Карга килә, кар китә, диләр бит. Кар да китте, каргалар да килде инде. Ә Карга боткасы бәйрәмен үткәрдегезме әле? Бөтендөнья татар конгрессы инде дүртенче ел рәттән башкалабызның «Туган авылым» комплексында 18 апрель көнне үткәрергә җыена. Бәйрәм иртәнге 10 да башланып, 11 дә рәсми төстә ачыла, ботка исә көндезге беренче яртыда пешеп чыгачак, аңа өстәп, коймак, тәмле чәйләр дә булыр, дип вәгъдә иттеләр. Бүген «Татар-информ» агентлыгында шул хакта сөйләшү булды.
– Конгресс элеккеге бәйрәмнәрне торгызуга зур әһәмият бирә, – диде конгресс җитәкчесенең урынбасары Ирек Шәрипов. – Моны тормышка ашыруның өч юлы бар: гаилә, мәктәп, мохит. Алар бер-берсенә бик тыгыз бәйләнгән. Берсе генә булмаса да, нидер җитешми башлый. Без бу җәһәттән «Туган авылым» комплексы белән бергәләп, өч бәйрәм үткәрәбез. Көз көне – Татар чәе, кыш башланганда – Каз өмәсе, яз көне – Карга боткасы. Шулай итеп, татар бәйрәмендә милли мохит тудырырга тырышабыз. Бу – нигездә балалар бәйрәме. Әмма алар әти-әниләре белән килә. Димәк, үзеннән-үзе гаилә чарасына әверелә дигән сүз. Һәркемгә урын да, шөгыль дә җитәрлек. Башта балалар, өйдән-өйгә йөреп, ярма җыя. Берничә казан асабыз. Комплекста Татар базары эшли башлый. Аны эшмәкәр Фәрит Уразаев оештыра. Кыскасы, 20 дән артык сәүдә ноктасы булачак. Бәйрәм җыр-биюсез булмый. Анысы иртәнге 10 нан көндезге 3 кә кадәр дәвам итәчәк. Быел халыкка уңайлы булсын өчен, сәхнәне ике җиргә урнаштырырга булдык. Казанлыларга беренче тапкыр Биектау районы үзешчәннәре дә килеп кушылачак. Туристлар да чакырулы.
Сүзгә «Туган авылым» комплексының PR-хезмәте җитәкчесе Роза Гарипова да кушылды.
– Без бу эшкә бик кызыксынып, кирәклеген аңлап кушылдык, – диде ул. – Төрле бәйгеләр үткәрергә җыенабыз. Шуларның берсе – «Сыерчык оялары». Укучылар үзләре ясаган ояларны алып киләләр. Берсе дә бүләксез калмый. Иң яхшысын сайлап алу өчен, тамашачылар арасында тавыш бирү мөмкинлеге дә булачак. Төрле мастер-класслар да эшләп торачак.
Килгән кунаклар, мондый бәйрәмнәр барлык районнарда да үткәрелсен иде, дигән теләкләрен җиткерделәр. «Карга-оке» бәйгесендә катнашырга татарча җырлар, сәхнәдә чыгыш ясарга шигырьләр өйрәнеп килергә кирәклеген искәрттеләр. Кызлар, әлбәттә инде, «Язсылу» бәйгесен көтәләрдер. Каргалар да мактап кына торыр үзегезне. Монысы инде «Әкият» курчак театры тырышлыгы булыр.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Без бергә” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез