Газетага язылу

Сабыйлар аптырап калмас

Без Карадуган балалар бакчасында сабыйларны кече яшьтән үк һөнәрләр белән таныштыра башлыйбыз.

Сабыйлар аптырап калмас
Фото: шәхси архивтан

Әлегә балалар янгын сүндерү хезмәткәре, фельдшер, китапханәче, рәссам, чәчтараш, кибетче, игенче, балта остасы, сыер савучы   hәм башка һөнәрләр белән танышты. Беренчедән, без авыл җирендә яшибез. Ә авыл – илне туйдыручы, кешелекне алга алып баручы авыл хуҗалыгы тармагы белән бәйле өлкә.  Авыл яшәсен өчен, балалар бакчасында балаларга авылга мәхәббәт тәрбияләү максаты белән үсемлекчелек, терлекчелек, игенчелек тармаклары белән бәйле булган зоотехник, игенче, сыер савучы,  эретеп ябыштыручы, балта остасы, ветеринар, тракторчы, шофер кебек һөнәрләргә мәхәббәт тәрбияләргә омтылабыз.

Авыл җирендә яшәгән балаларның әти-әниләре дә терлекчелектә, игенчелектә көн күрә бит. Моның белән бергә әти-әниләрнең хезмәтенә дә дан җырлыйбыз. Әхлак тәрбиясенең төп нигезе   шуннан башлана. Чөнки кемдер авыл хуҗалыгын да күтәрергә: икмәк, сөт, ит, бәрәңге дә җитештергә тиеш бит. Карадуган балалар бакчасында сабыйларны төрле һөнәрләр белән таныштыру эше алып барыла. Әлегә балалар эчке эшләр органы хезмәткәре, янгын сүндерү хезмәткәре, фельдшер, китапханәче, почта бүлекчәсе хезмәткәре, рәссам, чәчтараш, кибетче, музей хезмәткәре, игенче төрлекчеләр, эретеп ябыштыручы, балта остасы, сыер савучы   hәм башка һөнәрләр белән таныштылар.     

    

Иртә һөнәри юнәлеш бирү – балалар бакчаларында тәрбияви-белем бирү эшенең  төп юнәлеше, ул балаларның өлкәннәр эшчәнлеге турында күзаллауларын формалаштыруга һәм профессиональ мохиттә тормышка ашырыла торган уңышлы, сәләтле шәхес сыйфатларын тәрбияләүгә юнәлдерелә. Балалар белән Балтач, Карадуган авыл жирлегенен төрле оешмаларына экскурсияга барып, музей хезмәткәре,  янгын сүндерүче, китапханәче, фельдшер, почта хезмәткәре, кибетче, чәчтараш, электрик, полиция хезмәткәре белән якыннан танышып кайту, балаларда сөйләп бетерә алмаслык кичерешләр тудырды. Зурлар төркемендә ата-аналар белән берлектә җыелыш,  “түгәрәк өстәл” артында сөйләшүләр оештырылды. Һәр әти-әни үз һөнәрләре турында фото-видеосюжетлар әзерләргә теләк белдерде. Балалар белән исә  һөнәр ияләре турында әңгәмәләр, әдәби әсәрләр уку, шигырьләр ятлау, мастер- класслар, оештырылды.

Сабыйлар үзләре үк төрле hөнәр иясе булып уйныйлар. Һәр һөнәрнең дә файдасын, аны башкарган кешеләрне үз күзләре белән күрү балаларда  әлеге һөнәр иясенә карата уңай тәэсир калдырдылар дип ышанып калабыз. Киләчәктә исә, балаларыбызга  “Кем булырга?” дигән сорауга  җавапны озак уйларга туры килмәс, дип ышанып каласы килә.

Эльмира Галимова, Балтач районының Карадуган бакчасы тәрбиячесе.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре