы берничә елда күрше авыллардан мәктәп яшендәге балалар эшкә килә башлаган.
– Җәй айлары бик кызу. Кояш кыздырганга гына түгел – эш күп. Авыл җирендә болай да бетми ул. Суган чүбен утарга мәктәп балалары үзләре теләп килә. Эш арасында ял вакыты да бар. Бик күңелле итеп эшлиләр. Кояш кызуында эшләү бик җиңелләрдән түгел, шуңа күрә хезмәтенә күрә бәяли дә беләбез, – ди Гүзәл ханым.
Кагыйдәсе бар
Үсмерләрне эш белән тәэмин итүчегә шуны истә тоту мөһим: балалар – арзанлы эшче куллар түгел, ә тиешле шартларда хезмәт куярга тиешле кешеләр. Эш графигы, шартлар – барысы да балигъ булмаганнарның мөмкинлекләренә туры килергә, ә эшнең максаты рөхсәт ителгән чикне узмаска тиеш.
– РФ Хезмәт кодексы нигезендә, 14 яшьтән өлкәнрәк һәрбер үсмер ата-анасының яки опека органының язма ризалыгы белән эшкә урнаша ала. 16 яшьтән өлкәнрәкләргә мондый язма кирәк түгел, әмма аларның эш көне кыскартылган булырга тиеш, – дип искә төшерә юрист Рәзил Билданов.
Үсмерләргә эш өчен урын сайлау җиңел түгел, аның чикләре күп. Мисалга, зарарлы һәм куркыныч шартларда, алкоголь һәм тәмәке сату нокталарында, төнге клубларда эшләргә ярамый. Шулай ук әхлакый үсешкә зыян китерә торган хезмәт (уен бизнесы, эротика) тыела.
Райнур Газизов, шәхси эшмәкәр:
– Беренче зур хезмәт хакым – «Жигули» машинасының дүрт тәгәрмәче иде. Әти һәм абый белән җәен ферма агартырга йөрдек. Эшләгәнгә бозаулар биргәннәр иде. Әти шул бозауларны сатып, машина алды. Шуның тәгәрмәче – синең хезмәт, диләр иде, көлеп.
Балага хезмәт тәрбиясе бирү мөһим, чөнки ул аңа алдагы көнендә кирәк булыр. Хезмәт аша финанс грамотасын да тәрбияләп була. Иң мөһиме билгеле тәртипне саклау: 7 яшьтән ниндидер вак эшләрне кушу. Мисалга, кош-корт алып бирү мөмкинлеге булса, каз бәбкәсе, үрдәк, чебиләр карарга кушу. 10 яшьтән үзебездән булган ярдәмне киметеп, җаваплылыкны арттыру. Әйтик, абзарыңда малың бар икән, көнгә бер шуларга печән биреп, су салсын. 14 яшьтән эшкә урнашу.
Без гаиләдә балаларның туган көннәренә файдалы бүләкләр бирәбез. Әйтик, тегү машинасы, берәр эш коралы, нәрсәгәдер өйрәтә торган курслар. Ата-ана кечкенәдән балага акчаның нәрсә икәнен аңлатсын иде. Бу дөньяда һәр нәрсәнең үз максаты бар. Әйтик, сыер озаграк яшиме, үгезме? Әлбәттә, сыер, диярбез. Әмма моңа карап, үгезнең кыйммәте төшми. Һәрберсе – үз урынында. Акчаның кыйммәтен балалар өйдә ата-анадан күрә. Зурлар, үзләре авылда яшәгән дәвердә, һаман эштән зарланса, бала эшнең авыр булуын искәртеп үсәчәк. Мисалга, миңа шундый яшьләр белән эшләргә туры килде: җәй ялларында минем янга килеп: «Сезнең янда булыйк әле, тәҗрибәгез белән уртаклашмассызмы?» – дип сорадылар. Алар акча дип түгел, ә тәҗрибә тупларга килде. Әлбәттә, акча эшлим дә телефон алам, диюче дә юк түгел. Булсын! Бу да начар түгел. Әти-әни җилкәсендә ятуга караганда яхшырак.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез