Рәхмәт инде... Ярар, турысын әйткәнгә үпкәләп булмый. Ун елга якын гел ябыгасы килеп яшәвемне белә инде ул. Яшерен-батырын түгел, очрашсак, бала-чага, гаилә, уртак танышларны искә алганнан соң, гел шул ябыгу темасына кереп китәбез. Аның булмастай әйбер тәкъдим итмәсен дә беләм. Минем тормыш юлымны, әй, юк, ябыгу юлымны белгән дустым миңа нәрсә кирәген үземнән яхшырак чамалый. Тик миңа берни булышмый!
Тәҗрибәмдә ким дигәндә биш төрле түләүле марафон, фитнес, тренер белән шәхси тренировкалар, тренажер залы, төркем белән уза торган степ, аэробика, пилатес ишеләр, массаж бар инде. Шуңа хәзер берсен дә күрәсем килми. Көн буе эшләп, эш арасында балаларны түгәрәкләргә илтеп-алып, эштән кайткач, ашарга пешереп, дәресләр әзерләп куйганнан соң нинди тренировкаларга бару тагын?
Барырга вакыт булмагач, өйгә йөгерү өчен «дорожка» алып куйдык. Ул яктан саран мин: бәясен чыгарганчы йөгердем шунда. Ачуым килмәгәе ике ай буе көн саен диярлек йөгергәч, гайрәт чикте, борылып карыйсы да килми. Телевизорга таба борып куеп та карадым – файдасыз. Булышмады. Диван башында гына шул ук телевизорга таба борып куйган виброплатформа тора. Менеп басасың да, 10 минут буе дыр-дыр селкетә инде рәхәтләнеп. Бөтен тәнең кычыта башлый, лимфаларың кузгала, аннары чистара, ди. Шунда ябыгасың да. Ул да ирендерә инде хәзер. Ипигә каймак сылап, кара карлыган вареньесы белән чәйне күбрәк эчсәң, платформа гына коткара алуы, ай-һай... Хәзер инде эштән чыгаргыч тренировкаларга йөреп тә азапланасы килми.
Әй ул марафоннарда алган белемнәрем! Бөтенесен беләм. Көнгә ничә тапкыр, нәрсә ашыйсын, күпме су эчәсен, ничәдән соң ашамыйсын, ничәдә биологик сәгатьләрнең активлашканын, метаболизмның акрын вакытларын, кайсы ризыкта күпме калория булганын... Шул белемнәремне куллансаммы-ы-ы? Әллә ниткән нутрициолог, ким дигәндә модель буласы идем инде.
Тукта, бу исемлектән коктейльләр, ябыктыра торган каһвә-чәйләр калган бит әле. Менә аларын эчәргә күңел тартмый. Болай да ялкау метаболизмны бөтенләй бетереп ташламагаем. Алай да үзен хөрмәт иткән ябыгырга теләүче теләсә кайсы хатын-кызда бу җыелма булырга тиеш. Миндә дә бар алар. Өстәл өстендә күз алдымда ук торалар. Кичке аш урынына шуның берсен эчеп куйсаң, ашыйсың килмәячәк. Тик менә эштән кайткач, шул тәмсез коктейльне эчәсе урынга күзләр тәмлерәк әйбергә төшә. Тынычланыр, өйнең рәхәтен тояр өчен сөтле чәй эчәсе килә. Аннары... ашарга пешергәч, кайнар ризыкны ничек үзең дә ашап карамыйсың инде?! Теге коктейльгә карап, оялып булса да, бер тәлинкә шулпа бәрәсең. Үч иткәндәй, син ябыга башлауга, бөтен дөнья тәмле әйбер пешерә башлый бит әле ул. Йә кунак килә, йә үзең барасың, йә туй, йә аш, йә бәлеш, йә коймак. Кулларыңны күтәреп, «биреләм» дими чараң калмый. Юк, берни булышмый миңа...
Менә шушы тәҗрибәмне исәптә тотып, дустымның мине «коткарырга», адәм рәтенә кертергә теләве бу, кыскасы. 2500 сум гына тора, анысын да үзеңә витаминнар алыр өчен тотасы икән. Анысына аптырамадым. Максатка ирешүдә фитнес-тренер, эндокринолог, диетолог, психолог ярдәм итәчәкләр икән. Ярар, моннан гына калмасын. Бу кадәр табиб ничек тә акылга утыртырга тиеш бит инде мине!
...Марафонның бер атнасы тәмам. Бер атнага икешәр сәгатьлек ике лекция тыңладым, режимны көйләдем, йөгермәсәм дә, 10 000 адым нормасын тутыра башладым. Сөт ризыклары, шикәр, глютен, каһвә ярамый инде, һәрвакыттагыча. Җәфалыйлар, кыскасы. Мин тырышам, табиблар тырыша, авырлыгымның гына исе китми. Ихтыяр көче нык аның. Берсенә дә бирешми. Организмга болай да рәхәт булгач, нәрсәгә азаплансын инде ул.
Икенче атнаны башлаганда, туктар өчен минем инде шактый дәлилләрем җыелган иде. Марафон булмасын, спринт та яхшы бит! Аннары, олылар сүзләре дә искә төшә башлады. Ашап булганда ашагыз, диюләре хактыр. Тазарак кеше матур була инде ул, дия иде әбием. «Матурайгансың, кызым, тулыланып киткәнсең», – дип сөюләре әле дә истә. Кияүгә чыгасым юк. Размер артса соң... Килешле киенсәң, ничек тә матур булып йөрергә була. Җәйгә кадәр вакыт бар әле. Бәлки бөтенләй салкын килер әле ул быел...
Үз-үзем белән сөйләшә-сөйләшә суыткычтан авыл каймагын алдым. Әле генә алып кайткан җылы ипи өстенә калын итеп ягып куйганымны сизми дә калдым. Куллар инде теге карлыган вареньесын капшап маташа. Берара ураза бозылган кебек кот алынган иде дә...
Ярый инде, бүген генә ашыйм да, иртәгәдән диетага утырам!
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Һәр кешегә сәламәтлек» төбәк проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез