Газетага язылу

«Картагызга ялгыш акча күчердем...»: б​​​​​елгечләр язын тагын да саграк булырга куша

«Картагызга ялгыш акча күчердем, кире җибәрегез әле...» Сак булыгыз, мошенниклар халыкны әнә шулай дип төп башына утырта башлаган.

Бик оста кыланалар: 9 Май алдыннан хезмәт ветераннарына тиешле түләүләрне алырга «ярдәм итәргә» теләүчеләр дә арткан. Бу елның өч аенда гына да мошенниклар Татарстанда яшәүчеләрнең 1,2 миллиард сум акчасын урлаган. Яз көне кеше тагын да тизрәк һәм җиңелрәк алдана, дип кисәтә белгечләр. Акча янчыгын ничек сакларга?

1 кулдан – 6 миллион сум

Эт өрә тора, бүре йөри тора: мошенниклар корбанына әверелеп, ярык тагарак янында утырып калучылар кимеми. Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматларына караганда, былтыр мошенниклар республикада яшәүчеләрне көн саен уртача 16 миллион сумга алдаган. Мәгълүмат технологияләре, ягъни һаман да шул телефон, интернет аша кылынган җинаятьләрдән килгән зыян күләме 5 миллиард 911 миллион сум тәшкил иткән. Быел да саннар сөендерми: бу елның өч аенда гына да мошенниклар республикада яшәүчеләрнең 1,2 миллиард сум акчасын үзләштергән.

Соңгы очракларның берсе: Бөгелмәдә 27 яшьлек ир-ат ике ай буе мошенниклар сүзе белән йөреп, аларга 6 миллион сумнан артык акча күчергән. Хокук саклаучылар хәбәр иткәнчә, ир-атка салым оешмасы хезмәткәре исеменнән шалтыратып, имештер, документларда хата китүен хәбәр иткәннәр. Төзәтмәләр кертү өчен, телефонга килгән смс-кодны сораганнар. Ир-ат бернинди икеләнүсез әйтеп биргән. Шул рәвешле мошенниклар аның Дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинетына эләккән. Алга таба портал хезмәткәрләре исеменнән, «Илкүләм террорчылыкка каршы комитет»тан, хәтта Россия Үзәк банкыннан дигән булып элемтәгә кергәннәр. Ышандыру өчен ялган документлар да күрсәткәннәр. Акчагызны урларга, зур суммада кредит рәсмиләштерергә мөмкиннәр, чарасын күрергә кирәк, янәсе. Нәтиҗәдә ир-ат үзе, хатыны һәм туганнары исеменә кредитлар рәсмиләштереп, микрозаемнар алып, танышларыннан бурычка акча сорап, өйдә булган кыйммәтле әйберләрне ломбардка тапшырып, мошенникларга барлыгы 6 270 500 сум акча күчергән. Шуның 2,5 миллион сумга якыны – кредит акчасы. Зыян күрүче әйтүенчә, ул туганына барысын да сөйләп биргәннән соң гына алдакчылар тозагына эләгүен аңлап алган.

Татарстанда 737,2 мең кеше кредит рәсмиләштерүгә үз-үзенә тыю куйган. Кредит тарихлары илкүләм бюросы хәбәр итүенчә, бу елның феврале белән чагыштырганда, мартта мондый чикләү кертүчеләр 13,8 процентка күбрәк.

Өлкәннәргә дә аеруча да сак булырга киңәш итәләр. Түбән Камада мошенниклар 79 яшьлек хатын-кызны алдаганнар. Пенсионерга билгесез кеше шалтыратып, хезмәт ветераны булгач, аңа акчалата түләү тиеш икәнен хәбәр иткән. Соңрак исә Дәүләт хезмәтләре порталыннан дигән булып элемтәгә чыкканнар һәм әбине чит дәүләткә ярдәм итүдә гаепләп, моның өчен җинаять җаваплылыгы белән янаганнар. Алга таба ни булганын чамалыйсыз инде. Алдау йомгагы салынган эз буенча сүтелә: ялган тикшерүче шалтыратып, пенсионерның хисап счетыннан акча урлап маташулары, саклап калу өчен, акчаны алырга кирәклеге турында әйтә. Куркуга төшкән хатын-кыз мошенниклар кушканны эшли. Ул яңа телефон һәм яңа сим-карта сатып алып, шуның аша банкка хисап счетыннан акчасын алу турында гариза җибәрә. Берничә көннән 2 358 358 сум акчасын ишек төбенә килгән курьерга тоттырып җибәрә. Шуннан соң гына эшнең нидә икәнен аңлап ала. Тик инде соң була.

Ни булганын барыбыз да чамалый анысы, әмма барыбер белә торып алданабыз. Хокук саклаучылар тагын бер кат искәртә: бер генә дәүләт оешмасы һәм хокук саклау органы да счетта булган акчаны алып, аны курьерга биреп җибәрү яки ниндидер счетка күчерү таләбе белән шалтыратмый. Телефоннан мондый сүзләр ишетсәгез, шундук сөйләшүне өзеп, 112 телефон номерына шалтыратып, полициягә хәбәр итәргә кирәк.

– Уйлап карагыз инде, 70 яшьлек өлкән кешеләрдән ярдәм, теге яки бу җинаять эшен ачыклауда теләктәшлек сорар өчен, Эчке эшләр министрлыгы ни дәрәҗәдә кадрларга кытлык кичерергә тиеш? – диде очрашуларның берсендә Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының Киберҗинаятьчелеккә каршы көрәш идарәсе вәкиле Рәдис Йосыпов.

Күчереп кенә эш бетми

Хәер, мошенниклар да бер урында гына тормый. Алдауның яңадан-яңа ысулларын уйлап табалар. Менә, мәсәлән, картагызга ялгыш акча җибәрдем, фәлән счетка кире күчерегез әле, дип шалтырата башлаганнар. Шикләнерлек урын юк та кебек. Әмма акчаны күчергән кеше, үзе дә сизмәстән, җинаятьчел чылбырга килеп кабачак. Ничек итепме? Таныш түгел кешедән килгән акча ул икенче бер счеттан урланган сумма булырга бик мөмкин. Акча сезнең карта аша уза икән, димәк сез дә мошенникларга ярдәм иткәнсез. Бу хакта ишетеп коты алынган кешене алга таба әллә ниләр әйтеп куркытып булачак, билгеле. Мошенниклар шулай эшли дә. Әле җитмәсә, закон нигезендә банк мондый картаны ябып куярга да хаклы. Димәк, эшләп тапкан акчаңны тиз генә алып та булмаячак. «Иң яхшысы – «ялгыш» килгән акча турында банкка хәбәр итәргә һәм андагы хезмәткәр белән бергә ачыклык кертеп бетерергә кирәк», – ди банк хезмәткәре Алсу Гәрәева.

Хокук саклаучылар әйтүенчә, мошенниклардан 70, 50 һәм, күпме генә гаҗәп тоелса да, 25 яшьлекләр күбрәк зыян күрә. Ешрак хатын-кызлар алдана. Ярык тагарак янында утырып калучылар Казан, Чаллы, Түбән Кама һәм Бөгелмә шәһәрләрендә күбрәк.

Котылу юлы

Мошенниклардан саклану чаралары бар үзе.

– Беренчедән, бу – кредит рәсмиләштерүгә үз-үзеңә тыю салу. Икенчедән, 2025 елның 1 сентябреннән илдә кредит рәсмиләштергәндә «суыну чоры» гамәлдә. 200 мең сумга кадәр акча – 4, ә аннан да зуррак сумма – 48 сәгатьтән соң гына бирелә, – диде Татарстан Прокуратурасы вәкиле Алмаз Фәттахов.

Мошенниклар ничек кенә оста эш итсә дә, халык та өметсез түгел. Шушы арада гына Казанда банк хезмәткәре Ринат Хәйбуллин һәм риелтор Яна Мелентьева 52 яшьлек хатын-кызны алдакчылар кулына эләгүдән саклап калганнар. Мошенниклар үз корбанын банкта булган бөтен акчасын алырга һәм фатирын сатарга үгетләп маташкан. Фатирны, мәсәлән, 7 миллион сумга сатып җибәрергә тиеш булганнар. Белгечләр эшнең нидә икәнен вакытында сизеп алган һәм бу хакта полициягә хәбәр иткән. Безнең заман геройлары дими, ни дисең?!

Зәйтүнә ӘХМӘТҖАНОВА, психолог:

– Яз көне мошенниклар корбаннары күбрәк булырга мөмкин. Бу күренеш психофизиологик һәм когнитив факторларга бәйле. Яз көне организмның йоклау һәм уяу булу ритмнары үзгәрә, чөнки көн озынлыгы арта. Моңа бәйле рәвештә организмның биологик сәгате үзгәреш кичерә. Бу эмоциональ тотрыксызлыкка һәм игътибар кимүгә китерә. Шул ук вакытта ару, энергия дефициты кебек астеник халәтләр күзәтелә. Баш мие, үз ресурсларын саклап калырга тырышып, тирән анализ урынына тиз, интуитив карарларлар кабул итүгә күчә. Ул эвристик фикерләү дип атала. Бу – баш миенең мәгълүматны тиз һәм гади кагыйдәләр (кыска юллар) ярдәмендә эшкәртү ысулы. Ул тулы анализ урынына тәҗрибә, интуиция һәм «шаблоннар»га таяна. Моңа өстәп, яз көне безнең фикер сөрешендә уңай вакыйгаларны арттырып бәяләү, ә тискәреләрен бәяләп бетермәүгә бәйле хаталар көчәя. Мошенниклар шуннан файдалана да инде. Ашыктырып һәм курку хисе тудырып, барысын да яхшылап анализлау урынына тизрәк карар кабул итәргә этәрәләр. Яз көне кешеләр беркатлырак түгел, бары тик когнитив ресурслар вакытлыча кими. Бу исә алдакчыларга каршы торуны кыенлаштыра.

 

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре