Газетага язылу

Бал, бал, күкәй, рәхмәт, түтәй

«Кызым, хәтеремнән чыккан, Күкәй бәйрәме якынлаша бит. Ябыштыра торган матур рәсемнәр алырга онытканмын. Хәзер суган кабыгын җыеп, аның белән буйыйсы булыр». Телефонны алуга, әнинең исәнләшү урынына беренче сүзе шул булды.

Бал, бал, күкәй, рәхмәт, түтәй
Фото: Регина Гыйниятуллина

– Тапкансың борчылырлык нәрсә. Беткәнме суган кабыгы, – дип әнине тынычландырырга тырышсам да, үземнең дә Күкәй бәйрәме турында онытып җибәргәнемә көрсенеп куйдым. Хәзер махсус ябыштыра торган рәсемнәр эшне күпкә җиңеләйтә анысы, суган кабыгы белән пычранып та ятасы юк. Без кечкенә чакта исә әбиебез бәйрәмгә дип аны мартка чыккач ук җыя башлый иде. Ялгышып, чүп чиләгенә ташлап кара суган кабыгын.

Бәйрәмгә әзерлек алдан ук башлана. Шул көнгә дип әни матур күлмәк, сандалилар алып бирә. Күрше-тирә балалар белән яңа киемнәрне тикшерәсең. Без үскән чорда яңа күлмәк Сабан туена, Яңа елга һәм шул Күкәй бәйрәменә генә алына да иде инде.

Безнең өчен бәйрәменә караганда, яңа күлмәк киеп йөрү бәхетен тату бер вакыйга булгандыр, күрәсең. Әле шуңа кушып, күкәй җыярга бер матур сумка да сатып алсалар, башың бөтенләй күккә тия. Бу – дусларың каршында мактанырга тагын бер сәбәп. Әле кулга чибәр модельләр рәсеме төшерелгән пакет эләксәме... Син иң бәхетле бала. Ләкин монысы бары тик шәһәрдә укыган абый-апалары булганнар кулында гына.

Бәйрәм алды төне. Ничек кенә тырышсаң да, син йоклап китә алмый азапланасың, боргаланасың. Менә үзеңнең матур күлмәк, ап-ак колготки, яңа сандалилар киеп авыл урамы буйлап йөргәнеңне йөз тапкыр күз алдына китерәсең. Апалар матур итеп буялган күкәйләр бирә. Синең кем кызы булуыңны сораша. Син әни өйрәткәнчә, кычкырып: «Түбән оч Хәкимҗан кызы», – дип әйтәсең.

«Кешенең капкасын ачып кергәндә үк кычкырып исәнләшегез, хәлләрен белешегез. Рәхмәт әйтергә, үзегез дә күкәй бирергә онытмагыз». Әни бу сүзләрне бәйрәм якынлашканда көн дә кабатлый. Аны баш миеңә сеңдергәнче имтихан ала.

Бәйрәм көнне йокы туйганчы йоклап ятып булмый, әлбәттә. Иртүк сикереп торып тәрәзәгә йөгерәсең. «Кояшлы көн генә булса иде. Яңгыр гына яумасын иде. Яңа сандалиларны кия алсам ярар иде». Бу көнне һәр бала бер теләктә. Үч иткәндәй, май бәйрәмендә яңгыр ява да куя. «Яңа алган киемнәреңне ки, ләкин пычранып кайтма, үзең юасың». Әнинең сүзләре сине урамда куып тота. Син инде: «Мине күрәсезме?» – дигән кыяфәт белән капка янында басып торасың.

«Исәнмесез. Бал, бал, күкәй, рәхмәт, түтәй. Мәгез үзегезгә дә күкәй. Түбән оч Хәкимҗан кызы». Беренче йортка кереп җиткәнче шул сүзләрне авыз эченнән кабатлыйсың. Иң мөһиме, берсе дәшеп, сүзләрне бутап бетермәскә. «Исәнмесез. Бал, бал, күкәй, рәхмәт, түтәй. Мәгез үзегезгә дә күкәй. Түбән оч Хәкимҗан кызы».

Әнинең: «Бары тик үзебезгә туган тиешле кешеләргә генә керегез, комсызланып бөтен авыл кешесеннән күкәй җыймагыз», – дигән сүзләре күптән онытылган. Син инде авылны аркылыга буйга йөреп чыгып, тау башында күкәй тәгәрәтәсең. Өйгә исә караңгы төшкәндә «исән калган» күкәйләрне җыеп кайтып, әбигә тапшырасың. Шунда әби: «Ризыкның кадерен белмисез шул сез», – дип бер сукранып ала. Үзе исә киләсе язда янә бәйрәмгә әзерләнә башлый.

Хәзер дә авылыбызда Күкәй бәйрәме күңелле үтә. Балалар гына күкәй биргәнгә риза түгел, янында кәнфит, печенье ише тәм-томнар булса гына авызлары ерыла. Татарча исәнләшеп, рәхмәт әйтүче балаларны күреп, әбиләр сөенә.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Яшьләр һәм балалар” илкүләм  проекты гамәлгә ашырыла.
 

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре