Газетага язылу

Көтү чыгармы? «ВТ» имеш-мимешләргә ачыклык кертте

Быел терлекләрне көтүгә куу, электр көтүчегә туплау тыелачак, имеш. Бу чаралар маллар арасында таралган йогышлы авыруларны булдырмый калу өчен эшләнә, ди. Редакциягә республиканың берничә районыннан әнә шундый эчтәлектәге хатлар килеп иреште. Нәрсәнең чын, ә нәрсәнең ялган икәнен ачыкладык.

Көтү чыгармы? «ВТ» имеш-мимешләргә ачыклык кертте

– Узган ел авыл халкы җыелышып, ике урынга ике электр көтүче куйган идек. Тик быел малларны чыгарырга ярамый икән, дигән сүзләр килеп иреште. Дөрес, ветеринарлар да, җирлек башлыгы да әлегә берни әйтми, әмма халык арасында сүз йөри. Безнең авыл Чуашстанга якын. Чикләүләр терлекләр арасында таралган йогышлы авыруларга бәйле булырга тиеш, диләр.

 

Шушы сорауга ачыклык кертегез әле, зинһар, – дип мөрәҗәгать итте Буа районыннан Лилия Абдуллина.

 

Аларның биш сыеры бар. Көтүгә чыгарырга ярамаса, җәй буе малларны ничек карап бетерербез икән, дип борчылалар. 

 

– Җәй көне малларны сарайда гына ябып тотып булмаячак. Безнең бер сыерыбыз җәен бозауларга тиеш, чебен-черки арасында ничек асрарга икән? Печән чабып кына ашатып бетереп булмый бит аларны. Кирәкле витаминлы үләннәрне үзе табып ашый торган булалар бит. Шуңа күрә бу мәсьәлә өчен без бик борчылабыз, – ди Лилия Абдуллина.

 

Шушыңа охшаш шалтыратуны Тәтеш районыннан да кабул иттек. Аларга да рәсми җавап бирүче юк, ә менә имеш-мимешләр йөреп тора икән.

 

– Безнең авылда малларын көтүгә куучылар да, җәй буе абзарда гына тотучылары да бар. Узган ел электр көтүчегә 50 мал куылды. Быел да шулай дип планлаштырып тора идек. Тик халык арасында «көтү чыкмый икән» дигән сүзләр йөри башлады. Әлегә кистереп кенә әйтүче булмаса да, күңелгә шом керде. Безнең өч сыерыбыз, сарыклар бар. Барысы да көтүгә куыла торган иде. Уникешәр сыерлы авылдашларыбыз бар, – ди Гөлнара Гыймаева. 

 

Бу сорауларга ачыклык кертүне сорап, Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Габделхак Мотыйгуллинга шалтыраттык.

– Бу сүзләр дөреслеккә туры килми. Татарстанда малларны көтүгә куу буенча бернинди дә чикләүләр юк. Ничек булган, быел да шулай дәвам итәчәк. Хәзер без районнарда читтән кертелгән малларны бер ай карантинда тоту өчен мәйданчыклар булдыру белән мәшгуль. Корбанлык сарыкларын алып кайткан очракта, кире борып җибәрмичә, шул мәйданчыкларда тотачакбыз, – диде Габделхак Мотыйгуллин.   

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",

Көн хәбәре