– Авылыбыз бик зур. Өч мәчетебез генә бар безнең, – ди Илһам, горурланып. – Әтиебез энем белән миндә туган якка, хезмәткә мәхәббәт тәрбияләде. Бер эштән дә курыкмыйбыз. Гаиләбез белән көн-төн хезмәттә. Безнең ферма автоматлаштырылган. Кышын – 3, җәен күбрәк кеше эшли.
Сыерларын робот сава икән. Көненә өч тапкыр, дөрес технология белән савылгач, малкайларның сөте дә арткан. Кул белән эшләнмәсә дә, робот янына операторы кирәк. Моны авылдашлары башкара икән.
– Малкайлар да ярату көтә. Шуңа күрә һәркайсына игътибар бирергә тырышабыз. Беребезнең дә мал табибы белеме юк. Әмма әтием эшли-эшли бөтен нәрсәгә өйрәнеп бетте. Хәзер аның белән без дә тәҗрибә җыябыз. Укымаган булса да, интернет аша барысына өйрәнә. Әле менә бер ай элек бер бозауның аягы сынды. Шуңа гипс куйдык. Әкренләп аягына басар дип торабыз инде, – ди Илһам.
Авыл егетенең көне ничек үтә икән? Замана фермасында эшләү дә аерыла хәзер. Йокыдан таң белән тормыйлар. Иртәнге җидедә генә эш башлыйбыз, ди Илһам.
– Иртән китәбез, кичке бишкә кадәр маллар янында булабыз. Җәен инде соңрак кайтыла. Бөтен эш тигезләп бүленгән. Гел эшләп кенә тормыйбыз. Ял итәргә дә вакыт кала. Кичләрен дә чыгабыз әле без, – ди ул. – Авыл әкренләп бетеп бара инде. Яшьләр шәһәргә китү ягын карый. Мин дә башта Чаллыда укыдым, хәзер инде Казан аграр университетында читтән торып белем алам. Язмышымны авыл белән бик бәйлисем килә. Әмма алдан кистереп кенә әйтеп тә булмый. Мал саны кимемәсә, авыл хуҗалыгына игътибар артса, ник авылны ташларга соң? Сөт бәяләренең кимүе дә күңелне төшерә. Фермерларга җиңел түгел. Басуларыбыз булгач, аларны эшкәртергә кирәк. Ә хәзер бөтен әйбер кыйммәт. Әле ярый әти кирәкле техникаларны алып калган. Шулар белән эшлибез. Авылны саклар өчен анда эшләүчеләргә дә шартлар булсын иде. Яшьләрнең күбесе, эш юк дип, читкә китә бит. Ә бит авылдагы рәхәтлекне бернигә дә алыштырып булмый. Малкайлар янында бөтенләй башка дөнья. Бер ияләнгәч, алар синең бар күңелеңне аңлый кебек. Аягы сынган бозау да шулкадәр якын миңа. Аннары мин гел бер сыерыбызны сагынам. Акчарлак кушаматлы иде ул. Шулкадәр акыллы булды. Бөтен көтүне үзенә ияртеп, йөртеп кайта иде.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Кадрлар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез