Газетага язылу
  • Фото: ТР Рәисе матбугат хезмәте

Рөстәм Миңнеханов Мисыр җитәкчеләре белән очрашты

Илнең алга киткән төбәге буларак, Татарстан Россия белән Мисыр мөнәсәбәтләрен үстерүгә зур өлеш кертә. Рәис Рөстәм Миңнеханов бу ил җитәкчеләре белән очрашуда шулай диде. Каһирәдә яклар хезмәттәшлекне ныгыту мөмкинлекләре турында фикер алышты.

Рөстәм Миңнеханов Мисыр җитәкчеләре белән очрашты

Мисыр Президенты Абдул Фәттах Ас-Сиси, Рөстәм Миңнехановны сәламләп, Россия Президенты Владимир Путинга җылы мөнәсәбәттә булуын һәм Татарстан белән дустанә мөнәсәбәтләргә чын күңелдән шатлануын әйтте. Ул  Казанга 2026 елда ислам дөньясының мәдәни башкаласы статусы бирелү белән котлады һәм мәдәният өлкәсендә хезмәттәшлек итәргә әзер булуын белдерде. Моннан тыш, Ас-Сиси сәнәгать, авыл хуҗалыгы, мәгариф һәм туризм өлкәсендә хезмәттәшлекне киңәйтү мөмкинлеге турында да әйтте. «Россиянең ислам дөньясы илләре белән мөнәсәбәтләрен үстерүгә керткән өлешегезне югары бәялибез», – диде ул.

Рөстәм Миңнеханов, үз чиратында, Татарстанда Россиянең ислам дөньясындагы хезмәттәшләре белән элемтәләрне ныгытуга зур әһәмият бирелүен билгеләп үтте:

Безнең республика Россия–Мисыр элемтәләрен ныгытуга зур өлеш кертә. Татарстан белән Мисыр арасындагы товар әйләнешенең күләме – моның ачык дәлиле. 2020 елдан бирле ул, 8,5 тапкыр артып, узган ел 230 миллион долларга җитте.

Республикадагы берничә зур предприятие Мисыр белән күптәннән эшли. Товар төрлелеген киңәйтүгә бәйле кызыксыну да бар. Аерым алганда, агросәнәгать комплексы, автомобиль төзелеше, сәламәтлек саклау, IT кебек юнәлешләр буенча элемтәләрне ныгытырга мөмкин. Татарстан Рәисе цифрлаштыру, технопарклар, махсус икътисадый зоналар кебек өлкәләрдә тәҗрибә һәм эшләнмәләр белән уртаклашырга әзер булуы әйтте.

Мисыр Премьер-министры Мостафа Мадбули белән очрашу барышында да хезмәттәшлекне үстерү турында сөйләштеләр. Ул Рөстәм Миңнехановның «Россия – Ислам дөньясы» стратегик күзаллау төркеме рәисе буларак ролен билгеләп үтте.

– Россиянең ныклы үсештәге төбәге һәм аның ислам дөньясы белән элемтәләрендә бәйләүче буын буларак, Татарстан безнең илләр арасындагы мөнәсәбәтләргә өстәмә динамика бирә һәм аны гамәли яктан тулыландыра, – диде Рөстәм Миңнеханов.

Ул республиканың икътисадый һәм сәнәгать мөмкинлекләре, Мисырдагы хезмәттәшләр өчен кызыклы булган тармаклар турында сөйләде. «Безнең республика инвестицияләр һәм инновацияләр өчен ачык, үз тәҗрибәсе белән һәрвакыт уртаклашырга әзер. Без партнерлык финансларын һәм хәләл индустрияне ныклап үстерәбез», – диде Рөстәм Миңнеханов.

Эш сәфәре барышында Татарстан Рәисе Мисыр тышкы эшләр министры Бәдр Габделәти белән дә күреште. Очрашу барышында Рөстәм Миңнеханов Каһирәгә чакырулары һәм җылы кабул итүләре өчен рәхмәт белдерде. Россия белән Мисыр арасындагы күптәнге дустанә мөнәсәбәтләр турында сөйләгәндә, Татарстан Рәисе билгеләп үткәнчә, берничә ел элек илләр дипломатик мөнәсәбәтләр урнаштыруның 80 еллыгын билгеләп узды.

– Россиянең Африка илләре белән товар әйләнешенең шактый өлеше Мисырга туры килә, сәнәгать һәм энергетика өлкәсендә колачлы проектлар гамәлгә ашырыла. Татарстан үз дәрәҗәсендә Россия–Мисыр элемтәләрен үстерүдә актив катнаша һәм ислам дөньясы хезмәттәшләре белән элемтәләрне ныгытуга зур игътибар бирә, – диде Рөстәм Миңнеханов.

Мисыр тышкы эшләр министры ил делегациясе составында БРИКС саммитында катнашу өчен Казанга килүен җылы итеп искә алды. «Безнең Россия, Татарстан белән гадәттәгечә ныклы багланышларыбыз бар. Без сезнең җитәкчелектә республиканың үсешен күрәбез», – диде Бәдр Габделәти.

Рөстәм Миңнеханов Каһирәдә Казан (Идел буе) федераль университеты филиалында булды. Анда студентларны беренче тапкыр 2023 елда җыйганнар, бүген 2023 студент белем ала. Филиалда «Дәвалау эше», «Стоматология» һәм «Фармация» факультетлары эшли. Якын арада «Ясалма акыл» һәм «Физиотерапия» факультетлары ачылачак. Рөстәм Миңнехановка уку корпусын күрсәттеләр, укыту системасы турында сөйләделәр. Югары уку йортына нигез салучыларның берсе булган Modern Group компаниясенең Попечительләр советы башлыгы сүзләренә караганда, КФУ филиалы ачылу Россия һәм Мисыр арасындагы академик хезмәттәшлекне чагылдыра.

Каһирәдә Татарстан Рәисе узган ел ахырында ачылган Зур Мисыр музеен барып күрде. Әл-Карафа каберлегендә шунда җирләнгән татар фәлсәфәчесе, дин белгече Муса Бигиев рухына дога кылдылар. Бигиевләр нәселе Пенза татарларыннан чыккан. Муса Бигиев Бакчасарай, Казан, Бохара мәдрәсәләрен тәмамлый, Каһирәдәге «Әл-Әзһәр» университетында, аннары Мәккә, Мәдинә һәм Британия Һиндстаны шәһәрләрендә укый. 1949 елның 28 октябрендә галим Каһирәдә вафат була.

 

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

минниханов, миңнеханов, Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Рәисе, раис, "нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",

Көн хәбәре